Журнал «Безнең мирас»

Зирәк чуаш хатыны күлмәге

Милли киемнең үзендә һәрвакыт аңа гына хас тарихны, халык холкын һәм үзенчәлеген йөртүе күбебезгә мәгълүмдер. Чыннан да, милли күлмәктә, аның детальләрендә, бизәү орнаментларында милләтнең ни күргәнен, нәрсә олылаганын, нинди гореф-гадәтләргә өстенлек бирүен күрергә мөмкин. Бу күренеш чуаш милли киемнәренә дә хас. Билгеле булганча, чуаш сөйләме 3 диалектка бүленә: югары, түбәнге һәм урта түбәнге. Аларның һәрберсе бер-берсеннән аерылып тора, милли киемнәре дә деталь, төс ягыннан үзгә. Бу үзгәлекне төгәл мисаллар нигезендә тикшерер-ачыклар өчен, без Чүпрәле районындагы Уби авылының урта мәктәп музее җитәкчесе, тарих укытучысы Наталия Куракина белән сөйләштек.


Чуаш халкы һәрвакыт чиста-пөхтә генә түгел, матур һәм зәвыклы итеп тә киенергә омтылган. Шуңа күрә хатын-кызлар гардеробы күлмәк белән генә чикләнеп калмаган, анда бизәнү атрибутлары да шактый булган. Сурпан дип аталган хатын-кыз яулыгы һәр чуаш кызының бизәге, аның осталыгын күрсәтеп торучы билге булып саналган. Сурпан ул – аркага яки иңбашына кадәр төшеп торган очы бизәкле юка киндер тукымадан тегелгән ак яулык. Кызлар кечкенәдән җеп эрләргә, ә аннары махсус ыстанда (станокта) шул җепләрдән тукыма тукырга өйрәнгән. Иң мөһиме – бу процесс кыз кешегә сурпанны әзерләр вакыт җитте дигәнне аңлаткан. Оста куллы кызларның гына катлаулы бизәкләре килеп чыккан. «Сурпанның үзәгендә күпчелек очракта сайланулы тукучылык ята. Анда кабатланмас бизәк ясар өчен үзенчәлекле туку техникасын кулланганнар, эшләнмәне зияк, чигү һәм челтәр белән матурлаганнар», – дип искәртеп узды Наталия.


Алда әйтелеп узганча, чуашларда барлыгы өч диалект бар һәм алар берберсеннән аерылып тора. Бу милли киемнәрдә дә чагыла. «Безнең як чуашларын анатри диалектына кертәләр. Алар аяк киеме буларак тала дип аталган ак сукно оеклар кигән. Ә югары диалектлы чуашлар таланы кара тукымадан эшли торган булган. Милли күлмәкнең тышкы кыяфәте дә бик нык аерылып торган. Югары диалектлы чуашларның күлмәкләре караңгы төстәге тукымалардан тегелсә, түбәндәгеләрнеке чуар, төрле төстә булган», – дип аңлатты Наталия. Бу мәгълүматны тагын да ныграк дәлилләү өчен каенанасының музейга бүләк иткән күлмәген карап китәргә булдык.


Наталия Куракинаның каенанасы яхшы тегүче булганлыктан, әлеге күлмәкнең тукымасын да ул үзе чиккән, аны сеңлесе белән теккән. Ул аны олы хатын-кыз чорында кияргә яраткан. Күлмәк мозаика сыман берничә тукыма кисәгеннән җыелган. Ник дигәндә, станокның үлчәме хуҗабикәсенең параметрларына туры килеп бетмәгән. Шуңа зирәк хатын бу проблеманы шундый кызыклы ысул белән чишкән һәм тиешле үлчәмдәге күлмәкне төрле тукыма кисәкләрен тоташтырып, җеп белән кысып теккән.


Күлмәкнең төсләре дә аерым игътибарга лаек. Түбән диалектлы чуашларга хас әлеге күлмәк алтыдан артык төстән тора. Ләкин бу күлмәкне артык чуар дип әйтергә тел әйләнми, чөнки алар барысы да бер-берсен тулыландырып тора. Күлмәкнең орнаменты вак шакмаклардан гыйбарәт, ә аскы өлеше чәчәкле тукымадан эшләнгән. Шакмак бизәгенә мөрәҗәгать итү очраклы түгел – чуаш милли киемнәрендә һәрвакыт геометрик орнаментлар өстенлек иткән. Киемне тагы да матурлау максатыннан, хуҗасы һәр шакмакның эченә аерым бизәк тә чигеп куйган. Чуаш хатын-кызларының көндәлек киемнәре бик универсаль һәм уңайлы булган. Наталия Куракинаның каенанасының әлеге күлмәге дә – шундыйлардан. Хатын-кыз чорында ул бу күлмәкне бала имезгәндә кияргә кулай күргән. Күлмәкнең изү урынында махсус төймәләр белән уем ясалган. Шуның ярдәмендә ул, үзенә кыенлык тудырмыйча, төймәләрне чишеп, баласын имезә алган. Татар хатын-кызлары андый уемны изү белән капласа, чуаш кызлары аны йә төймә, йә төрле бизәнү әйберләре белән каплаган. Кияүгә чыгар алдыннан яшь чуаш кызлары булган барлык бизәнгечләрен үзенә таккан һәм аларны якынча бер ел дәвамында салмый киеп йөргән. Авыр бизәнү әйберләрен алар нибары йоклар алдыннан гына салган. Бала тапкач, әлбәттә, бу бизәнү әйберләрен кию мәҗбүрилеге беткән һәм алар яулык бәйләгән.


Чуаш халык киеме һәм бизәнү әйберләре – үткәндәге матди һәм рухи мәдәниятнең бай хәзинәсе ул. Меңьеллык традицияләрдә Азия һәм Европаның төрле географик төбәкләренең вакыты, кабилә-халыклары, аларның мәдәниятләре бәйләнеше тупланган. Чуаш халкының мәдәнияте, милли киемнәре җир эшкәртү, игенчелек белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа табигыйлык, орнаментлар күптөрлелеге, киемнең күпфункциональлеге, төсләр байлыгы бу факторлар аша ачык күренә. Бигрәк тә хатын-кыз киемнәрендә!


Күлмәккә тукыма нәкъ шушы ыстанда тукылган.
Чуаш күлмәгенең бизәге — вак шакмаклы орнамент
Чуаш милли киемнәренең орнаменты

"Безнең мирас". - 2022. - №11. - 34-35 б. 

Теги: Айзилә Сабирова Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру