Журнал «Безнең мирас»

«Бу егетләр безне дөнья оҗмахына кулдан тотып җитәклиләр...»

Исемнәре һәм иҗатлары үз халкының тарихыннан аерылгысыз кешеләр бар. Алар иҗат иткән җәүһәрләр балачактан ук кешенең күңеленә керә һәм бөтен гомере буена аның юлдашы була. Әлеге шәхесләрнең мирасы бер милләт байлыгы булып кына калмый, бик күп халыкларның уртак хәзинәсенә әверелә. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай – әнә шундый классикларның берсе. Ул халкыбызның иҗат даһилыгын мәңгеләштереп калдырды, үз заманының иң зур һәм иң җитди мәсьәләләренә җавап бирде. Аллаһыга мең шөкер, XXI гасырда да Тукаебыз белән гомер итеп ятабыз. Тукай мирасы яшәгәндә милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә Тукай да яшәр. Тукайны өйрәнү, иҗатының әле дә билгеле булмаган якларын ачу, аны зурлау, аның олуглыгын буыннанбуынга җиткереп бару – галимнәребез, әдәбият белгечләре, дин әһелләре һәм укытучыларның изге бурычы.

 

Габдулла Тукай мәдрәсәдә алган гыйлемен (шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт тә имам, галим иде) гомере буена милләтенә ирештерергә тырышты. Коръән-Кәримдәге (Бисмилләәһир-рахмәәниир-рәхиим): (89:27-28) «Иәәәә әййәтүһәннәфсүл мүтмәзинәһ», ягъни, тик Аллаһуның барлыгына, Пәйгамбәрнең хаклыгына изге нәфес белән инанган мөселманның рухына: «Синең дөньяда өлешең бетте һәм бурычың үтәлде. Инде син Аллаһыдан разый булган хәлдә һәм Аллаһ синнән разый булган хәлдә Раббыңа кайт!» – дигән Коръән кәлимәсен исебезгә төшереп, әдип болай ди:

 

«Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! Бар, юнәл, кит Тәңреңә;

Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә.

 

 

Дустларым, кардәшләрем, сез муллаларга әйтеңез:

Бу ике юлны, мине күмгәч, укырлар кабремә.

 

 

Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем:

Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә!»

 

                                                                                   («Васыятем»)

 

Бу шигъри тәфсир шагыйребезнең ахыр сулышында безгә мирас итеп калдырган васыяте булды. Аның беренче ике юлы Габдулла Тукайның җәсәде җирләргә алып барылганда ак ефәк тасмага да языла. Шуның өчен дә без, гомере дәвам иткән иманлы кешеләр, Тукай шигырьләреннән калебемезгә илһам алабыз, тормышыбызда бәндәчелек белән булган хаталарыбызны төзәтергә һәм гөнаһларыбыздан арынырга ашыгабыз.

 

Габдулла Тукай үзенең иҗатында ислам динен, муллаларны якларга чакырды. Мисал өчен, «Дусларга бер сүз» дигән шигырендә әдип:

 

«Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллаларны,

Дин эшендә башчы итик без аларны...

Барып керик хөрриятнең кочагына,

Тәрәкъкыйның күкләренә очмагына;

Бу егетләр безне дөнья оҗмахына

Кулдан тотып җитәклиләр, белең, имди», –

 

дип язды.

 

Габдулла Тукай үзенең иҗатында диннең милләт өчен кирәкле гамәлләрдә катнашырга тиешлегенә, халкыбызга мәгърифәт утын яктырту зарурлыгына, гыйлемле имамнарыбыз, мөгаллимнәребез кирәклегенә даими игътибар итә. «Исемнәремез хакында» дигән мәкаләсендә ул, мәсәлән, дини тәрбияне милли тәрбия белән бәйләп алып барырга чакыра.

 

Иман ул – мөэмин-мөселманның тәрбиялелек, әхлаклылык билгесе, күңел тынычландыру чарасы, өмете. Татар дөньясы милли яңарыш юлында. Бу юлда милләтнең үз хәленә, үз язмышына игътибары арта. Милләтне яшәтү, үстерү өчен аның берләшүе кирәк. Ә берләшү юлының иң изгесе ул – Иман. Габдулла Тукай исә боларны яхшы белгән, шул төшенчәләр белән яшәгән, аларга инанган хәлендә өметен җуймаган, иҗат иткән.

 

Шагыйрь ислам диненең безнең җирдә үсеш алу, халкыбызның аңы күтәрелү сәбәбен XIX гасыр мәгърифәтчеләре – дин галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләренең фидакяр хезмәтләре белән бәйли. Менә, тирән хөрмәт белән сугарылган, Мәрҗани хәзрәтләре хакындагы («Шиһаб хәзрәт») шигыреннән кайбер юллар: 

 

«Чыкты, ахры, бездән дә бер бөтен кеше,

Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше;

Татарда да гыйрфан уты кабынганны

Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.

 

Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул – шәп хәзрәт,

Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,

Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,

Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт».

 

Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) хәзрәтләре милләтебезнең дини тарихын, мөселман мәгърифәтен безнең җирдә әүвәл заманнардан алып тасвир кылган галимебез. Тукаебызның бу мөхтәрәм имамыбыз Шиһабетдин Мәрҗанине олуглавы тикмәгә генә түгел. Бүгенге көнебездә дә ислам дөньясында Мәрҗани фикере мөселманнарны гафиллектән уятуга хезмәт итә... Башка милләтләр, диннәр, дин әһелләре арасында Раббымызның чын бәндәсе булып яшәр өчен олы хезмәт куйган, үрнәк булган хәзрәткә Тукаебыз үзенең бәһасен шулай бирә.

 

Ш.Мәрҗани каберенә көрән төстәге граниттан эшләнгән зур, мәһабәт бер таш куелган. Аның ташының тексты гарәп графикасында татар һәм гарәп телләрендә язылган, вафат булу вакыты һиҗри ел исәбе белән күрсәтелгән. 1911 елда Ризаэддин Фәхреддин якын дусты һәм фикердәше Галимҗан хәзрәт Баруди белән бергә Мәрҗани каберен зиярәт кылган. Шул вакытта ул ташның тулы текстын язып алып теркәп калдырган. Р.Фәхреддиннең тексты белән хәзерге вакытта сакланган таш тексты арасында бераз аерма бар. Димәк, Мәрҗани хәзрәтләре вафат булганнан соң куелган кабер ташы соңыннан икенчегә алыштырылган, дип әйтергә нигез бар. ХХ гасыр башында Мәрҗанинең кабер ташы тузган булуы хакында Борһан Шәрәф 1911 елда «Шура» журналында чыккан «Мәрҗани хакында җавапларым» мәкаләсендә болай язып калдырган: «Шиһаб ахун»ның кабер ташы берничә заманнар Казан зиратында иң гүзәл таш булып торган иде. Инде таш өстендәге тулы айның алтыны бетеп, бөтенләй кызганыч хәлдә калган. Ялланып хаҗга йөрүче берәүнең каберенә чардуган ясаган Казан халкы Шиһаб ахун каберенә тиешенчә хатирә ясый алмый. Аның ташын да төзәттермиләр. Мәрхүм үзе кабер ташларының кадерен бик белүче, аларны эзләп сәфәр чигүче, һәммәсен дикъкатьләп өйрәнүче булган».

 

Димәк, элек тә Мәрҗанигә куелган таш өстендә тулган ай торган. Әле 2017 елга кадәр дә ул тулган ай бар иде, ләкин аны ак төстәге ярымай сурәтенә алыштырып куйганнар. Әгәр дә элеккесе урынына Тукаебыз язган кебек тагын шундый ук яңа тулган ай куйсак, яхшырак һәм тарихи яктан дөресрәк булыр иде.

 

Бу нисбәттән янә бер мәсьәләне күтәрәсем килә. Кайбер олуг затларыбызның, аеруча репрессия корбаннары булганнарының каберләре мәгълүм түгел. Алар арасында бит милләтебезнең Һади Атласи, Шәһретдин Шәрәф, Кәрим Тинчурин, Мөхәммәдсадыйк Иманкулов (Иманколый) кебек асыл затлары бар. Аларны искә алып, Яңа Татар бистәсе зиратында бер таш билге куйсак, яхшы булыр, бу урында туктап, аларның рухларына дога кылыр идек.

 

Мондый бәһа җитмәс шәхесләребез зиратларда күп җирләнгән. Мәрхүмнәрнең каберләрен, ташларын кадерләп тоту – Мәрҗани хәзрәтләреннән килгән күркәм традиция, өстебездәге бурычыбыз. Бу юнәлештәге гамәлләребезне 1998 елдан, мәдрәсәбез Яңа татар бистәсенең Ал мәчетенә күченгәннән бирле (икенче исе ме – Зират яны мәчете) алып барабыз. Шул елны ук, хәзрәтләр һәм шәкертләр бергә, беренче тапкыр зиярәт кылып кайттык. Ул вакытта әле мәрхүм остазларыбыз – Габделхак хәзрәт Саматов, Исхак хәзрәт Лотфуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкшин, Вәлиулла хәзрәт Якупов та исәннәр һәм әйдәп йөрүчеләрдән иде. Соңрак, бөек шәхесләрнең каберләрен табу җиңел булсын өчен, Роберт хаҗи Вәлиевнең ярдәме белән алар җирләнгән урынга махсус билгеләр – сары ай куйдык. Шушы тамгаларны урнаштырганнан соң, Яңа татар бистәсе зиратының картасын булдырырга кирәк дигән фикергә килдек. Зиратның иске картасын табып, аның матур, заманча вариантын эшләдек. Алда эшләнәсе эшләребез әле биһисап.

 

Яңа татар бистәсе зираты – тарихи-мәдәни әһәмияткә ия тулы бер мемориаль статус алырлык урын. Бу хәзерге вакытта да безнең рухи тәрбия бирү урыны. Әмма монда кичекмәстән саклау чараларын булдыру мөһим. Зираттагы каберләргә, ташларга игътибарны арттыру гаять әһәмиятле. Никадәр эпиграфик истәлекләребез аунап ята, ватыла, юкка чыга. Иске кабер ташларын саклау һәм өйрәнү өчен, махсус бина булдырырга да бик вакыт. Бу бинаны йә зират янында, яисә Ал мәчет янәшәсендә җиткерергә мөмкин. Әлеге эшне кичекмәстән башкарырга кирәк. Безнең мирасыбыз көннән-көн кими бара, тарихи кыйммәткә ия ташлар юкка чыга. Мәсәлән, әле күптән түгел генә шагыйрь-мәгърифәтче Миргазиз Укмасыйга якташлары тарафыннан яңа кабер ташы куелды, минемчә, иске тарихи ташы да аның янәшәсендә урын алырга тиеш.

 

Зиратны карап торучылар шурасын – ата-бабаларыбызның инкыйлабка кадәрге булган матур үрнәген янәдән гамәлгә кертәсе иде дип тәкъдим итәм. Яңа татар бистәсе зиратын карау буенча иҗтимагый шура булсын ул. Шура, даими эшләп, зираттагы тәртипне карап торырга, мөһим төзекләндерү чараларын билгеләргә һәм үзенең төп максаты итеп бу зиратны Бөтентатар дөньясының федераль дәрәҗәдәге мемориал-зират комплексы статусына җиткерү бурычын куярга тиеш.

 

 

"Безнең мирас". – 2023. – №6. – Б. 54-57. 

 

 

 

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру