Журнал «Безнең мирас»

Фронтовик артистлар

Язмамны 1963 елдан алып 1985 елга кадәр Күчмә театрда (хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) баш режиссёр булып эшләгән фронтовик Равил ага Тумашев сүзләре белән башлап китсәм, дөрес булыр: «1941 елның 21 июне – Казанның 15 нче мәктәбен тәмамлаган көн иде, чыгарылыш кичәсе, төне буе сыйныфташлар белән «если завтра начнется война» диеп, борынгы шәһәр урамнарын яңгыратып җырлап йөрдек. Иртән Гитлер Германиясенең сугыш башлаганын игълан иттеләр»...
Театрның байтак хезмәткәре үзләре теләп фронтка китә. Шулар арасында – драматурглар М.Әблиев, Г.Кутуй, Р.Иш­морат, Ә.Фәйзи, С.Баттал, ак­тёр­лар һәм театр эшчеләре – М.Надрюков, Г.Газизов, Ф.Камал, Г.Йо­сыпов, Х.Кә­тиев, Й.Сәгыйтов, К.Гыйльманов, Шакир Ус­манов, Б.Шакирова, С.Шәкүров, Б.Йо­сыпов һәм башкалар бар. Яшь артист­лар Г.Газизов, Ә.Йосыпов, Х.Кәтиев, Ф.Ка­мал яу кырыннан кайтмый. Тылда исә Ш.Ша­мильский, Н.Араповларның гомере өзелә.
Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан гына театр җәмәгатьчелеге Мәскәүдә үтәчәк милли сәнгать декадасына әзерләнеп йөри. Иҗат әһелләре коточкыч фаҗигадән тетрәнеп кала. Күпме көч, хезмәт куеп, сәхнәгә чыгарылган спектакльләр – Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар»ы, Нә­кый Исәнбәтнең «Идегәй» һәм «Хуҗа Насретдин»ы үзәккә баралмыйча кала, олы иҗат бәйрәме өзелә.
Театрлар, Республика хөкүмәтенең 975 нче күрсәтмәсе буенча, 1941 елның 31 июленнән хезмәт хакы 50%ка калдырыла. Шуңа да карамастан, сәхнә халкы иманын алыштырмый, үзе сайлаган язмыштан ваз кичми, киресенчә, «Фронт өчен, җиңү өчен!» дип, җиң сызганып иҗат итә. Рәшидә Җиһаншина, Ибраһим Гафуров, Рәшидә Тәминдарова, Рокыя Ибраһимова, Ширияздан Сарымсаков, Сөләйман Вәлиев-Сульва, Кәшифә Тумашевалар концерт бригадалары белән алгы фронт сызыкларына барып җитә. Госпитальләрдә кизү тору, авыл хуҗалыгына булышу кебек «кул уңае» эшләр фронт файдасына планнан тыш концерт-спектакльләр кую белән бергә бара. 1941-1945 елларда гына да Академия театры коллективы 23 премь­ера күрсәтә! Классика җәүһәрләре – «Король Лир», «Яшенле яңгыр», «Печән өстендәге эт», «Хуҗа Насретдин» һәм сугыш темаларына багышланган «Мәрьям», «Миңлекамал» сыман спектакльләр халыкка рухи куәт бирүче иҗат казанышына әверелә.
Сугыш баруга карамастан, театрның кеше күңеленә турыдан-туры юл салучы сәнгать икәнлеген аңлап, 1944 елны Мәскәүнең А.В.Луначарский исемендәге театр сәнгате институтына (ГИТИС), анда яңа ачылган татар студиясенә укырга яшь шәкертләр җибәрелә (араларында Празат Исәнбәт, Рәфкать Бикчәнтәев, Гәүһәр Камалова, Шаһсәнәм Әсфәндиярова, Асия Хәйруллина, Рауза Әхмәровалар бар). Һәлакәтле чор тантана итсә дә, ил җитәкчелеге, беренче карашка гаҗәп тоелган, әмма асылда бик тә дөрес гамәлләр башкара. Мәсәлән, 1944 елда Әлмәттә күчмә колхоз-совхоз театры төзелә. Аның беренче директоры һәм режиссёры итеп Ә.Галиев билгеләнә, сугыш алдыннан гына татар театр техникумын тәмамлаган бу шәхес профессиональ артистлардан (Г.Хәбибов, С.Хәбибова, К.Еникеев, Т.Җаббарова, Х.Җәләлов, Х.Рамазанов) труппа җыеп, фронтовик язучы Риза Ишморатның «Кайту» драмасын сәхнәгә күтәрә. Аңа хәтле, 1942 елда ук, әлеге пьесаны Буа театрында С.Вәлиев-Сульва һәм Мамадыш колхоз-совхоз театрында Г.Йосыпов халык хөкеменә чыгарган була инде. Әсәрдә сугышка киткән ирен – колхоз рәисен алыштырган Мөршидәнең тормышы аша шул елларның фаҗигасе гәүдәләндерелә. Каһарман хатын ачлык-мохтаҗлык, яла, һәртөрле мәкер алдында сынмый, сыгылмый. Фронттан гарипләнеп кайткан ирен каршы алу күренешләре әсәргә лирика өсти, күңелне тетрәндерә. Халыкның елый-елый, өзгәләнеп караган тамашасына әйләнә бу спектакль.
1944 елның 27 апрелендә Хөсәен Уразиков Академия театрында Мир­сәй Әмирнең «Миңнекамал»ын ха­лык­ка тәкъдим итә. Шул заман тән­кыйтьчеләре спектакльне «Акаде­мия театры коллективының, татар драматургиясенең зур уңышы», дип билгеләп үтә.
Сугыш һәр гаиләгә төрле дәрәҗәдә кайгы китерә. Кемнеңдер әтисе, абыйсы, энесе йә хатын-кыз туганы сугыш корбаны була. Шулай да, канлы афәт узгач, җәмәгатьчелекнең хәл-халәтен ныгытыр өчен иҗатчылар янә җиң сызганып эшкә алына, якты киләчәккә өмет уята...
***
1941 елның көзендә Урыс Зур драма театры (хәзерге В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия Зур драма театры) үзенең 150 еллык юбилеен үткәрергә ниятли. Әмма ният – ният кенә булып кала. Кырымда чагында сугыш йодрыгы аларның да ишеген шакый, 21 июньдә Ялтада «Патша Фёдор Иванович» әсәре белән гастрольләрен ачып җибәргән генә булалар әле... Күтәренке күңел, чәчәк букетлары аша вәхшәтле яңалыкның зәһәр елмаюын сизмиләр. Күңелсез хәбәр килеп ирешкәннән соң да, 22 һәм 25 июньнәргә билгеләнгән спектакльләр өзелми, урыс театры коллективын бары билгесезлек, «Ни булыр икән?» дигән шөбһәле сорау гына телгәләп ала. Яңа борчуларга чумган җирле җитәкчеләрнең дә Казан сәнгатькәрләрендә гаме калмый. Мобилизация башлана, чакыру пунктлары шыгрым тула. Режиссёр А.Н.Кондратьева дәфтәрендә: «Актёрлар Муровский, Круглов, Люлюкин, Мангушев, Попов һәм сәхнә эшчеләре Игнатьев белән Волостновлар да фронтка китәргә язылды», – дигән искәрмә барлыкка килә. Труппаны Казанга кайтарырга да мөмкинлек кими, театр җитәкчелегенә кискен адымнар ясарга туры килә, чөнки немец самолётлары Кырымга хәтле очып җитә башлый. Поездлар тулы, билетың кулыңда булса да, төрткәләшмичә генә утырырмын димә! Йөк вагоннары турында хыялланырга да ярамый! Нәтиҗәдә, декорацияне, башка мөлкәтне Ялтада калдырып, «кече ватанга» буш кул белән кайтырга туры килә.
22 июльдә генә театр Казанда җыелып бетә ала. 8 августта исә «Минем улым» спектаклен кабатларга тотыналар. Төп эшкә керешкәнче, иртәнге якта төрле күнегүләр (химикатларга, һава һөҗүменә каршы һ.б.) үткәрелә. 24 августта әсәр сәхнәгә чыгарыла. 6 сентябрьдә «Украина далаларында» дөнья күрә. 22 октябрьдә өченче пьеса – «Фельдмаршал Кутузов» куела. 1812 елгы Ватан сугышын сурәтләгән әлеге спектакльнең режиссёрлары – Е.Гаккелем һәм Б.Ниренбурглар була. Патриотизмы ташып торган тамашада төп рольләрне әйдәп баручы артистлар башкара: Ф.Григорьев (Кутузов), И.Загорский (Даевский), П.Ососков (Давыдов), А.Гусев (Александр), О.Кохонский (Наполеон).
1942 елның июнендә урыс театрына да фронт өчен концерт бригадасы оештыруны йөклиләр. Бригадага (җитәкчесе – А.Гусев) О.Анан­чен­ко, А.Прудникова, Н.Зорин, Ф.Бо­рисенко һәм Н.Спиридоновлар керә. Кайда гына булмый алар – Карелия фронты, Поляр түгәрәге аръягы... Хәтта Мурманскига кадәр барып җитәләр! Сәнгать әһелләре дә, барча халык кебек, афәткә каршы баса, сугыш чорында гаҗәеп фидакярлек күрсәтә. Төрле милләт вәкилләре авыр вакытта ярдәмләшеп, кулга-кул тотынышып, бергә-бергә яши. Нәтиҗәдә, гайрәтле дошманны җиңүгә ирешә.
***
Ниһаять, түземсезләнеп көткән 9 май килеп җитә. Бу көннәрдә шатлык илә кайгы яшьләре елга булып ага...
Бар мөлкәтен чаналарга төяп, кар-буранда, язгы ташуларда биштәр асып, пычрак ерып, көзге зәһәр җилләрдә өшеп, ачлы-туклы килеш авылдан – авылга, шәһәрдән – шәһәргә йөргән, фронтларга барып җитеп, алгы сызыкта солдат-офицерларга концертлар куйган артистларыбыз алдында кем генә баш имәс икән? Алар иң фаҗигале көннәрдә өшегәннәргә – җылылык, ачларга – өмет, рухлары сыну алдында торганнарга – ныклык өләшкән!
Җиңүдән соң Күчмә театрга да сугыштан исән калган иҗатчыларның бер төркеме кайтып төшә: З.Хәлиуллина, З.Туишева, Т.Кичүбаев, М.Хәмзин, Ф.Юнысов, А.Әбдерәшитов, Г.Нигъмә­ту­л­лин... Шунысы кызыклы – гаризаларына алар: «Фронттан кайттым. Яңадан эшкә керешергә рөхсәт итегез», – дип яза; әйтерсең лә, дүрт ел буе ут эчендә булмаганнар да! Әйтерсең лә, чираттагы ялларыннан яисә командировкадан кайтып килешләре!
Күпмедер вакыттан соң берничә фронтовик Әлмәт театрына күчеп китә. Алар арасында бүгенге көндә 95 яшен билгеләп үтүче З.Туишева да була. Легендар шәхесебез, фронтовик, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Г.К.Хөсәенов 1979 елда бөек драматургыбыз Т.Миң­нуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасын куеп, үзен дә, авторны да, төп рольне башкарган кабатланмас актриса Д.Кузаеваны да Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек итә. 1970 елдан алып 1983 елга хәтле ул биредәге иҗат эшен профессиональ югарылыкка күтәрә, бу чор, Гали Кәрим улы җитәкчелек иткән чор – Әлмәт театрының алтын чоры саналырлык! Бүген дә Гали аганың мәктәбендә чарланган театрда Россия Федерациясенең иң көчле сәнгать йортлары белән ярышырлык, иң четерекле пьесаларны да җиңеп чыгарлык артистлар эшли. Бары тик бөек профессор, театраль философ, 1943 елда Ватан сугышыннан тән яралары алып кайткан Гали агабыз гына юк...
Күчмә театрга исә 1963 елның 1 гыйн­­варында баш режиссёр булып Равил Тумашев килә. Бу урында ул үзенең әнисе, искиткеч талантлы, Кәшифә апа Тумашеваны алыштыра. Ул яшь драматургларны тәрбияли. Алар арасында А.Гыйләҗев, И.Юзеев, Р.Хәмид һәм, әлбәттә, Т.Миңнуллин да бар. Туфан ага үзенең драматургка әверелүен нәкъ менә Равил ага белән бәйли иде дә. Үз авызыннан ике-өч тапкыр: «Мине язган әсәрләремне сүтеп җыярга, анализларга театраль теоретик Равил ага Тумашев өйрәтте», – дигән сүзләрне ишетергә туры килде. Күчмә театр тарихында үзенең саллы эзен калдырган, 1946 елда гына орден-медальләр тагып исән-сау кайткан Сәет ага Шәкүровны замандашларым хәтерлидер әле. Ул да, кайтуга, актёрлык эшен дәвам итә. 1946-1956 елларда Мамадыш, Әлмәт, Минзәлә колхоз-совхоз театрларында, Республика Күчмә театрларында эшли, 1956-1959 елларда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйный. Аннары ун ел буе Камал театрының баш администраторы, 1979 елдан Күчмә театрның директоры вазифасын башкара. Сәет ага пьесалар да яза иде. Аның «Тормыш бусагасында» исемле беренче әсәре Минзәлә театрында зур уңыш белән бара, Г.Камал театрында патрио­тик рухта язылган «Туган туфрак», «Тол хатыннар, тол кызлар» пьесалары уйнала. Күчмә театрда язучының «Саф күңелгә тап төшми» (1986) әсәре куелды. Сугыш чорына багышланган, авыл тормышын сурәтләгән бу әсәр озак еллар дәвамында сәхнә тотты, халкыбызның яраткан спектакленә әверелде. Режиссёры – Празат Исән­бәт, төп рольдә (Мулланур) – мин фә­кыйрегез иде. Башка персонажлар­ны да гаҗәеп талантлы, киң кырлы иҗатчылар – Р.Мифтахов, С.Исмәгыйлева, Ә.Галиуллин, Х.Шә­күрова, Н.Шәйхетдинов, И.Хәсәнов, М.Җаббаровлар башкарды.
Академия театрында фронтовик артистлардан М.Надрюков иҗат итә. Н.Гогольнең «Ревизор»ында – Осип, Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ында – Җиһангир, Б.Горбатовның «Бер төн»ендә – Богатырёв кебек бик күп образлар тудыра ул. 1947 елның сен­тябреннән Камал театрында икенче бер фронтовик артистыбыз Һидият Солтанов үзенең сәхнә тормышын башлап җибәрә. Илле еллык иҗат чорында ул бик күп баш рольләрне тамашачыга күрсәтте, шулар арасында М.Фәйзинең «Галиябану»ында – Исмәгыйль, М.Әб­­ли­евның «Шәмсекамәр»ендә – Ра­­шат, Т.Миңнуллинның «Канкай улы Бәхтияр»ендә – Потёмкин кебек геройларны гына да әйтеп китү җитә. Ватан сугышыннан исән кайткан тагын бер шәхесебез – Д.Ильясовны өлкәнрәк буын татар тамашачылары М.Фәйзинең «Галиябану»ында – Хә­лил, Т.Миңнуллинның «Әлдер­мештән Әлмәндәр»ендә – Искәндәр, «Ди­ләфрүзгә дүрт кияү»ендә – Галим, Х.Вахитның «Талак, талак»­ын­да – Шәйхулла рольләре аша хәтерлиләрдер. Шулай ук, Г.Фәтхуллин да соңгы көннәренә кадәр Академия театрында эшләде. Ул кечкенә генә рольләрне дә истә калырлык итеп башкара белә иде. Шулай ук Ф.Шәрәфиев, Б.Әшрәпов, Б.Шакировалар да ут эченнән исән-сау кайтып, бар көчләрен, сәламәтлекләрен халыкка хезмәткә багышлый.
Кызганыч ки, фронтовик артистларыбыздан бүген нибары ике генә кеше исән: берсе – Зәкия Туишева, Әлмәттә; икенчесе – Равил Тумашев, Казанда, улы тәрбиясендә; ул әле бүген дә татар театр сәхнәсе өчен бөтендөнья классикасын тәрҗемә итә, шуларны куйдырырга хыялланып яши. Сугыштагы батырлыклары өчен «За боевые заслуги» медале, «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнгән Равил аганың сугышчан рухы һаман сүнмәгән!
Алгы сызыкка барып җитеп, концертлар куеп, сугышчыларга бер генә сәгатькә булса да фаҗигане онытып торырга ярдәм иткән Р.Җиһаншина, И.Гафуров, А.Мәсәүетова, Р.Тәмин­дарова, Ш.Сарымсаков, К.Тумашева, С.Вәлиев-Сульваларның хезмәте әй­­теп бетергесез. «Безне Төньяк-көн­батыш фронтына, Ленинград ягына җи­бәрделәр, – дип хәтерен яңарта иде Рәшидә апа Җиһаншина. – Юл кыр госпитальләре һәм аерым частьлар аша үтә. Көненә 2-3 концерт куябыз. Якында гына – сызгырып килгән снаряд, шартлау тавышлары...»
Бүгенге көндә ул тавышлар сугышта башын салганнарның истәлегенә һәм исән кайтканнарның фидакяр хезмәтенә салют, мәдхия булып кына яңгырасын иде!
Әдәбият:
Музы не молчали... / Kazan-Казань. – 2010.
Татар театрына 100 ел. 2 томда. ТКН. – 2009.

1
Татар дәүләт академия театры (хәзер – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) бинасы. 1930 нчы еллар азагы


img117


121 нче укчы
дивизия ветераннары очрашуы.
Сулдан икенче Зәкия Туишева, өченче булып Бикә Шакирова басып тора.
Мәскәү, Кызыл майдан.
1991 ел


3
Сугыш ветераннары (сулдан уңга): драматург С.Шәкүров, артистлар М.Надрюков, Б.Шакирова, Һ.Солтанов һәм театр хезмәткәре М.Нәбиуллин. 1989 ел

Теги: Рәдиф Сәгъди Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру