Татарстан Республикасында якташлык җәмгыятьләренең барлыкка килү тарихына инде 30 елдан артык. Гомумән, бу институт елдан-ел үсә һәм ныгый бара. Әлеге оешмалар арасында Буа якташлык җәмгыятенең эшчәнлеге һәм вәкилләре аеруча игътибарга лаек, чөнки инде ничә ел рәттән республиканың иң алдынгыларыннан исеменә лаек булып килә. Аның эшчәндеге күпкырлы, буалылар тормышның төрле өлкәләрендә үсешкә омтыла, тарихын саклауда һәм танытуда актив эш алып бара һәм, иң мөһиме – якташларын авыр хәлдә калдырмый, аларга һәрдаим ярдәм итеп торырга тырыша.