Журнал «Безнең мирас»

Язылмаган кыйсса

Әдһәм


«Атна саен гает,
Гает саен мәет», – дигән такмак чыгарган ул гаҗизлектән... Беренче хатыны ураза гаетендә үлә, икенче хатыны – Корбан гаетендә... Күкрәктән дә аерылмаган килеш үги калган малайга тагын берәү өстәлә...
Әдһәм – Шәледә мал врачы. Ятимнәрнең тамагы тук, өсте бөтен!
35 яшендә ул Фин сугышына алына. Ике улы исә үз әниләре ягыннан туган тиешлеләр кулына күчә.
Ватан сугышының беренче көненнән үк мобилизацияләнә.
1945 елның көзендә Шәлегә «Ура!» кычкырып кайтып кергәндә минем әти булмаган әле ул.

Мәдинә


Казанга килеп, «Микоян» кондитер фабрикасына эшкә урнаша. Аны, Солтан авылы егете Сәләхетдингә димләп, кияүгә бирәләр.
Ирен хәрби эшелон белән фронтка озаткач, ул, алты айлык Шәмсетдинен биләүгә төреп, яңадан Шәлегә, әнисе янына кайтып керә.
Снайпер Сәләхетдин Миңнегалиев 1941 елда ук хәбәрсез югала... Һәлак булган урыны 2000 елда гына табыла.

Әти


Сугыштан соң да – «ат духтыры». Утлар-сулар кичкән, һәркайда сүзе үтә торган «грамотный» кеше булып таныла ул. Кырык яшен тутырган «Сугышчан Дан ордены» кавалеры, рядовой Әдһәм Кәримов яңа гаилә кору турында хыяллана (рядовой, дип аерым әйтәм, чөнки безнең «Корыч» нәселендә чин вә түрәлеккә омтылучы кеше булмаган). Исән-сау килеш җиңү яулап кайткан фронтовикларны Шәленең йөзләгән сазамыгы-толы көткәндер дә, ләкин Әдһәм алты яшьлек малае белән утырып калган Мәдинәне сайлый. Фоторәсемдә аларның авыл советында язылышып кайткан көннәре, ягъни 1946 елның 1 мае. Шул көнне үк ул күрше Колай авылыннан иске келәт бурасы төяп кайта. Бураны җыеп, ике тәрәзә уеп, түбәсенә салам ябып, өй итеп керәләр.
...Ятимнәр арасына Тәнзилә апам өстәлә.
Әти исә яңа өй салу турында хыяллана башлый.
Үзебезнең бәләкәй тананы колхозның симереп ялкауга чыккан, олы гәүдәле үгезенә алыштыра. Шуны суеп саткач, кечкенә бозау алып, калган акчага яңа бура күтәрергә ниятли ул.
Челлә кояшы күтәрелгәнче дип, таңнан торып, Казанга китәләр. Кичтән суелган итне, җилләнеп барсын өчен, марля белән генә каплыйлар. Шәледән чыгып, Мишә күперен үтеп киткәч кенә... Казан юлына күтәрелгәндә... Тәрәзәдәй чалт аяз көнне, карурманның әллә кайсы төшеннән генә, черек салам өемедәй бер болыт килеп чыга да арбадагы итне манчып китә... Казанга барып җиткәндә инде пешеккән, муртайган, төсен салган итне базарга кертмиләр. Сабын кайнату комбинатына тапшырырга туры килә... Әтинең өйгә ни хәлдә кайтып кергәнен сурәтләп торуның кирәге юктыр...
Аның рухы сына, яшәү дәрте сүнә, сугыштан калган яралары көчәя. Мин туганда ул инде урынга егылган була. Һәм, 1951 елның февралендә, миңа ярты яшь дигәндә, бакыйлыкка күчә.
DSC_0648

Әни


Җиңү яулап кына бетми шул ул сугыш... Газаплары, әрнүләре, каргышлары, хәрабәләре озын-озак елларга сузыла...
Без – сугыш афәтенең дүрт ятиме – ике тәрәзәле өйдә калдык. Әни – көне-төне колхоз эшендә. Әтинең пенсиясе артыннан да йөреп карады ул. Райсобес документларны кире кайтарды: «Әтиегез өйдә үлгән. Сугыш инвалиды дигән таныклыкны алмаган булган. Димәк, орден-медальләренең дә роле юк», – кебегрәк җавап иде ул.
Әсирлеккә төшеп, концлагерьдан исән-имин котылып кайткан өч кеше бар иде авылда. Без аларның малайлары белән уйнамаска тырыша идек... Ул абзыйларга, пленда зыян күргәннәре өчен дип, Германия 800әр дойч-марка акча түләде... Әни бик рәнҗегән иде моны ишеткәч...
Әтинең ордены белән кайсы абыем уйнагандыр, белмим, ә мин, күкрәгемә «За боевые заслуги» медален тагып, кибет тавында чана шуганымны хәтерлим.
36 яшьтән тол калып, әни кияүгә чыгу турында бүтән сүз кузгатмады. Үги әтигә булса да: «Әти!» – дип эндәшәсе килгән чакларым күп булды...
Абыйларымның үскән бере бәхет эзләп читкә китеп барды, 1963 елда, яңа бура күтәрергә дип өмә җыйганда, әни янында Тәнзилә апам белән икәү генә калган идек инде: сөенә-сөенә иске өйне сүттек, идән астына баз казыдык.
Әни колхоздан 2 мең сум ссуда алган иде («Москвич» машинасы 4 мең торган чаклар), ул бурычны 1971 елда өйне сатып түләп бетердек...

Мин


«Ком сәгате» романымда, мүкне йолыккалап, урамга муенын сузып каңгылдаган ана каз бар. Әти белән әни фотога төшкән шушы өй иде ул: ике тәрәзә арасына җәймә генә элгәннәр.
Шөкер, өй салдым, агач утырттым, балаларым бар... И, Ходаем, сугыш кына була күрмәсен, дип көнгә җитмеш тапкыр кабатласам да аз...

Теги: Камил Кәримов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру