Әткәм сурәте
Мин әниемнең сеңлесе Гайшә апам (1915 елгы) белән сөйләшеп утырам. Аңардан әтием турында сорашам. Мин әти турында кайбер нәрсәләрне беләм дә кебек. 1911 елда туган. 1941 елның 14 августында сугышка алынган. 14 нче аерым армия составына җибәрелгән... Әйе, болары билгеле. Әмма кеше буларак, ир, ата буларак, башкаларга мөнәсәбәттә ниндиерәк булган соң ул? Боларны мин, әлбәттә, белеп бетермим. Белсәм дә, кемнәрнеңдер сөйләве, искә алуы аркасында гына.
Гайшә апам әкрен генә сөйләп китә:
– Әтиең миңа җизни була инде. Бик хәрәкәтчән, шат күңелле кеше иде, мәрхүм. Кирәк икән, җир җимертеп эшли, уен-көлкедә дә кимен куймый. Ярдәмчел. Бервакытта да тик тормас, нәрсәдер эшләр, бер дә булмаса гармун уйнар. Безне – әниеңнең сеңелләрен дә үз итте. Берәр җиргә барса, Гайшәгә, Нәсимәгә, Зәйтүнәгә дип аерым-аерым бүләкләр алып кайтыр иде. Түбән очтагы әти-әнисенә, туганнарына да җылы карашлы булды. Әй-й, нинди кешеләрне харап итте бу сугыш!
Җизни сәвитне бер дә яратмады. Сәвитне чыгаручылар ярлы-ябагайны яклыйбыз, дип шапырындылар. Әтиең бернинди яклауны да кирәксенмәде. Ник дисәң, ул үз тормышын үзе алып барырлык егет булды. Һөнәре дә бик әйбәт иде – тимерче. Әтисе Сәмигулла кода аны, Югары Өшенбаш дигән ар (удмурт) авылына җибәреп, атаклы тимерче Әләкчәйгә (Алексейга) һөнәрче итеп бирде. Берничә елдан егет аннан менә дигән тимерче булып кайтты. Атасы белән бергә су буенда алачык корып җибәрделәр. Элгәре заманнарда татарлардан тимерче булмаган. Патша безнең кавемнең корал ясавыннан курыккан. Галимулла җизни – авылыбызның беренче тимерчесе. Әүвәле ат дагалатырга, сука-тырма төзәттерергә, комган-табак кебек нәрсәләрне яматырга кирәксә, әнә шул биш чакрымдагы Югары Өшенбашка йөргәннәр. Галимулла җизни тимерче булгач, халык рәхәткә тиенде. Якын-тирә авыллардан да аңа килергә гадәтләнделәр. Шулай итеп, ул тирә-якта бик кирәкле затка әйләнде.
Әтиеңнең тагын шуңа ачуы килде: колхозлашу башлангач, аңа алачыгын ябарга, колхоз тимерчелеген оештырып эшләргә куштылар. Ул көн буе бушлай чүкеч сугарга тиеш булды. Ачуың да килмәгәе, эшләгән өчен хезмәт көне дигән нәрсә генә яза башладылар. Ә ул хезмәт көне дигәненә ничә йөз грамм икмәк бирәселәре билгеле түгел, әллә бирәләр, әллә юк. Менә шуның өчен ул яңа хөкүмәтне гел сүгә торган булып китте. Теге утыз җиденче елларда аны ничек исән-имин калдырганнардыр. Сүз сыярдай кешеләр янында гына сүккәндер шул.
Сугыш чыккач, Галимулланы озак тотмадылар, берәр ай үттеме икән, кулына военкоматка барырга язу тоттырдылар. Аңа шул көннәрдә генә утыз яшь тулган иде. Ул елларда бездә туган көннәр уздыру дигән гадәт юк иде. Удмуртларда булгандыр шул, шуннан күреп кайткандыр.Бүген минем туган көн дип, үзе кушып аш-су әзерләтте. Ул вакытта хәмер дигән нәрсәнең өйгә кергәне юк иде. Дус-ишләре белән бергә чәй эчеп күңелле итеп утырдылар. Әтиең ул вакытта, ата-анасы йортыннан аерылып чыгып, Югары очка – безнең йортка күчкән иде. Безнең әти үлгәннән соң, йортта ир-ат кулы кирәккәч, шулай иткәндер инде. Түбән очтагы үз йортларында әле Дәүләтша, Габдрахман исемле туганнары бар иде. Кодабыз Сәмигулла үзе дә исән-сау. Өй тулы ир-ат. Галимулла җизни, өч баласы да булгач, әниең Нурхәят тәтә белән безнең өйдә тора башлады. Өй иркен, ике катлы. Абзар-кура әйбәт. И безнең җиләк-җимеш бакчасы! Яршәпкә урысларында гына була торган иде андый мул уңышлы алма агачлары.
И балаларын ярата да иде җизни. Абыйларың Мәлик белән Хәкимулланы, икесен ике кулына утыртып, ишегалды буйлап йөгереп йөрер иде. Әле син бишек баласы гына. Нибары ике-өч айлык. Сине тартып йөрер өчен өсте ябулы бишек-арба ясады. Аны алма, чәчәк бизәкләре төшереп, бик матур итеп бизәде. Иртәгә сугышка китәсе дигән кичне, сине шул арба белән тартып, Кырмачтагы Гали чишмәсенә чаклы барган. Син ими сорап елый башлагач, тиз генә кире кайткан.
Күңеле сизенде. Бу балаларны бүтән күрә алмам инде, диде. Сәке өстенә өчегезне дә тезеп утыртып (сине яткырып), берьюлы бик озак итеп карап утырды. Бу сугыш башлануына Сталин гаепле, диде. Моны ишетеп, Сәрбиҗамал әбиеңнең коты очты. Безгә карап, кисәтеп әйтеп куйды:
– Бу сүзне кешегә әйтә күрмәгез берүк!
«Кеше» дигәннең үзебезнекеләрдән башкалар икәнен бик яхшы аңлый идек.
И аның кич белән капка төбенә чыгып өздереп гармун уйнаулары! Бөтен югары оч җыелды. Бер көйдән икенчесенә күчә-күчә озак уйнады. Сугышка бергә китәсе иптәшләре дә килде. Алар, гармунга кушылып, җырлап та алды. Хатын-кызлар елашты. Без сеңлем Нәсимә белән, күңелебез тулып, кочаклашып үкседек. Майтәтә (синең әниең Нурхәят тәтәне без шулай дип йөртә идек) урамга чыкмады. Юлга хәстәрләүдән арына алмагандыр инде.
...Иртәгәсен аларны бөтен авыл белән озатып калдык. Әниең, яшь бала белән булгач, Кукмарага кадәр озатып бара алмады, зират яныннан кире борылды. Мин Кукмарага кадәр бардым. Военкомат капкасыннан кереп китәр алдыннан җизни, мине читкәрәк алып китеп, болай диде:
– Немец бик хәтәр килә икән. Кайта алырбызмы, юкмы? Әйтеп булмый. Монда кадәр җибәрмәбез җибәрүен. Балаларны, зинһар, карагыз. Кайта калсам, онытмам. Апагыз бик йомшак, башка туганнары кебек кыю, тәвәккәл түгел. Өч бала белән кала бит. Кайта алмасам, бәхил булыгыз.
Аларны Кукмарада берничә көн тоттылар. Идрис Габделхагы белән Гайфи Нуриәхмәте чыгып та йөри алды. Безнең җизнине ниндидер командир итеп куйганнар. Шуңа күрә ул чыгып күренә алмады.
Мин, аның белән елап аерылышкач, турыдан гына (Манзарас, Киндер Күле аркылы) тау башыннан авылга кайттым. Син ул көнне бик көйсезләндең. Әни белән икебез төн буе алма бакчасында күтәреп йөрдек. Ник дисәң, әниең, түзә алмыйча, тагын бер күреп калыйм дип, Кукмарага йөгергән. Әмма барыбер очрата алмаган. Таң атканда гына кайтты. Имезгәч, тынычланып йоклап киттең.
Җизнинең командасын Казанга шуннан соң ике көн үткәч кенә җибәрделәр әле. Анысында инде әниең сине шул матур арбаң белән тартып барды. Бу юлы чуен юл станцасында очраша алганнар. Әтиең, сине үбеп, күзләреннән яшь коя-коя, кузгалып баручы вагонга сикереп менеп китеп барган.
Җизни сугышка, кемнәрдер кебек иске-москы белән түгел, ару киемнәрен киеп китте. Җае чыгып, ул аларны кире җибәрә дә алган. Ак капчыкка тутырган да, адрес язып, почтага тапшырган. Бу киемнәр көзгә генә килеп җитте. Бишмәтенең кесәсендә хаты да бар иде. Беребезне дә калдырмыйча, сәламнәр язган, сагынуын әйткән. Балаларны каравыбызны кат-кат сораган. Хаты кайтты, үзе кайта алмады шул. Биш-алты көн саен хаты килеп торды. Яңа ел алдыннан килмәс булды. Бигрәкләр дә салкын кыш булды ул елны. Нихәл түзмәк кирәк. Шул суыклар гына харап итмәдеме икән, диештек.
Гайшә апам боларны 1997 елның 26 декабрендә, үзе яшәгән Әсән Елга авылына кайткач сөйләгән иде миңа. Өлгергән кадәрен язып алганмын. Өстәп әйтәсе килгәннәрем шул: әйе, бу сугыш безнең кебек күпме балаларны ятим итте, күпме күз яшьләрен түктерде. Мин әтиемнең төс-кыяфәтен дә белмим. Хәтта аның фотосы да калмаган. Хәер... Сиксәненче елларда, түбәләре череп-тузып беткәч, без авылдагы таш йортны колхозга бирдек. Ташы булса да берәр нәрсәгә ярар, дидек. Менә шул йортны сүткәндә, чорманың бер урыныннан иске китаплар бәйләмен тапканнар. Аларны киндер тукымага төреп, күздән ераграк җиргә урнаштырып куйганнар икән. Авылдашлар төргәкне миңа бирде. Казанга алып кайтып, китапларның һәр битен берәмтекләп карап утырганда, араларыннан бер паспорт килеп чыкты. Әтинең паспорты! (Ул Өшенбаш авылында тимерче һөнәренә өйрәнгәндә, әлеге дә баягы рәхмәт төшкере Алексей оста ярдәмендә, Тәкәнештән паспорт ала алган икән. Безнең авыл кешеләренә ул елларда паспорт бирмәгәннәр әле.) Паспорт булгач, анда әлеге документ иясенең фотосы да була, билгеле. Әтинеке дә бар. Саргаеп, төсе уңып беткән. Мин, инде тәмам олыгайгач, әтинең рәсемен беренче тапкыр әнә шулай күрдем. Дөресрәге, сурәтнең ниндидер эзләре генә иде ул. Фотографияләр белән эш итүче бер оста аны күпмедер дәрәҗәдә күрерлек итте. Шушы фотоны сезгә дә күрсәтергә булдым. Әни белән икесенең рәсемен янәшә куеп карагач, ничектер, күңелгә рәхәтлек иңә. Әйтерсең лә, алар гомер юлын ахырына кадәр бергә үткәннәрдер кебек. Аһ, шулай булган булсачы...
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА