Сәяхәтче бал корты
Истанбул аэропортыннан самолет һавага күтәрелде. Айдар әнисе янында, тәрәзәдән карап бара. Аста – диңгез зәп-зәңгәр көзге сыман...
Шулчак тәрәзәгә бал корты килеп кунды.
– Әни, әни, күр әле! Бал корты да безнең белән Мәскәүгә кайтамы? – дип, Айдар кычкырып җибәрде.
– И-и, адашып кергән инде ул самолетка, – диде әнисе, бал кортын кызганып.
Бал корты Айдарның иңенә кунды.
– Мин – сәяхәтче! – диде ул, горур безелдәп.
– Мин илләр гизәм! – диде ул, канатларын җилпеп.
– Кайда җәй – мин шунда. Австралия чәчәкләрендә бал бетүгә, самолетка утырам да Америкага очам. Анда көз җитүгә, Африкага китәм. Әнә шулай итеп илләр гизәм! – диде бал корты, мактанып.
Айдар аның күпме илләр күрүенә кызыкты, әмма сер бирәсе килмәде:
– Ә мин Казанга кайтам. Анда мине матур песием көтә, белдеңме! – диде.
Казан сүзен ишетүгә, бал кортының күзеннән мөлдерәп яшь чыкты:
– Мин дә үз йортымны сагындым. Минем дә кайтасым килә. Мин дә бит Казан кырыендагы бер авылда яши идем. Идел болыннарындагы кебек матур чәчәкләр беркайда да юк, – диде бал корты.
Аны, бал ташымыйсың, дип өлкән кортлар шелтәләгән булганнар икән. Шуның өчен үпкәләгән дә бу, үз йортын ташлап киткән.
– Кайтып җитәлсам, өлкән кортлар сүзен тыңлар идем, бүтән беркая да китмәс идем, – диде бал корты.
Айдар аны кәнфит кабына салды да үзе белән алып кайтты. Идел күперен чыгуга, поезд әкренәйгәч, бал кортын тәрәзәдән очырды.
Марсель Галиев
Безнең мирас. - 2021. - №10. - 115 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА