АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 2 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

 

 

Кәбестә чәе

 

Кәбестәне эре итеп турап, эмальләнгән кәстрүлгә тутыралар, өстенә кайнар су агызалар. Капкачын томалап, бераз төнәткәннән соң, кайнар килеш көненә берничә тапкыр эчәләр. Мондый чәй – ютәлдән иң шәп дәваларның берсе.

 

 

Тоз тешне ныгыта

 

Бер чеметем борыч һәм чирек чәй кашыгы аш тозы катнашмасы - менә дигән теш порошогы. Көн саен тешне шуның белән чистарту кариестан саклый, авыздан килгән тәмсез исне бетерә, уртларның канавын, теш сызлавын туктата. Уртларны ныгыту өчен, аларга көн саен сарымсак ышкырга кирәк. Дәва курсы – 2 атна. Аннан соң 5 көн ял итеп, тагын кабатларга мөмкин.

 

 

Сырганак дәвалый

 

Тамак бакасы (ангина) интектерсә, 1 чәй кашыгы сырганак маен ярты литр җылы суда эретеп, 1,5-2 сәгать саен шундый ярты стакан эремә белән тамакны чайкыйлар. Шул ук сырганаклы суга берничә кат бөкләнгән марляны манып алып, муенга куялар, полиэтилен, аннары җылы шарф белән урыйлар. Мондый компрессны көненә 1-2 тапкыр 2-3 сәгатькә куялар.

 

 

Диатездан – кишер согы

 

Кишерне юып, уалар, марля аша согын сыгалар (яки сок сыга торган җайланма аша чыгаралар) да, тәндәге диатез тапларына сөртәләр. 2 сәгатьтән соң ук нәтиҗә күренә башлый. Көненә 3-4 тапкыр сөрткәндә, 2 көннән соң диатез бетә. Кишер согы тиредәге аллергиягә бәйле теләсә нинди тапларны дәвалый ала.

 

 

Суганлы алма

 

Цистит интектергәндә, уылган алма белән суганны һәм балны тигез микъдарда кушып, көненә 3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы кабалар. Сихәтләнгәнче, шулай дәваланалар.

 

 

Баллы торт

 

3 йомыркага 1 стакан шикәр кушып туглыйлар. Кечкенә савытта 2 аш кашыгы балга 1 чәй кашыгы сода кушып, яхшылап болгаталар. Аннары ике массаны бергә кушалар да, 200 г йомшартылган атланмай, 3-4 стакан он өстәп, бик куе булмаган камыр басалар. 20-30 минут суыткычта тоткач, ул кулга алып әвәләрлек була. 8-9 өлешкә бүлеп, пешерәсе табага кул белән җәяләр, 3-4 мм калынлыкта булырга тиеш. Чәнечке белән тишкәләп, газ мичендә тиз генә пешереп алалар. Берсен пешергән арада, калган камыр суыткычта торырга тиеш. Ярты литр куе каймакка (сметана) ярты стакан шикәр кушып, крем ясыйлар, җәймәләргә сылап, өяләр, 2-3 сәгатькә суыткычка куялар. Өстен шоколад, мәк, чикләвек белән бизәргә була.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи