Зәки Нури (1921-1994)

Озак авырганнан соң, кичә Зәки Нури вафат булды, бүген аны җирлиләр. 73 нче яшенә чыккан иде. Тормыш мине әдәбият дөньясында аның белән берничә мәртәбә очраштырды. Мин Язучылар союзының рәисе чагында ул сәркатип булып эшләде. Бик тырыш, бик тә өлгер кеше иде мәрхүм. Соңыннан үзе дә рәис булып, «Казан утлары»ның җаваплы мөхәррире булып та байтак еллар эшләде. Шигырь китаплары, җырлары да байтак кына.

Әдипләр Зәки Нури һәм Афзал Шамов. 1960 ел

Мине Зәкинең дусты дип атап булмас иде. Ул җитәкче булып эшләгәндә, аның кайбер гамәлләренә каршы чыккаладым. Әмма өлкә комитетының идеология сәркатибе М.Вәлиев З.Нурига җил-яңгыр тидермәскә тырышты.

Минем каршы чыгуым Зәкигә ниндидер дошманлык хисе саклаудан түгел, бәлки, ялгышларын төзәтү теләге белән эшләнгән иде.

Гомеренең соңгы елларында, бичара, гакылына зарар килеп, бик күп авырлыклар кичерде, хатыны – белорус кызы Валентина – аңа карата соклангыч фидакярлек, түземлелек күрсәтте.

Зәки Нури сугыш каһарманнарының соңгыларыннан була торгандыр инде. Авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмнең. Әмин.

 

1994, 19 февраль
Истәлек Гомәр Бәширов көндәлегеннән алынды.

Фото: gorkiy.tatmuseum.ru

Комментарий язарга