Зөлфәт

Яшьлек, студент елларын искә төшерә башласам, һәрчак күз алдыма шагыйрь дусларым – Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләмов килеп баса. Ул чакта университет даирәләрендә һәр төркемнең потенциалы андагы шагыйрь, язучы яки сәләтле җаннарның саны белән исәпләнә торган иде. Зөлфәт белән Мөдәррис – беренче курста, без – икенчедә. «Без сезнең группаны талантлар хәзинәсе дип уйлаган идек. Үкчәгезгә бастылар, – диде укытучыларның берсе. – Быелгы группа иҗади шәхесләргә тагы да баерак». Әйе, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Рафаэль Хуҗин, Фәрит Гыйльми, Нур Әхмәдиев… Тагы әллә кемнәр. «Мин – шагыйрь!» – дип, күкрәк киереп йөри торган егетләр. Барысы да яшь, горур! Һәр икенчесе – Байрон! Алар арасында үзенең ярсу холкы белән аерылып торучы Зөлфәт бигрәк тә күзгә ташлана. Нечкә муен, маңгай тулы бөдрәләр. Ябык бит урталарында, ут чәчеп, ике зәңгәр күз янып тора. Ә тавышы, йөреше?!. Юк, йөреше түгел, очышы. Әйтерсең, аңа ике канат куелган. Әмма ул үзен шулкадәр гади итеп тота ки, син инде аны бер йөз еллап беләм дип уйлыйсың.

Зөлфәт – Мөслим ягы егете. Ул үги ана кул астында тәрбияләнгән, ләкин ялгыш кына да үги анасына тел тидерми. «Безнең әти кебек авыр холыклы кешегә ничә бала өстенә кияүгә чыгарга ничек җөрьәт иткәндер», – дип гаҗәпләнә. Ул, мөгаен, тумыштан ук шагыйрь булып тугандыр. Әгәр шулай булмаса, бу чаклы шигъри ялкын кайлардан килсен икән?!. Зөлфәтнең данлыклы Тукай клубында ярсый-ярсый, бөдрәләрен селки-селки шигырь сөйләүләре бүгенгедәй хәтеремдә. Көчле тавыш! Күкрәк тулы соло. Янәшәсендә аңа мөкиббән китеп йөрүче – университетның журналистика бүлеге студенткасы, авар кызы Римма. Ул ничек Казанга килеп эләккәндер, монысы бер Ходайга гына мәгълүм. Әйтүләренә караганда, кыз атаклы Дагстан шагыйре Расул Гамзатовның туган тиешлесе (?) икән. Үзе дә шигырьләр яза, ди. Кызның, Зөлфәттән бер адым да калмыйча, аңа тагылып йөрүе, әлбәттә, күпләрне гаҗәпләндерә: шундый сөйкемле, карап туйгысыз яшь шагыйрь янәшәсендә ничек инде чит-ят җирдән килгән ниндидер кыз йөрергә тиеш?! Күркәм кыяфәтле, төскә-биткә чибәрлеге булса, бер хәл иде.

– Аптырама. Ул кыз шагыйрьнең күңелен яулый белә, – диделәр миңа Зөлфәтнең сабакташ кызлары. – Син, бер вакыт табып, тулай торакның беренче каттагы кухнясына кагылып кит. Зөлфәт өчен анда махсус кавказ ашлары әзерләнә.

Кагылдым. Авар кызы мине шундый эчкерсез бер елмаю белән каршы алды ки, миңа хәтта уңайсыз булып китте. Чынлап та, авар кызы пешергән ашлардан тулай торакка таралган хуш исләрне берни белән дә чагыштырырлык түгел иде. Бу ашларны авыз итмәү гөнаһ булыр иде. Юк, шулай да хикмәт монда аш-суда гына түгел. Хикмәт кызның шагыйранә җанында. Ул Зөлфәтнең шагыйрьлегенә гашыйк. Алар без белмәгән телдә – күкләр телендә сөйләшәләр. Мондый саф хисләр алдында баш ими калу мөмкинме соң?! Шушы көннән без экзотик авар кызы белән дустанә мөнәсәбәттә йөри башладык. Ләкин ул Казанда озак тоткарланмады. Икенче курсны тәмамлагач, бөтенләйгә Кавказына кайтып китте. Дөресрәге, үз халкының йолаларын үтәп, туганнары аны кемгәдер кияүгә биргән.

Зөлфәт исә соңрак чын мәхәббәтен, үзенә насыйп ярын – Казан кызы Фираяны очратты. Ул шагыйрьнең эчкерсез җандашы, тормышында зур таянычы булды. Зөлфәтнең «Cөю мәңгелек» дигән үлемсез шигъри юллары аңа багышланган.

Студент елларының онытылмас вакыйгаларыннан тагын берсен искә төшерми кала алмыйм. Узган гасырның 60 нчы еллары ахыры. Язучыларның чираттагы съездында безнең университет егетләре, яшьләр өчен махсус журнал булдыруны таләп итеп, Г.Камал театрының балкон һәм бельэтажларыннан залга листовкалар яудырды. Егетләрне минуты-секунды белән тотып алып, «Черек Күл»гә алып киттеләр. Алар арасында Зөлфәт тә бар иде. Бу вакыйга безнең барыбызны да борчуга салды. Һәрчак гөрләп торган тулай торагыбыз шомланып, моңсуланып калды.

Ул чакта төнлә горур кыяфәт белән тулай торакка кайтып кергән егетләрне каршылау әйтеп бетергесез сөенеч булган иде. Әйе, безнең буынга да эләкте әле ул иҗат кешеләрен эзәрлекләү.

Зөлфәткә дә шактый вакытлар әлеге билгеле оешма күзәтүе астында яшәп иҗат итәргә туры килде. Мәскәүдә югары әдәбият курсларын тәмамлап, Казанга әйләнеп кайткач, аның озак кына эш таба алмый йөрүен шуның белән аңлатып буладыр. Нәкъ шул елны (1977) мине татар балалары өчен нәшер ителә торган «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасының баш редакторы итеп билгеләп куйдылар. Зөлфәтнең эшсез йөрүен ишеткәч, мин аны, вакытлыча булса да, үзебезнең редакциягә эшкә чакырырга булдым. Редакциядә аның эшкә алынуы турында приказ бирелгәннең икенче көнендә үк әлеге билгеле оешманың вәкиле килеп тә җитте.

– Приказыгызны үзгәртергә туры килер! – диде ул миңа, катгый итеп.

Күреп торам: мин китергән дәлилләр аны бөтенләй кызыксындырмый. Зөлфәт шикелле үк бөдрә чәчле, ачык йөзле татар кешесе югыйсә. Партия өлкә комитетының матбугат секторы җитәкчесе Мөхәммәт ага Мозаффаров ярдәмгә килмәсә, әлеге вакыйга ни белән тәмамланган булыр иде, әйтүе кыен… Аның үтемле сүзе, зур абруе барысын дә хәл итте. Шулай итеп, Зөлфәт безнең редакциядә эшләп калды. Гомумән, ул чорда безнең бәләкәй генә газета тирәсендә гаҗәеп бер иҗади мохит барлыкка килде. Романтик рухлы Зөлфәт, үзенә хас бер кайнарлык белән, газетабыз битләрендә фантазиягә, әкият һәм юморга юл ачып җибәрде. Әкият дигәннән, хәтердә тагын бер истәлекле вакыйга җанлана. 1979 елның җәй азагы. Мин «Комсомольская Правда» газетасында басылган кечкенә генә бер хәбәргә юлыгам. Мәскәүдәге «Планета» нәшриятына Италиянең атаклы балалар язучысы Джанни Родари киләсе икән. Күрә торып мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярыймы соң?! Кичекмәстән Зөлфәтне Мәскәүгә җибәрергә карар кылам. «Планета» нәшрияты җитәкчеләренә ялынаялвара торгач, рөхсәт алына.

Ике талант иясе, күптәнге танышлар сыман, «Космос» кунакханәсендә очраша.

– Әкиятченең тәрҗемәчесе килеп җиткәнче, ул – итальянча, мин татарча сөйләдем. Ни гаҗәп, ул бик тиз минем шагыйрь булуымны ачыклый алды, – дип сөйләгән иде Зөлфәт, очрашудан кайткач. Әйе, әлеге очрашу газета укучыларыбыз өчен дә онытырлык булмады. «Йөрәкләрдә үлмәс дастан» поэмасын Зөлфәт берничә көн эчендә иҗат итте.

Әкияти хисең саумы, кешем, җанда?
Җуймадыңмы Җирдән күчкән тылсым көчең?
Әкиятне җую — кешелекне җую.
Әфсен-төфсен!

Ничаклы сер, тылсым бу сүзләрдә! Нинди аһәң! Ә бит җирдә кешелекнең үзенә дә ничәмә-ничә кат җил-давылларга каршы торырга туры килде. Зөлфәт шигъриятнең төп эчтәлеге ватанпәрвәрлек, илне сөю, аның мәнфәгате өчен үзеңне аямау, югарылык, эрелек, сафлык иде. Шуңа сөенәм: без, аның хезмәттәшләре, фикердәшләре, шагыйрьнең кабатланмас иҗатына үз бәябезне бирә килдек. Аның һәрбер уңышына сөендек. Комсомол Үзәк Комитеты газетабызны Балтыйк буе республикалары һәм Польша буйлап сәяхәт итүче «Дуслык» поездына юллама белән бүләкләгәч, әлеге сәяхәткә сөенә-сөенә Зөлфәтне җибәрдек. Бу сәяхәт аның тормышында Европага бердәнбер сәяхәт булып кереп калды.

Шагыйрьнең кандидатурасы Татарстан комсомолының М.Җәлил бүләгенә тәкъдим ителгәч исә, үзебезнең катгый сүзебезне әйтә алдык. (Комсомол Өлкә комитетында аның кандидатурасын төшереп калдыру турында сүз барды.)

Зөлфәт белән дуслыгыбыз «Яшь ленинчы» газетасыннан киткәч тә дәвам итте. Без аның белән күрше редакцияләрдә эшли башладык. Ул – «Чаян»да, ә мин – «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») редакциясендә. Бер генә көн дә күрешмичә, хәл-әхвәл сорашмыйча калмый идек. Сүзебез әдәбият, күбрәк шигърият тирәсендә бара. Дөнья поэзиясе яңалыкларын миңа һәрчак ул җиткерә иде. Күпме гомер бер даирәдә эшләп, Зөлфәттән берәү турында да яман сүз, хәтта гайбәткә охшашлысын да ишеткәнем булмады. Гаять дәрәҗәдә намуслы, саф йөрәкле кеше иде ул. Аның бик иртә сүнеп баруын күрү йөрәкне нык теткәләде.

Шагыйрь җанының илаһи югарылыктагы халәтен тотып кала алмасмы дип, мин Санкт-Петербургтан килгән танышым, талантлы рәссам Рәшит Гыйләҗевтән Зөлфәтнең портретын ясавын үтендем. Ул инде нык авырый иде, шуңа бу эшкә озак кына ризалашмый торды. Әмма рәссам аны, ничектер, күндерә алды. Зөлфәтнең нечкә җанын ачып бирердәй төсләрен дә тиз тапты ул. Бу ике талант иясен очраштыра алуыма әле дә сөенеп туя алмыйм. Портреттагы ялкынлы шагыйрь образы нәкъ без белгән, без яраткан, без горурланган Зөлфәт иде.

 

Роза Туфитуллова

Безнең мирас. — 2020. — №10 — 96-99 б. 

 

 

 

Комментарий язарга