Зариф Бәшири. Мишәрләр

Колагымда мишәр сүзе уйнау илә минем күкрәгемдә ихтыярсыз, бертөрле мактану вә горурият калка. Фәкать бу горурлыгым җенсият дәгъвасе, милли низаг вә изү кеби инсаниятсезлекләрдән пакьтер. Нигездә, мишәр халкында бу мактану гомуми бер гадәт буларак искедән канга сеңеп калгандыр.

Яшь вакытларымда мәдрәсәдә укыганда, мишәр талибәсе илә казан татарлары дип әйтелмеш татар талибәсе арасында, бер-беренең гадәт вә телләрен тәнкыйть әйтеп низаглашулар бер-бер артлы булып торуы гадәт хөкемен алган иде. Мишәрләр исә казан татарларының асыл сөйләшләрен, казан татарлары исә мишәрләрнең рус сөйләменә тартым сүзләрен вә тавышларын тәнкыйть итә иделәр. Моннан шул аңлашыла: һәр милләт вә һәр җенес, нинди дәрәҗә мәдәни булуына карамастан, үзенең ана телен сөя вә шуны алгы сафка куясы киләдер.

Татарлар илә мишәрләр арасында мондый тартышларның булуы арадан берлекне югалту вә ул исә безнең өчен бер зарурлык булуыннан отыры, андый мәгънәсез низагларны ташлау кирәклеге вә телләребезне берләштерү тиешле идеге һәр ике тарафның өмете вә теләгедер. Ләкин бу искедән калган бер дәгъва гына, татарлар илә мишәрләр арасында әүвәлдә бер суыклык булуы хәтеребезгә килмидер.

Хәлнең асылын нечкәләп тикшереп караган вакытта, татарларның урыс теленнән һичбер сүзне файдаланмаулары вә соңрак вакытта файдалана башласалар да хозур аз булуы, хәтта урыс теленнән кергән сүзләрнең артикуляциясендә зәгыйфьлек күренә. Мишәрләрнең исә күп сүзләре урысча булып, асыл сөйләшләре дә шуңа охшаган булуы – бу ике җенеснең арасында мөнәсәбәтнең юклыгын, булган тәкъдирдә дә ерак тамырларда гына булуын күңелгә саладыр.
Әгәр хәзерге казан татарлары белән мишәрләрнең милли санаган гадәтләреннән башка искедән калган гадәтләре, тормышлары чагыштырылып каралса, бер-берсенә туры килгән шәйләр бик күптер. Мишәрләрнең кирәк дин вә мәгариф тугрысында булган омтылышлары, сәүдә итү, алыш-биреш вә мәгыйшәт эшләрендәге хәрәкәтләре булсын, казан татаралары белән чагыштырганда бик күп дәрәҗәдә алдадыр. Минем беркадәр горурлыгым – шулдыр. Нигез­дә мишәр җенесендәгеләр барчасы мишәрлекләрен сөяләр вә үзләренең намусларын саклау юлында аңлаган вә күңелләре җиткән кадәр иҗтиһадларын кызганмыйлар.

Минем бу сүзләрдән мишәрләрдә та­тар кардәшләребезгә дошманлык вә кырын күз бар икән, дип уйла­ма­сыннар. Мишәрләр хакында берни­ка­дәр мәгълүмат җыеп язарга мине мәҗбүр иткән нәрсә, горурлыгыбызны куәтләндерүгә сәбәп булган маҗар шәркыятьчесе Мисаруш1 әфәнде җәнап­ларының киңәше.

Мисаруш җәнаплары белән беркадәр вакытлар мәҗлестәш булган заманда, сүз арасында «Русиядә гомумән татар исемләнгән әһле ислам арасындагы кавемнәрнең кайсы тәрәккыйга һәвәсле вә голүм мәгарифкә сәләтле?» булуы хакында бәндәләренә бер сөаль такты. Ләкин мин гыйлем вә мәгарифтә түбән вә тәҗрибәдән буш һәм дә милләттәшләрем арасына аз аралашучан булуымнан бу сөальгә катгый җавап бирүне өстемә ала алмадым. Шулай булса да, югарыда яралган фикерләремне бәян иткәннән соң, чама белән мишәрләр белән казан татарлары булуын сөйләргә батырчылык иттем.

Шәркыятьче җәнаплары мишәр халкының башка татар кавемнәре белән чагыштырганда тәрәкъкый вә мәгарифкә сәләтлерәк кавемнәр икәнлеге турындагы фикере барлыгын бәян иткәннән соң, аларның сәүдәгәр, гайрәтле, җитез икәнлекләре вә эшләрендә чыдамлы, ныклы бер кавем булуларын хуплады. Бары тик аларның алыш-биреш итү эшендә башка милләтләр илә артык аралашуларыннан, элегрәк мәгарифтә зә­гыйфьлекләре сәбәпле, телләрен югал­­ту­лары вә андый хәлләренең һаман баруы киләчәк өчен куркыныч булуын сөйләде. Шуның белән бергә аларның бу арада яхшы ук укуга ябышканлыкларыннан моның да чарасына керешерләр, дигән өметтә булуын бәян итте.

Шәркыятьче җәнаплары миңа бер хезмәт йөкләү ниятендә булуын белдерде. Моның кебек бөек затларның хезмәтләрен кулдан килә торып та башкармау, әлбәттә, авыр эштер. Фәкать безнең кулыбыздан мондый затларның теләкләренә нинди хезмәт туры килер икән! Бу фикерне, әлбәттә, аңа да аңлаттым.

«Чуашлар» хакында «Шура»да яз­­ган әйберләрем төпле тарихлардан алы­­нып язылмавы өстенә, аларның (чуаш­ларның) асыл вә нисбәтләре хакында булмыйча, бәлки үз тәҗрибә вә тикшерүләремнән гыйбарәт булуына карамастан, шәркыятьче әфәнде боларның тарих өчен бөек бер ярдәм икәнен сөйләп, мишәрләр хакында да шушы рәвешле нәрсәләр язуның зарарсыз булуын бәян итте.

«Һәр милләтнең тарихы аларның искедән калган гадәт вә әхлакларын, тел вә мәгыйшәтләрен тикшермәк белән мәйданга чыгадыр. «Шура» журналы кеби әһәмиятле журналга ия була торып та беркадәр авыр, катлаулы эшләрне башкармау иҗтиһад әһеленә языктыр», – җөмләләре минем яшь вә һәвәскәр күңелемне очындырды.

Аның каравы мин бер яшь бала хөкемендәмен вә матубгатта игътибарым да зәгыйфь. Хак илә ат уйнату кадәр дә булмаганлыгымнан, моны рәткә чалышсам да, бу хакта корыч каләмнәре белән матбугат сәхифәләрендә нурлар уйнатып: «Һәй, эшкә яраксыз, бөекләргә юл бир!» – димәк заманнары булмаганлыктан, бу көнгә кадәр бу хәлнең өмете күренеп тормаганлына ышандым. Шул сәбәпле, беркадәр мөһим эшләремне куеп, мишәр кардәшләремнең гадәт вә телләрен, мөмкин булса иске әсәрләрен дә тикшермәк ният илә Пенза губернасында мишәр боткасы булган Рахманка суы буендагы бер мишәр авылында кыш кичермәк ниятен тоттым.
Мин монда мишәр кардәшләрем бе­лән аралашып, көннәр уздырдым. «Шу­ра» сәхифәләре кабул иткәнчә, иң әүвәл мондагы Тамбов вә Пенза ми­шәрләре хәлләрен язып, гадәт вә тел­ләрен бәян иткәннән соң, тарихыннан да беркадәр мәгълүмат бирәм. Җәнап хак тугры фикер йөрешендә максадыма ирешүемне насыйп әйләсен…

2

«Күңел белән тоташмаган күз – ботак тишеге» дигән мәкальнең дөреслегенә бу көн артыграк төшендем. Мин үзем – мишәр баласы, мишәрләр арасында туып, мишәр балалары белән уйнап үстем. Ләкин мишәр гадәтләреннән һичберсе диярлек хәтеремдә калмаган. Бары күрше әбиебезнең, башына «чалма» аталган озын вә киң ак бурларны чолгап йөргәне генә күз алдымда тора. Авылда әбинең мине сөйгәнлекләре, кыяк суганнар биреп күрсәткән яхшылыклары исемә төшеп, бөтен торышы белән җанлы картина рәвешендә булган сурәте күз алдыма төшкәч кенә мишәр карчык­ларында чалма бәйләү гадәте барлыгын хәтеремә килә. Мин артык татарлашуымнан үземдә мишәр баласы булуыма галәмәт булган бер гадәт таба алмыйм вә шулай ук башкалар да сизә алмыйлар. Тик мишәрләр арасына килгәч кенә, бөтен күңелем хушланып пешкән суган ашавым гына миндә мишәрлек гадәтләреннән табигый булган бер гадәт барлыгын белдерде. Мишәр халкы гомумият илә пешкән суган ашар өчен җан атар. Бу чуашларда да шулай ук.

Мишәрләр вә чуашларның бу көнгә кадәре сакланган урыннары да Русиянең төньяк тарафындадыр. Бу тарафта булган чуашлар белән мишәрләр бер-берсенә якын булып, һичберсенең арасында татар карендәшләр юкдыр. Әмма башка тарафларда булган мишәрләр вә чуашлар, мәсәлән, Самара, Саратов, Хвалын, Чистай кеби җирләрдә, нык татарлашканнар яхуд урыслашканнар.

Чуашлар хакында күбрәк төньяк чуашлар әхвәленнән язганым кебек, монда да төньяк мишәрләр хәленнән язуны кулаерак таптым.

Мишәрләрнең татарларга караганда чуашларга булган мөнәсәбәтләре, кирәк тормышта вә кирәк гадәттә булсын, бик якындыр. Шушы сүзләремне исбатка байтак кына файдасы булганлыктан, үземнең мишәрләр арасына сәяхәт вакытында булган хәлләремне бераз язып китмәк булам.

Казан вә Мәскәү тимер юлы өстендә булган Шихран2 станциясендә берәр кич куну теләге белән фатир эзләргә лазем күрелде. Бер чуаш йортына барып тәрәзә кактым да, урта яшьләрдә бер чуаш хатыны кечкенә генә тәрәзә тишегеннән башын тыгып, безне татарлар дип уйлап булса кирәк, каты күңелдән чыккан тавыш белән: «Кайсы авыл татарысыз?» – диде. «Җиңгәй, без татар түгел, Чүти мишәрләре», – җавабын ишеткәч җиңгәйнең сүзләре йомшакка әйләнсә дә, нинди эшле, кем баласы, кайда бару хакында озак сорашкач кына: «Бердән, мишәр вә икенчедән, Шәрәфи абзый баласы да булгач, ачык йөз белән кабул итәбез инде», – диде.

Чуашларда, үзенә килгән кешене генә түгел, бәлки юлда очраган кешене дә начар эшле булмасын дигән курку белән төрлечә сөальләр биреп тикшерү гадәте бар. Алар бу гадәтләре белән кыргыз-казах халкына охшыйдыр. Кыр­гызларда да узган-барганны туктатып сорашмый җибәрү юктыр.

Югарыда әйтелгән чуаш хатыны, безнең күрше авылдан киткәнлектән татарчага бик оста булуы өстенә, яшь вакытында әткәсе белән бездә берничә мәртәбә чәй дә эчкән икән. Менә шуның өчен дә миңа ничек ихтирам итәргә белми иде. Ихтирамына сәбәп ике төрле нәрсә булды: беренчедән, мишәрлегем вә икенчедән, әткәмнең икмәк-тозыдыр.

Үзенең тукыган тышлы мендәрләрен баш астына салып, сары тунын өстемә яба вә һәр хәрәкәтендә: «Әй безнең Атау! Мишәрдән бер дә кайтмый иде. Авылыбызга мишәрләр киләләр иде. Мишәр кызлары белән кич утырыша идек, мишәрчә бәетләр (җырулар) әйтә идек. Кыз чакларым хәзер төштә күргән вакытлар кебек кенә булып калды… Монда килгәч тә чуаш телен өйрәнә алмый аптырап беттем3. Монда чуашлар татарча бик аз беләләр. Элек чуашларда мишәрчә бәетләр әйтү булып, бөтен күңелне өзә иде. Хәзер заман бөтенләй бозылды инде. Аларның берсе дә калмаган», – сүзләрен тәкърарлап күз яшьләре белән зарлана вә: «Безнең чуаш­лар урынсыз җирләргә җумардлык (юмартлык) кылмаганын сез дә белә торгансыз? Әгәр сез безнең җаныбыз тарткан мишәр булмасагыз, мин үзем ята торган мендәрләремне тиз генә сезгә бирер идемме! Әле ярый мондагы чуашлар да мишәрләр өчен өзелеп тора. Кайнатам да, мишәрләр булса, керсеннәр, дип сезнең килүгә ачык йөз бирде», – дип килүебезгә ничек шат булуын белдерә. Хатынның иркә кызы Анна да безгә ничек хөрмәт куярга белми йөри иде. Бу исә чуашлар белән мишәрләр арасында ихласлык белән бер мөнәсәбәт барлыгын белдерсә кирәк.

***

Поездда вакыт югарыдагы хәлләрне уйлап бара идем, каршымда утырган бер татар карчыгы янына яшь кенә бер мишәр егете килеп утырды. Татар карчыгы бу егетнең каты теленнән мишәр идеген аңлагач та: «Җегет сез кайда барасыз?» – сөален биреп, «Ыстанбулга, әбекәй» җавабын алуына бөтенләй гаҗәпләнде вә моңа карап мыскыллы бер тавыш белән: «Анда нишләп йөри икән инде бу мишәр?» – дип, мишәрләрне начар бер халык дип уйлаганын аңлатты. Әбинең аңлатуынча, мишәрләр гаять җалкау, кеше арасына катнаша алмаслык пеш бер халык булдыгыннан, моның да шундый һәйбәт Истанбулга баруы дәрәҗәле бер вакыйга имеш… Минем сөальләремә каршы мишәр егете үзенең Истанбулга башлап баруының сәбәбен сөйли башлады:

– Менә шәкерт! Бездә иң кыен нәрсә – өйләнү. Ул мине егерме бергә чаклы чыкмаган туган-үскән илемнән чыгып, ун еллар читтә йөрергә мәҗбүр итте. Солдаттан калгач өйләнергә теләсәм дә, кыз бәрабәренә бирергә тиеш булган сигез йөз сумны бирергә атамның көче җитмәде. Шул сәбәпле, мин читкә мал табарга чыгып китеп, йөри-йөри ике елдан соң Истанбулга барып чыктым. Анда сигез ел интеккәч, кайтып өйләндем».

Бу егетнең кыз бәрабәренә сигез йөз сум бирүенә гәҗәпсенеп, мин: «Ник ул кадәр кыйммәт? Юкса, сөйгән кызыңны гына алмак булдыңмы?» – дидем.

– Әй шәкерт, кайда ул сөйгән кыз! Нинди булса яраган булыр иде дә, таба алмадым. Бу әле урта бәһасе генә. Бездә кызлар мең йә мең ярым сум була. Шуңа күрә дә егетләре тиз генә өйләнми».

– Соң ул акча кыз атасына буламы?

– Юк, туй расходына, бирнә бүләкләренә бетә, – диде вә бу гадәтнең начарлыгын, шушы сәбәпкә күрә дә, кызларны үзе теләмәгән бай егетләргә кол урынына сатып, бөтен сәгадәтьләрен вәйран иткәнлекләрен бәяли башлады.

– Алай булгач, нигә әллә никадәр маллар түгеп мишәр кызы аласыз, татарда беткәнмени кыз?

Ул көрсенде:

– Әй шәкерт! Үз җенесеңнән аерылу кадәр авыр эш дөньяда бармы икән?! – диде.

Бу әфәнденең дөрес сөйләвенә Пенза мишәрләре арасында чынлап ышандым. Бер мишәр интеллигенты мине үзенең туена чакырды. Бу әфәнде, яхшы гына мәгълүматлы да булганга вә әдәбият җәдидә белән дә һәр ноктасына кадәр төшенеп мәшгуль булганга, хөр вә милли фикерле булып, фикере дә телдән генә булмый эш белән дә булганга зыялы диюгә дә лаеклыдыр. Фәкать ул өйләнү тугрысында гына үзенең фикерен эш белән күрсәтә алмаган.
Ул бу тугрыда: «Мишәрләрнең болай уйланулары вә кыз бирүләре, бердән, кияү белән кызның бер-беренә гүзәл әхлаклы вә тугрылыклы булуларына карамыйча, фәкать зур туй, күп мәһәрне (калым) генә тикшереп, кияү белән кызны бер-беренә күрсәтми вә белдерми, бер-беренә мәхәббәтләре булмастан аларны кычкырыш вә низаг, кайгы вә хәсрәт боткасына боталган мәгыйшәткә ату вә икенчедән өйләнүченең барлы-юклы малын туй расходына түгеп, малы булмаса бурычка чумдырып, калган мәгыйшәтләре вә бурыч газаплары өчен кияүне читкә байлар хезмәтчесе яхуд сәүдәгәр итеп җибәрергә мәҗбүр иттегеннән, аларның ләззәтле яшь гомерләрендә бер-береннән аерылып торуларына, сагынып саргаюларына гына сәбәп була. Шулай булгач, ачы хәсрәтләрне, тәмле шатлыкларны шәрик (уртак) хәят белән уртаклашу, гаилә ләззәтенә алданып мәгыйшәт авырлыкларына чыдау өчен булган бу өйләнү, максатның киресенчә, яңа баштан кайгы вә хәсрәткә чуму, талаш вә кычкырышка юл ачу яхуд өскә артык бурычлар йөкләп тә, нәтиҗәдә бер-берең белән озын гомерләр күрешә алмау дәрте белән тилмереп йөрергә бер сәбәп һәм байларны коршау аша сикертүче, фәкыйрьләрне мәңгелек бурыч астына тыгучы бер бәла гына буладыр», – дип бөтен күңеленнән әрнегәнен, эченнән еглаганын белдерә вә моның начарлыгын таный. Сүз арасында, мисал өчен, алдыбыздагы бер хезмәтчене күрсәтеп: «Күр инде, менә шул әфәнде дә өч-дүрт йөз сумсыз өйләнә алмый бит! Әле җитмәсә шулкадәрле бурыч та яздыра. Кыз атасы аларның киләчәктә мәгыйшәтләрен уйлап та карамый микәнни!» – дип өзелә, шул гадәтне ничек тә булса бетерергә тели.

– Үзең шуның начарлыгын белә торып та ник алай эшләдең?

Поезддагы мишәр кеби бу интеллигент танышым да:

– Шулай алмасаң өйләнми торырга кирәк, башка милләттән алсаң, миллилекне аяк астына салып таптау була, – дип җавап бирде.

Монда кадәрле язган шәйләр мишәрләр хакында булган өч төрле нәрсәне аңлатмак өчен иде ки, алар да: мишәрләр белән чуашларның бер-беренә якынлыклары вә мишәрләрнең өйләнүләре тугрысында булган начар гадәтләре вә миллилекләредер. Әмма аларның бу тугрыда булган миллилекләре ялгыш юл белән булганын киләчәктә язачакмын.
 1. Ю.Мессарош – венгр шәрыкчесе.
2. 1925 елдан Канаш исеме белән аталган.
3. Урум, Гөбенә суы буенда чуашлар үзенчәлекле сөйләшә.

3. Миллилектә ялгыш  юллары, тел­ләре вә сөйләшләре

Мишәрләр ныктыр да мил­лиләр! Үзләреннән аз гына аерым булган татарларга да нык катнашасылары килми. Бу исә татарларның мишәрләргә хаксыз кырын карауларыннан да килә булыр. Фәкать аларның миллилек юлын тотып, миллилекнең иң нык бер нигезе булган тел мәсьәләсенә әһәмият бирмәүләре, үзләренең миллилектә ялгыш юлда идекләрен нык ачык белдерәдер.

Мәгълүмдер ки, һәр милләтнең тә­рәккый вә бөек булуына сәбәп булган нәрсә – ул милләтнең ана телен югалт­мавыдыр. Ана телен югалткан бер милләт – тәрбиясез ятим калган бер бала хөкемендәдер. Ул милләтне «үле вә рухсыз, тәрәккыяткә сәләтсез милләт», дип тәгъбир итү дә чик­тән тыш артыкдыр. Шулай булгач, ми­шәрләрнең бу миллилекләренә тәрәк­кый сәбәп булган бәгъзе әсәрләр күрсәтүләренә таянып, алардан бөек өметләр күзәтмәк күңелгә бик авыр бер хәлдер. Чөнки мишәрләр үзләренең ана телләрен бүген гаеп итеп тормактадыр. Аларга катышкан сүзләрнең иң күбе дә урыс сүзләредер. Мәгълүм булганча, аларда хәзер җиде йөздән арты урыс сүзе кулланылмактадыр. Хәлбуки, алар моңа һич әһәмият бирми, телләрен көннән-көн урыслаштыру белән мәшгульләрдер. Урамда йөргән кечкенә генә бер мишәр баласын тотсаң, ул шактый гына урысча сөйләшә белә. Ләкин үзе урысчаны һичкайда укымаган. Дөрес, мәмләкәтемезнең баш теле булган урысчаны белмәк бик зур бер бәхтиярлык исә дә, мөкатдәс булган ана телен шуның астына күммәк зур бер кайгыдыр.

Надан халыкның тел җуюы читтә торсын, бәлки муллалары да сүз саен бер урыс сүзен катыштырып сөйләүне камиллек саныйлар. Күп мәртәбәләр ишеткән бер вакыйгаларны бу урында язуым белән, аларның телләре нык урыслашканны исбат итә алырмын, дип уйлыйм.

Нижгаруд (Түбән Новгород) тарафында бер мулла гает көнендә зияратка бармыш. Бар белдеге: «Раббәнә әтийнә фи әд-дүнья хәсәнәтән вә фил- ахирәти хәсәнәтән вакыйна газаба ән-нар» дип, бөтенләй урыс артикуляция­се белән укыганнан соң, тирә-ягында булган халыкка карап: «Вафси нимнушка тульки нит Ибрушки, ун миня кармил сулянкум» – дип кылмыштыр. Укучым бәлки моны анекдот дип уйлар. Бу мәзәк түгел, ышанычлы бер чынбарлыктыр.

Мишәр кардәшләребезнең бу хәлгә әһәмият бирмәүләре, хәтта моны аңламаулары нидән дип беләсез? Уйлавымча, наданлыктан. Әгәр моны, милләт өчен зарарлы, дип белсәләр иде, һичшиксез, моны бетерергә тырышырлар иде. Тулай «милләт өчен зарарлы» дип аңлаган нәрсәләр өчен дә унар елдан артык мәшәкатьләрдә йок­лаган мишәр егетләре моны аңлаганда тагын да күбрәк мәшәкатьләргә баш иячәкләре табигыйдыр. Моның өчен мишәр балаларын милли вә моңа әһәмият бирә ала торган мөгаллимнәр кулында тәрбия итмәк лаземдер. Әгәр бу илә булса, аларны татарлар белән дә беректермәк бик кулай булачактыр. Чөнки, мишәрләрнең асыл телләре белән татар теле арасында аерма бик аздыр. Ләкин шунысы шаян гаҗәптер: бу бер-берсенә шулкадәр якын булган ике милләт арасында артык суыклык кайдан калган? Мин мишәрләрнең асыл телләрендә беркадәр чуваш сүзләреннән башка татар теленнән аерма бик аз табам. Ләкин алардагы «шит (кадак), бугул (кибән), карый (кайдан), әмән (гүя)» сүзләрен генә белгән телләрнең һичберендә таба алмадым.

Фәкать мишәрләрнең асыл сөйләш­ләре һичбер милләтнекенә охшамаслык дәрәҗәдә башкадыр. Тик бары бер сүзне ике мәртәбә әйтми сөйләүләре белән генә чуаш вә кыргыз-казакъ халкына охшаталар. Ләкин чуашлар сүзләрен бер-беренә тиз тоташтырып крута-крута сөйләдекләре хәлдә, мишәрләр һәр сүзләренең арасын нык аералар вә бер мәртәбә әйтү белән аңлатырлык рәвештә ачык әйтеп сөйлиләр. Җөмләләрен кыс­ка төзеп вә ахырларын, төшкенрәк булган моң бер тавыш белән боргалый-боргалый сузып тукталалар. Кешегә эндәшүләре бик тупас вә диваналыктан гаять ерактыр. Шулай ук аларның кешедән «үтенү вә ялварулары» да «катгый әмер» кеби буладыр. Мәсәлән, бернәрсәне икенче бер урынга алып куюны үтенү урынында: «Амрук, амый, мә, шуны тегендә алып куй!» – диләр. Яхуд бер нәрсә сораганда гаять тупас вә килешсез иттереп: «Менә шуны миңа давай!» – диләр.

Амрук Әмрәалладан бозылган бер кешенең исемедер. Аларда исеме бозылмаган, кушаматы булмаган кеше бөтенләй юк. Хәтта шулкадәре бозалар ки, чын исеме ничек идеген дә белеп булмый. Хәтта кайберләре үзләре дә чын исемнәрен белми. Мин берәүнең исемен сораганда, «Сабитин», дия җавап бирде. Мин моңа артык гаҗәбемнән ачуга тоташып: «Мин синнән чын исемең ничек? – дип сорадым», – дидем. Мишәр дә: «Ничек булсын, Сабитин, мулла кушкан ат», – диде. Соңрак белдем: ул Сәйфетдин, имеш. «Амый» сүзе бер-беренә эндәшкәндә аларда бик мактау­лы булган бер сүздер. Моның асылы «гами» (тупас, дорфа, кара кеше) булырга охшый2.

Мишәрләрнең асыл сөйләшләре шул­кадәр кызыктыр ки: читтән тыңлап тор­ган кеше гадирәк сүзләрдән дә бер мәзәк сөйлиләр, дип уйлар. Ике мишәрнең гадәти сүзләрен генә тыңлап торганда да көлми калу мөмкин түгелдер.

Мишәргә әйтүе иң кыен булган хәрефләр «х, гъ, къ, w» хәрефләре. Берничә еллар мәдрәсәдә гомер уздырган (үзләренчә «ыйлем[ле]») кешеләр дә бу хәрефләрне әйтә алмый. Моннан башка хәрефләрне тәмам җиренә җиткереп сөйлиләр вә укыйлар.

Мишәрләр үз сүзләрен күбрәк кыскартып сөйләү өстенә дингә мөнәсәбәтле булган мөкатдәс гарәби сүзләрне дә гаятъ ялгыш вә куркынычлы кыскартып сөйлиләр. Мәсәлән: «Иншә Аллаһ»ны «Ишә Аллаһ», «Аллаһы Тәгалә»не «Ала тәләсе» диләр. Әгәр әйтә алмаган мәзкүр дүрт хәрефтән бере дә очраса, бетте инде анда. Мәсәлән, «Күл һүә Алла»ны (Әлгыяз би Алла) «Кәлү Аллаһ» дия укучы мишәрләр миңа бик еш очрый.

Мишәрләр муллаларының иң дин­че мөридләреннән саналадыр. Мәҗ­лес­ләрдә җәдидче вә мәгариф пирурларга (дәрвишлек юлына чыккан кеше), кыямәт куркынычы рәвешендә кикерә-бакыра кәфер пичаты басканда «Хәзрәтнеке дөрес! Яшьләр динне бетерделәр!» дип, муллаларга дини ярдәмдә булучылар менә шушы әфәнделәрдер. Мишәр муллалары Алладан курыкмый бу наданнарга «динче галим» исемнәрен биргәнче, дини эшләрдә югарыдагы мәзкүр җөмләләрен генә төзәтсәләр дә, югалып бетәргә якынлашкан ана телебезне бетермәскә тырышып, дөнья вә ахирәттә бәхетле булырлар иде. Ләкин һәйһат! Корсак моны йебәрми.

Мин боларны мишәр кардәшләремне бәгърем җанып аявымнан чыдаша алмый яздым. Укучым, ихтимал гафу итәрсез, дип уйлыйм.

4. Мактану вә бернәрсәне артык бирелеп яратулары

Бар милләт өчен иң хәтәрле булган нәрсә – эшсез вә гамәлсез мактану вә бер нәрсәне артык бирелеп яратуларыдыр. Болар күбрәк вакытта ияләшкән милләтне начар гадәтләр белән каплап алып, Тәгалә вә тәрәккый юлыннан адаштыра вә ераклаштырадыр. Моңа мисал итеп, фарсы милләтен истә тоту да җитәдер. Мәсәлән, бер фарсының тора торган өенә керсәң, иң әүвәл күзгә күренгән нәрсәләрдән диварындагы зиннәтле картина вә рәсемнәр буладыр. Мәсәлән, хәзрәти Гали бер дию белән сугышкан вакытта гайрәт белән кылычын чапкан да, кылыч диюне үтеп җирне дә кисеп төшкән. Хәтта җирне күтәргән Мәймүнә үгезне дә кисеп һәлак итәчәк икән дә, тиз генә хәзрәти Җәбраил килеп кылычны тоткан. Һәм дә үткен вә гайрәтле бер атка менгән Мозафир шаһның зур бер җылан белән сугышу рәсемнәре кебиләр. Болар рәсемдә генә түгел, игътикадларында (инану) вә телләрендә дә шулай ук. Әгәр бер картрак фикерле фарсы белән утырышырга тугры килсә, ул туктаусыз хәзрәти Галине сагына, аның белән мактана. Ләкин аңарда булган сыйфатлар белән түгел, бәлки хыялда булган ялгыш сыйфатлар белән. Ә үзе шулай булырга тырышмый. Шушы хыял белән вакытын уздыра вә милләтен фәкать шуның аркасында гына өстен итәргә тели. Кызык түгелмени, фарсылар үзләрен хәзрәти Галигә нисбәт белән күкрәк киерәләр!

Бу гадәтләр фарсыларны гына түгел, без мишәрләрне дә бик нык басып алгандыр. Кайда гына бер мишәр янына барып дин-ислам хакында сүз башлама, ул Али батыр (хәзрәти Гали) хикәясен сөйләп китәдер. Шуның белән горурланыр вә үз дөньясын шуның белән бөек күрсәтергә тырышыр. Дөньяны гына түгел, хәтта мишәрләргә нәсел җәһәтендә һич мөнәсәбәте булмаган хәзрәти Галигә бәйләп, гүя элек мишәрләрдән шундый кешеләр булган кеби, үзенең мишәрлеген мактар. Гомумән диярлек һәр мишәрнең кулында вә өйләрендә хәзрәти Галинең «кан кальга (ныгытма), «җәнадил (кыя буендагы) кальга»ларында диюләр белән сугыш вакыйгаларын язган кыйссалар була. Үзе укый белмәсә, кешедән укытып тетри-тетри тыңлап утыра. Хәлбуки бу кальгаларының ни тарих, ни җәгърафия сәхифәләрендә һич күренгәне юк вә бар дип игътибарлырак авыздан ишетелгәне дә юк. Ләкин мишәрләр моны Ташкент шәһәре элек «Җәнадил кальгасы» булган, имеш, дип аңлаталар.

Мишәрләр арасына фән вә әдәбият җәдидә китапларының таралмавы да ошбу кыйссаларның артык роль казануларыннандыр. Кышкар вә Мәчкәрә шәкертләре Казан арты китапчыларына «мишәрләр сәхабәсе» дип исем бирмешләр иде. Моның сәбәбе аларның мишәрләргә шундый яңа хорафат (юк-барга ышану) биргән хыялый кыйссалар таратулары өчендер. Казанның берничә китапчыларын алтыннарга күмгән нәрсә дә мишәрләрләрнең ошбу игътикадка буялуларыдыр.

Сүз арасында үтенеч буларак шуны да әйтеп китәргә телим: мишәрләргә заман таләбенә мөнәсәбәтле язылган рисалә вә китапларны тарату өчен иң кулай юл-мәзкүр кыйссаларны таратучы китапчыларның моңа игътибар вә һиммәт итүләредер. Чөнки мишәрләр бу китапчылар нәшер иткән китапларга шул кадәр ияләшкән, гадәттә башкалар нәшриятен алудан гаҗәб дәрәҗәдә саклана иделәр. Бу көндә мәзкүр китапчыларның әз-мәз нәшер иткән яңа рисаләләре тулаем сурәттә мишәрләрдә бардыр. Алар нәшер иткән рисаләләрнең һәрбере мишәрләр каршында хакдыр. Мәзкүр китапчы берәдарән Кәримовлар белән Хөсәения фирмалары булып, алар кайгыртучанлык күрсәтсәләр, мишәр кардәшләренең телләрен ачкан вә аларны начар инанулардан паклы иткән булырлар иде.

Казан татарлары эшсез вакытларын, ял итү кичләрен күбрәк ресторан вә пиваханәләрдә динне тәрәккый һәвәсе илә бутылка бушатмак белән үткәрдекләре хәлдә, мишәрләр бәйрәм вә ял итү кичләрен булдыра алган кадәрле китап уку белән уздыралар. Аларны да укый белүче аз булдыкда берсе укыганны 5-6сы ихлас белән тыңлап утыра. Мин берничә шәһәрдә күтәреп сәүдә итеп йөрүче мишәрләрнең арып-талып кайту өстенә һәр кичне уку белән булышуларын күреп гаҗәпләнә идем. Фәкать боларның укый торган китаплары Али батыр (хәзрәти Гали), Камыр батыр, Чилбәр батырның җиде башлы диюләр белән сугышкан, Әбүгалисина хәлен тасвир иткән ялган кыйссалардан узмаганга, бөтен зиһенләре вә миләре юк хыял вә юрган асты фикерләре белән чуалып беткән буладыр. Бу хыялларының гакыл вә тән сәламәтлеге өчен дә бик күп зарары бардыр. Шуның өчен дә мишәрләр арасында гакылдан язган кешеләр бик күп очрый. Мин ошбу рәвештә гакылдан язган берничә мишәрне күрдем. Кулларында гел шундый китаплар, шуны укый да: «Ах! Менә шулай булса иде», – дип озын хыялга чума. Бу тугрыда пәйгамбәрлек дәгвасына дучар булган мәгълүм «Мирай»ны истә тотсак та җитәр. (Бу кеше Саратов мишәре булып вә агасы берничә урыс вә татар газеталарына да язылмыш иде.)

Бу урында: «Бу милләтләр шушы хыяллар белән саташып та үзләре шундый диюләр белән сугышучылар кеби булырга гамәл белән тырышалармы соң?» – дигән бер сорау килә. Бик тырышырлар иде дә, дию-җыланнар белән сугышуы мөмкин түгел бит!

Мишәрләр тырыш, булдыклы вә егет табигатъле бер халык булулары өстенә, гаят дәрәҗәдә аңлы, зиһенле вә үткен булдыкларыннан бераз җүн уңайларына ятылса, бу хәлләрдән котылуы да бик тиз булыр төсле күренә. Менә мин бу арада әлеге кадерле муллаларына – яңа китапларны нәфрәт күзе белән караган вә кулларына тотарга җирәнгән берничә мишәргә «нәшрият Кәримия»нең берничәсен укып вә аңламаганнарын аңлату белән мәшгульмен. Вә вакыт бетерүгә: «Менә бу китаплар бигрәк яхшылар икән. Никадәрле халыкның тормыш вә рәвешен белдерә, әлегә кадәр безгә ник болар килмәгән соң?» – дип шат булуларын белдерәләр вә һәркайсы: «Фәләнем сәүдәдән кайткач, аңа да укытыр идем», – дип сатуымны телиләр.

5. Тәкълид (иярү, ошатып эшләү), тәкәллеф (ясалмалык, кылану, тартыну) вә бәйрәмнәре

Мишәрләрдә иң бөек урын казанган нәрсә дә – гайбәт вә тәкълиддер. Араларыннан бере бер нәрсә кылса вә эшләсә, башкалары да ул нәрсәнең асылын вә әһәмиятен, нәтиҗә вә зарарын һич уйламыйча, барлык мал вә вакытларын сарыф кылыр. Бер-берсеннән калышмас өчен актык чиккә кадәр тырышалар. Бу бигрәк тә дини булган нәрсәләрдә куәт алмыштыр. Мәсәлән бер авылда өч мәсҗид булса башка авылларда мөмкин кадәрле өч ясарга, хәтта мәхәллә тутыра алсалар, арттырырга да тырышалар. Бер бай мәсҗид салдырса, икенчесе дә аннан-моннан җыеп мәхәллә тутыра да мәсҗид сала. Шуның өчен дә Русиянең кирәк кай гына тарафында булган бер мишәр авылына карама, 5-6 йөз иманалы булган булса да 3тән ким мәсҗиде булмас. Мишәрләрнең иң ярлылары да Чистай мишәрләре булып, анда да һәр авылда өчәр вә дүртәр мәсҗид буладыр. Бу хакта «татар баеса хатын алыр, мишәр баеса мәсҗид салыр» дигән бер мәкаль дә үзләре арасында сөйләнәдер. Мәсҗидләренең эченә кереп караганда, түгел биш вакытта, бәлки җомга намазларында да яртысыннан артыгы буш күрелдегеннән беленәдер ки: бу хәл бары дингә булган мәхәббәт вә ихласларын тыштан белгертер өчен бер-беренә ярыш итешү икән.

Мондый тәкълидләр исә гади халыкта гына булмыйча, бәлки муллаларында да көч алмыштыр. Мәсәлән, бер мишәр мулласы теле белән асыл җәдидәне вә Йарупа мәдәниятен сүгә, фигыле белән аларга каршы сугыш ача, шуңардан ук: «Хәзрәт балагыз кайда укый?» – дип соралса, бер ысул җәдидә мәктәбендә яки бер урыс мәктәбендә укытканы беленә.

Шул муллалар ук хәзерендә бер-берсеннән калышмас өчен бик камил булмаса да, тырышып-тырмашып, мәсҗиде янына бер ысулы җәдидә мәктәбе торгызган вә мәгаллим дә китергән булалар. Димәк, бер авылда өч мәсҗид булса, өч мәктәп вә өч мөгаллим дә була. Менә боларның һәммәсен түземле милли мишәрләр һич сыкранмый тәрбия кылалар. Бер мишәр мулласы ысулы җәдидә мәктәбе ачкан да, шуңа ачынып: «Бәгъзе бер авылда җәдидче байлар читтән кайтып муллаларына ысулы җәдидә мәктәбе ачып бирделәр дә, ул муллаларның шундый мәктәпләре булгач, без дә салмый булдыра алмадык. Менә шулай итеп, һәр мәхәлләне шул басты. Әле дә йетмәсә яратмасаң да үз мөгаллимеңне мәҗлес саен мактап йөрергә туры килә. Чөнки башкалар үзләренекен мактый», – дип зарлана. Болай булганда мишәрләрнең тәкълид вә гайбәтләреннән яхшы гына өметләр дә көтәргә урын бар.

Бу тәкәллефле булган гади халык бигрәк тә зур исрафларга чумадыр. Мәсәлән, уртача гына мәгыйшәтле булган бер мишәрләрнең бәйрәм тәкәллефләрен санап карыйк. Ул, бичара, игенен җыеп бетергәч, истирахәт (ял итү) алды бәйрәмен зур чыгымнар белән үткәреп, озак та үтми, ураза, авыз ачтыру вә рамазан бәйрәмен үткәрүгә чыгымнар тота. Ярлы булса да байлардан калышмый. Боларны үткәреп йебәрү онытылганчы, корбан бәйрәменең эше сизелә башлый. Менә күрегез, шушы әфәнденең Корбан бәйрәмендә генә тоткан чыгымнарын! Гарәфә көн (моңа мишәрләр «үрә/өйрә көне» диләр) муллаларга коймаклар пешереп илтә. Шул көндә үк хәзрәт тә йорт саен Коръән укып йөри, аңарга аз булганда 20-30 тиен сәдака бирә. Гаеттә мулла, мөәзин, хәлфә, мәхдүм, хаҗи вә соры кортларга аз булганда 5-6 сум сәдака өләшә. Дүрт-биш сумлык сарык чала. Мөмкин кадәрле байлардан калышмый, 20-30 сумнар акча тотып, аның мәҗлесен уздыра, анда 2-3 сум корбан сәдакасы өләшә. Бер-ике көн үткәч «Корбан хәтеме» исемендә тагын да бер мәҗлес ясый. Шул көенчә уртача гына бер мишәрнең корбан бәйрәме генә дә 70-80 сумнан аша.

Корбан бәйрәме артыннан гашура (мөхәррәм аеның унынчы көне) килеп җитә. Хасил, дини бәйрәмнәр берсе артыннан берсе куа тора. Мишәрләр боларның һәрберсен зур-зур чыгымнар белән каршы алалар вә үз итәләр. Һәрберен, үзләренчә тантаналы вә тәкәллефле рәвештә икешәр вә өчәр көн ясыйлар. Һәрберендә муллалар йорт саен Коръән укып йөри. Элегрәк кызыл йомырка бәйрәмнәрендә дә Коръән укып, йомыркалар пешертеп йөргәннәр. Хәзер бу юк. Моны чуашлар вә гаҗәмнәр5 хәзерендә дә ясыйлар. Моңа чуашлар «Монкун», гаҗәмнәр «Нәүрүз бәйрәме» диләр. Гаҗәмнәрнең бу бәйрәмне «хәзрәт Хөсәеннең Йезед белән сугышкан көне» дип урамнарда ат өстендә күгәрчен уйнатып вә пычак, тимерләр белән үз-үзләрен кыйнап, үзләренчә хәзрәт Хөсәенгә охшап йөрдекләре кеби, чуашларның да «Олы көн» исемен биргән бу бәйрәмнәрендә сахрада йомыркалар алып, атлар чаптырып йөрүләре «хәзрәт Хөсәенгә охшау» гадәтеннән калган булса да гаҗәп түгелдер6.

Моннан 25-30 еллар элек мишәр­ләрнең бәйрәмнәрендә иң сөекле гадәтләре дә аю биетеп йөрү булган. Нинди бер иҗтиһад сәясендәдер аны бетергәннәр7.

Ул беткәч, мишәрләргә күңелсез булганлыктан, гакылсызрак кешеләрне аю ясап, чылбырлап, биетеп йөргәннәр. Мишәр карчыклары моны авыз суларын корытып сөйлиләр вә сагыналар. Фәкать шуны гына хупларга була: аларда бәйрәм көннәрен күңел ачып исереп, урам буйларында бугаз киереп акырып-кычкырып йөрү бөтенләй диярлек юктыр. Казан татарлары дини бәйрәмнәрнең ике гаеттән башкасын тотмый вә хәтта искә дә алмый. «Симек», «Куш капка» исемнәрендә булган эчке бәйрәмнәрен «чымыткый» белән каршы алып, «ачтыкый» белән озатып, дин вә әдәпкә сыймаган җыен кабахәт вә фәхеш эшләр белән пычрандыклары хәлдә, мишәрләр андый бәйрәмнәрнең исемнәрен дә белми вә ишетми. Дини бәйрәмнәрне генә тотып, мөмкин кадәрле эчке вә фәхеш эшләр белән буялмаска, яхшы эшләр белән үткәрергә вә бәйрәмне ихтирамларга тырышалар. Бер-беренә мәхәббәтләрен арттырырга, туган вә дусларының хәтерен табарга бәйрәмне оста итәләр. Тик бары фәкыйрьләре чиктән тыш исрафлардан тыелып, байлары корбан мәҗлесләренә түккән йөз сумнарын бигрәк тә гыйлем вә мәгариф юлына, ятим вә фәкыйрьләрне тәрбия эшенә тотып, мәҗлесләрен гадирәк үткәрсәләр, тагын да яхшырак булыр иде.

Мишәр халкы гомумият илә читтә йөрдекләреннән төрле халыкны күрә вә аралаша, шуның өчен дә Йаурупа гадәтләренә тәкълид итүләре дә аз түгелдер. Мәсәлән, асылда мишәрләрнең өйләре урдыклы (сәке) булып, аш ашаганда, шәрык ысулынча, идәндә вә сәкедә тезләнеп яки болганып утыру гадәте булса да, хәзерендә һәр өйдә Йаурупа ысулынча өстәл вә урындыклардыр. Өй әсбаплары вә мәҗлес әдәпләре дә шулай ук киемнәре дә күбесенчә йаурупача. Мәсәлән, бер мишәр авылына барып керсәң, биш билле казаки, тездән чалбар, кунычын көядән ашаткан читекләрне бик аз күрергә мөмкин булыр. Һәркайсы диярлек пинжак вә тужурка, брюка вә шиблит, озын вә тар бүрек, катырма яка белән йөри. Моңа муллалардан башка картлары хәтта һич каршы төшми, вә яшьрәк муллалары да шушы киемнәр белән ирекле йөри ала. Шулай ук боларда чәч, сакал вә мыек кеби җон бәхәсләре дә бик аз булып сирәк, юк дәрәҗәсенә кертәргә ярарлыктыр.

Фәкать мишәрләр моның әһәмиятен, кирәклеген аңлаганнан яхуд ачык фикерле вә мәгарифле саналганнан, киемнәренең дингә катнашы юклыгын белгәннән түгел, бәлки дә бер-берсеннән күреп вә ияреп кенә эшлиләр. Шушындый Йарупуча тормышлы вә киемле мишәрләр арасында ук иске фикерле вә хәзрәтләр догасына баш иеп әбҗад вә иҗекнең хасиятләренә яман китерүчеләр дә бик күптер. Шуңа да шулардан ук: «Карт хәзрәтләр дингә сыймый, диләр дә диюен, нишләмәк кирәк, кеше кигәнгә киябез инде шунда», – дип җавап алачагыңны көт тә тор.

Кыскасы, мишәрләрнең бу илә тәкълидчелекләре аркасында хәзерге гадәт вә тормышлары гаять дәрәҗәдә буталчыктыр. Шулай ук табигать вә фикерләре дә, төрле урында төрлечә булып, бер-береннән тәмам аермалыдыр. Шуның өчен дә аларда йаурупача булган берничә гадәтләрен күреп «мишәрләр яңалашканлар икән», дип яхуд иске гадәтләрне күреп тә «боларга әле дә тәрәккый исе кермәгән икән», дип хөкем кылып булмыйдыр. Аларның, асыл хәлләрен белер өчен дә картраклары тирәсендә әйләнү вә аларны сөйләтү тиештер.

2. «Гамый» диюме икән? («Шура»). Амый – ам сүзеннән дә булуы мөмкин (Р.З. – Ркаил Зәйдулла).
3. Кире кайтаруы мөмкин булмаган бер нәрсә өчен өзгәләнгәндә әйтелә торган ымлык.
4. Әле дә ярый кылычны хәзрәт Җәбраил тотып өлгергән, юкса, җир җимерелеп дөнья һәлак булачак икән.

6. Кызлары, хатыннары вә иске гадәтләре

Кыргыз, чуаш вә мишәр кеби кавемләрне гадәт вә әхлак, төс вә табигать җәһәтләреннән бәхетле итәргә теләнелсә, иң кулай юл да аларның хатын вә кызлары әхвәленнән бәхетле булулары, дип уйлыйм. Аның өчен хәзерендә бу кавемнәргә башка кавемләрнең каты катнашмавын искә алганда, боларның хатын вә кызлары бөтенләй диярлек укымаган вә читләргә гадәт алырлык дәрәҗәдә катнашмаганлыктан, иске гадәт, табигать вә төсләре башкармаган вә үзгәрелмәгәндер.

Хатын вә кызларда булган иске табигать, холыклардан начарларының үзгәрүе өчен, мәсәлән: каты вә тупас, җанга салкын вә ачулы табигатьле булган бер хатын яки кызның холкы нәзакәт вә хиссиятлелек, хиссият вә җазибәлелек (үзенә тартучы, үзенә каратучы), мөлаем вә йомшак табигатьлелек кеби сыйфатларга алышынуы өчен, әлбәттә, укуы вә төрле милләтләргә катнашып үзендә булган кимчелекне күрүе вә барыннан бигрәк ирекле, азат вә хокуклы булуы тиештер.

Мишәр хатын вә кызлары исә бу хәлгә килгәндә, хәтта кыргыз вә чуаш хатыннарына караганда да тәмамән иске хәлләрендә булып, уку, хөррәлек вә үзләрендә беркадәр хокук саклау кебиләрдән бөтенләй гарипдерләр. Шуның өчен дә аларның хәрәкәт вә төсләренә карау белән дә искелекне нык саклаганлыкларын вә җуймаганлыкларын ачык белергә буладыр. Затән һәрбер милләт вә һәр кавемнең иске гадәтләрен саклау тугърысында иң нык гайрәт вә көч сарыф кылучылары хатыннар таифәседер. Кыскасы, иске гадәтләрнең нык таянычлары хатыннар димәк мөмкиндер. Моның өчен тарих сәхифәләрен актару вә хосусән Рәсүл Әкрәм әфәндебезгә каршылык иткән һәр кабиләнең башында иске гадәтләрнең югалуыннан куркыган хатыннары Исламнан куркып вә өркеп йөргәнлекләрен күз алдына китерү бөек бер дәлил була алыр.

Чуаш кыз вә хатыннары кияүгә баруда вә мәгыйшәт юлларында үз ихтыярларын саклый алганнар. Мишәр кыз-хатыннары гадәттә аталарының сатлык хайванлары, кияүләренең бәхетсез уенчыкларыдыр. Алар бу хәлләрне үзләре өчен җәбер вә мәгыйшәтләре өчен куркынычлы бер гадәт дип тә белмиләр вә уйламыйлар.

Мишәр кызлары аталарының бир­гән, хакыйкый хәленчә әйтсәк – саткан егетенә һич сыкранмый вә кайгырмый барырга әзердерләр. Чөнки алар: «Кияүгә бару нәрсә? Нинди кияү белән торганда матур мәгыйшәт була?» – дип уйламыйлар да, уйласалар да, тик: «Хатыннар кияүнең бала уенчыгы вә колы мисалында булган бер нәрсәсе вә аның һәр әмеренә буйсынучы вә һәр төрле җәбер вә кабахәтлекләренә түзү безгә тиеш», – диеп кенә уйлыйлар да, кияүгә китүне бер гадәт кенә, нинди кияү булса да бара һәм аның һәртөрле залименә вә әмеренә түзә һәм чыдыйдыр. Бу хакда мишәр кызларының авызларында: «Мин – алучыга баручы, куучыдан – китүче», – дигән бер мәкаль дә һәрвакытта сөйләнә вә тәкрарланадыр.

Мишәр кызларында гыйшык вә мәхәббәт дигән нәрсә дә юк диярлек. Матур гына әйткәндә: «Мишәр кызы артык сөйми дә вә сөелми дә». Чөнки сөю вә сөелү өчен иң беренче шарт – нечкә хиссиятле, нәзакәт вә җазибәле булудыр. Болар исә мишәр кызларында бөтенләй юктыр вә аеруча укымаган да булса, «мишәр кызы» дию урынына, «җанлы бер күсәк», дип әйтергә дә мөмкиндер. Моннан башка азатлылык вә хокуклылык җәһәтендә мишәр кызлары кыргыз кызларына караганда да түбән хәлдәдер. Кыргыз кызлары исә аз булса да беркадәр хокуклы вә ирек­ле булу белән бергә гаять дәрәҗәдә үткен кыланышлы вә җазибә буладыр.

Мишәр хатыннары вә кызлары, бердән шушы хәлдә булулары вә, икен­чедән, ирләренең гаять көнче та­бигатьле булулары сәбәпле, гаять дәрәҗәдә гыйффәтле вә саф кү­ңелле булалар, шәһвәт (җенси дәрт, те­ләк) пәрәстлекдән ерак торалар. Чөнки мишәрләрнең ирләре хатынна­ры хакында соң дәрәҗәдә көнче вә начар уй, явыз фикердә торучы та­бигатьледерләр. Әгәр бер кызның яхуд бер хатынның гыйффәте хакында тузан кадәрле генә бер гаебе беленсә дә, бөтен халык телендә ул хурлау, мыскыл итү белән сөйләнә, атасы вә яңа кияү алдында кыйнау вә сугу кеби газаплар белән бәлаләнәдер. Бер кыз яки хатын ят бер ир белән берәр генә сүз алыштырса да авыл әллә никадәр исемнәр күтәрә вә гыйффәтсезләр җөмләсеннән саналадыр. Менә шушы сәбәпләргә күрә дә мишәр кызларының түгел гыйффәтеннән язганы, бәлки дә беркадәр шаярганы да меңгә бер генә сөйләнә вә ишетеләдер.

Бу урында шуны да аңлатып китүне тиеш саныйм: мишәр кызларының мондый гыйффәтле булулары ирләреннән куркып вә яман исемнән өркеп кенә түгел, бәлки алар борынгы заманнан гыйффәтле булып яралалар вә туалар, гыйффәтле булып үләләр.

Мишәр кызлары, бердән, бастырынкы күңелле вә артык шәһвәт пәрәст булмаганлыктан, кияүнең төс вә матурлыкларына артык игътибар кылмаганлыкларыннан, вә икенчедән, киләчәк мәгыйшәт вә рәхәтлекләрен уйлый алырлык дәрәҗәдә тәрбияләнгән бер гакылга ия булмаганнарыннан, кияүне дә сайлап тора алмыйлар. Фәкать шунысы шаян дикъкатьтер ки: бер мишәр кызы никах мәсьәләсен аңларлык дәрәҗәгә килсә яхуд фикере ачылырлык дәрәҗәдә укыса, ул ничек кенә булса да үзе теләгән егеткә бара ала. Иң әүвәл атасы вә анасына өзеп кенә әйтә, алай да булмаса ябышып чыгып китә дә егет белән үзләре никах ясаталар. Нигездә, мишәр кызлары, һәр эшләренең аңлаган вә шулай дип белгән кадәресен, һәртөрле киртәләргә күкрәк киереп вә батыр күңеллелек белән аның чынлап барлыкка килүенә җөрьәт итә алалар. Әмма аларга җәһаләт (наданлык, аң-белемсезлек) ныклап урынлашкан. Бу урында шуны да яшермәүне тиеш күрәмен ки: бу көндә төрле шәһәрләргә сәүдә өчен таралган мишәрләрнең кызлары һәрбере укыган вә хәтта күбесе бөек мәктәпләрдә йетешкән була вә йетешәдер. Аңлаган эшне юлда калдырмаучы вә бигрәк тә берәүдәге яхшы якларны күреп үзләрендә дә шуны булдырырыга теләүче вә тәкълидче (иярүче) мишәрләр монда да тәкълидсез (башкага иярмичә) чыдый алмаслар.

Киемнәре җәһәтенә килсәк, кызла­рының күлмәкләре киң вә озынлыкта уртача булып, фәкать ике катлы зур-зур итәкләре генә кушылган, бер­гә җыелган буладыр. Бер итәге бил­дән башлап тубыкка кадәрле вә икен­че итәге күкрәк астыннан башлап тез өстенә кадәрле төшкән буладыр. Изү­ләре бәгъзе бизәксез вә бәгъзе чуаш хатыннарыныкы кеби мич капкачы рәвешендә боргалап-боргалап төрлечә ситсылардан бизәп ясаган буладыр. Башларына чуаш кызларыныкы кеби кечкенә шәл яки яулыкны кыекчан урталай катлыйлар да, бер кыегын артка салындырып бәйлиләр.

Хатынлык галәменә чыккач, бөтен киемнәре үзгәреп, тәмам чуаш хатыннарына охшап калалар. Күлмәкләре бары беркадәр киңлек җәһәтеннән генә чуаш хатыннарыныкыннан аерыладыр. Башларына «тастар» бәйлиләр. Әмма боларның тастарлары чуаш хатыннарыныкы кеби гади чүпрәкләрдән генә булмыйча, артка салынган койрыгы алтынлы алкалар вә чуклар белән бизәлеп, иң ярлысыныкы да 15, йә 20 сумнарга төшәдер. Бер мишәр кызының кияүгә алып бара торган иң кадерле вә мөһим бер приданый-иярчене дә – сөекле тастарыдыр. Кияүгә китәр вакытын сизә башлады исә барлык иҗтиһад вә әрсезлеген сарыф кылып, тастар хәзерли башлыйдыр. Сүз арасында «фәләннең кызы буйга җитеп килә инде» урынына «тастар әзерли инде» тәгъбирен йөртәләр. Фәкать бу тастарлар төрлечә булып, һәрьяк мишәрләренең үзләренә махсус буладыр. Мәсәлән, саратский мишәр хатыннарының маңгайларына да бер кадәр койрык салынып, итәгенә көмеш тәңкәләр тезелгән, Пенза вә Тамбов мишәрләре дә, тәмам чуаш хатыннарыныкы ысулынча, баш өстенә бер кечкенә матур гына шәл ишеп бәйләгән вә шәлнең ике кыегын югарыга таба күтәртеп куйган буладыр. Тау як мишәрләренең исә фәкать киң вә озын яхуд ак киндерләрдән генә тегелгән булып, хатыннарының алдын вә артын, кулларын вә аяк башларын тәмам кап­лап алган һәм баеракларында маңгай өстендә көмеш укадан тегеп ясалган бер катыргы да була вә бу катыргының чуклары күз кашларына кадәрле салынып йөри. Бу мәүкыш (мордва) хатыннарында да булып, аларның маңгайдан югары булган кисәге гади тактадан гына буладыр. Моңа болар да «тастар» ди. Тау як мишәр хатыннары исә «чалма» якә «үрпәк» исемнәре илә йөртәләр.

Асылда «тастар» сүзе дә фарсыча «чалма» мәгънәсендә булган «дастар» сүзендән алынган булса кирәк.

Мишәр хатыннарының күлмәк өстен­нән кия торган өч билле, ачык түгәрәк якалы, чабу вә итәкләренә ак вә сары чуклар яхуд төрле төстә саташ вә ситсылар тоткан камзуллары да буладыр. Кызлары вә хатыннары гомумән кулларына беләзек вә ишмә [1], аякларына үзләре бәйләгән оек һәм дә бәйрәмнәрдә кызыл вә яшел төсләрдә читек кияләр. Сачләренә чулпы вә төрлечә саташлар тагалар. Бармакларына зур-зур кашлы йөзекләр, муеннарына хәситәләр кияләр. Күзгә сөрмә тартудан башка, битләренә кершән вә иннек, тешләренә «теш карасы», тырнакларына «кына» ягынмак кеби нәрсәләр боларда бик модададыр. Бу вакыт мишәрләрнең яшьрәк хатын-кызларына казан хатыннарының иң иске модаларыннан булган зур итәкләр өстенә куштан итәкләр салу, зур калфаклар вә карташилар да керә башлады. Боларны да читдә йөргән ирләре генә алып кайтып тараттылар. Ләкин мишәр хатын-кызлары гомумият илә бизәнү вә киенү эшенә гаять һәвәскәр. Затән, алар дөньяга килә, һичбер нәрсәдән хәбәре вә белеме булмаган ана кулында һичбер нәрсәне кирәксенми, агач кеби фәкать җөссәсен (гәүдәсен) өстерәп буйга җитә, кияүгә бара, мә­гыйшәт мәшәкатьләрендә ирләренә тузан кадәре дә ярдәм итми, иренең тапканын ашау белән картая. Менә шушы дәверләрендә киенү вә бизәнүдән башканы күрми вә белми дөньядан да кичәләр. Чөнки мишәр хатыннары йорт тәрбиясе вә кул эше кебиләрне гүзәлчә белүдән гаять дәрәҗәдә мәхрүмнәрдер. Ашамлык-тәгамнәр пешерүдә, түгел тәкәллифле ашларны, бәлки дә гади вә көндәлек ашларны да соң дәрәҗәдә татсыз вә иштиһага (теләккә) мохалиф (каршы) яраксыз итеп пешерәләр. Беркадәр җөйләгән эч киемләре дә тик өстеннән шуып төшмәслек дәрәҗәдә генә буладыр. Күзгә күренерлек беркадәр һөнәрләре дә: урак ура белә вә арыш суга белү. Өй эшеннән пичкә ягып сыер саву, санаигы нәфисәдән (нәфис сәнгать) беркадәр җитен вә сүс җепләре белән ашъяулык, сөлге вә киявенә күлмәклекләр өчен алачалар тукудыр. Элек бу бик куәтле булып, гаҗәеп дәрәҗәдә нәфис эшне белсәләр дә, хәзер төн-көн түбәнлеккә йөз тотмактадыр.

«Гакыллыга бер ашар җитәр, ди­ләр» мәкаленә бармагымны төртеп, боларның йорт вә бала тәрбияләре хакында бу урында артык сөйләүне дә сүз озайту дип кенә беләмен. Заныма калса, бу ике төрле нечкә вазифалар тугърысында алардан артык шәй өмид итү дә буш булса кирәк.

Мишәр хатыннары вә кызлары үзләренчә гаять диндар йөреп, иске гадәтләренә нык ябышкан булулары өстенә, багучылар артыннан чабып бәхет сынату, җыелыш җыеп гайбәт сату вә кеше хәлен тикшерү, юк-бар сүзләрне үстерә-үстерә халык арасына тарату, бер-берсеннән көнләшеп, зур-зур исраф вә ясалма кыланулар вә күрше хатыннары илә җәнҗал кубарышу кеби эшсезлектән килгән начар вә хатыннарга ятышмаган әхлаклар вә сыйфатларга да ияләр.

Мишәр хатыннарының бу хәлдә булуларына ирләренең бәхәссез уенчыгы булып «чапан» зинданында тоткын булып бикләнеп яткан хатыннар үзләреме гаепле, юк исә аларны мәдәният юлына салып, гыйлем вә мәгариф, тәрбия вә күркәм әхлак эшләренә коендырудан кул тарткан ирләреме гаепле? Мин бу хакда катгый хөкем бирә алмасам да, ачыграк фикерле вә укыганрак бер мишәр хатынының сүзләрен язып китмәк булам. Ул бичараның чын бәгыреннән чыккан шушы сүзләрен тыңлап карагыз әле:

«Сез, ирләр, һаман безнең тәрбия­сезлегебезне тәнкыйть кыласыз. Зан итәмен ки, безнең тәрбияле булуыбызны телисездер. Шулай булгач, безне ныклап укытып карагыз әле, ничек булыр икән! Горурлык белән әйтә аламын ки, без, мишәр хатыннарында булган истигъдад (сәләтлелек, булдык­лылык, зирәклелек, үткенлелек) вә кабилият, тырышлык вә саклык, аң вә гыйффәтне һичбер милләт хатыннарында таба алмассыз… Сез беләсез бит, менә шушы авылларда йөз йорт хуҗасының унысы да өйдә юктыр, алар һәммәсе хатыннарын ташлап унар ел читтә йөри. Шул унар ел өй саклап яткан бер мишәр хатынының иренә хыянәт иткәнен ишеткәнегез бармы? Ә ирләрнең төрле бәйрәмнәрдә типтереп йөрүенә катнашасым килмәсә дә, шунда түккән акчалары белән безне укытсалар иде, без дә башка булыр идек, дияргә җөрьәт итә аламын; шулай булгач, безнең уңмаганлыгыбызга уйламыйча үпкәли дә алырсызмы?»

Дөрес, шушындый надан вә тәрбиясез булган мишәр хатыннарында бәгъзан бик гүзәл хасләтләр (холык, табигать, үзенчәлек, сыйфат) дә юк түгел. Мәсәлән, иренең әмереннән баш тартмау, гыйффәтенә хыянәт итмәү, йорт эчендә белгән кадәр хезмәтендә ялкаулык кылмау кебиләр.

Төс җәһәтенә килгәндә, мишәр хатын-кызлары гаять дәрәҗәдә матур. Әгәр аларның үткен вә матур кара күзләре, сөйкемле-көләч яңаклары, оялу белән елмайган вакытта карасыман алсулыкка әйләнгән кара туткыллы йөзләре, шомырт кеби кара вә озын сачләре белән керфекләре вә кашлары, шома вә тигез сөйкемле булган эре вә таза бәдәннәре яхшы тәрбия күргән, хиссият вә җазибәле (кешенең күңелен үзенә тарта торган көч, сыйфат) рух белән тәрбияләнгән бер кызда булса иде, җир йөзендә иң мактаулы вә матурлык белән мәшһүрә булган шәм-гарәб кызлары да болар янында лә шәй (әһәмиятсез, һич кыйммәте юк) булып калыр иде.

Мишәр хатыннарының ирләр арасында гадәттән иң мактаулылары да – күп ир бала анасы булганнарыдыр. Мишәрләр, кирәк ир вә кирәк кыз балалар булсын, аларның күплегенә вә гаиләсенең зурлыгына никадәрле сөенсә дә, ир баланың күплегенә сөенгән кадәр үк сөенмиләр. Бер мишәр, углының углы булганга, үз углы булудан артык сөенәдер. Бу минем тармагым күбәю, нәселем зураю, дип горурлана. Чөнки мишәрләрдә иң иске вә гаять ерак булган бер бабаның бөтен тармагы шуның фамилиясендә йөридер. Халык арасында да фәлән кабиләдән вә фәлән нәселдән дигән кеби, «фәлән халыктан» дип йөртелмәктәдер. Мәсәлән, «Бәшир халык», «Яхый халкы», «Шалкай халык», «Акчура халкы» кебиләр. Шуның өчен дә зур бер мишәр авылында да 3-4тән артык фамилия булмый. Шул сәбәпле, ир баланың күплеге бер кабиләнең зурлыгын арттырганлыктан, бу мишәрләр өчен зур бәхтиярлык булып, ир балаларына «болар безнең алтын баганаларыбыз» дип йөриләр. Ир балаларын артык сөйгәнгә күрә дә үзләренең иң сөйгән, аның кирәклегенә нык төшенгән сәүдәгәрлек гыйлеменә һәр мишәр үз баласын баштан ук өйрәтергә тырыша.

Мишәр халкы болай да гаиләләренең зурлыгына гомумән шатланучан буладыр. Алар үзләре дә: «Өй җәмәгатең кирәк кечкенә вә кирәк зур булсын, барыбер гаилә мәшәкатен күрәсең. Гаиләнең ничек булса да көне һаман бер көенчә үтә; шулай булгач, зур бер гаиләнең тәрбиячесе исемен алу, әлбәттә, бер фазыйләт (яхшы эш)», – диләр. Менә шул сәбәпләргә күрәдер дә мишәрләр соң дәрәҗәдә тиз вә күп үрчегән бер халыктыр.
1. Ишмә исә, бакыр чыбык өстенә нечкә генә көмеш чыбыкны чорнап, беләккә кияр өчен ясалган бер нәрсәдер.
7. Теләнче вә сәүдәгәрлек­лә­ре, сәфаһәт (малны әрәм-шәрәм итү, бозыклык).

Б ар милләтнең кадер вә кыйм­мәтен, намус вә гыйззәтен җуйган нәрсә ике төрле шәй булып, бере – теләнчелекнең күплеге вә икенчесе – фахишә вә фәхеш хатыннарының мәйдан алуыдыр. Бу ике төрле нәрсә ул милләттә гыйлем вә мәгарифнең, мәгыйшәт вә интизамның (тәртиплелек), һиммәт вә иҗтиһадның ни дәрәҗәдә булуын ачык белдерер. Мәсәлән, теләнчелекнең күбәюе – милләтне ялкаулык каплап алып, һөнәр вә сәнәгатьтән ерак булуын күрсәтә вә фахишәләрнең мәйдан алуы милләтнең хатын вә кызлары гыйлем вә һөнәрдән мәхрүм, хөрлектән өмидсез идекен белдерер.

Бу җәһәтләрдән мишәр халкы ике­гә аерылып, чистай вә хвалын ми­шәрләренең бар белгән эшләре вә һөнәрләре – теләнчелек вә сукыр суфыйлыктыр. Бу мишәрләрдә теләнчелек шулкадәрле тәрәккый иткән ки, араларында баерак булганлары да, ун-унбиш кадәр сабыйларны, ирсез вә фәкыйрь хатыннарны, җыелган нәрсәләренең һәммәсен хуҗага бирү шарты белән, айлык вазифа биреп яллап чыгаралар да, теләнчелек белән сәүдә иттерәләр. Моны бәян өчен озын юллар кирәкми. Русиянең һәр тарафында, кирәк шәһәр урамнарында вә кирәк авыл юлларында булсын, кыш буе авыз туңдырып, нечкә киемнәр кию сәбәпле, бөтен барлыгы белән тетрәп, ишектән-ишеккә, авылдан-авылга йөргән теләнчеләрнең һәркайсыннан: «Сез кайдагы?» – сөа­ле­нә: «Чистай» яки «Хвалын» җавап­ларын алырсыз.

Бу мишәрләр теләнчелек һөнәрендә шулкадәр тәрәккый итеп искитәрлек оятсызлыкка өйрәнгәннәр ки, аларның моңлы күңел вә сынык бер тавыш күрсәтеп: «Атам үлде, тәрбиячесез калдым», «Йортыбыз вә бөтен игенебез янды, ач калдык», – дип ялган сүз вә түгәрәк яшьләре белән үзләрен кызгандырып сорануларына ирекле-ирексез сәдака бирми чыдый алмассың. Әгәр алар бу кадәрле оста телләре белән сәүдә эшләренә тотынсалар иде, һич шик юкдыр ки, иң маһир сәүдәгәрләрдән булган яһүдиләрдән дә алга китәчәкләрдер. Чистай вә Хвалын хәерчеләре арасында нарат кеби кызарып торган таза вә сәламәтләре, зәгыйфь вә сабыйларга нисбәт илә күп артык күренеп, теләнчелек сәүдәсеннән кайтканнан соң һичбер төрле эшкә тотынмый, караул өйләрендә «Алты батыр» хикәяләрен сөйләп гомер үткәрүләре мәйдан алмыштыр. Шулай ук болар арасында гыйффәте белән сәүдә итеп тамак туйдырган фахишәләрнең дә күплеге беленде. Шәһәрләрдә фәхешханәләр тотучы мишәр динчеләре дә аз түгелдер.

Менә бу мишәрләр бөтен мишәр милләтенең гыйззәт-нәфес вә намусын җыеп, мондый кабахәт сыйфатлардан пакь булган Пенза вә Тамбов һәм бер такым (төркем) Сембер вә Мәләкәс мишәрләрен дә «хәерчеләр» сүзен ишетергә мәҗбүр итәләр. Хәлбуки бу мишәрләр, аеруча Пенза вә Тамбов мишәрләре, бу ике кабих сыйфатлардан пакь булып, яхшы тормыш вә мәгыйшәткә өстерәгән сәүдәгәрлектә гаять маһиранә рәвештә (оста) булалар. Бу мишәрләр, үзләренең мишәрлекләре белән горурланып, намусларын сак­лауны артык сөюләренә күрә дә, чистай вә хвалын мишәрләренә бөтен күңелләреннән әрниләр вә ләгънәтләр яудыралар.

Бу мишәрләрнең сәүдәгәрлекләре хакында, бер мишәрнең үз авызыннан милләтен мактауга караганда, башка милләтләр тарафындан макталуын артыграк күрүемнән, мишәрләр арасына сәяхәтем вакытында шатлыклы бер очрашуны гына язып китәргә теләдем. Тарбеев станциясенә төшкәч, Тамбов губернасын үтеп, Пензага караган мишәрләр арасына килергә тиеш булуымнан, беркадәр чакрымнарны бер мукшы (мордва) егете алып барырга булды. 18-19 яшьләрендә булган бу мукшы баласы урысчаны яхшы гына белә вә татарчаны да бераз җырткалый ала икән. Һәм дә урысчадан байтак кына роман вә газеталар, рисалә вә журналлар да укыганлыктан, фикере дә чибәр генә ачылган булып, үзендә «милләт кайгысы» барлыгы да аңлашыла. Берничә чакрымнарга кадәре моның белән җитди мәсьәләләрдән бәхәс ачып, сүз кузгата алмадык. Чөнки мине әллә нинди бер тирән уй-фикер басканлыктан, бер дә сөйләшәсем килми иде. Әмма егетнең сөйләшәсе килгәнлеген вә үзенең эчендәге кайгысын түгәсе килгәнлеген миңа карап төрлечә сорау­лар биргәнлегеннән аңладым. Ләкин мине күңелемдәге төрле фаразлар вә планлар шулкадәрле каплап алганнар иде ки, аның сораулары бер колагымнан кергәнче икенче колагымнан чыгып киткән булалар иде. Егетнең эчендә моңы көчләде булса кирәк, мукшы телендә булган җыруларны җырламый чыдый алмады. Моның җырулары миңа тәэсир итте. Татлы вә куәтле фаразлар мине җиңә алды. Күңелем яңа бер хәзинә тапкан кеби булып, башым кинәт кенә аның тарафына әйләнде.

Бу вакыт каршыбыздагы кызыл түбәле биек-биек өйләр, ялтырап торган озын-озын манараларга күзем төшеп: «Бу нинди шәһәр?» – дип сүз башладым. Минем белән сөйләшер өчен ничек юл ачарга аптырап килгән егетнең теле чишелде:

– Бу шәһәр түгел, ә Юна исемле бер мишәр авылы. Синең бәлки бу биек өйләргә күзең камашкандыр. Бу бер дә гаҗәп түгел. Мондагы мишәр авыллары һәммәсе шулай бай. Мондагы авылларның һәммәсендә 3-4 йөз мең сум, бәлки дә миллионнар белән эш йөрткән мишәрләр күп. Ничек бай булмасыннар соң! Үзләре барысы да әрсез сәүдәгәрләр. Балалары бераз үстеме, байга керешеп, сәүдәгә китә. Анда бераз шаяра, сәүдәгә вә телгә остара да, үзе сәүдәгә тотына. Ул гына да түгел, бер-берсен гаҗәеп дәрәҗәдә күтәрешәләр. Яшьрәкләренә урын булмаса, байлары йә үзләреннән, йә кәфил (поручитель) булып, башкалардан алып мал бирәләр дә, аны сәүдәгә тотындыралар, белмәсә, өйрәтәләр. Ә башка милләтләрне, никадәрле укыган вә сәләтле күренсә дә, ак хезмәтләргә һич алмыйлар. Күптән түгел бер мишәр бае бер урыс егетен сәүдә хезмәтенә алган иде. Шуңа башкалары тәмам нәфрәт иткәннәр, хәтта ачуларыннан тотып кыйнаганнар. Кара хезмәтләрдә, мәсәлән, утын кисү, су ташу, тирес түгү, йомышка йөрү кебиләрдә, һичбер мишәрне күрмәссең, һәммәсе дә урыстан вә мукшыдан булыр. Мин аларда бозыклык, ягъни эчке фәхеш артыннан йөрү кебек нәрсәләрне дә күп белмим. Менә шулчаклы әрсез вә тырыш булу өстенә милли тәгассыб та (үз халкын, милләтен артык сөю) булгач, ул милләтнең икътисади хәле ничек яхшырмасын соң! Ләкин алар әлегә аз укыйлар. Әгәр укысалар, тагын да башкача булырлар иде. Мин алардагы сәләтлелек, булдыклылыкка да гаҗәпләнәм. Бу да юлда калмас, уку кирәклеген дә яхшы ук аңлап киләләр бугай. Шушы елларда гына берничә бае, зур бер мәктәп вә җәмгыяте хәйрия ачарга теләп, күп кенә акча да җыйган иде. Ләкин эш башында йөрүчеләренең начарлыгыннан вә алары да руханилардан булганлыктан гына барып чыкмый тора. Шулай инде ул, бер эшкә руханилардан берәү катышты исә аннан хәер өмид итү кыен.

Беркадәр тынып торганнан соң мукшы егете янәдән сүзгә керешеп: «Безнең мордваларның мишәр белән бер нәселдән идеге бик яхшы аңлашыла, ләкин алар ник болай түгел икән? Кирәк гыйльми җәһәттән вә кирәк икътисади җәһәттән булсын, дөньяда иң түбән вә югалырга әзерләнгән бер кавем булса, ул да безнең мукшы милләтедер. Боларның бар белгәннәре өйдә тик яту, эчү, наданлыкка баш июдер. Шуннан башка һичнәрсәләре күренми, тик ашарларына бетсә генә мишәрләргә баралар да, көненә егерме тиенгә арыш сугып кайталар. Бумы авылда көн итү? Бу хәлне аңлаган вә милләтне сөйгән бер кеше өчен моннан артык кайгы-хәсрәт булырмы?» – диде.

Егетнең моңа кадәрле һич күргәнем булмаган мукшылар хакында уйламаган җирдән бер мәгълүмат бирүе минем өчен тагын да бер яңа хәзинә булды. Аеруча аның «мукшылар мишәр вә татарлар белән бер нәселдән булулары аңлашыла» җөмләсе форсат килгәндә, аларның да хәлен тикшерүгә юл ачты.

Мондагы мишәрләр сәүдә җәһәтен­нән шулкадәр тәрәккый иткәннәр ки, нинди генә бер мишәр гаиләсен күрмә, ул гаиләнең эчендә ике-өч кеше сәүдә белән чит шәһәрләрдә (үзләренчә «янтыкта») йөри торган була. Шәһәрләрне вә әллә никадәр мәмләкәтне әйләнеп чыкмаган һичбер мишәр юкдыр. Начар гына бер мишәр белән сүз ачарга тугры килсә, ул үзенчә Төркия вә Франция, Болгария вә Германия һәм дә Кытай мәмләкәтләрен сөйләп шаккатырадыр. Укый вә яза белү читтә торсын, гомумән укуның ни икәнен дә белмәгән бу мишәр халкының бөтен мәмләкәтне әйләнеп, үзләренең авылларын шәһәр хәленә кертүләре, тирә-якта булган бөтен урыс вә мукшы кавемнәрен үзләренә кол итүләре, үзләренең йөргән мәмләкәтләренең икътисади хәленнән генә түгел, бәлки дә бөтен әхвәлләреннән саф вә тугры мәгълүмат бирә дә алулары искитәрлек бер хәлдер. Бу аларның, авыз күтәреп йөрүче бер халык булмаулары белән бергә, сәләтлелек һәм булдыклылык­лары ни дәрәҗәдә идекләрен дә бик яхшы белдерсә кирәк. Аңлашылганча, мишәрләр искедән бирле сәүдәгәрлек белән мәшгуль булган бер халык булганга охшый. Чөнки һәр мишәр карты үзенең вә аталарының сәүдә белән йөрүләрен ләззәт вә тәфахирга (үз-үзен, бер-берен мактауга) чумып сөйли.

Мишәрләрдә элгәре «кыздырып сату» дигән сәүдә бик модада булган. Ялган ефәк яулык вә ялган мехларны хәйлә белән бик нык үткәрә алганнар. Кыздырулары болай була: бер сатлык товарны берәр байның өенә, бигрәк тә бояр хатыннарына алып бара да кыйммәт бәһагә алырга өнди. Алмасалар: «Әй бетле, синнән буламы соң моны алу! Синдә моны алырлык акча юк бит!» – дип кыздыралар вә хурландыралар икән. Үзләрен кеше алдында бай күрсәтеп вә мал белән кибәр (горур)тотарга теләгән байлар, табигый, кыздыруга бирешеп, үзләрен бик нык оттырганнардыр. Мишәр каракларының бу сәүдә белән бик күп мәмләкәтләрдә йөргәнлекләрен, моңа бигрәк тә урыс вә юнан милләтенең алданганын, ләкин төрек вә болгарларны һич тә кыздыра вә алдый алмаганлыкларын сөйлиләр. Мишәрләр сәяхәт вә сәүдәгәрлекне, хәтта милли эш хөкемендә йөртеп, артык сөя. «Бу безгә бабайлардан калган мөкатдәс бер мирас», – диләр. Мишәр баласы, кеше арасында күренә алырлык булды исә, сәүдәгә китү ниятен тота. Чөнки, аларда сәүдә гыйлемен белмәү гаеп хөкемендәдер. Мишәрләрнең, күбрәк сәүдә иткән җирләре Төркия, Франция, Кытай вә Сибирия мәмләкәтләре булып, сәүдәгәрләре дә җон-җабага, мех вә тире-җары сәүдәләредер. Моннан башка комиссионер, маклер булып йөрүчеләре һәм вокзалларда буфет тотучылар, җоз (сату йөге) йөртүчеләре дә күптер. Бүгенгедә Сибирия вә Манчжурия әтрафында сәүдәгәрлектә иң зур роль казанган сәүдәгәрләр дә – мишәрләрдер.

Кыскасы, мишәрләр, сәүдә җәһә­теннән яһүдиләргә бәрабәр диелсә дә, хаклыктан чит булмас. Фәкать алар – артык әрәм-шәрәм итүче, өй икътисадында тәдбирсез (эшнең ахырын уйлап эшләмәү, алдан күрмәү) вә чиктән тыш ясалма кыланучы бер халыктыр. Үзләренчә гыйлем вә дин юлына тоткан исрафлары да, тирә-яктан ишан вә муллаларны, мөәзин вә сукыр суфыйларны җыеп бөек вә гаять ясалма мәҗлесләр ясау вә дога алудыр.

1912 ел

Текстны басмага Салават Галимов әзерләде.

Комментарий язарга