АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 2 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

 

Фото megamarket.ru сайтыннан алынды. 

 

 

Ютәлдән дәва

 

4 өлеш кәбестә согына 1 өлеш шикәр кушып, сүрән утта яртылаш кимегәнче пешерәләр. Көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы эчәләр. Шикәрле кәбестә суы какырыкны бик әйбәт куптара, тавыш карлыкканны да бетерә.

 

 

Кәбестә авыртуны баса

 

Бәрелеп имгәнгәндә, чирек стакан кәбестә суына 1 йомырка агы, бер чеметем сода кушып, яхшылап болгаталар, марляны шуңа манып, бәрелгән урынга куялар, өстеннән компресс кәгазе, аннары җылы яулык урап, төнгелеккә калдыралар. Иртәнгә кадәр авырту басыла.

 

 

Сукыр кычыткан сихәте

 

Сукыр кычыткан йөрәк ритмын әкренәйтә, кан басымын төшерә, невроз, стенокардия, кардиосклероз, миокардитны дәвалый. 2 аш кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә 15 минут тоталар, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Гипотония, брадикардия булганда, сукыр кычыткан белән дәваланырга ярамый.

 

 

Ревматизм интектерсә

 

Ревматизмнан дару үләннәре белән генә котылып булмый, әмма хәлне җиңеләйтеп була. 15 грамм әрекмән тамырын 1 стакан суда сүрән утта 15 минут пешерәләр дә, 2-3 атна буе көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы эчәләр. Яки көненә 1 грейпфрут ашыйлар – бу җимештәге биологик актив матдәләр буыннар өчен бик файдалы. Кытайда исә кизил җимеше яки тамыры белән дәваланалар: 1 чәй кашыгы чималны 1 стакан суда 15 минут пешерәләр дә, 2-3 атна дәвамында көненә 3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Һәр иртәне 1 стакан җылы суга ярты лимон согы кушып эчү дә файдалы.

 

 

Татлы дару

 

Балагыз мәктәптән бик арып кайтамы? Хәлсезлектән зарланамы? 300 әр грамм күрәгә һәм чикләвек, 2 лимонны иттарткычтан чыгарып, 300 грамм бал кушалар, яхшылап болгатып, суыткычта саклыйлар, балага көненә 2 тапкыр 1 әр аш кашыгы каптыралар.

 

 

Томаудан дәва

 

Суганны кыргычта уып, 3 аш кашыгы согын сыгалар, шуңа 1 чәй кашыгы сыек бал, 50 мл су өстиләр. Әйбәтләп болгаталар. Көненә 3 тапкыр берничәшәр тамчысын борынга тамызалар. Суыткычта 3 көн саклана ала.

 

 

Бисквит катлама

 

Камыр өчен 6 йомырка, 6 аш кашыгы (туп-тулы) шикәр оны, 6 аш кашыгы (тулып җитмәгән) он кирәк. Йомырка агын яхшылап туглап күпертеп, шуңа әкренләп йомырка сарысы, шикәр оны, он өстиләр, салмак кына болгаталар. Табага майланган кәгазь җәеп, өстенә бисквит камырын агызалар һәм газ мичендә пешерәләр. Пешеп чыккач, кәгазе белән бергә рулет итеп төрәләр. Суыткач, әкренләп кире җәяләр, кәгазен куптаралар, эчке ягына повидло йә джем, шоколадлы крем йә куертылган сөт сылап, кабат төрәләр. Өстенә шикәр оны сибеп, җиләк-җимешләр белән бизиләр.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи