Гадел Кутуй автор яңалыклары
-
ГАДЕЛ КУТУЙ (28.11.1903-15.06.1945)
*** Татар язучысы, гомумән, әле кирәкле әһәмиятне казана алганы юк. Тукай кебек шагыйрьләр үлгәчтен генә тәкъдир ителә башлыйлар. Тукайга памятник кую мәсьәләсе шуны күрсәтә. *** Ана мәхәббәтенең зурлыгын, тирәнлеген, җылылыгын аңлатырга көч җитми. Бу мәхәббәт шигърияттән дә өстенрәк. *** Мәхәббәт кешене матур итә. *** Бөек иҗат һичкайчан югалмый. *** Нурда, саф һавада коенам мин, Җиңел булсын, диеп, юлларым. *** Һәр көн сәламәт уяну, һәр яңа көнне исән каршылау – никадәр бәхет!