Журнал «Безнең мирас»

Яман чирдән саклану мөһим!

 

Сәламәтлекне кайгыртып тору өчен скрининглар һәм диспансеризация узу мөһим, моның өчен хезмәткәрләргә хәтта эш көнендә поликлиникага бару да рөхсәт ителә. /В.Васильев фотосы

 

Профессор М.З.Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры белгечләре онкология авыруларын китереп чыгарырга мөмкин сәбәпләр, стрессның һәм начар гадәтләрнең сәламәтлеккә зыяны, яман шештән саклану чаралары турында искәртә.

 

СТРЕСС ЗЫЯНЛЫМЫ?

 

Республика клиник онкология диспансерының медицина психологы Алия Әхәтова сүзләренчә, даими стресс халәтендә яшәү белән онкология авырулары арасында бәйләнеш бар. Табиб әйтүенчә, стресс һәм борчылулар сәламәтлеккә тискәре йогынты ясамый калмый. Стресс, яман шеш авыруы өчен уңайлы шартлар тудырып, организмны зәгыйфьләндерә. Хроник стресс иммунитетны какшата, ялкынсынуны арттыра һәм гормональ фонны үзгәртә, бу исә яман шеш күзәнәкләренең үсүенә этәргеч бирә. Стресс хәлендәге кеше тәмәке тарту, артык ашау, алкоголь куллану кебек онкология куркынычын арттыра торган зыянлы гадәтләргә ешрак бирешә.

Табиб үзеңнең стресс дәрәҗәсен көйләргә өйрәтә. Моның өчен тормышны тамырдан үзгәртү мәҗбүри түгел, иң гадидән башлау җитә: физик активлык, җәяү йөрү, дөрес сулау практикасына вакыт табу, рәхәтләнеп ял итү һәм үзеңә сөенеч китергән эш белән генә шөгыльләнү.

– Якыннарың белән аралашу, дуслар ярдәме, психотерапия – болар барысы да авырлыкларны эмоциональ яктан тотрыклырак кичерергә ярдәм итә. Ә иң мөһиме – үзеңне кайгыртырга онытмау. Үзеңнең психик халәтең турында кайгырта белү – дөрес туклану һәм профилактик тикшеренүләр кебек үк сәламәтлекне саклау ул, – дип йомгаклый Алия Әхәтова.

 

ЭЧМӘ, ТАРТМА, КЫЗЫНМА!

 

Республика клиник онкология диспансерының оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары, уролог Денис Хәмитов онкология авыруларын нәрсә китереп чыгаруы хакында аңлата.

Әлеге яман чирне китереп чыгарырга сәләтле факторлар ике категориягә бүленә. Беренчеләрен «үзгәрүчән» дип атап була – аларга әле йогынты ясарга мөмкин. Икенчеләре исә үзгәртеп булмый торган факторлар: кешенең яше, нәселдәнлек һәм гормоннар. Белгеч аңлата: кеше никадәр өлкәнрәк булса, куркыныч шулкадәр зуррак (бигрәк тә 50 яшьтән соң). Нәселдәнлек турында сөйләсәк, геннардагы мутацияләр нәселдән килә һәм күкрәк, күкәйлек, эчәклек яман шеше ихтималын арттыра ала. Эстрогеннарның озак вакытлы йогынтысы да яман шеш барлыкка килү куркынычын арттырырга мөмкин.

Үзгәртеп була торган факторлар күбрәк. Аларга: үпкә һәм башка бик күп шешнең төп сәбәбе булган тәмәке тарту; күзәнәкләрне зарарлый, бавыр, үңәч, эчәк, күкрәк яман шеше куркынычын арттыра торган алкоголь; симерү һәм дөрес тукланмау; гиподинамия; стресс; зарарлы матдәләр (химикатлар белән эшләү, радиация, ультрашәмәхә нурлар тире, үпкә, кан яман шеше ихтималын арттыра) керә.

– Моннан тыш, онкология авыруларын китереп чыгара торган инфекцияләр дә бар. Мәсәлән, папилломавирус – аналык муентыгында, В һәм С гепатитлары бавырда яман шеш үстерергә мөмкин, ә хеликобактер пилори хроник ялкынсыну китереп чыгарып, ашказаны яман шеше куркынычын арттыра, – дип сөйли Денис Хәмитов.

Әмма яман шеш барлыкка килү куркынычын 40 процентка кадәр киметергә мөмкин. Моның өчен тәмәке һәм алкогольдән баш тартырга, дөрес тукланырга һәм гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга, даими хәрәкәтләнергә һәм стресс дәрәҗәсен киметергә, вакытында прививкалар ясатырга кирәк. Шулай ук скрининглар һәм диспансеризация узу да мөһим, моның өчен хезмәткәрләргә хәтта эш көнендә поликлиникага бару да рөхсәт ителә. Сәламәт яшәү рәвеше – онкологик чирләрдән саклануның иң яхшы ысулы ул!

 

ЯЛКАУЛАНМА, ТИКШЕРЕН!

 

Республика клиник онкология диспансерының профилактика-диспансеризация бүлеге мөдире Марина Калинкина онкология чирләреннән саклану чараларын тагын бер кат искә төшерә.

Яман шештән саклану сәламәт яшәү рәвешен, тәмәке тартудан һәм алкогольдән баш тартуны, физик активлыкны һәм дөрес туклануны үз эченә ала. Шулай ук папилломавирустан (аналык муентыгы, авыз-йоткылык яман шешен кисәтә) һәм В гепатитыннан (бавыр яман шеше куркынычын киметә) вакцинация мөһим.

– Әмма иң мөһиме – даими медицина тикшерүләре һәм скрининглар үтү. Алар яман шешне дәвалауның иң нәтиҗәле вакытында – башлангыч стадияләрендә үк ачыкларга ярдәм итә, – дип аңлата табиб.

Белгеч әйтүенчә, хатын-кызларга 40 яшьтән 2 елга бер тапкыр маммография узарга һәм 21 яшьтән 3 елга бер тапкыр онкоцитологиягә анализ тапшырырга кирәк. Ир-атларга исә 45-50 яшьтән соң простата яман шешен ачыклау өчен ПСА тестын ясау зарур. Эчәклектә яман шеш юкмы икәнен тикшерү өчен, һәркемгә 45-50 яшьтән соң 5-10 елга бер тапкыр колоноскопия ясатырга кирәк. Шулай ук елга бер тапкыр флюорография үтү мөһим: ул үпкә яман шеше бармы-юкмы икәнен аңларга ярдәм итә.

Белгеч раславынча, тәмәке тартучылар өчен түбән дозалы үпкә компьютер томографиясен узу, хроник гепатит вакытында бавырны даими тикшерү сорала. Диспансеризация әлеге тикшерүләрне үз эченә ала һәм яман шеш алды халәтләрен һәм шешләрне вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру