Журнал «Безнең мирас»

Зифа Кадыйрованы Язучылар берлегенә нигә алмыйлар?

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин язучы Зифа Кадыйрованы Язучылар берлегенә алмауны иҗтимагый оешманы бизәми дигән фикер белдерде. Аның әйтүенчә, язучыны үзләрен бөек дип санаганнар тәнкыйтьли.
Бу хакта ул “Татар-информ”га әйткән.
“Үзләрен бөек дип санаган язучылар аның әсәрләрен тәнкыйтьли, начар ди. Ә нәрсәсе начар? Художество ягыннанмы? Сюжет ягыннанмы? Анализ ясаучы юк бит. Берлекнең тәнкыйть бүлеге, проза бүлеге бар. Анализ ясагач кына начар дип әйтеп була. Аның бит тәртибе шундый булырга тиеш”, - диде шагыйрь.
Роберт Миңнуллин әйтүенчә, Зифа Кадыйрованы берлеккә алырга мөмкин. “Зифа Кадыйрованы читкә тибәрү Язучылар берлеген дә, аның проза остаханәсен дә, кабул итү комиссиясен дә, идарәсен дә бизәми! Димәк, араларында Зифаның иҗатына гадел бәя бирерлек берәү дә табылмаган дигән сүз!” – диде ул.
Роберт Миңнуллин Зифа Кадыйрованың күпсанлы китаплар авторы булуын телгә алды. “Кеше укый икән, ул бит юкка гына түгел. Халык укыганга күрә начар диләр? Ә башкаларныкы нинди?” – диде ул, дәгъвасын белдереп.
Зифа Кадыйрованың Язучылар берлегенә кабул ителмәве белән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кызыксыначагын әйткән иде. Роберт Миңнуллин берлектәге язучыларның нык ихтыярлы кешеләр булмавына киная ясады. “Мөхәммәтшин әйтсә, шул ук кешеләр “срочно” бертавыштан Зифаны кабул итәчәкләр! Менә күрерсез!”- диде ул.

ФОТО: vk.com

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру