Журнал «Безнең мирас»

Заман геройлары

Гражданнар сугышының йөзьеллыгы якынлашып килә. Иске Кулаткы төбәген өйрәнүче белгеч буларак, әлеге сугышта катнашкан үз районым кешеләре турында да язасым, журнал укучыларына белгертәсем килә [1].



Хәзерге Иске Кулаткы җирләре 1918 елда Саратов губернасының Хвалын өязе Иске Атлаш, Шаһ, Урта Терешкә, Иске Лебежай, Яңа Зимничә, Дворян-Терешан волостьларына кергән. Бу волостьларда барлыгы 28 авыл булып, 55,8 мең кеше яшәгән, шуларның 97,6%ын татарлар тәшкил иткән. Болар барысы да заманында Темников, Сембер, Касыйм, Казан, Оренбург төбәкләреннән килгән «йомышлы кешеләр» булып, соңрак аларны дәүләт крестьяннары хисабына кертәләр [2].


Бөек Октябрь социалистик революциясе вакытында 28 авылда 72 мәчет эшләгән. Татар ир-атларында ватанпәрвәрлек хисе көчле булып, алар патша армиясендә тугры һәм намуслы хезмәт иткән. 1917 елның декабрендә хәзерге Иске Кулаткы районының Яңа Кулаткы авылында, 1918 елның гыйнвар-февраль айларында башка авылларында Совет хакимияте тыныч, кан коюларсыз гына урнаша, крестьяннар яңа хакимиятне шатланып каршы ала һәм тулысынча большевеклар тарафына күчә.


Моңа Беренче Бөтендөнья сугышыннан туган җирләренә кайткан татар солдатларының алдынгы революцион карашлары һәм, шулай ук, Бакы, Саратов, Казан, Сызрань шәһәрләренә сезонлы эшкә, Донбасс шахталарына киткән ир-атларның коммунистик рух белән әйләнеп кайтуы зур этәргеч биргән. Хвалын өязеннән читкә китеп хезмәт куючылар гаять күп булган. Алар, авылга кайту белән, яңа үзгәрешләрне тиз тоеп алып, Совет хакимиятен урнаштыруда җирле түрәләргә ярдәм итәргә керешкән. Өяз хакимияте, волость башкарма комитеты 1918 елгы язгы чәчү вакытында крестьяннарга булышырга тырышкан, хәерчеләргә орлык, ат һәм башка кирәк-яраклар биргән. Әмма тыныч тормыш озак бармый.


Мәгълүм ки, 1914-1918 еллардагы Беренче Бөтендөнья сугышы илнең икътисади тормышына зур зыян сала: завод-фабрикалар эшчәнлеге чимал, ягулык җитмәү сәбәпле туктап кала, икмәк, азык-төлеккә кытлык, авыл һәм калаларда яшәүче халык хәерчелек, ачлыкның чигенә килеп җитә. Икмәк алпавыт һәм бай крестьяннар кулында гына була. Илдә хәрби коммунизм сәясәте үткәрелә башлый: алдынгы эшче һәм кызылгвардиячеләрдән торган прод­отрядлар оеша. Аларның максаты – кулаклардан, бай игенчеләрдән икмәкне тартып алу.


Илдә сыйнфый көрәш кискенләшә, ачлык, төрле авырулар көчәя. Ил «кызыллар» һәм «аклар»га бүленә. Безнең төбәк ир-атлары Сембер, Саратов һәм Идел буеның башка губерналарындагы Гражданнар сугышында актив катнаша. 1918 елда Иске Кулаткыдан ерак түгел генә урнашкан Сызрань, Кузнецк шәһәрләре һәм башка авыллар ак чехлар тарафыннан камап алына. Фетнәне бастырыр өчен, Иске Кулаткы, Шаһ волостьларыннан кызылгвардиячеләр җибәрелә. Ак чехлар тар-мар ителә, бәрелешләр вакытында Иске Кулаткыдан 30 кеше һәлак була. Кулаткылылар Хвалын шәһәрендә патша армиясенең штабс-капитаны Попов җитәкләгән төркемне дә тар-мар итүдә катнаша. Биредә Иске Кулаткы, Урта Терешкә, Яңа Кулаткы авылларыннан элеккеге фронтовик егетләр актив сугыша.


Авыл халкы, җирле совет һәм ярлылар комитеты көче белән, фронтовикларның гаиләләренә һәм Кызыл Армиягә матди ярдәм күрсәтә. Гражданнар сугышы чорында Иске Кулаткы, Бахтеевка, Чуаш Кулаткысы, Яңа Зимничә авылларыннан Кызыл Армиягә 150 ат, йөзләгән кием-салым һәм аяк киеме озатыла. Туган якны өйрәнү музеенда Яңа Кулаткы, Иске Яндовка, Иске Кулаткы авыллары халкының фронтка 72 пар киез итек, 110 пар чабата, 17 тун, 112 пар йон оек җибәрүләре турында документ бар.


Гомумән алганда, Иске Кулаткы районы авылларыннан 3600 кеше Гражданнар сугышында кан коя. Алар данлыклы Чапаев дивизиясендә, татар һәм интернациональ полкларында, бригадаларда көрәшә, бер меңгә якыны һәлак була, күбесе туган төбәгенә яралып, зәгыйфьләнеп кайта. Кызылармиячеләрдән Исхак Богданов, Галиҗан Монасыйпов, Исмәгыйль Гафуров, Андрей Хуҗәхмәтов, взвод командирларыннан Сабир Рафиков, Шиһап Хәбибуллин, Нурали Сабитов, Каюм Шабакаев, Исмәгыйль Шабакаев, Габдрахман Якупов кебекләр, зур батырлык һәм каһарманлык күрсәткәннәре өчен, орден-медальләр, исемле кораллар белән бүләкләнә.


Сәйфулла Ильяс улы Хуҗәхмәтов – шул заманның геройларыннан берсе. Ул 1875 елда Яңа Зимничә авылындагы ярлы крестьян гаиләсендә туган. Унбер яшьлек малай, ачлык һәм хәерчелектән качып, Идел буена кәсеп эзләп чыгып китә. Әстерхан шәһәрендәге бер пристаньда үзенә эш таба: пароходлардан байларның һәм сәүдәгәрләрнең йөген ташый. 15 яшеннән Хәзәр диңгезе утрауларының берсендә урнашкан балыкчылык хуҗалыгында кара эшче булып хезмәт итә. Патша армиясендә Кавказ ягында хезмәттә була. 1901 елда Бакы нефть промыселенә урнаша. 1904 елда большевиклар сафына баса. Бакы шәһәрендә патша хакимиятенә каршы яшерен эшләрдә, 1905 елда Бакы шәһәрендә булган кораллы восстаниедә катнаша.


Патша хакимиятенең эзәрлекләвен­нән качып, С.Хуҗәхмәтов Красноводск (хәзерге Төрекмәнбашы), Кызыл Арват (хәзерге Сердар) шәһәрләренә китә, анда да ул большевиклар белән мөнәсәбәтне өзми, Урта Азиядә прокламацияләр тарату белән шөгыльләнә. 1906 елда Әндиҗан станциясендәге яшерен оешма әгъзалары белән таныша, тимер юл транспортында большевистик әдәбиятны тарату белән актив шөгыльләнә. 1907 елда С.Хуҗәхмәтов, Әндиҗан шәһәренә күченеп, «Беш-Бош» заводына эшкә урнаша, яңадан революцион эшчәнлеген башлап җибәрә. 1917 елның 4 июлендә ул заводта көчле забастовка оештыра.


Июль вакыйгалары Совет хакимия­тенең Әндиҗан шәһәрен яулап ала башлау датасы булып тора. Декабрь аенда шәһәр тулысынча большевиклар кулына күчә.


«Беш-Бош» заводында коммунистлар партиясе җитәкчелегендә эшчеләр тарафыннан оешкан Кызыл гвардия отряды Сәйфулла Хуҗәхмәтов командалыгында Фирганә үзәнлегендә революциянең җиңеп чыгуына, кыргыз илендәге Ош, Җәлал-Абад һәм башка шәһәрләрдә басмачыларның [3] советларга каршы көрәшен бастыруда зур көч куя. Үзбәкстанның Бекабад, Тишек-Таш, Хаккул-Абад шәһәрләре һәм башка җирләрдә басмачыларның хәрәкәтен туктата. Коканд Советына иң авыр вакытларда ярдәмгә килгән Сәйфулла Хуҗәхмәтов командасы, башка хәрби берләшмәләр белән бергә хәрәкәт итеп, Ташкент шәһәрендә басмачыларның «Төркестан мөхтәрияте»н (яки «Коканд автономиясе»н) төбе-тамыры белән юк итүдә катнаша, Совет хакимиятенең тулысы белән җиңүенә ирешә [4].


1919 елның сентябрендә Әндиҗан шәһәре генерал Моностровның 20 меңлек армиясе һәм басмачылар белән камап алына. 23 көн дәвамында барган сугышларда Сәйфулла Хуҗәхмәтов җитәкчелегендәге отряд, иң авыр һәм җаваплы бәрелешләрдә катнашып, каршы якка зур зыян китерә.


Шул ук елда Әндиҗан шәһәренә Төркестан фронты командующие Михаил Фрунзе килгәннән соң, аның җитәклегендәге Хуҗәхмәтов отряды, Кызыл Армия гаскәре белән, корбашы (ягъни кырык башы) Ахунҗанның гаскәрен туздыра, шулай ук баш командирның фәрманына буйсынып, Фирганә фронтында да басмачылык хәрәкәтен бастырырга керешә.


С.Хуҗәхмәтов җитәкчелегендә басмачыларга каршы көрәш вакытында җирле халыклардан торган аерым отрядлар да оеша. Әндиҗанда эшче, кызылгвардиячеләр һәм партия дружинасы әгъзалары әзерләнә. Большевиклар партиясенең карары нигезендә, С.Хуҗәхмәтов гадәттән тыш хәлләр отрядының партия дружинасы командиры итеп тәгаенләнә.


1922 елның февралендәге 253 нче аттестациядә С.И.Хуҗәтмәтов турында болай языла: «Коканд продбатальонының 2 нче Әндиҗан ротасы командиры иптәш Хуҗәхмәтов, батальонда булган вакытта законга каршы бернинди хилаф гамәл кылмады, хәрби хакимият тарафыннан бирелгән барлык фәрман һәм күрсәтмәләрне карусыз үтәде. Өязләрдәге эш вакытында продармиячеләр белән җитәкчелек итә алды. Алар, сугышчан яктан начар әзерлекле булсалар да, һәрвакыт алгы сафта көрәштеләр. Фирганәдә басмачылык көчле булуга карамастан, продбатальонда үлүчеләр һәм яраланучылар саны башка отрядлар белән чагыштырганда азрак иде. Басмачылар белән көрәш туктатылганнан соң, иптәш Хуҗәхмәтов Үзбәкстанда Совет хакимиятен ныгыту юнәлешендә төрле вазифаларда эшләвен дәвам итте».


1929 елда Сәйфулла Хуҗәхмәтов, Үзбәкстанның Нәмәнган өлкәсендә барлыкка килгән басмачыларга каршы көрәшер өчен, партия тарафыннан яңадан мобилизацияләнә һәм, отряд командиры буларак, сугышка җибәрелә. Хәрби бурычны уңышлы үтәп, Нәмәнган өлкәсендә басмачыларны төбе-тамыры белән кырып аткач, ул Әндиҗанга әйләнеп кайта һәм көчле авыру нәтиҗәсендә аяктан егыла.


Үзбәкстан Совет хакимияте үзенә туг­ры һәм намуслы хезмәт иткән татар егетен онытмый. Шул чордагы документларга күз салсак, 1935 елда Октябрьнең 18 еллыгы уңаеннан, аңа Мактау грамотасы, бер мең сум акча бирелә. 1936 елда көрәшче «Кызыл Байрак» ордены белән бүләкләнә. 1918-1922 елларда басмачыларга каршы көрәшен, 1905 елда Бакы шәһәрендә яшерен рәвештә большевиклар белән хезмәттәшлек итүен истә тотып, 1939 елда Әндиҗан шәһәр советы аңа 500 сум күләмендә пенсия билгели. Шул ук елда Хуҗәхмәтовның сәламәтлеге тагын да начарлана. Моны истә тотып, Үзбәкстан ССР ҮБК рәисе Юлдаш Ахунбабаев республиканың халык сәламәтлеге комиссарына көрәшчене дәвалауны үз контролендә тотарга куша. 1939 елның 3 нче июнендә Әндиҗан шәһәренең сәламәтлек саклау бүлегенә телеграмма килеп төшә. Анда: «Персональ пенсионер, элекке командир Хуҗәхмәтовның сәламәтлеген тикшерегез, дәвалау чараларын күрегез, нәтиҗәне Наркомздравка – Абдуллаевка хәбәр итегез», – дип язылган була.


Сәйфулла Хуҗәхмәтов 1940 елның 27 нче февралендә, озак авырудан соң, бакый дөньяга күчә, шәһәрнең Пушкин исемендәге үзәк паркында, туганнар каберлегенә җирләнә.


***
Дөрес, хәзерге вакыттта Граждан­нар сугыш геройларына – ярлы, хәерче, бат­рак һәм эшче арасыннан үсеп чыккан каһарманнарга, революционерларга карата мөнәсәбәт төрле, күбесенчә тискәре һәм алар әкеренләп тарих хәтереннән җуела бара. Әмма бу шәхесләр без яшәгән илнең – Советлар Союзының геройлары булды, меңләгән совет укучысы алар үрнәгендә һәм рухында тәрбияләнеп, бүген дә илебезгә намуслы хезмәт итә.
_________________________________________
1. Гомерен партиягә багышлаган ветеран укытучы, төбәкне өйрәнүче Хәнәфи Насыйровның бу мәкаләсе, күптән түгел генә язылса да, совет идеологиясе карашларыннан арынмаган иде. Шуңа күрә мәкаләне берникадәр үзгәртергә, аңа астөшермә рәвешендә өстәмәләр кертергә туры килде.
2. Иске Кулаткы районы җирләренә халыкның кайдан күченүе турында авторның «Кулаткы морзалары» исемле мәкаләсеннән укып белергә мөмкин: «Безнең мирас». – 2016, май; http://beznenmiras.ru/kulatky-morzalary/
3. Басмачылар хәрәкәте хәзерге тарих фәнендә Урта Азиядәге төрки халыкларның Россия колониясенә каршы милли-азатлык хәрәкәте буларак бәяләнә.
4. «Төркестан мөхтәрияте» (яки «Коканд автономиясе») – төрки-мөселман халыкларының хәзерге Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан җирләрендә 1917 елның 27 ноябреннән – 1918 елның 22 февраленә кадәр оешкан дәүләти берләшмәсе. Шунысын искәртик, әлеге бәйсез дәүләтнең Вакытлы хакимияте составында, казакълар һәм үзбәкләр белән бергә, татар егетләре – рәиснең урынбасары Ислам Шаһиәхмәтов, Хәрби шура рәисе Мәһди Чанышевлар да була. Басмачыларга һәм әлеге милли җөмһүрияткә каршы көрәшкә совет хакимияте җирле халыкның телен, гореф-гадәтләрен яхшы белгән Идел буе татарларын күпләп махсус озата.

Теги: Хәнәфи Насыйров Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру