Журнал «Безнең мирас»

Әнәс Кари иҗатында ел фасыллары

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шул үзгәрешләрнең иң зурысы – ел фасыллары алмашыну. Һәрбер ел фасылы үзенчә матур. Шушы матурлыкны әдәбиятта язучылар үзләренчә тасвирлыйлар.
Хезмәтемнең максаты - Әнәс Кариның кайбер әсәрләрен тикшереп, аларда ел фасылларының бирелешен ачыклау. Бу максатка ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләрне күтәрдем:
-әдипнең язган шигырьләрен барлау, аларны өйрәнү;
-аларга бәяләмә бирү;
- Әнәс Кари турындагы истәлекләрне барлау, аларны өйрәнү.
Өйрәнү объекты һәм предметы- Әнәс Кари шигырьләре.
Әнәс Кариның кызы Ләйсән Кариева үзенең бер истәлегендә: “Һәр ел фасылы, әйтерсең лә, аны шул турыда шигырьләр язарга этәрә иде”,- дип яза [1]. “Гөлбакча” җыентыгындагы [2] шигырьләргә күз салыйк. Әнәс Кариның җәй турында язган шигырьләре: “Чебиләр”, “Каз бәбкәләре”, “Җиләк пеште”, “Чәчәк җыям”, “Җәйге кич”, “Күбәләккә”. Җәй айлары - җиләк җыю, каз бәбкәләре, чебиләр саклау кебек кече яшьтәге балаларга йөкләнә торган эшләр чоры:
Быел минем сөйгән казым
Унбер бәбкә чыгарды,
Өй буенда йөри әнә,
Иярткән дә шуларны.
Әни әйтә: “Кызым, сиңа
Тапшырамын һәммәсен,
Туйдырырсың, уйнатырсың,
Тилгәннәргә бирмәссең”.
“Каз бәбкәләре”
Искәрмәләр:
[1]- Л.Кариева “Ул балалар ярата иде”–“Яшь ленинчы” газетасы, 1990 нчы ел
[2] - Ә.Кари. Гөлбакча – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1996 нчы ел
Җәй айлары турында сөйләгәндә, әлбәттә, аллы-гөлле, күбәләкле бакчалар, шунда уйнап йөрүче шат күңелле балалар күз алдына килә. Әнәс Кари да:
Бакчабызда гөлләр үсә
Шау чәчәккә күмелеп.
Шул бакчада гөлләр кебек
Без үсәбез гөр килеп,
- дип яза “Бакчабыз” шигырендә.
Ел фасыллары арасында көз – иң матурыдыр, мөгаен. Ә.Кариның “Урманда” шигырен укыганда, көзнең сары төсе, чикләвекләр белән тулы “туздан ясалган” тырыслар күз алдына килә.
Бөтен урманга
Сары төс кунган
Ә имән чикләвекләре
Җиргә коелган.
“Урманда”
Шагыйрь иҗатында көз мәктәп, уку сүзләре белән мәгънәдәш. Кечкенә Фазыл да, җиде яшьлек Әнвәр дә көз җитүгә беренче тапкыр укырга баралар (“Беренче көн”, “Укучы”). Көзге иген басулары, өлгергән башаклар да Ә.Кари игътибарыннан читтә калмыйлар. “Урак өстендә”, “Башак” шигырьләрендә ул көзнең матурлыгын гына сурәтләп калмый, икмәкнең кадерен дә белергә чакыра. Кечкенә Гөлми күрмичә үтеп киткән бер симез башак, телгә килеп, аңа эндәшә:
-Ник мине, әйбәт башакны,
Алмый китәсең?
Икмәк кадерен белмәгән
Бала икәнсең.
“Башак”
Алтын көздән соң үзенең карлары, бураннары белән килүче кыш айларын балалар сагынып көтә. Яңа ел алдыннан һәрбер өйгә хуш исле зифа чыршы алып кайталар. Шагыйрь иҗатында балаларның иң яраткан бәйрәме – Яңа ел, иң зарыгып көткән кунагы – Кыш бабай турында шигырьләр шактый.
Юеш көннәрдә
Зарыгып беттек,
Кыш бабабызны
Сагынып көттек.
“Кыш”
“Кыш бабай”, “Чаңгы шуабыз”, “Кыш бабай бүләкләре” шигырьләрендә балалар шат авазы ишетелгән кебек була. “Кошлар туйдырам” шигырендә Әнәс Кари кышын кошларга җим табу бик кыен булуын искәртә. Җимлекләр ясап, кошларны сөендерергә куша.
Әнәс Кариның язга багышланган шигырьләре бик күп . “Язны ул бик ярата иде. Беренче җепшек карга, ләйсән карына, беренче язгы яңгыр-ләйсән яңгырга багышланган шигырьләр язды. Шуның өчен минем исемне дә Ләйсән дип куйган”,- дип искә ала шагыйрьнең кызы Ләйсән Кариева[1].
“Яз җыры”, “Ямьле яз”, “Ләйсән ява” шигырьләрендә Ә.Кари барча табигатьнең яз килүенә шатлануын күрсәтә:
Яз килә! Сөекле языбыз,
Шатлыктан җырлыйбыз барыбыз.
“Яз җыры”
Сибелә юмарт кояшның
Җиргә алтын нурлары.
“Ямьле яз”
Табигатьтә язын була торган бер генә үзгәреш тә Әнәс Кари игътибарыннан читтә калмый. Туган якларын сагынып кайтучы кошлар да, бакчадагы язгы мәшәкатьләр дә, беренче яуган ләйсән яңгыр да аның шигырьләрендә үз урынын таба.
________________________________
Искәрмәләр:
[1]- Л.Кариева “Ул балалар ярата иде”–“Яшь ленинчы” газетасы, 1990 нчы ел
Зур бер бүләк алган сыман,
Чын күңелдән куандым:
Сыерчык килде, сыерчык,
Сагынып көткән кунагым.
“Минем кунагым”
Ләйсән, ләйсән!
Иң беренче
Язгы яңгыр!
Көчлерәк яу,
Күңелләрне
Син куандыр.
“Ләйсән ява”
Чыннан да, “үзенең кыска гына гомерендә утны-суны кичкән”[1] Әнәс Кари - оста күзәтүче, табигатьтә һәрбер ел фасылын бар нечкәлекләре белән укучыларына күрсәтүче шәхес. Балалар шушы матурлыкны аңлый белсеннәр иде.
Фәйрүзә Васил кызы Хөсәенова, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы “Азнакай шәһәре гимназиясе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
_____________________________
Искәрмәләр:
[1]- Л.Кариева “Кеше гомере” – “Шәһри Казан” газетасы, 1995 нче ел

Теги: Фәйрүзә Хөсәенова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру