Дин дәресләре
Беренче дәрес
Аллаһы Тәгаләнең барлыгы, берлеге, мәңге булуы. Кадәм (алды чиксез) вә бәкыс (ахыры чиксез)
Мөгаллим: Беләсезме, балалар, бу бүлмә ничек атала?
Шәкертләр: Сыйныф дип атала.
Мөгаллим: Ә бу өй ни дип атала?
Шәкертләр: Мәктәп дип атала.
Мөгаллим: Сез бу мәктәпкә ни өчен җыелдыгыз?
Шәкерт: Укыр-язар өчен җыелганбыз.
Мөгаллим: Тагы нәрсә өчен?
Шәкерт: Дин өйрәнер өчен.
Мөгаллим: Дөрес, сез монда укыр-язар һәм дин өйрәнер өчен килгәнсез. Атааналарыгыз сезне монда шуның өчен җибәргән. Мин хәзер сезгә дин дәресе бирә башлаячакмын. Мин сездән бәгъзе нәрсәләр сорармын. Сез барыгыз да бердән җавап бирмәссез. Парталарыгызда селкенми, тавышланмыйча гына утырыгыз. Сораган сүзне белгән кеше кул күтәрер. Без бу бүлмә ничек атала дигән идек әле?
(Шәкертләр кул күтәрәләр.)
Мөгаллим: Йә, Габдуллаһ, торып син җавап бир.
Шәкерт: Сыйныф дип атала.
Мөгаллим: Хәзер сез нәрсәгә утыргансыз?
Шәкерт: Партага утырганбыз.
Мөгаллим: Ә мин нәрсәгә утырганмын?
Шәкерт: Урындыкка утыргансыз.
Мөгаллим: Шулай, мин – урындыкка, сез партага утыргансыз. Ә әнә теге такта ни дип атала?
Шәкерт: Сыйныф тактасы дип атала.
Мөгаллим: Менә мин синнән сорыйм әле: бу парта, урындык, өстәл, сыйныф такталарын кем ясаган?
Шәкерт: Агач остасы ясаган.
Мөгаллим: Ә бу мәктәпне кем салган?
Шәкерт: Агач (таш) осталары салганнар.
Мөгаллим: Соң бу парта, өстәл, урындык, сыйныф тактасы, мәктәп үз-үзләреннән генә ясалганнармы?
Шәкерт: Юк, үзләреннән генә ясалмаганнар. Аларны агач осталары ясаганнар.
Мөгаллим: Алай икән. Бу нәрсәләрне агач осталары ясаганнар икән. Соң менә бу кырлар, болыннар, зур куе урманнар, чылтырап аккан матур чишмәләр, елгалар, көзге кебек ялтырап яткан күлләр, биек таулар – боларны кем ясаган дип беләсез? Әллә болар үз-үзләреннән ясалганнармы?
Шәкерт: Юк, бернәрсә дә үз-үзеннән генә ясалмый.
Мөгаллим: Соң аларны кем ясаган? Әллә балта осталары ясаганнармы?
Шәкерт: Юк, балта осталары аларны ясый алмыйлар.
Мөгаллим: Соң кем ясаган аларны?
Шәкерт: Аллаһы Тәгалә ясаган.
Мөгаллим: Бик дөрес әйттең, афәрин! Җир, җирдәге таулар, урманнар, чишмәләр, күлләр, елгалар, болыннар – барысын да Аллаһы Тәгалә ясаган. Җирдәге адәмнәр, хайваннар, кош-кортларны да – барысын да Аллаһы Тәгалә ясаган. Әнә теге күкне, якты кояш, якты ай вә чекрәеп торган йолдызларны – барысын да Бер Аллаһы ясаган. Икенче төрле әйтсәк – Бер Аллаһы яралткан. Ярый, Габдуллаһ, син утыр әле. Яле, шәкертләр, бердән җавап бирегез: җир, җирдәге бөтен үсемлекләрне, таулар, күлләр, елгалар һәм диңгезләрне, инсаннарны, хайваннарны, кош-кортларны, күкне, күктәге кояш, ай вә йолдызларны кем яралткан?
Шәкертләр: Аллаһы Тәгалә яралткан.
Мөгаллим: Йә, Гариф, син торып җавап бир әле? Бөтен дөньяны, дөньяда булган безгә күренгән вә күренмәгән нәрсәләрне кем яралткан?
Шәкертләр: Бөтен дөньяда булган, безгә күренгән вә күренмәгән нәрсәләрне - барысын да Бер Аллаһы яралткан.
Мөгаллим: Бик яхшы! Миңа тагы бер кат әйт әле! Бу парталар, урындык, өстәл, сыйныф такталарын кем ясаган дигән идек?
Шәкерт: Агач остасы ясаган.
Мөгаллим: Өстәл, урындык, парталар элек булганмы, әллә агач остасы элек булганмы?
Шәкерт: Агач остасы элек булган.
Мөгаллим: Шулай шул. Агач остасы элек булган. Ул агач остасы бу нәрсәләрдән элек тә әллә нәрсәләр ясагандыр әле. Ясаган кеше, әлбәттә, ясаган нәрсәләреннән элек була. Шулай ук менә җир, күк, җирдәге вә күктә булган бөтен нәрсәләрне, ягъни бөтен дөньяны яралткан Аллаһы Тәгалә дә Үзе яралткан дөньядан элек булган. Ул һәрвакыт булган, һәрвакыт бар. Йә, миңа сөйлә әле! Синең өстеңдәге бишмәтең гел шулай матур көенчә торамы?
Шәкерт: Юк. Гел болай тормый. Бервакыт искерә, туза.
Мөгаллим: Ә парта, урындык, өстәлләр нишлиләр?
Шәкерт: Бервакыт сына, ватылалар.
Мөгаллим: Ә кешеләр, хайваннар?
Шәкерт: Бервакыт үләләр. Алар гел үлеп торалар.
Мөгаллим: Шулай шул, без белгән нәрсәләр барысы да бервакыт ватыла, җимерелә, бетәләр. Кешеләр, хайваннар да үләләр, үлеп торалар. Ә Аллаһы Тәгалә алай түгел – Ул һәрвакыт булып торачак, һичбер вакыт бетмәячәк. Яле, шәкертләр, барыгыз бергә минем артымнан әйтегез: «Аллаһы Тәгалә һәрвакыт булган, һәрвакыт бар, һичбер вакыт бетмәячәк!»
Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.
Безнең мирас. - 2021. - №7. - 76-77 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА