30 май 2025 яңалыклары
-
Арчада борынгы һөнәрнең яшь осталары әзерләнә
Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда каюлы күн остаханәсе ачылды. Арчалылар 130лап мәктәп укучысына “Казан җөе” техникасын өйрәтергә өлгергән дә инде. Балалар, махсус ясалган чигү станокларында күнне үз куллары белән матур җепләр ярдәмендә чигеп һәм шлифмашинада эшкәртеп, акча янчыгы ясаганнар. Бүген музейның актлар залына иң яхшы яшь чигүчеләр җыелган иде. Арада егетләр дә, кызлар да бар. -
Бакчада – милли тәрбия
Соңгы елларда ул-кызларыбызның үз туган телләрен начар белүе, рус телендә генә аралашуы аеруча нык сизелә. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшли торган «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы да бу хәлгә шактый еллар дәвамында игътибар итә һәм үз утырышларында балаларның туган телләрен, халкыбызның гореф-гадәтләрен белүе мәсьәләсен күтәрә. -
Айга кырын карама (31 май – 6 июнь)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
