Журнал «Безнең мирас»

Әнәс Кари иҗатында табигатьнең бирелү үзенчәлеге

"Табигать- туган йортыбыз” дип
Юкка гына әйтмиләрдер.
Кайберәүләр бу сүзләрне
Бөтенләй белмиләрдер.
Бу сүзләрне белмәс бары,
Итагатьсез кешеләр.
"Табигатьсез нишләрбез?” дип
Уйламаучы кешеләр.

Туган як табигате − чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да.
Тормыш-омтылыш, тереклек-шатлык, яшәү-бәхет. Куаклардан көмеш тамчылар коела, күктә бер-бер артлы йолдызлар сүнә. Сайрар кошлар –сандугачлар, кәккүкләр телгә килә. Күлләрдә төнбоеклар керфек ача. Болыннарда күбәләкләр оча. Шундый матур хәзинәгә карап башлар әйләнә. Табигать без – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк.
Менә шушы матурлыкны күрә белеп, безгә җиткерә белгән шагыйрьләребезнең берсе – Әнәс Кари, дисәм, һич тә ялгышмам, дип уйлыйм. Монда аның авылда туып үсүе дә зур роль уйнагандыр...
Кыскача гына биографиясенә тукталып узыйк әле. Әнәс Кари 1920нче елда Татарстанның Азнакай районы Уразай авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1937 елда урта мәктәпне һәм 1939 нчы елдаҮзбәкстандагы Үргәнеч укытучылар институтын тәмамлаганнан соң, шул ук институтның әзерлек курсларында ике ел укытучы булып эшли, аннары туган якларына кайтып, 1942 елның җәенә кадәр урта мәктәптә укыта. Шул елның көзендә Ә. Кари фронтка китә, Орлов тирәсендә барган канлы сугышларда катнаша һәм, каты яраланып, ахырда армия хезмәтеннән бөтенләй азат ителә.
Армиядән кайткач, Ә. Кари берникадәр вакыт яңадан Үргәнеч укытучылар институтында укыта, ә 1945 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр (Ә.Кари 1954 елның 4 апрелендә вафат була) Татарстанның Арча педагогия училищесында һәм Питрәч районындагы Янсуар урта мәктәбендә укытучы булып эшли.
Ә. Кари – үзенең кыска иҗат гомерен балалр әдәбиятына багышлаган шагыйрь. Аның “Балаларга бүләк” исемле беренче җыентыгы 1947 елда дөнья күрә. Үзе исән чагында 3 – 4 китабын чыгарырга өлгерә. Вафатыннан соң аның китаплары әледән – әле басылып тора. Шагыйрь иҗатының иң уңышлы үрнәкләре “Сыналган мәхәббәт”, “Тамчы һәм чишмә”, “Гөлбакча” исемле сайланма шигырьләр, поэмалар җыентыкларында һәм “Татар балалар поэзиясе антологиясе” китабында(1980) урын ала. Бик кыска гомерле була Әнәс Кари, 34 ел гына яши. Ләкин кыска гомерле булса да матур, мәгънәле әсәрләр яза, исеме шул вакытларда матбугаттан төшми.”Яшь ленинчы”, “Яшь сталинчы», «Пионер каләме» битләрендә беренче шигырьләре басылып чыга.
Белгәнебезчә, әдәбиятта матурлык турында язмаган, сихри пейзажлар, урман–кырлар, елга-күлләр, күркәм, үрнәк образлар тудырмаган шагыйрьләр, язучылар юк. Шуңа да әдәбият – үзе матурлык ул, шуңа да әдәбият матур ул. Ләкин һәр язучының, шагыйрьнең матурлыкка үз карашы, үз фикере, үз тасвирламасы бар. Әнәс Карида матурлыкны үзенчә күрә, сурәтли.Үз әсәрләрендә табигатьтәге үзгәрешләрне, хайваннар тормышын шигырь теле белән оста итеп әйтеп бирә алуы өчен аның әсәрләрен балалар да яратып укыйлар, күңелдән ятлыйлар. Мәсәлән, мин үзем 1сыйныф татар төркемендә татар теле һәм әдәбияты укытам, без балалар белән Әнәс Кариның “Кыш” шигырен өйрәндек. Анда кышның ничек юеш көннәрдән соң килүен, балаларның аны сагынуларын, карның ничек явуын, балаларның шушы аклыкка төренгән вакытта чана шууларын, шагыйрь әдәби тел белән әйтеп бирә. Ятлау өчен дә бик җиңел. Әнәс Кариның сурәтләү чараларын мул куллануы да, шигырьләрне тагын да күбрәк баета. Мәсәлән, “Мамык кебек кар”, “Алтындай нурларга чумды”, “ Сибелә юмарт кояшның җиргә алтын нурлары”, “Агачларда яшел ефәк”, Таулар хәтфә ябынган”, “Ягымлы нурлары сирпелә”, “Матурлыгын сөеп, бәрхет түшле, шат кошчыклар килә аңарга”,менә шундый күңелгә ятып торган,энҗе бөртекләре кебек матур сүзләр кулланып шигырьләр язган ул. Бу бит әле табигать турындагылар. Менә хайваннар темасына кергән шигырьләрендә: “Кызыл кикрик, көлтә койрык безнең әтәч”, “Нинди нәни, нинди чибәр, сөйкемле бәбкәләре”, “Ярсып сикерә мактанчык бака”, “Төсе ап – ак , мамык кебек. Зифа муенын куйган бөгеп” һәм башкалар. Без Әнәс Каринең тагын күп кенә шигырьләрен дәресләрдә кулланабыз, чөнки алар гади һәм аңлаешлы. Мисал өчен, 4 сыйныф рус төркемнәрендә “Тиен” шигырен өйрәнәбез.
Урманда бар зур койрыклы
Җитез тиен:
Агач башларында яши
Кышын – җәен.
Агачлардан агачларга
Сикереп үтә,
Чикләвекләр ашап шунда
Гомер итә.

Без шушы кыска гына шигырь аша тиеннең бөтен сыйфатлары белән танышабыз. Миңа калса монда бернинди сүз дә өстәргә кирәкми.
Ул бөтен ел фасылларын да ярата. Ап – ак кышны, ямьле язны, язның яңгырларын, бөркү җәйләрне, җәйге кичләрне, сары көзләрне. Ə менә без шушы матурлыкны саклый беләбезмени? Соклана беләбезме без табигать матурлыгына? Мөгаен, юктыр. Чөнки язга чыккач, кар эри башлауга, кыш буе теләсә кая ташланган чүп-чар күренә башлый. Бу бит кешеләрнең әхлаксыз, шапшак булуын күрсәтә. Ләкин бу чүпне теләсә кая ташлаган кешеләргә әзрәк оят түгел микәнни соң? Ник алар әзрәк кенә булса да табигать турында кайгыртмыйлар икән? Əгәр кеше мондый сорауларны үз-үзенә бирә, бу турыда бераз уйлана икән, димәк, аңарда әле өмет бар дигән сүз. Без үзебезнең Әнәс Кари кебек шагыйрьләребез белән горурланырга тиеш, алар салган сукмактан атлаган, туган ягын яраткан кеше беркайчан да туры юлдан тайпылмас, минемчә.
Гомумиләштереп әйткәндә, Әнәс Кари иҗатында туган як образы зур урын алып тора. Туган ягына булган мәхәббәтен әсәрләре аша укучыларына җиткерә шагыйрь. Ул туган иленең матурлыгы белән соклана, аннан ямь ала, иң мөһиме - аның белән горурлана.
Бүгенге көндә ул исән булса, минемчә болай дип әйтер иде: “Табигать матур. Табигатьнең кадерен белеп, рәнҗетмичә яшәсәк иде”.
Рәзилә Зәкиулла кызы Гайсина, Бөгелмә гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Теги: Рәзилә Гайсина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру