Журнал «Безнең мирас»

Кара генерал (дәвамы)

Партизаннарның көндәлек тормышлары совет киноларыннан караганда гына күңелле, кызыктыргыч: һәр җирдә учаклар яна, экзотик куышлар күренә, шат чырайлы, сакал баскан кораллы
кешеләр йөренә. Әмма чынбарлык күпкә кырысрак, аяусызрак шул. Теләсә-кайсы вакытта карательләр һөҗүмен көтеп, бик авыр шартларда да җәен-кышын урманда яшәү бер дә җиңел гамәлләрдән түгел анысы. Мең төрле мәшәкать өстенәадым саен куркыныч, хәвеф, хыянәт сагалый. Бригадага кемнәр килеп кушылуын тикшереп тору мөмкинлеге дә чикле.Әле бит, күнегелгән, гадәти тормыш рәвешеннән аерылган йөзләрчә кеше күңелендә анархия орлыклары шыта башлау ихтималы да юк түгел. Шуңа күрә, усал да булырга туры килә Мурзинга. Телисеңме-теләмисеңме: Византия императоры Юстинианның моннан мең ярым ел элек әйтеп калдырган «Җитәкченең йомшак күңеллелеге – ул көчсезлек билгесе», дигәннәре белән санлашмыйча булмый һич тә.
Әле бит бригада составында төрле милләт вәкилләренең күп булуын да исәптән чыгарып бетерергә ярамый. Словакиягә ташлар алдыннан, Украина партизаннары штабы каршындагы махсус мәктәптә өченче мәртәбә күнегүләр үткән чагында мәсьәләнең бу ягына да зур игътибар бирелүен, фатирында гәпләшеп утырганда бер дә юкка гына кат-кат хәтерендә яңартмагандыр данлыклы диверсант. Мисал өчен, ул чакта венгрлар (мадъярлар) белән словаклар арасында гасырлар буе килүче каршылыкларны исәпкә алу кирәклегенә аерата нык басым ясый остазлары. Даян ага шул вакыйгаларны бәян иткәндә, венгр феодалларының, соңрак буржуазиясенең словак халкын изеп торуларын белгәнлеген, әмма ул халыклар күңелендә милли каршылык орлыкларының шулай озак вакытлар саклануына гаҗәпләнүен һәм андый хәлне үзе өчен ачыш буларак кабул итүен дә әйтеп үтте әле.
Партизаннарның әлеге махсус мәктәбе Киев янындагы Святошино дип аталган курорт биләмәләрендә урнашкан була. Теге чакта Мурзинның Молдавиягә ташлаган диверсантлар төркеменә, разведка башлыгы сыйфатында кертелгән Павел Куделя да аның белән. Румын генералының адъютанты булган һәм Сталинград янындагы кыйралышта совет ягына чыккан бу молдаван егете үткерлеге, ачык күңелле булуы белән башкалардан нык аерылып тора. Ә мәктәптә аның кебекләр бихисап. Дошман тылында диверсияләр оештыру серләренә Советлар Союзы гражданнарыннан тыш, Кызыл Армиягә әсир төшкән полякларны, болгарларны, алманнарны, венгрларны, чехларны, словак­ларны һәм румыннарны да өйрәтәләр. Куделя тиз арада чехлар һәм словак­лар белән дуслашып ала, аларга үз командирының батырлыклары турында сөйли. Аның әңгәмәләре эзсез үтми: дүрт көннән Мурзинны Украина КП(б) ҮКнең җаваплы хезмәткәре Леонид Дрожжин үз янына чакырта һәм словак белән чехларның аны үз төркемнәрендә күрергә теләүләрен ирештерә. Даян Мурзинга чехословак вәкилләрен СССРда ясалган кораллардан атарга һәм совет миналары белән эш итәргә өйрәтү бурычы куела. Төркемдәге башка милләт кешеләренә исә, үз чиратларында, «ипилек-тозлык» кына булса да чех һәм словак телләренә өйрәнү мөмкинлеге туа. Моннан тыш, ул илнең географиясен, халыкларының гореф-гадәтләрен, эчке сәяси вазгыятьне, дини мөнәсәбәтләрне белү дә мәслихәт.
Төркемне Словакиягә ташлар алдыннан, булачак отрядка хәрби киңәшче вазифасында билгеләнгән Даян Мурзин генерал-лейтенант Тимофей Строкач белән очраша. Украина партизаннар хәрәкәте штабы башлыгы, Ян Ушьякның зур хәрби төркемнәр белән командалык итү тәҗрибәсе булмавын һәм шул сәбәпле нәкъ менә аңа, бөтен хәрби мәшәкатьләрне үз җилкәсендә күтәрергә туры киләчәгенә игътибарны юнәлтә. 22 десантчы арасында Мурзиннан гайре тагын бер татар – чыгышы белән Чакмагыш районыннан булган хәрби фельдшер Миргалим Латыйпов та була. Радистларының Кучинский фамилиясен йөртүе дә шактый кызыклы.
Очучы хата белән 8-10 чакрымга читкәрәк ташлап киткәнлектән, өч сәгатьтән артыграк күктән төрле җиргә төшкән капчыкларын эзләп мәш килгәч кенә, парашютчылар зур Склабино авылына килеп җитә. Алдан килешенгәнчә, Ян Ушьякның «Ли-2» (Дуглас ДС-3) самолёты китергән диверсантлар отрядын Склабино авылы чиркәве янында зур халык төркеме көтеп тора, Милли каршылык комитеты рәисе Ян Мазур да – алар арасында. Митингтан соң авылның 200 кешесе һәм Европа илләре армияләренең берничә дистә элекке хәрби әсире яңа оешкан отрядка языла. Яңа туган отрядка Ян Жижка исемен бирүгә каршылар табылмый. Бу хәлләргә аерата отряд командиры Ян Ушьяк бик нык сөенә. Ул Мурзинның янтыгына төрткәләп ала һәм көр тавыш белән:
– Словаклар бер булып бошларга (словаклар алманнарны шулай атый) каршы күтәреләчәк әле, дип әйткән идем бит мин сиңа, Юра! Әнә, Величко, төшү белән Мартинны алу өчен сугышлар башлап җибәрде. Ә ул зур кала! Зурлыгы буенча Словакиянең бишенче каласы, – ди.
Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, Словакиягә алардан алдарак ташланган майор Пётр Величко отрядының да Ян Жижка исемен йөртүен искәртү мөһимдер. Капитан Мурзин баштагы мәлләрне күршеләренә бик нык ярдәм итә, Мартин каласыннан дошманны кысрыклап чыгарганда да гел алгы сафта сугыша. Капитанның тәвәккәллеген Величко да бик тиз чамалап ала: Мурзинны үз отрядына күчәргә кодалый башлый. Моңа, билгеле, үз отрядындагы офицерларының бик еш сафтан чыгып торуы да сәбәп биргәндер. Әмма кем Ян Ушьяк отрядын, бер үк вакытта комиссар һәм командир урынбасары вазифаларын да башкарган хәрби киңәшчедән мәхрүм итәргә рөхсәт бирсен? Бу бит хәрби тәҗрибәсе җитеп бетмәгән командирны ике кулсыз калдыруга тиң гамәл булыр иде. Үз кул астындагыларны гел җәһәннәм уртасына ташлап, куркыныч янамаган урыннардан гына боерыклар биреп утырырга күнекмәгән Даян Мурзин үзе дә моны теләми. Ә менә яхшы күршеләр булып калу, дош­манга каршы бергәләп, үзара килешеп хәрәкәт итү иң кулай юл дип табыла. Тик вазгыять үзгәреп киткәнлектән, ике отрядка иңгә-иң торып көрәшү насыйп булмый: Украина партизаннар хәрәкәте штабы, Словакиядәге баш күтәрүчеләргә каршы сугышучы дошман гаскәрләре көчләренең бер өлешен читкә юнәлтү ихтыяҗыннан чыгып, Ян Ушьяк отрядын Моравиягә кертергә карар итә.
Партизаннар штабы башлыгы генерал Тимофей Строкач боерыгы белән, 1944 елның ноябреннән (хәрби билетында октябрь ае күрсәтелә) бригада командиры итеп расланган Даян Мурзинның бөтен командирлык осталыгы тулысынча шул чорда ачыла да инде. Ул Моравия белән Чехиядә зур партизаннар бригадасы туплауга ирешә һәм дошманга китергән зыяны белән Адольф Гитлерның шәхси дошманына әйләнә, ә аның «башы» 2 миллион алман маркасы белән бәяләнә. Болар үзе генә дә Мурзин шәхесенең бөеклегенә лаеклы бәя буларак яңгырый. Егерме дүрте дә тулмаган көе, үзеннән шактый өлкән яшьтәгеләр белән командалык итүнең шактый четерекле булуын исәпкә алып һәм олпатрак күренер өчен кара сакал үстереп җибәрүе дә ярап куя. Аннан соң яшьлеге әллә ни күзгә ташланмый инде, ә менә тәвәккәллеге, кискен хәлләр килеп чыкканда кырыс, усал була белүе һәм хәлиткеч мизгелләрдә төпле карар кабул итә алуы, өч мәртәбә махсус партизаннар мәктәбендә күнегүләр үткәндә туплаган тәҗрибәсе ул «кимчелеге»н бөтенләй күмеп китә, юкка чыгара. Шуңа да, олы бер бригада белән ма­йор чинындагы кешенең командалык итүенә гитлерчылар ышанмый, диверсант Отто Скорцениның җиңел кулы белән «генерал булырга тиеш» дигән фараз өстен чыга. Моннан соң Даян Мурзин дошманнар өчен Кара генералга әйләнә. Хәер, аның биографиясенең кайбер этапларын алман контрразведкасы ачыкламый калмагандыр, мөгаен. Чөнки бөтен Чехия территориясендә аңа ау оештырыла, аның фотографиясе күп гестапо агентларының кесәләрендә йөри. Гестапо агентлары белән генә дә чикләнми әле «андый танышлык».
Фриштак каласындагы полиция участогын тар-мар иткәннән соң, үз штабына кайтышлый, Мурзин көрәштәшләре белән урманчы Свачина йортында ялга туктый. Биредә аны көтеп торган җирле гимназия укытучысы Плойгер, Голешов каласында аеруча мөһим объектларны саклаучы батальон штабы урнашкан булуын хәбәр итә. Укытучы сөйләгәннәрдән, әлеге батальон командиры майор Йозеф Хюбнерның коммунистлар хәрәкәтенә теләктәшлек белдерүе, ә шәхси шофёры Ганс Кохның алман коммунисты, антифашист булуы ачыклана. Комбригны нәкъ менә шушылар кызыксындыра да инде һәм ул Свачинага Хюбнер белән очрашуны оештыру бурычы куя. Аңарчы үзе дә майор турында шактый мәгълүмат туплап өлгерә:
«Чиста ариец, 1932 елдан – нацистлар партиясендә. Туган теленнән тыш, француз, поляк, чех телләрендә иркен аралаша. Хатыны поляк коммунисты кызы булгангамы, хәрби карьерасы мактанырлык түгел: 1922 елда – капитан, тагын 17 елдан майор званиесенә үрләтелә».
Мурзин кунакларны Лугочавицы авылында каршылый. Хюбнер «Опель» машинасыннан төшеп Мурзин янына килә, честь бирә һәм чех телендә:
– Мин сезне шунда ук таныдым, пан майор. Сезнең фотографиягез минем урынбасарым, СС капитаны Бузның эш өстәлендә ята, – ди.
Өйгә керүгә, майор планшетыннан картасын чыгара һәм сөйләшүне шуннан башларга тәкъдим итә. Чехия һәм Моравия территориясендәге барлык алман гаскәрләре урнашкан урыннар теркәлгән картаны җәеп салуга ук, Мурзин аның әһәмиятен бик тиз абайлап ала, сөйләшүне беразга бүлеп, гаять кыйммәтле мәгълүматларны фронт штабына җибәрергә куша. Йозеф Хюбнер исә соңыннан да Мурзин бригадасын ярдәменнән ташламый: партизаннарга каршы оештырылучы операцияләр турында алдан җиткереп кенә калмый, корал һәм сугыш кирәк-яраклары, медикаментлар белән дә тәэмин итеп тора. Мәгәр Мурзинның партизаннар ягына чыгу тәкъдимен кире кага. Ә менә аның шофёры Ганс Кохны Рубиконны кичү куркытмый, ул партизаннар арасында тәмам үз кешегә әйләнә.
Даян Мурзин алман дустын соңгы тапкыр, сугыш тәмамланып, 22 ел узгач күрә. Австриянең Заксенхаузен каласыннан ерак түгел, Альп таулары итәгендә туристлар өчен кечкенә ресторан тотучы Ганс Кох бервакыт Көнбатыш Алмания радиосыннан: «Бүген иртә белән Мәскәүдән Чехословакиягә чех партизаннары командиры, алман халкының палачы Юрий Мурзин килде», – дигән хәбәр ишетә. Сугышчан дустын күрәсе килү теләге көчле булгандыр, күрәсең, тиз арада виза алуга ирешә, бернинди куркытуларга һәм янауларга карамыйча, Мурзин белән очрашуга ашыга. ЧССР­- ның Гощалково авылында, көрәштәш дусты белән саубуллашканда: «Башкача күрешә алмаячагыбызны сизенәм», – дигән сүзләре, кызганыч ки, хак чыга...
Бер ай узуга, Кох утырган кечкенә йөк автомобилен зур үзбушаткыч машина сыта...
«Алман халкының палачы» дигән радиохәбәргә килгәндә исә, Мурзин андый гаепләүләрне кире кага. Менә аның үзе тарафыннан ташка басып калдырган сүзләре:
«Мин ачыклык кертергә телим. Беркайчан да кайсыдыр халыкның, шул исәптән, алманнарның да палачы булмадым. Мин, солдат буларак, фашизмга һәм фашистларга каршы көрәштем. Әле дә ул көрәшемне дәвам итәргә әзермен».
***
Күп язма чыганаклар белән таны­шып анализ ясаганнан соң, хәр­биләрнең Власовны Мурзин пар­ти­­заннарыннан алып китүләре ха­кый­катькә якынрак торуына ышаныч арта. Дөрес, Прага тирәсендә хәрәкәт иткән Ольга Франтишкова җитәкчелегендәге отрядны исәпкә алмаганда, Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасы, нигездә, Моравия территориясенең көнчыгыш өлешендә сугыша. Мисал өчен, Злин, Всетин, Пршеров һәм Голешов калаларыннан Чехия башкаласына кадәр ара 200-250 чакрымнан ераграк. Ә инде сугыш тәмамлануга барган көннәрдә Даян Мурзин үз партизаннарын бер тирәгә туплый һәм дош­манга каршы зур һөҗүмнәр оештыра башлый. Бу җәһәттән комбригның үз истәлекләреннән өзек китерик:
«Әйе, апрель аенда без башкача хәрәкәт итә башладык. Инде бригаданы бер йодрык итеп туплау һәм мөмкин булганча һәркайда дошман оборонасын «дөмбәсләү» ихтыяҗы туды.
Менә инде, Пётр Москаленко һәм Будько отрядлары безнең тарафка, Фриштак каласына таба кузгалды».
Әлеге ике отряд партизаннары юл уңаеннан Визовицы каласын азат итәләр. Бригаданың төп көчләре дә кул кушырып утырмый: Мурзин командалыгында партизаннар Голешов каласын ала. Даян ага үзе, адъютанты Михаил Журавлёв белән кала урамнарына атка атланып килеп кергәнгәме, Прагадан Берлинга: «Зур банда көтмәгәндә Голешовка бәреп керде. Болар, мөгаен, фронт линиясен өзгән рус кавалеристларыдыр, – дигән радиохәбәр китә.
Җиңү сәгате якынлашу мизгеллә­рен­нән илһамланган Даян Мурзин Фриштак каласын басып алырга һәм Прагага чигенүче алман гас­кәрләренең юлын кисәргә карар кыла. Операциянең шактый ук катлаулы булачагын истә тотып, Злин каласы янында аның разведчиклары генерал Людвиг Свобода корпусы разведчик­лары белән очраша. Очрашу барышында, калага бергәләп һөҗүм итәргә килешенә. Артиллерия әзерлегеннән башка гына, искәрмәстән оештырылган һөҗүмгә алман гаскәрләре әзер булмый һәм алар, әллә ни каршылык күрсәтеп тормыйча, Злинга чигенә. Кала халкы исә Мурзин партизаннары белән Свобода корпусы сугышчыларын чәчәкләр белән каршылый. Фриштактан корпус – Прагага, ә партизаннар бригадасы Злинга таба кузгала. Биредә аларга моңарчы Югославиядә партизаннар белән көрәш алып барган СС гаскәрләренең тау частьлары каршы тора. Мурзин партизаннары кала тирәсенә 2 нче Украина фронтының 40 нчы армиясе составындагы Советлар Союзы Герое генерал-майор Терентий Уманский командалык иткән 240 нчы укчы дивизия сугышчылары белән бервакытта килеп җитә һәм уртак көч белән май башына Злин дошманнан азат ителә. Әнә шулай итеп, бер елга якын дошман тылында көрәшкән Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасы совет гаскәрләренә килеп кушыла.
Совет гаскәрләре белән кушылганнан соң, Мурзин үз көрәштәшләрен көнбатышка – Прагага алып китә. Бу легендар разведчикның «Ватандаш» журналында чыккан рәхмәт хатында да өлешчә раслана:
«Мин үзем Чехословакия Республи­касының – Алтын Тәресе, соңрак Чехословакия Совет Социалистик Республикасының Алтын Йолдызы белән бүләкләндем, Чехословакиянең Милли Герое булдым. Күп чехословак калаларында мине – майор Мурзинны – үзләренең мактаулы гражданы дип игълан иттеләр. Злин, Брно, Годонин, Пршеров, Ческе Будеёвице (Ческе-Будеёвице. – Р.З.), Острава (элекке Моравска-Острава. – Р.З.), Пльзень, Градеце Карлове (Градец-Кралове. – Р.З.), Пардубице һ.б. калалардагы урамнар һәм мәйданнар әлегә кадәр минем исемне йөртә».
Димәк, исеме әнә шулай мәңгеләштерелгән икән, әлеге калаларны азат итүгә яисә шул төбәкләр белән бәйле тарихи яктан әһәмиятле хәрби вакыйгаларга Даян Мурзинның һәм аның партизаннарының турыдан-туры катнашы бар. Картадан караганда, бу калаларның көнчыгыштан көнбатышка – Злиннан алып Прагага таба урнашкан булулары ярылып ята. Илнең башкаласына иң якыннары – Ческе-Будеёвице, Пардувице, Градец-Кралове һәм Пльзень. Соңгысы Прагадан көньяк- көнбатышта урнашкан һәм күпчелек авторлар Власовны кулга төшергән урын буларак нәкъ менә Пльзень каласы тирәсен күрсәтә. Димәк, тарихи гаделлек ягыннан чыгып караганда, америка гаскәрләре азат иткән әлеге калада Даян Мурзинның исемен мәңгеләштерү шикелле мөһим фактны берничек тә игътибарсыз калдырырга ярамый. Пльзень каласының Власовны кулга төшерү белән бәйле төбәк буларак еш телгә алынуы исә җитди нәтиҗәләр чыгару өчен саллы этәргеч бирә. Шуларның иң мөһиме: әлеге калада партизаннар бригадасы командиры Даян Мурзинга карата күрсәтелгән хөрмәтнең нәкъ менә 130 меңнән артыграк коллаборационистны берләштерүче КОНР Кораллы көчләре командующие генерал-лейтенант Власовны кулга төшерү вакыйгасына турыдан-туры бәйле булуы ихтимал.
Ахырдан, Даян Мурзин шәхесе белән бәйле кайбер кызыклы һәм гыйбрәтле хәл-вакыйгаларны бәян итү һич тә артык тоелмас. Әүвәл аның Уфада нәшер ителгән энциклопедиядәге кыскача биографиясен бәян итик:
«Мурзин Даян Баянович 1921 елның 20 декабрендә Уфа губер­насының Бәләбәй өязе Бакалы волостена керүче Иске Балыклы авылында (хәзер – БРның Бакалы районы) туа. Бөек Ватан сугышында һәм Каршылык хәрәкәтендә катнаша. РСФСРның атказанган юристы (1972). Рига хәрби училищесын (1941), Мәскәүдә Бөтенсоюз читтән торып юристлар әзерләү институтын (1955) тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башланган беренче көннәрдә Балтыйк буе хәрби округы составында дошманга каршы көрәшә. 1942 елның гыйнварыннан Украинада, Белоруссиядә, Молдавиядә партизаннар отрядлары оештыручы һәм аларның җитәкчеләренең берсе. Чехословакиядәге Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасының штаб башлыгы (авг. – окт. 1944), командиры (1944 елның октябре – 1945 елның мае). 1948-1969 елларда БАССРның прокуратура органнарында (1962 елда – республика эчке эшләр министры урынбасары) эшли. 1969-1985 елларда – Баш. адвокатлар коллегиясе рәисе. Кызыл Байрак (1942), Кызыл Йолдыз (1943), I дәрәҗә Ватан сугышы (1955) орденнары һәм 13 медаль, шул исәптән I нче дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы партизаны» (1945) медале белән бүләкләнә. Ул шулай ук Чехословакиянең I нче дәрәҗә «Хәрби тәре» (1945), ЧССР азатлыгы өчен Алтын Йолдыз (1968), Кызыл Байрак (1969), Кызыл Йолдыз (1954), I нче һәм II нче дәрәҗә сугыш Партизаны (1944) орденнарына һәм 13 медаленә лаек була. Злин (Моравия) кала советы Мурзинга көмеш кылыч һәм исемле ату коралы тапшыра (1945). Ул – Моравия белән Чехиядәге 15 каланың мактаулы гражданы, Злинда майор Мурзин исемен йөртүче урам бар».
Шушы кыска гына өземтәгә байтак мәгълүмат сыйган. Шуларның кайберләренә игътибарны юнәлтик. Беренчесе. Баш редактордан гайре тагын 24 галимне берләштергән редакция коллегиясе тарафыннан нәшер ителгән хезмәттәге бары тик бер шәхескә багышланган белешмәдә кайбер мөһим фактларның «онытылуы» күңелсез хәл һәм аны күрмәмешкә салышу мөмкин түгел. Авторы «Г.Т.Хөсәенова» дип бирелгән белешмәдә Мурзинның Мәскәүдә юридик институт тәмамлавы күрсәтелә. Ә аннан алда ике ел Казанда юридик мәктәптә укуы турында сүз юк. Даян Мурзинның дусты һәм хезмәттәше, юрист, язучы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәгъсүм Насыйбуллин үзенең Казанда нәшер ителгән «Без капчыкта ятмый» дигән китабындагы «Көмеш кылыч» язмасында ул турыда анык мәгълүмат бирә:
«Җырларда җырланган ямьле Ык (Сөн – Р.З.) елгасы буенда Балыклы (Иске Балыклы – Р.З.) дигән татар авылы урнашкан. Шул авылда 1921 елда ярлы крестьян гаиләсендә туган, Казанда юридик мәктәп һәм институт бетергән зур тәҗрибәле юрист Даян Мурзин – нәкъ менә <…> гаҗәп язмышлы кешеләрнең берсе».
Икенчесе. Даян Мурзинның туган көнен төрлечә күрсәтүгә аерым тукталу мөһим. Нигездә барлык чыганакларда да ул көн дип 1921 елның 20 гыйнвары атала. Тик бу алай түгел. Дөресе – энциклопедиядә күрсәтелгәнчә. Моның хикмәте Мурзинның дөньяга карашына, хыял-омтылышларына да бәйле... 1939 елның салкын декабре. СССРның Финляндиягә басып керүе аркасында хәрби конфликт башланган мәл. Кушнаренко татар педагогия училищесын тәмамлап, Бакалы районындагы Тактагол авылының тулы булмаган урта мәктәбендә эшләп йөргән егет үз теләге белән сугышка китәргә карар кыла. Әти-әниләренә әйтеп тормыйча гына, армиядән кайткан иптәше белән ат җигеп юлга чыгалар һәм Чакмагышта кич кунып, комиссия үтәсе Кушнаренкога барып җитәләр. Монда инде Мурзинның 18 яше тулмавы ачыклана. Әмма 40 градус салкында Бакалы, Чакмагыш, Кушнаренко районнары буйлап шулкадәр ара үтеп килгән һәм патриотик хисе ташып торган егетнең фидакярьлегенә таң калган комиссия рәисе, Башкортстанның Сәламәтлек халык комиссары мондый «вак-төяк»кә күз йома һәм аның яшен төгәл 11 айга өлкәнәйтеп күрсәтәләр. Хәрби әзерлек үткәч, март башларында Мурзин фронтка эләгә, әмма беренче хәрби чыныгу алуга, СССР белән Финляндия арасында килешү төзелә һәм ул Рига хәрби училищесына укырга керә. 1941 елның маенда хәрби һөнәр алып чыккан яшь офицер Балтыйк буе хәрби округына керүче 10 нчы укчы дивизиядә взвод командиры вазифасында хезмәт итә башлый. Сугышның беренче көненнән – алгы сызыкта. Чик буенда дошманның тәүге һөҗүменә дучар булган дивизия сугышчылары белән бергә, Даян Мурзин да Ригага кадәр чигенә. Латвия башкаласы янындагы кул сугышында яралана һәм дошман тылында бүленеп кала. Зур авырлыклар белән Латвия һәм Белоруссия территорияләре аша дистәләрчә-йөзләрчә чакрым юл үтеп, Украинадагы, әле ул чакта Ковпак берләшмәсе составына кермәгән, «Ватан өчен!» исеме астында хәрәкәт итүче партизаннар отрядына килеп кушыла, разведка взводы һәм разведка ротасы белән командалык итә.
Ә менә энциклопедиядә аның Белоруссия партизаннары хәрәкәтендә катнашуы турында дөрес күрсәтелмәгән. Алай раслау хакыйкатькә туры килми. Мурзинга Чехия белән Моравиядәге 15 каланың мактаулы гражданы исеме бирелгән дип күрсәтү, шулай ук кайбер сораулар тууга сәбәп бирә. Бәлки ул исемлеккә Словакиядәге торак пунктлар да керә торгандыр. Әйтүе кыен. Чөнки данлыклы партизанны якыннан белгән Мәгъсүм Насыйбуллин башка төрле сан китерә. Ягъни аныңча, «Чехословакиянең сигез шәһәре совет халкының батыр улын үзенең мактаулы гражданы дип игълан итте».
Без Генрих Гофман китабында да шуны ук күрәбез:
«Ул хәзер сигез чехословак каласының мактаулы гражданы».
Әлбәттә, монда кайсыдыр якны хата җибәрүдә гаепләү дөрес булмас иде. Ни дисәң дә, Насыйбуллин белән Гофман китаплары кайчан чыккан да, энцик­лопедия кайчан дөнья күргән? Чирек гасыр эчендә ни генә үзгәрмәс! Шуны ук, Злин каласының бер урамына Мурзин исемен бирүгә карата да әйтергә мөмкин. Энциклопедиядә акка кара белән: «Злинда майор Мурзин исемен йөртүче урам бар», – дип язылган. Язучы Насыйбуллин хезмәтендә дә шул ук фикер яңгыраш ала. Ә инде Гофман белән Мурзин хезмәтләрендә сүз кала мәйданы турында бара.
Хатамы болар? Юктыр! Мөгаен, төгәлсезлектер. Хәер, инде Готвальдов кабат Злин итеп үзгәртелде, калада Мурзин исемен йөртүче урам да юк хәзер. Еллар узган саен идеология үзгәрә, күпләр инанган рухи байлыклар башка төсмер ала. Шуңа да, Даян Мурзин исемен Злин урамы йөрткәнме, әллә инде каланың төп мәйданы шулай аталганмы – мөһим түгел. Иң мөһиме – тарихи хакыйкать, ягъни Моравиядә һәм Богемиядә иң зур партизаннар бригадасы белән командалык иткән майор Мурзинга карата мөнәсәбәт. Энциклопедиядән күренгәнчә, милләттәшебез Чехослова­кия­нең 6 орденына лаек булган. Әмма 1939 елда Икенче Бөтендөнья сугышында катнашучы хәрбиләрне бүләкләү өчен булдырылган Хәрби тәре орденнар категориясенә кертел­мәгән. Ул хәрби билге буларак аталып йөри. Тәгаен, шуннан чыгып ка­раганда, Насыйбуллинның, Чехословакия хөкүмәте Даян Мурзинны 5 орден белән бүләкләгән, дип раславы дөреслеккә якынрактыр. Тагын бер мизгелгә ачыклык кертик. Күп хезмәтләрдә Мурзинның «ЧССР азатлыгы өчен Алтын Йолдыз» ордены белән бүләкләнүе күрсәтелә. Монда бераз төгәлсезлек күзгә ташлана. Чынлыкта ул – «Азатлык өчен» дип аталучы чехословак хәрби ордены. Орден ил хөкүмәте карары белән 1946 елның 2 апрелендә гамәлгә куела һәм ул 3 дәрәҗәдә йөри. Даян Баян улында аның I нче дәрәҗәдә йөргәне – «Азатлык өчен» чехословак орденының («Чехословакия яисә ЧССР азатлыгы өчен» түгел) Алтын Йолдызы. Тагын бер кечкенә төгәлсезлек: Чехословакия хөкүмәте карары белән 1955 елда Кызыл Йолдыз һәм Кызыл Байрак орденнары булдырыла. Тик, ни сәбәпледер, Мурзинның чехословак Кызыл Йолдыз ордены белән 1954 елда бүләкләнүе күрсәтелә.
Мәгәр максат Мурзин бүләкләнгән чехословак орденнары белән бәйле кайбер төгәлсезлекләрне ачыклау түгел. Максат – сәер бер вазгыятькә игътибарны юнәлтү. Никадәр генә гаҗәп тоелмасын, совет ягы тарафыннан тапшырылган орденнарны күздән кичерүгә үк, СССР хөкүмәте данлыклы диверсантның батырлык­ларын тиешенчә бәяләмәгән, дигән тәэсир кала. Әйтик, Даян Мурзинга 1942 елда Кызыл Байрак, ә 1943 елда Кызыл Йолдыз орденнары тапшыралар. Гаҗәп тә түгел. Аның Украинада партизаннар отрядында кылган батырлыклары һәм Төркестан легионын таркатуга керткән өлеше әнә шулай югары бәяләнә. Шуның белән вәссәлам. Молдавиядә, Словакиядә, Богемиядә һәм Моравиядә дошман тылында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булырлык диверсияләр оештырган, генерал Дитрих фон Мюллерны эләктергән, «Олы җир»гә кыйммәтле мәгълүматлар җиткереп торган, шул территорияләрдә азатлык көрәшен җәелдерүгә саллы өлеш керткән комбриг Даян Баян улы Мурзин фәкать Сталин үлеме һәм Берияне атарга хөкем итү карары җиренә җиткерелү шаукымы басыла төшкәч кенә, I нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1955) белән бүләкләнә. Мондый аңлашылмый торган үтә сәер, тискәре мөнәсәбәтнең, мөгаен, үз сере, үз хикмәте бардыр. Бәлки әле бу генерал Власовны эләктерүгә турыдан-туры бәйледер. Чөнки Даян Мурзин тарафыннан 1944-1945 елларда кылынган батырлыклар олы хөкүмәт бүләкләренә лаек булырлык. Бу яктан бернинди дә шик-шөбһә юк. Ә менә ни өчен алай эшләнмәвен аңлатуы һәм ачыклавы бик читен.
Андый чакта күптомлы «Татар энциклопедиясе»нә мөрәҗәгать итү байтак нәрсәләрне төшенергә ярдәм итәр иде, бәлки. Әмма бу бөтенләй урынсыз гамәл. Чөнки татар шәхесләре һәм милләт белән бәйле мөһим вакыйгалар җентекләп яктыртылырга тиешле ул хезмәттә бөтен дөньяга мәгълүм шәхес – Даян Баян улы Мурзин турында белешмә бөтенләй юк.
Ахыры бар

Теги: Рәис Зарипов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру