Мәгариф каһарманнары
1919 елның 27 сентябрендә төшерелгән фоторәсемдә башларына татар кәләпүше, өсләренә пөхтә комзол кигән җиде яшь ир-егетне күрәбез. Алар гражданнар сугышы чорында Оса педагогия курсында укыган яшь укытучыларның бер төркеме.
Дөрес, курсларда укыганчы ук, алар теге яки бу мәдрәсәдә укып, мулла таныклыгы алган һәм хәлфәлек итәргә яки земство мәктәпләрендә сабак бирергә, күпмедер дәрәҗәдә педагогик тәҗрибә дә тупларга өлгергән булган. Гайнә иле төбәгенә мәгърифәт нуры чәчкән ошбу гаярь егетләргә җентекләп тукталыйк.
Байавылның мәгарифенә XVIII гасырда ук Батырша нигез салган. Татар-башкорт халкының милли герое, яклаучысы 1744-1745 елларда биредә шәкертләр тәрбияләгән һәм «Ел ярым Гәйнә илендә, Илеш мулла Әтнәшев авылы Байавылда тордым, укыттым», – дип язып калдырган.
Аптуков Мортаза Мостафа улы – Байавылда укыткан; Булатов Нәҗип Кашшаф улы – Түбән авылдан, Искир мәктәбе укытучысы; Әтигулла Рахмангулов – Кодаш авылыннан, Байавылда укыткан; Аптуков Зәки Мостафа улы – Байавылдан, Кувья мәктәбендә мөгаллим; Барсаев Мөхәмәтгата Гәрәй улы – Кодаш мәктәбендә укыткан; Фаяз Барсаев – Кодаш мәктәбендә укыткан; Әхмәткәшиф Суяргулов – әнисе Кодаштан, Барда мәктәбе укытучысы.
1918 елның җәендә Солтанморат Абдусәләмов тырышлыгы белән Осада ачылган беренче татар укытучылар курсында алтмыштан артык укытучы гыйлем эсти. Шул елда ук Солтанморат ага Барда төбәгенең 31 авылында башлангыч мәктәп ачтыруга ирешә, сентябрь аенда дәресләр дә башлана.
Илдә Совет хакимияте урнашканнан соң, Гайнә иленең асыл уллары – белемгә омтылган яшь муллалар, хәрәкәтсез торудан яхшы нәтиҗә чыкмаячагын яхшы аңлаган. Дин сабагын укыту тыела башлагач та, авыр хәлдә калган мулла-хәлфәләргә педагогик курсларны үтеп, революцион рухлы укытучыларга әверелергә мөмкинлек тудырылу, совет мәктәбендә эш урыннары булдырылу, мөгаен, зур сөенеч булгандыр. Әнием Рангулова (Тугумова) Фатыймага да абыйлары Мөхәммәтгата һәм Фаяз Барсаевлар белән бергә бу курсларда укырга тәкъдим булган. Кызганыч, аңа бабам рөхсәт итмәгән.
1930 елның 16 февралендә Барда районы башкарма комитеты президиумы 167 гаиләне (шуларның 44е дин әһелләре) сөргенгә җибәрергә карар чыгара. 1933 елның 7 апрелендә имзаланган карар белән 220 гаилә туган-туфрактан аерылырга хөкем ителә. 1937 елда Эчке эшләр наркомы Н.И.Ежовның 00447 номерлы приказы нигезендә сөргенгә җибәрүнең тәртибе, сроклары һәм масштабы тәгаенләнә. Әлеге фотодагы егетләр – совет чорында районыбызның беренче укытучылары – 1930 елларның корбаны. Аларның нәсел-нәсәбенә, гаилә язмышына җентекләбрәк тукталыйк.
***
Аптуковлар нәселеннән татар-башкорт халкын тәрбияләгән, аң-гыйлем биргән мөгаллимнәр күп чыккан. Аптуков Вәлимөхәммәт Нәҗметдин улы (1834-1894) Танып авылында Хәерзаман хәзрәт мәдрәсәсен тәмамлый. Аның улы Аптуков Мостафа Вәлимөхәммәт улы (1864-1922) Байавылның Зиннәтулла хәзрәт мәдрәсәсендә укый. Аннан соң Казан өязе (хәзер Арча районында) Курса авылының Гатаулла хәзрәт мәдрәсәсендә белем эсти. Мостафа, атасыннан бер тиен дә матди ярдәм алмыйча фәкыйрьлектә укыган, тормышы да җиңелдән булмаган. Истәлекләргә караганда, шәкерт, Байавылда укыганда, Шәңгәрәй Кутлубаевка көненә 20 тиенгә урман кисеп, җир әзерләгән (арчыган). Соңрак бу җирне авыл халкы «Шәңгәрәй арчымасы» дип йөрткән. Икенче җәен хатыны Хәфәсә белән Елово кырына чыгып урак ура һәм 48 сум акча эшләп кайта. Бу акчаның 25 сумына йорт, калганына башка кирәк-ярак сатып ала. Мостафа мулла, укуын тәмамлагач, Уфага, Диния Нәзарәтенә барып имтихан тапшыра, имам-хатыйп шәһадәтнамәсен ала. Шулай итеп, яшь хәзрәт кышын балалар укыта, мал-туар асрый, җәй көнендә исә тал кабыгы әзерләү, аны сату белән шөгыльләнә.
Мостафаның улы Мортаза Аптуков (1894-1975) 1902 елда авыл мәдрәсәсенә укырга керә. 1912-1913 елларда Каенавылга килеп «Мустафин учитель»дә урыс телен өйрәнә. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, 1914 елда Мортаза хәрби хезмәттән котылып кала. 1915 елны Кодаш авылының имамы Гәрәй Барсаевның Җәмилә исемле кызына өйләнә. Аларның шактый маҗаралы кавышу тарихы авыл халкы хәтерендә әле дә саклана.
Көннәрдән бер көнне 18 яшьлек бик матур, укымышлы Җәмилә туташны Яматай (Чувашай) авылының бае Азматов Нигамәтнең Мулланур исемле улына ярәшәләр. Җәмилә яраткан кешесе Мортазага хат җибәрә. Кияү егет үзе кебек гаярь егетләрне әзерли, Җәмиләдән хәбәр килгәч, ике ат белән Кодашка юнәлә. Күңеленә егет дәрте кергән кыз, комган тотып, берничә мәртәбә тышка чыга. Энекәйләре Гата һәм Газиз сизенә, әмма өйдәгеләргә сатмый. Соңгы чыгуыннан соң Җәмилә өйгә керми – сөеклесеннән «урлата». Аның өйдә юклыгын 3-4 яшьлек сеңлесе Мөнибәнең: «Апа юк!» – дип, елый башлавыннан беләләр. Гәрәй бабай, ат җигеп, Байавылга чыгып чаба, килеп җитеп Мостафа мулланың капкасын дөбердәтә: «Җәмилә мондамы?» – дип сорый. Аны йортка керергә чакыралар. Ул керми, кызын чакыра. Җәмилә: «Мин кайтырга килмәдем!» – дип әйтеп карый, ләкин ата сүзе нык була. Җәмилә чыгып ат арбасына утырырга мәҗбүр ителә. Ата, Кодашка кайтып җиткәнче аның белән сөйләшми, кучерена кызны карт әнисе Сабрыйга илтеп куярга куша. Җәмилә, биредә бер айдан артык торганнан соң, үз сүзен әйтә: «Әгәр минем теләгемә каршы килсәләр, мин бу якты дөньяда яшәмим, монда елга якын, бәкесе уелган!» – ди. Ата-ана кызны туй ясап сөйгәненә бирергә мәҗбүр була. Җәмилә абыстай өендә кыз балаларны укырга-язарга өйрәтә башлый.
1916 елның язында, Азматов Нигамәтнең дәгъвасы буенча, Мортазаны солдатка алалар. Ул, 1917 елның февраль революциясеннән соң гына, 14 ай хезмәт итеп туган авылына кайта.
Мортаза белән Җәмилә, 1917 елгы революциядән соң, укытучылар курсларында белем алып, балалар укыта. 1922 елда, атасы Мостафа үлгәч, мулла эше Мортазага күчә. Тормышы фәкыйрь... Шуның өстенә 1929 елда муллалыгын ташларга мәҗбүр була һәм бу турыда газетада игълан итә, 1929-1932 елларда Пермьнең бер заводында эшли. Мортазага ияреп башкалар да муллалыкны ташлый.
Аптуковлар, бар мал-мөлкәтләрен тартып алганнан соң, сыену урыны эзләп авылдан чыгып кача. Гаилә башлыгы Татарстанның Чаллы районында эшли башлый. Соңрак Башкортстанның Дүртөйле районы МТСында кассир, «Агыйдел» колхозында бухгалтер вазифаларын башкара, авыр елларда да югалып калмый. Мортаза белән Җәмиләнең 5 баласы туа. Балалары да ата-ана назыннан мәхрүм булмый, ачлыктан интекми. 1942 елда исә хатыны Җәмилә бакый дөньяга күчә.
Мортаза бабай 1946 елда гына туган-үскән, мәгърифәтле Байавылын, ямьле Әмҗе буйларын сагынып кайта. Туган ягында колхоз бухгалтеры булып эшли, аннан промартельдә эшләп пенсиягә чыга. Каенавылның зыялы, укымышлы аксакал карты 1975 елда, 81 яшендә бакый дөньяга күчә. Кабере Каенавыл зиратында.
Мәсгут Мортаза улы Аптуковны (1916-1993) әти-әнисе укытучы итеп тәрбияләп һич кенә дә ялгышмаган. Ул аларның ышанычын аклый. Заманында Мәсгут ага да Каенавылның мәртәбәле мөгаллиме булды. 1942-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң «Урал» колхозында партоешма җитәкчесе булып эшли. Мәсгут ага гаять укымышлы, ягымлы, горур кеше иде.
Мәсгут аганың хатыны Мәрьям апа аз сүзле, җитди укытучы булып истә калды. Без аның белән 1966 елда Каенавыл мәктәбендә башлангыч классларны бергә укыттык. Укыту-тәрбия эшен аларның кызы Венера Аптукова да (1939) дәвам итте.
Мостафаның икенче улы Зәки Аптуков та сөргенлектән котыла алмый. Аның яшеренгән урынын тиз ачыклыйлар һәм кулга алып, Уралның бер заводына озаталар. Зәки ага заводта алты ел эшләп, авылына кайта. Туганы Мортаза шикелле үк, ул да исәп-хисап һөнәрен үзләштерә. Озак еллар Байавыл промартелендә бухгалтер булып эшли.
***
Булатов Нәҗип Кашшаф улы – җиде якташы арасыннан иң яше. 1898 елда Түбән авылның указлы мулласы Кашшаф Булатов гаиләсендә дөньяга килә. 12 ел укып, революция алдыннан Солтанай мәдрәсәсен тәмамлый. Оса укытучылар курсына җибәргәндә Нәҗипкә нибары егерме яшь була. Яшь мөгаллим 1920-1921 елгы ачлыктан соң Искилде, Искир, Түбән авыл башлангыч мәктәпләрендә балаларга гыйлем һәм тәрбия бирә.
1933 елны әтисе Кашшаф мулланы Карабашка сөргенгә җибәрәләр, 1938 елны гына аксакалга, көч-куәте бетү сәбәпле, Бардага кайтырга рөхсәт ителә.
Улы Нәҗип Чиләбе өлкәсендә шахтага эшкә урнаша. Сугыш алдыннан забойда эшли. Зур бәхетсезлек кинәт килә: күмер ватканда, күзенә таш тиеп, Нәҗип ага дөм сукыр кала. Шуннан соң гаиләсе белән Куеда поселогына килеп урнаша. Ачык йөзле, киң күңелле хуҗаның өе авылдашлары өчен кунак йорты, мәгърифәт үзәге була. Нәҗип бабай чирек гасырдан артык якты дөньяны күрүдән мәхрүм булып яши. 1960 нчы елларда гына врачлар аның күзенә катлаулы операция ясый һәм бер күзе күрә башлый. Бу олы шатлык онытылмас бәйрәмгә әверелә. Шул елларда Нәҗип Булатовның хатыны, олы йөрәкле Фасиха апа «Сукырлык бәете»н иҗат итә.
Әтисенең мөгаллимлек эшен кызы Кадрия дәвам иткән. Кадрия апа 1962 елда Пермь пединститутын тәмамлый. Җиде ел Куеда районының Кон-Завод авылында укыта, кырык ел Куеда поселогы мәктәпләрендә карт әтисе һәм әтисе эшен дәвам итеп, 47 ел балаларга белем бирә.
***
1933 елда мөгаллим Атигулла Рахмангуловны да гаиләсе белән Карабашка сөрәләр. Бу игелекле шәхеснең исемен ишетүгә чишмә каршындагы ике катлы, биек, матур йорты, утырткан агачлары күз алдына килә. Без шул йорт тирәсендә, тауда уйнап үстек. Атигулла йортында озак еллар колхоз идарәсе эшләде.
***
Әхмәдгали Суяргулов Кодашның указлы мулласы Җиһанша хәзрәт кызы Фәхрикамал (бабамның бертуган апасы) абыстай белән гаилә кора. Әхмәдгали хәзрәт Бардада мәдрәсәләр комплексы төзи, Сәпәй елгасы буенда умарталык тота. 1894 елда туган улы Әхмәткашиф та әтисе төзегән мәдрәсәне тәмамлый. Шуның өстенә Әхмәтгали улына дөньяви фәннәрдән дә дәрес бирә, аны зур тормышка әзерли. Әхмәтгали һәм Әхмәтгазый Суяргуловлар Бардада икенче һәм өченче мәхәллә мәчетләре имамы булганнар. Әхмәткашиф берникадәр вакыт Әхмәтгазый Суяргулов имамлык иткән өченче мәхәллә мәчетендә мәзин вазифасын башкара. 1918 елда Осада педагогик курсны тәмамлагач, көндез мәктәптә, кичен ликбезда укыта. 1920 еллар ахырында Әхмәдгали хәзрәтне 3 баласы белән урамга куып чыгаралар. Имеш, советка каршы эш алып бара, хөкүмәт салымнарын түләми. Ә бу вакытта үзенең йорты төзелеп тә җитмәгән була.
«Хәзрәтнең улы совет мәктәбендә укытырга тиеш түгел», – дип Әхмәткашифны да укыту эшеннән чыгаралар. 1932 елда ярты гектар җирен тартып алалар. Мәзин булган, алыпсатарлык иткән, дип гаеплиләр. Орлыгын сорый башлагач, алып бетерделәр, 1 кг гына орлык бирә алам, дип җавап кайтарган Әхмәткашифны Карабашка сөргенгә җибәрәләр. Бу вакытта хатыны Мәрьям дүртенче баласына йөкле була. Дүрт баланы җылытырга, ашатырга утын да, ризык та юк. Ишегалдыннан сыерны алып чыгып киткәндә балалар да, ана да үксеп елап кала. Карабашка китәр алдыннан, Мәрьям апага күршеләре сохари әзерләп бирә, ләкин юлда анысын да урлата. Алар мең газаплар белән әтиләре янына килеп җитәләр. Кечкенә баласы озак яшәми, үлә. Әхмәткашиф Суяргулов исә шахтада 12шәр сәгать руда төялгән вагонетка этә. Аяклары нык авырта башлагач, балта остасы булып эшли башлый.
«Әни белән без күрше рус авылларына хәер җыярга да баргаладык. Әни, кар-яңгыр, салкын җил булуга карамастан, тау кебек өелгән руданы сортларга аера иде. Тиздән салкын тиеп әни авырды. Әти, Карабаш мөселманнарын туплап, һич яшеренми намаз укый иде. Бер әләкче, әтине намаз уку оештыруда гаепләп, донос яза. 1938 елның җәендә әтиебезне кулга алдылар. Әнинең озак кына елый-елый арба артыннан йөгереп барганы күз алдымда тора. Әтине соңгы күрүебез шул булды... 1939 елның 18 декабрендә 41 яшендә әни дә үлде. Мөнирә апаны ФЗОга билгеләделәр, Галимне – детдомга. Галим, техникум тәмамлап, Воркута шахтасында эшли башлады. Шахтада метан шартлый, Галим шунда үлә». Бу истәлекне Шәфика Кашиф кызы язып калдырган. Рәхмәт яусын туганыма.
Әхмәткашиф Суяргулов Чиләбе төрмәсенең хастаханәсендә 1939 елның 27 февралендә үпкә туберкулезыннан вафат була. Кайда җирләнгәне билгесез. 1973 елда гына суд аны гаепсез дип таный. Кызы Шәфика Бардада телефонист булып эшләде. Оныгы Хәмдия Нургали кызы (Ланикина) Мәскәү университетын тәмамлый, гаиләсе белән Украинада яши.
***
Карабаштан кулга алганнарның кайберләрен Свердловскига китерәләр. Көннәрдән беркөнне Свердловски төрмәсенә ябылганнарны шәһәр читенә алып чыгып аталар. Атылганнар арасында Кодаштан Барсаев Габдулла абый да була. Габдулла абый Кодашта кешеләр язмышын хәл иткән «тройка» әгъзасы булса да, үлем җәзасыннан котылып кала алмый. Свердловски (Екатеринбург) шәһәре янындагы зур каберлектә якташымның да исем фамилиясе язылган. Тарихыбызда мондый ялгышлыклар, җәзалаулар кабатланмасын!
Кодаш авылының указлы мулласы Гәрәй Барсаевның өлкән улы Мөхәммәтгата, аның туганы Фаяз Барсаев кебек гомерләрен гыйлем эстәүгә генә багышлаган игелекле шәхесләр – укытучылар да кара исемлеккә эләгә.
Кодашның имам-хатыйбы Мөхәммәтгәрәй Ибниҗәмин улы Барсаевның Пермь архивында үз кулы белән 1895-1917 елларда язып барган метрикә кенәгәләре саклана. Аларда эре, матур гарәп хәрефләре белән туу, үлү, өйләнешү актлары теркәлгән. Мин кенәгәләрнең матурлыгына, чисталыгына таң калдым, күзләремә яшьләр килде. Олы туганым үзеннән соң нинди матур ядкяр калдырган бит! Истәлекләргә караганда, Гәрәй мулла ачлы-туклы йөргән балаларны җыеп ашата торган булган, аларга Ягафар мулла мәдрәсәсендә белем һәм тәрбия биргән. Мөхәммәтгәрәй мулланың өлкән улы Мөхәммәтгата абыйның кызы Җәмилә апа да (башта Кодашта, соңрак Байавылда) гомере буе балалар укытты.
Кешеләргә тугры һәм намус белән хезмәт иткән Гәрәй Барсаевның 8 балалы гаиләсен тулысынча талыйлар. Өлкән улы Мөхәммәтгата һәм әтисе Гәрәйнең гаиләләре 1929 елда туган җирдән кубарылалар. Фаяз Барсаев та, авылдан кууларын көтеп тормый, туганнары юлын сайлый.
Мөхәммәтгәрәй мулла белән Таныптан Мансуров Гата хәзрәтнең Оса шәһәрендә кирпечтән беркатлы зур кибете дә булган. Бабамның Кодаштагы бер йортын Барданың Куйбышев урамына китереп салалар. Бу ике катлы зур йорт 2014 елга кадәр тулай торак булып хезмәт итте. Ә Кодаштагы төп йортында башлангыч мәктәп оештырылды. Без шул мәктәптә укып, уйнап үстек. Йорт хуҗалары кайдадыр тилмереп йөргәндер, ачлык-мохтаҗлыкта интегеп яшәгәндер, урыннан-урынга күченергә мәҗбүр булгандыр.
Кызганыч, без укыган мәктәпне, Кодашның иң матур тарихи йортын 2010 елда сүтәләр. Авылыбызда берничә ел инде мәктәп юк. Бу теләсә кайсы авыл өчен зур фаҗига, йөрәкне сызлата торган күренеш. Туган авылым яшәрсен, мәктәп тә ачылсын иде, дигән теләктә калам.
Мәкаләнең журналдагы исеме: "Гайнә иленең мәгариф каһарманнары"
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА