Зөлфәт вафаты

Көндәлектән:

2006 ел, 25 ноябрь.

Көндезге сәгать 12ләрдә Зөлфәт абый шылтыратты (фатирларыбыздагы телефоннар аша сөйләшәбез. – Л.Л.):

– Әгъләм янында булдым. Комада ята. Мамыкны сыгып, авызына су тамызган идем, кое төбенә ике чиләк су салдылар, ди. Үзе әйтә: «Тугызынчы май… Урал тауларында… Икәү бергә…» – ди. Әллә мине теге дөньяга чакырды инде?!

Зөлфәт абыйны үземчә юатмакчы – кайчандыр аларның Мөдәррис Әгъләм белән икәүләп Уфага баруын кинәт кенә исемә төшереп, аңлатмакчы булам:

– Студент чакта сез бергәләп Уфада булгансыз. Майда баргансыздыр, мөгаен?! Мөдәррис абыйның шуны искә төшерүе инде, – дим.

Трубканы Зөлфәт абыйның хатыны Фирая апа ала (без сөйләшкәнне ишетеп торган икән):

– Ие, ие, май башларында барганнар, икесе дә пәлтәдән булганнар, – ди…

Мин шулчак әлеге сәфәргә бәйле бер мәзәкне Зөлфәт абыйның исенә төшерәм:

– Уфада студентлар белән очрашу бара икән. Зөлфәт залдагыларга Мөдәррис Әгъләмне тәкъдим итә: «Мин сезгә Казаннан Тукайны алып килдем!» – ди. Мөдәррис, юлдашы Зөлфәткә ишарәләп: «Такташ та минем белән!» – дип җиффәрә…

Трубкадан Зөлфәт абыйның да, Фирая апаның да рәхәтләнеп көлгәне ишетелә…»

Зөлфәт абый хатыны Фирая апа һәм оныгы белән. 2006 ел, 1 сентябрь

Каләмдәш дустының аңсыз ятканда әйткән сүзләре Зөлфәт абыйның күңеленә тирән уелып калды шикелле. Өстәвенә, шул сүзләрен әйткәннең икенче көнендә Мөдәррис әкә өзелде – җаны фани дөньядан аерылды, бу да борчылучан шагыйрь йөрәгенә сизелерлек йогынты ясагандыр…

Шагыйрьнең кызы Кадриянең, 25 ноябрь көнен хәтерендә яңартып, болай дигәне истә:

– Әти бик дулкынланган иде, әрле-бирле килде: «Ярты җанымны Әгъләм янында калдырып кайттым», – диде. «Алай әйтергә ярамый бит, әти», – дидем.

Болай да вакыт-вакыт сырхаулап алган Зөлфәт абый көннәрдән беркөнне хастаханәгә кереп ятарга мәҗбүр булды.

2007 елның 4 гыйнварында (кичә шагыйрьнең туган көне иде) хатыным Фидания белән Чехов базары янындагы хастаханәгә (заманында халык аны, гел түрәләр генә дәваланып ятканга күрә, «обком хастаханәсе» дип йөртә иде. – Л.Л.) Зөлфәт абыйның хәл-әхвәлен белергә бардык. Ул 407 нче палатага урнашкан икән. Без күргәндә ашханәдән пеләш башлы бер карт белән чыгып килә иде. Палатага кердек. Күчтәнәч-мазар һәм башка газета-журналлар белән бергә, әле генә дөнья күргән, тышлыгына мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның фоторәсеме төшерелгән «Сәхнә» журналын да алып килгән идек. Җырчы сурәтенә карап, ул: «Рәшит Ваһапов кебек бөек, Илһам шикелле җырчы татарда бүтән булмастыр инде, иртә үләлмәдем дип ул зерә борчыла», – диде.

Зөлфәт абыйның хастаханәдә яткан чагы. 2007 ел, 4 гыйнвар

Сизелерлек дәрәҗәдә ябыккан булуына карамастан, Зөлфәт абыйның хәле болай ару күренде. Безнең белән шаярып-көлеп сөйләште. Алмаш-тилмәш аның белән фотога төштек. Зөлфәт абый белән Фидания үзара гәпләшкән арада, Роберт абый Әхмәтҗановның да хастаханәдә ятуын белеп, берме-икеме кат өскә күтәрелеп, аңа да күчтәнәчләр кертеп, бер очтан палатадашы – Мөслим районының элекке башлыгы Рөстәм Шәрипов белән икесен фотосурәткә алып чыктым. Шулвакыт Зөлфәт абыйның якташы – Кырынтау егете Рөстәм Шәриповка кагылышлы «Мөмкин!» дигән шигыре искә төште:

Гаҗәеп бер хәбәр килде шулай
Туган төбәк – Мөслим ягыннан –
Күптән вафат булган авыл урынына
Яңа йортка нигез салынган!
Аңлап була Рөстәм Шәриповны! –
Хакиме ул шушы төбәкнең…

Рөстәм әфәнде, Роберт абыйга ишарәләп:

– Роберт абый әйтә: «Хәзер мин сине шагыйрь Зөлфәт белән таныштырам әле!» – ди…

Рәхәтләнеп көлештек.

Икесен дә сурәткә алып, кабат Зөлфәт абый палатасына төштем.

– Язып буламы монда, Зөлфәт абый? – дип сораган идем, көлә:

– Кая ул! Укол белән теткәләп бетерделәр! – ди.

Зөлфәт абый белән кызыклы хәлләрне искә төшереп утырганда, нигәдер, келт итеп теге көн – 25 ноябрь искә төшеп алды. Җиңү көненә нибары дүрт ай калып бара иде…

2014 елның 16 апрелендә Г.Камал театрында, Зөлфәт абыйга алтмыш яшь тулу уңаеннан, тантаналы әдәби-музыкаль кичә (сценарий авторы Ркаил Зәйдулла дип истә калган) үтте. Шуның йомгаклау өлешендә Зөлфәт абый сүз алды. Ул, Тукай, Такташ, Пушкин кебек олуг шагыйрьләрнең яшьли үлүләренә ишарәләп, үзенең алтмышка җитүенә кыенсынгандай, болайрак әйткән иде:

– Чын шагыйрьләр бу яшькәчә яшәми, хәерлегә булсын!

Әлеге истәлекле кичәдән соң күп тә үтмәде, Зөлфәт абый бүлнискә (бу юлы 12 нче хастаханәгә) янә кереп ятты.

Без хәлен белешергә килгән көнне, өч-дүрт яшьләрдәге оныгы Нәфисә (Кадриянең олы кызы) белән палата тәрәзәсе аша сөйләшеп, аңа кул болгап торган чагы иде. Кабат аның хәлен белешү насыйп булмады инде безгә…

15 май көнне кичен Зөлфәт абыйның үлеме турында хәбәр алдык: «Инфаркт…» – диделәр…

Реанимациядә ятты. Аннан алдагы көннәрдә генә комага китеп алган булган. «Анда күргәннәрем ике китап язарга җитәрлек!» – дигән ул кызы Кадриягә…

9 май көнен узып киткәч, бик сөенгән үзе. Исән калдым бит тәки, дигән. Тик, ни хәл итәсең, кем әйтмешли – язмыштан узмыш юк…

Яңа бистә зиратында ике дусның – ике мәшһүр татарның, ике бөек шагыйрьнең – Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләмнең каберләре бер тирәдә генә. Алар тормышта да, иҗатта да гел бергә булды, каберләре дә янәшә.

Ике мәшһүр татар, ике бөек шагыйрь – Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләм

 

Ләбиб Лерон

Безнең мирас. — 2020. — №7.

Комментарий язарга