Дини мирас Уку өчен 2 минут

Бакчаларның гүзәллеге һәм сырхау күңелләрнең юанычы (Өзекләр)

Сәхабәләр Рамазан аеның якынлашып килүе белән бер-берсен котладылар, Рамазанны кадерле кунагыбыз дип атадылар. Ә көтелмәгән кунакны кабул иткән кеше әзер булмавы аркасында гафу үтенә һәм аның килүенең сәбәбен аңлап җиткерми. Киләчәген белгән хәлдә, гафу үтенергә туры килми. Рамазан аеның кайчан җитәсен һәрвакыт беләбез, һәм аның килүенең мәгънәсенә төшенмәгән кеше моңа үзе гаепле. Рамазан ае мөэминнең җиде әгъзасы өчен килә. Йөрәге белән тәүбә итмәсә, тәнен гөнаһлардан арындырмаса, Рамазан аен тиешле киемнәр белән хөрмәтләмәсә, аны гафу итү юк.

 

Әстерхандагы «Ак мәчет». ХХ гасыр башы фотосурәте.

 

 

Бер галимнең сөйләгән сүзләреннән җиткерелә: «Бездә Мөхәммәд дигән бер кеше бар иде. Ул дога укымый иде. Әмма изге Рамазан ае җитүгә, ул динле булып китә иде, тиешле киемнәрен кия һәм Аллаһы Тәгаләдән курка башлый иде: гыйбадәт кыла, ураза тота һәм башкалар. Мин аңа бу хакта әйткән идем, ул: «Тәүбә итү, мәрхәмәт кылу һәм иминлек ае җитте, бәлки, Аллаһы Тәгалә мине Үзенең мәрхәмәте белән бүләкләр»,– диде. Ул үлде. Ә бервакыт мин аны төшемдә күрдем һәм аннан: «Аллаһы Тәгалә сине нәрсә эшләтте?» – дип сорадым. Ул: «Рамазан аен хөрмәт иткән өчен, Ул мине гафу итте»,– дип җавап бирде».

 

Гомәр бин Хаттабтан (Аллаһ аннан разый булсын) җиткерелә. Аллаһның рәсүле (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе ирешсен) әйтте: «Мөэмин Рамазан аенда уянып, үзенең ятагында бер яктан икенче якка борылып, Аллаһы Тәгаләне телгә алганда, ул аның милкен арттырыр. Аллаһны зикер итеп тор – Аллаһы Тәгалә сиңа мәрхәмәт күрсәтер. Урыныннан торганда, хәтта урын-җир үзе дә аның өчен дога кылыр: «И Раббы, аңа җәннәт ятагын бүләк ит!» Өстенә киемнәрен кигәндә, хәтта киемнәре дә аның өчен дога кылыр: «И Раббы, аңа оҗмах киемнәрен тапшыр!» Аяк киемнәрен кигәндә, олтаны: «И Раббы, әс-Сират күпереннән аяклары белән нык атласын!» – дип әйтер. Ашаганда савыт-саба аның өчен дога кылыр һәм: «И Раббы, аңа җәннәт касәләреннән авыз итәргә насыйп ит!» – дияр. Тәһарәт алганда аның өчен су да дога кылыр: «И Раббы, аны гөнаһлардан һәм хаталардан арындыр!» Аллаһы Тәгаләне искә төшергәндә аның өчен йорт та дога кылыр: «И Раббы, кабере киң булсын, ләхете нур белән яктыртылсын һәм аны мәрхәмәт белән кабул итсен!» Аллаһы Тәгалә аңа мәрхәмәт белән карар һәм әйтер: «И колым, синнән – ялвару, Миннән – җавап. Синнән – сорау, Миннән – әҗере». Аннары ул әйтте: «Алар яннары вә аркалары белән яткан төшләреннән торалар».

 

Фәкыйһ әйткән: «Хәдисләрдә җәннәт агачларының көмештән, яфракларының көмештән һәм алтыннан булуы турында төгәл күрсәтелә. Әгәр дә агачның кәүсәсе алтын булса, ботаклары – көмеш, ә кәүсәсе көмеш булса, ботаклары алтын булачак. Бу дөньяда үсүче агачларның тамырлары җиргә үтеп кергән, ә ботаклары өскә һәм төрле якка сузылган. Дөнья хезмәт йорты булганга күрә, ул агачларның җимешләрен билгеле бер хезмәт куеп алырга кирәк. Җәннәт агачларында мондый күренеш юк. Аларның тамырлары һавада [асылынып тора], ә ботаклары – җирдә, җимешләре җиргә бик якын, кул сузымы ераклыгында гына. Җәннәт җиренең туфрагы мисек, гамбәр һәм камфарага тиң, анда сөт, бал һәм хәмер елгалары ага. Җил исү белән, яфраклар беркем гомерендә дә ишетмәгән матур тавышлар чыгаралар. Рамазан аенда ураза тотучы барлык бәндәләрне Аллаһ киң чатырларда яшәүче хур кызларына өйләндерәчәк. Әйтелгәнчә, якты йөзле хур кызлары үзләренең сайлап алган кешеләрен чатырларда көтеп торалар, аларның һәрберсенең җитмеш киеме, якуттан ясалган җитмеш ятагы бар, һәр ятак җитмеш урын-җир белән капланган. Һәр хур кызының җитмеш мең кәнизәге, ә аларның һәрберсенең алтын коелмасы (алтын кисәге) бар. Бәндә Рамазан аенда ел саен ураза тоткан кебек, ул шул коелманы үзенең иренә бирәчәк. Моннан тыш, муллыкка ия булу нияте белән кылына торган, пәйгамбәр (аңа сәлам булсын) искә алган җитмеш гамәл өчен гарәп гадәтләренә туры килә торган савап бирелә. Пәйгамбәр (аңа сәлам булсын) Раббы Үзенең тәкъва бәндәләре өчен бер бәндә дә үз күзе белән күрмәгән, үз колагы белән ишетмәгән, бер адәмнең йөрәге дә кичермәгән шатлык әзерләп куюы турында кыйсса сөйләгән. Моның максаты муллыкны аңлату булганга күрә, саны төгәл күрсәтелмәгән. Шул ук вакытта мондый әҗер-савапка һәрбер ураза тотучы түгел, бары тик хәрамнан тыелган һәм хәләлгә якынайган кеше генә лаек булачак. Хәрам ризык белән ифтар кылучылар әлеге айны бөтенләй күрмәүчегә һәм бу вакытта ураза тотмаучыга тиң».

 

Аллаһы Тәгалә: «Раббыгыз сезгә Үзеннән башкаларга табынмаска, ата-анага игелек (кылырга) әмер итте», – дигән. Ата-ананы ихтирам итүне һәм аларга карата яхшы мөнәсәбәттә булуны Аллаһ тәүхид белән бер урында искә ала һәм аны иманның юлдашы [итеп күрсәтә]. Сиңа бер зат та Раббың кадәр игелек кылмаган. Аның сиңа карата кылган игелеге бар мәхлукларның игелегеннән дә артыграк. Бар нәрсәнең беренче, төп сәбәбе – Аллаһ, ә ата-анаң – синең булуыңның сәбәпчеләре, шуңа күрә Аллаһның игелегеннән соң ата-ана тырышлыгы һәм игелеге килә. Кодрәтле һәм Бөек Аллаһ: «Без кешегә ата-анасына игелек кылырга васыять иттек», «Аларның икесеннән берсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсә…» – дигән. Аллаһы Тәгалә ата-анасының олы яки кече йомышын күтәреп түгәргә туры килгән кешегә аларны рәнҗетерлек сүзләр әйтүне, алар астында булган, сасы исләр чыгарып торган ләгәнне күтәргәндә ахылдауны тыя. Ата-ана фарыз булмаган юлга чыгуны тыйсалар да, аларга буйсынырга кирәк. Ата-ана үзләрен тәэмин итә алмаслык хәлдә, фәкыйрь булсалар, аларны акча белән тәэмин итү тиешле. Атаана үз кирәк-ярагы өчен баласының мал-мөлкәтен сарыф итә ала. Мисал өчен, Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) фикере буенча, атаның үз ихтыяҗларына тотарга акчасы булмаса, ул баласының мөлкәтен сатарга хаклы.

 

Хикәяләрдә сөйләнгәнчә, бик күренекле бер кеше төрле авырулардан интеккән. Табибларга зарлары турында сөйләгән. Аннан: «Синең күпме акчаң бар?»– дип сораганнар. Ул шуның кадәр дип җавап биргән. Һәм ул (табиб) дәвалау өчен шул акчаның өчтән бер өлешен сораган. Авыру: «Бу бит бик күп»,– дигән. Табиб аңа каршы: «Аллаһ белән ант итәм, мин сине беркайчан да дәваламаячакмын», – дип әйткән. Авыру тәмам хәлдән тайгач, үз кешеләренә мөрәҗәгать иткән һәм алардан моның нинди авыру икәнен беләләрме дип сораган. Танышлары аны кытай табибына җибәргәннәр. Кытай табибы янына килгәч, аңа да хәле турында сөйләгән. Бу табиб та байлыкның өчтән берен сораган. Ә ир кеше әйткән: «Мин булган бар нәрсәмне бирергә килдем», – дигән. Кытай табибы аны дәвалаган һәм бернинди дә түләү алмаган. Табиб: «Мин моңа мохтаҗ түгелмен, мин аларны синең кешелеклеме, түгелме икәнеңне тикшерер өчен генә сорадым. Үз милкен корбан итә алмаган бәндә кешелекле булып саналмый», – дигән.

 

Сөләйман (аңа Аллаһның салаваты һәм сәламе булсын) кулына кырмыска ала да аннан ел буена ашарга күпме кирәген сорый. Кырмыска: «Бер бодай бөртеге дә җитә»,– дип җавап бирә. Сөләйман, кырмысканы кечкенә генә бер савытка салып, өстен каплый. Кырмыска янына бер бодай бөртеге дә куя. Бер ел үткәч, савытны ачса, бодай бөртегенең яртысы гына ашалып, икенче яртысының калганын күрә. Сөләйман кырмыскадан ни өчен бодайның икенче яртысын ашамавы турында сорый. Ә кырмыска, җавап итеп, болай ди: «Мин ел да Аллаһы Тәгаләгә таянам һәм ярманы тулысынча ашап бетерәм. Аллаһ мине онытмый, һәм мин ач калмаячагымны беләм. Ә менә сиңа таянгач, миңа ярмамның яртысын гына ашарга туры килде. Үзүземә «кеше» сүзенең «онытучанлык, хәтерсезлек» сүзеннән барлыкка килгәнен әйттем. Син мине онытсаң, минем ач калуым бар».

 

Риваятьтә әйтелгәнчә, Аллаһның рәсүле (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе ирешсен) әйткән: «Ислам динендәге кеше чәчләре агарганга кадәр яшәсә, бу аңа Кыямәт көнендә яктылык булыр, чөнки чал чәч – дөньялыкта Аллаһның хәбәрчесе һәм үлем илчесе». Ягъкуб (Аллаһның аңа сәламе булсын) үлем фәрештәсе белән дус булган, дип хәбәр итәләр. Бервакыт фәрештә Ягъкуб янына килгәч, Ягъкуб аннан: «И, үлем фәрештәсе, син минем яныма хәл белергә килдеңме, әллә җанымны алыргамы?» – дип сораган. Фәрештә: «Хәл белергә»,– дип җавап биргән. Ягъкуб аңа: «Минем сиңа гозерем бар», – дигән. Фәрештә: «Нинди?» – дип сораган. Ягъкуб әйткән: «Вакытым җитеп, җанымны алырга килгәндә, миңа хәбәр бир». Фәрештә: «Яхшы. Мин сиңа ике йә өч хәбәр җибәрермен»,– дип вәгъдә иткән. Ягъкубның вакыты җиткәч, аның янына үлем фәрештәсе килгән. Ягъкуб аннан: «Син хәл белергә килдеңме, әллә җанымны алыргамы?» – дип сораган. Фәрештә: «Җаныңны алырга», – дигән. Ягъкуб: «Син бит миңа ике йә өч хәбәр җибәрәм дип әйткән идең?» – дип әйткән. Фәрештә аңа: «Мин шулай эшләдем дә: [ул хәбәр] – кара чәчләреңнең агаруы, төз гәүдәңнең иелүе. Кешеләргә үлем [алдыннан] мин шушы ике хәбәремне җибәрәм, и, Ягъкуб...» – дип җавап биргән.

 

Ибне Габбас (Аллаһ аннан разый булсын) сүзләреннән җиткерелә: «Бәни Исраил кавеменнән бер гыйбадәт кылучы утыз ел Аллаһы Тәгаләгә табынган. Бервакыт ул, үзенең хөҗрәсендә булганда, бер матур хатынны күз алдына китергән. Үз алдына: «Гыйбадәт кылганнан соң гөнаһ кылырмынмы икән?» – дип сөйләнгән. Шулвакыт аның янына карт кеше кыяфәтендә Иблис килгән. Гыйбадәт кылучы: «Кем син, и, Аллаһ колы?» – дип сораган. Иблис: «Мин – күк фәрештәләренең берсе»,– дип җавап биргән. Гыйбадәт кылучы янә сораган: «Син минем турында беләсеңме?» Иблис аңа: «Әйе, син утыз ел буе Аллаһы Тәгаләгә табындың, әле тагын 60 ел яшисең бар. Бу хатын белән якынлык кыл, утыз ел гомереңне дөньяви тормышта ләззәттә үткәр, ә [калган] утыз ел гомереңне [Аллаһка] гыйбадәт кылып үткәрерсең. Шулай итеп, син Аллаһы Тәгаләгә алтмыш ел гыйбадәт кылган булып саналырсың, һәм Ул сиңа кечкенә гөнаһың өчен җәза бирмәс»,– дигән. Гыйбадәт кылучы, ул хатын янына барып, аның белән өч көн, өч төн якынлык кылып үткәргән. Бу хәлдән соң Аллаһы Тәгалә аның аякларын, кулларын һәм күзләрен алган – гыйбадәт кылучы бөтенләй көчсез, ярдәмчесез, мескен булып калган. Бервакыт аның яныннан бер кеше үтеп барган һәм аңа арпа икмәге сузган. Гыйбадәт кылучы, бу икмәкне икегә бүлеп, ике ярлыны сыйлаган. Тегеләр, икмәкне ашап, Кодрәтле һәм Бөек Аллаһны зурлаганнар. Бераздан гыйбадәт кылучы вафат булган, һәм Аллаһы Тәгалә аны шул арпа икмәге белән ярлыларны ашатканы өчен җәннәткә керткән».

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи