Балачак мирасы Уку өчен 1 минут

Ахмак бүре (Татар халык әкияте)

Ахмак бүре (Татар халык әкияте)

Берзаман Бүре бик ачыккан. Ни туры килсә, шуны ашармын, дип, азык эзләргә киткән. Бара торгач, аңа бер Кәҗә тәкәсе очраган.Бүре Кәҗә тәкәсенә:– Кәҗә, мин сине ашыйм, – дигән.Кәҗә тәкәсе аңа:– Ашасаң а...

Берзаман Бүре бик ачыккан. Ни туры килсә, шуны ашармын, дип, азык эзләргә киткән. Бара торгач, аңа бер Кәҗә тәкәсе очраган.
Бүре Кәҗә тәкәсенә:


– Кәҗә, мин сине ашыйм, – дигән.


Кәҗә тәкәсе аңа:


– Ашасаң ашарсың инде. Ярый, алайса менә син бу тау итәгендә авызыңны ачып тор. Мин тау башыннан сикереп төшәрмен дә авызыңа кереп китәрмен, – дигән.


Бүре риза булган.


Кәҗә тәкәсе тау башыннан йөгереп төшкән дә Бүрене сөзеп еккан, Бүренең һушы киткән.


Берзаман, аңына килеп, тирә-якка караса, Кәҗә тәкәсе әллә кайчан китеп барган, ди.


Бүре бик үкенгән үкенүен, ләкин инде соң булган.


"Безнең мирас". - 2022. - №4. - 115 б.


Фото: pixabay

#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи