Балачак мирасы Уку өчен 1 минут

Бал корты һәм яңгыр

Бал корты һәм яңгыр

Кичә кичке якта яңгыр яуган иде. Наҗия балалар бакчасыннан кайтышлый ярыйсы гына чыланды...Шуңа күрә, бүген иртән тору белән үк, ул тәрәзәгә бакты. Көн бүген дә болытлы күренә. Юк инде, Наҗия бүген ал...

Кичә кичке якта яңгыр яуган иде. Наҗия балалар бакчасыннан кайтышлый ярыйсы гына чыланды...


Шуңа күрә, бүген иртән тору белән үк, ул тәрәзәгә бакты. Көн бүген дә болытлы күренә. Юк инде, Наҗия бүген алдатмас: үзе белән кечкенә кулчатырын да алачак. Әнисе исә бакчадагы умарта ояларына ишарәләде:


– Бүген яңгыр булмас, кызым, кулчатырыңны алып торма, – диде. – Көндез яңгыр явасы булса, кортлар ояларыннан борыннарын да күрсәтмиләр. Ә бүген исә, әнә, күр, алар ничек иртә күтәрелгәннәр, ничек дәртләнеп очалар.


Чын икән, ул көнне Наҗиягә кулчатырның кирәге булмады, бер тамчы да яңгыр яумады. «Кара син аны, үзләре нәп-нәни кортлар, ә көннең нинди буласын әллә каян беләләр!» – дип гаҗәпләнде Наҗия.


 Альберт Хәсәнов


"Безнең мирас". - 2022. - №6. - 115 б.


Фото: pixabay

#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи