ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

Фото culture.ru сайтыннан алынды.
Кан тамырларын чистарту
Яртышар стакан укроп орлыгы һәм балны термоска салып, өстенә 1 литр кайнар су агызалар, тәүлек буе төнәтәләр һәм көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр аш кашыгы эчәләр.
Суган сихәте (1)
Гап-гади суган – универсаль дару ул. Йөрәк ритмы бозылганда, ишемия булганда, гипертония, анемия, диабеттан интеккәндә, 2-3 атна буе көн саен 1-2 тапкыр, ашарга 15 минут кала, парда пешерелгән 50-100 г суган ашау файдалы. Ютәлләгәндә, атланмайда кыздырылган суганга бал кушып ашыйлар. Яисә 10 суганның кабыгын 1 л суда, өстен каплап, яртылаш кимегәнче пешерәләр дә, сөзеп, бал кушып, ашар алдыннан 150 шәр мл эчәләр.
Суган сихәте (2)
Яман шешне кисәтү һәм дәвалау, остеопороз булганда хәлне җиңеләйтү өчен, 1 баш зур суганны кабыгын чистартмыйча турап көнбагыш маенда яхшылап кыздыралар, ярты литр су өстәп, изелеп беткәнче пешерәләр дә, бәрәңге кабыгы, кишер, чөгендер, сарымсактан шулпа пешереп, суганга кушалар, кайнатып чыгаралар, сөзәләр һәм көн саен дару урынына эчәләр. Ревматизм һәм полиартрит җәфалаганда, авырткан буыннарга көненә 2-3 тапкыр 20-30 минутка уылган суган куеп торалар.
Ревматизмнан дәва
Буыннар сызлаганда, ревматизм интектергәндә, 1 аш кашыгы мелиссаны (лимон бөтнеге) 1 стакан кайнар суда 4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр дә, җылы килеш авырткан буынга компресс куялар, өстеннән йон тукыма урыйлар. 1 чәй кашыгы кизил тамырын 1 стакан суда 15 минут пешереп, көненә 3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчү дә файдалы.
Керән шифасы
Үкчәдәге шпора үзәккә үтсә, менә болай котылып була. Керән тамырын вак угычта уып, үкчәгә сылыйлар да, бинт белән урап, төнгелеккә калдыралар.
Табака чебеше
500-700 граммлы чебешләр, тоз һәм кара борыч кирәк. Чебешнең түш ягыннан кисеп, җәяләр, агач чүкеч белән тәпәлиләр. Калын төпле зур табадагы кызган көнбагыш мае маена чебешне җәеп салып, өстенә тәлинкә куялар һәм авыр әйбер белән бастыралар, утны киметәләр. 5 минуттан соң чебешкә тоз һәм борыч сибәләр, әйләндерәләр, икенче ягына да тоз-борыч сибәләр дә, тагын өстен каплап, авыр әйбер белән бастырып, 15 минут кыздыралар. Аннары әйләндереп, тагын 10 минут кыздыралар. Гарнирга дөге яки бәрәңге пешерәләр, чебешне манып ашарга соус әзерлиләр: коры табада ярты стакан вакланган әстерхан чикләвеген тиз генә кыздырып алалар, томат соусы, издерелгән сарымсак өстәп, 3 минут кыздыралар да, су өстәп сыеклыйлар. Кабып карагач, тәменчә тоз, борыч, шикәр өстиләр, сүндергәч, туралган яшел үләннәр салып болгаталар.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала