Сания бакчага бара
Сания инде бакчага үзе бара, үзе кайта. Ул һәр эшне үзе эшләргә ярата. Иртән торгач, үзе киенә. Тик менә аның оегы бик тискәре. Кигәндә, үкчә ягына башы, баш ягына үкчәсе килеп йөдәтә. Ботинкалары да шулайрак. Кайчакта уң аягына – сулныкы, сул аягына уңныкы килеп тора. Җитмәсә тагы, шулвакыт аның ботинка баулары белән шаян мәче баласы уйный башлый.
– Кит, песи, шаярма әле, минем бакчага барасым бар ич! – ди аңа Сания.
Бүген ял көне. Урамда матур кыш. Әтисе Санияне, кечкенә чанага утыртып, урамга алып чыкты.
Чана йомшак кар өстеннән выжлап кына бара. Үрдән төшкәндә, чана үзе шуа. Әтисе чана артыннан тотып кына бара. Ә менә үргә каршы менүе авыррак икән. Әтисе дә көчкә генә тарта чананы. Шулвакыт Сания әтисенә: «Тукта, әти, хәзер син утыр, мин тартыйм!» – ди.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА