Шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 120 ел
Татар әдәбиятының классигы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1966), 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Хәсән Фәхри улы Туфан (Гөлзизин, Хәзрәтов, Кусинов) 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән – 9 декабрьдә) Чистай өязенең Аксубай волостендагы (хәзерге Аксубай районы) Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып туган.
1914 елда Хәсән, бертуган абыйлары фатихасы белән, Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә һәм анда, Ш.Бабич һәм С.Кудаш белән бергә, Галимҗан Ибраһимовтан дәресләр ала.
1924 елда Х.Туфан Казанга килә. Башта ул Бишбалта бистәсендә балалар укыта, аннары «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә һәм радиокомитетта эшли. Шагыйрь биредә Һади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Галимҗан Нигъмәти кебек шәхесләр белән дуслаша, үзенең мәхәббәтен – актриса Луиза (Гайникамал) Салиәсгарованы очрата һәм аңа өйләнә.
Ил күләмендә барган репрессияләр афәте Х.Туфанны да читләтеп үтми. 1940 елның 18 ноябрендә аны кулга алалар һәм Казан төрмәсенә ябалар. Башта ул атарга хөкем ителә, соңыннан исә бу карарны ун ел төрмә белән алыштыралар. 1950 елда, иреккә чыгарга вакыты җитеп килгәндә, аны гомерлек сөргенгә җибәрәләр.
Х.Туфан 1956 елның җәендә Казанга кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда яши.
Шагыйрь 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат булды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА