Жуков шофёры

Сугышчан полкның шофёрлары. 1944 ел

Мәрьям

Гомере буе биниһая зур кайгылар, кыенлыклар кичереп тә, күңелендә һәрдаим игелек нуры саклаган кешеләр бар. Мәрьям апа Хәбибуллина – әнә шундыйлардан.

Ул Лаеш районының Татар Агайбашы авылында туып үсә. Әнисе, утыз биш яшендә, дүрт баласын ятим калдырып, гүр иясе була. Әтисе Хәбибулла яманаты чыккан Суслонгер «тәмуг»ларын кичеп, 1943 елда яу кырында һәлак була. Мәрьямнең сеңлесен һәм ике энесен – Гайшәне, Әсфәндиярны, Нурлыханны – балалар йортына тапшыралар… Кызый авыру әбисе белән генә кала.

– Әсфәндиярны атка утырттылар да, хастаханәгә дигән булып, алып китә башладылар. Икенче энем Нурлыхан да арбага менеп утырды. Ат капка төбеннән кузгалып, хәйран ара киткәч кенә башыма җитте – туганнарымны балалар йортына озатулары икән… Гайшәне бераз соңрак алып киттеләр. Ике яшьлек сеңлемне кочагымнан тартып алганда, кычкырып еладым, аякларыннан үптем. Атаң белән анаң булмагач, кош балалары сыман тараласың икән ул… – дип, искә ала хәзер Мәрьям апа ул чорны.

…1943 елның маенда бер энесе балалар йортыннан качып кайта. Өчәү бергә яши генә башлыйлар – әбиләре үлеп китә. Тумыштан ук чая, тере һәм үҗәт (тормыш та өйрәткәндер) Мәрьям исә бирешми, белешә торгач, Әсфәндиярны да, Гайшәне дә эзләп таба, тәрбияләп үстерә.

Абдулла

Абдулла Хәбибуллин – Мәрьям апа­ның ире. Алар сугыштан соң өй­лә­нешәләр.

Абдулла Дөбъяз районының (хәзер Биектау районына керә) Зур Кавал авылында 1924 елда дөньяга килә. 1942 елда 18 яшендә сугышка китә. Молдавия­не, Румынияне, Югославияне, Венгрияне һәм Австрияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Беренче контузиясен ул 1943 елның кышында Румыниядәге Корсунь-Шевченко шәһәре янында барган канкойгыч хәтәр бәрелешләр вакытында ала. Ике айга якын күчмә кыр госпиталендә дәвалана. 1944 елның көзендә Будапештны (Венгрия) азат иткәндә икенче мәртәбә контузия ала. Янә кыр госпитале… Шул ук елны Дунай елгасын кичкәндә немецлар понтон күперне шартлата. Абдулланың машинасы суга чума. Ефрейтор егетнең «Кызыл Йолдыз» һәм III дә­рә­җә Дан ордены, документлары бе­лән бергә, суга баткан машинада кала.

Австрия җирендә барган канкойгыч бәрелешләрдә Абдулла Хәбибуллин тагын ике тап­кыр контузия ала, авыр яра­лана. Үлгән, дип, туганнар каберлегенә салгач, кабер ка­зы­ган бер солдат аның кыймылдап куюын күреп ала. Шул рәвешле ул исән кала.

1945-1947 елларда Абдулла Хәбибуллин 20 нче укчы гвардия корпусы командиры генерал-лейтенант Михаил Запорожченконың шәхси шофёры булып хезмәт итә.

1945 елны беренче Җиңү парады алдыннан Абдулланы Мәскәүгә командировкага юллыйлар. Ул бер атна дәвамында маршал Георгий Жуковны машинада йөртә.

***
Абдулла һәм Мәрьям Хәби­бу­л­линнар бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Вәләкин Абдулла агага сугышта алган яралары (башына пуля тигән була) тынгы бирми, ул коточкыч баш авыртуларыннан унөч ел буе интегә. Мәрьям апа шул елларда аны сабыр гына тәрбияли. Әмма дә коточкыч сугыш дәһшәтләрен кичкән иренең сәламәтлеге көннән-көн югала бара, ул, нибары 56 яшен тутырып, акылыннан язып вафат була.

Комментарий язарга