Җәя-кубызда ничек уйнарга?

1983 елда Казан-Мәскәү поездында, очраклы гына, 76 яшьлек Нигъмәтҗан Галимов дигән бер абзый белән очраштым. Сүз ара сүз чыгып, ул миңа үзенең җәядән кубыз ясап уйный белүе турында сөйләде. Аннан соң без алдан билгеләнгән вакыт буенча аның туган ягы – Биектау районының Дөбьяз авылында очраштык. Һәм ул үзенең умарталыгында төрле зурлыктагы кулдан ясалган берничә җәя күрсәтте. Карама агачыннан бөгеп ясалган җәя, аңа умарта кәрәзе рамына чорный торган металл кыл тарттырылган. «Өлкәннәр аны болай уйныйлар иде», – дип, бер аягы белән җиргә тезләнде һәм уң кулның имән бармагы белән кылларга сугып, төрле ритмнар уйнап күрсәтте. Икенчесе кечерәк итеп эшләнелгән, шундый ук металл кыл тарттырылган. Кече җәяне уйнаганда, аның бер башын сул кул белән тоталар, икенче башын (агач өлешен), авызга куеп, тешләргә териләр. Һәм авыз куышлыгы ярдәмендә эчтән генә көйләп, нәкъ тимер-кубыз кебек уйныйлар. Ә уң кулның имән бармагы белән кылга йомшак кына сугарга кирәк. «Бу уен коралын безнең якта «җәя-кубыз» дип тә, «кыл-кубыз» дип тә йөртәләр», – дип, үзе белгәннәрне сөйләде Нигъмәтҗан ага.

1984 елда Дөбьяз авылында Фәрит Барыев оештырган кыл-кубызларда уйнаучы ун кешелек кызлар ансамбле дә бар иде.

Казанга кайткач та без бу уен коралын сәхнәдә уйнарлык итеп ясатып алдык. Шул вакыттан бирле җәя-кубыз Сорнай ансамбленең алыштыргысыз бер уен коралы булып тора. Аның бер башына, тавышны көчәйтү өчен, акустик җайланма куелган. Идәнгә куйгач таеп китмәсен өчен, кыл-кубызның бер башына очлы кадак беркетелә. Шул ук кадакка кылның бер башын бәйлибез, ә икенче башы, алдан беркетелгән гитара боргычы ярдәмендә, җәянең икенче башына борып тарттырыла. Кылы 0,8 мм калынлыкта капрон леска.

Бер генә кыллы әлеге җәя-кубыз карап торышка гади генә кебек. Әмма, уйный башлагач, аның үзенә генә хас мөмкинлекләре зур икәне ачыла. Аны уйнаган саен уйныйсы гына килеп тора.

Уйнау өчен иң элек кылны билгеле бер тавыш югарылыгына көйлибез. Үзеңә җайлы итеп, уң аяк белән идәнгә тезләнәбез. Җәянең бер башы идәнгә терәлгән. Сул кул белән җәя-кубызны өске башыннан тотабыз, ә уң кулның имән бармагы белән ике яктан да кылга сугып уйныйбыз. Башкара торган көйгә карап, сул кулның имән һәм урта бармаклары белән кылны сүндереп алырга һәм шул ук вакытта, җәяне аз гына басып, тавыш югарылыгын үзгәртеп була. Катырак баскан саен, тавыш түбәнәя бара.

Тагын бер уен алымын әйтеп китәм. Шундый ук тәртиптә утырабыз. Як-якка селкенмәсен өчен, сул кулның терсәге белән җәянең кәүсәсен билгә терәп кысабыз. Сул кулның имән һәм баш бармаклары белән кылны кысып тотарга һәм акрын гына кыл буйлап аска-өскә күчереп йөртергә була. Шул ук вакытта уң кул белән кылга сугып, төрле ритмнар уйныйбыз.

Җәя-кубызда шулай ук скрипканың сызгычы (смычок) ярдәмендә сызып та уйнарга мөмкин. Сызгычны ук рәвешендә үзгәртеп ясасаң, фольклор ансамбльләре өчен тагын да үтемлерәк була.

 

Ринат Гыйләҗев, «Сорнай» фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе

 

 

Комментарий язарга