Роберт Миңнуллин автор яңалыклары
-
Көлке куа килә...
«Сабантуй» газетасы редакциясендәге мәҗлестә шагыйрь Рәдиф Гаташның Илдар Юзеевка карата әйткәннәре: – Александр Блокка бер яшь шагыйрь болай ди икән: «Бер шагыйрь «Миңа язарга Блок комачаулый», – дип әйтә, ди, Сез моңа ничек карыйсыз?» Блок әйткән: «Вполне возможно, мне, например, Толстой мешает!» Шуның кебек, Илдар абый, син безгә гомер буе язарга мешать итеп яшәдең. Моннан соң да шулай яшә! -
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН (01.08.1948-27.03.2020)
Дуслык ул – бик шартлы төшенчә. Тормышның төрле этапларында кеше янәшәсендә төрле кешеләр була, син үзең дә кемгәдер якынаясың, кемнәндер ерагаясың. Кеше тормышны иярләп барган чакта, дәрәҗәсе, даны, акчасы булганда, аның янында дуслар күп була. Ә чын дусларны тормышның кискен борылышларында һәм гомернең көзендә беләсең.