Журналистлар Арча фермерлары белән очрашты (ФОТОЛАР)

23 июль көнне Арча районында Республика Журналистлар берлегенең Казан бүлеге күчмә утырышы узды.  Алар район эшкуарлары һәм фермерларының эше белән танышты, район хакимиятендә киңәшмә үткәрде. Журналистларны «Арча хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Исрафил Насибуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов каршы алып, озатып йөрде.

Шуны да искәртик: әлеге утырышның биредә узуы очраклы түгел, чөнки республикабыз матбугатында эшләүче җурналист һәм мөхәррирләрнең иң күбе Арча төбәгеннән чыккан икән. Бу турыда утырыш вакытында да әйтелдә. Фотоларда актив иҗат итүче яшь журналистларны һәм авыл хәбәрчеләрен дә күрә аласыз.

Комментарий язарга