Балачак мирасы Уку өчен 1 минут

Без барыбыз да - балачактан

Без барыбыз да - балачактан

Әминә БикчәнтәеваКолын– Иркен яшел болындаЧабасың да чабасың,Син яшь кенә бит әле,Аякларың талмасын!– Юк, сез алай димәгез –Көчем арта күп чапсам,Ничек мин зур үсәрмен,Көн буена тик ятсам?!Заһирә Гомә...

Әминә Бикчәнтәева
Колын
– Иркен яшел болында
Чабасың да чабасың,
Син яшь кенә бит әле,
Аякларың талмасын!
– Юк, сез алай димәгез –
Көчем арта күп чапсам,
Ничек мин зур үсәрмен,
Көн буена тик ятсам?!
Заһирә Гомәрова
Әби, укып бир әле
– Әбекәем, килсәнә,
Күзлегеңне кисәнә.
Язу язып утырдым,
Дәфтәремне тутырдым.
Үзем яза белсәм дә,
Күзем яхшы күрсә дә,
Укый белмим бит әле,
Әби, укып бир әле.
Әнәс Кари
Безнең сыер
Безнең сыер өебезне яхшы белә,
Көтүдән ул мөгри-мөгри кайтып керә.
Әйтерсең лә: «Мине каршы алыгыз! – ди, –
Мул итеп сөт алып кайттым, савыгыз!» – ди.
Рөстәм Мингалим
Иң зур кеше
Күпне белгән кеше
Ул зур кеше була...
Күптән күпне белгән
Бик зур кеше була.
Бик зур кешегә дә
Тиң зур кеше була.
Әти-әнидән дә
Зуррак кеше булмый:
Шуны белгән кеше
Иң зур кеше була!

Фото: pixabay
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи