Зәйтүнә Мәүлүдованың кабер ташы

Зәйтүнә Мәүлүдова – Габдулла Тукай яратып йөргән кыз. Ул 1893 елның 18 августында Чистайда дөньяга килгән. Кызның гаиләсе 1907 елның җәендә Казанга күченгән. Ул вакытта З.Мәүлүдованың атасы Хәйдәр инде үлгән булган, әниләре, иренең исән чагындагы теләген үтәп, кызларын Казандагы рус-татар мәктәбендә укыткан. Зәйтүнә башкалада Габдулла Тукай белән берничә тапкыр очрашкан, шагыйрь аңа гашыйк булган, тик мәхәббәтен белдерергә оялган. Кызганыч ки, яшьләрнең юллары аерылган: 1908 елда З.Мәүлүдова гаиләсе белән кире Чистайга күченеп китәргә мәҗбүр булган. Соңра кызны ишан Зәйнулла Рәсүлевнең улы Габделкадыйрга кияүгә биргәннәр. Аларның газиз уллары Атилла Расих мәшһүр язучы булып киткән.З.Мәүлүдова Казан шәһәрендә вафат булган. Аның кабере атаклы Яңа Татар бистәсе зиратында (15 аллея янында). Аның кабер ташына мондый сүзләр язылган:

Алгы ягы:

1) «Мәүлүдова

2) Зәйтүнә Хәйдәр кызы

3) 1893-18-VIII – VI-8-1957.

4) Очраган юлда, сине күргән,
иелгән ул бүген;

5) Ул шуңар да шатлана бит,
чын юләр түгел диген!

6) Күргәнең бармы әле
Коръандагы мәдхияни?

7) Ул синең васфыңда:
«ля шәркыйя, ля гарбия», – ди!

8) Күк китабының сине
белгәнлегенә шаккатып,

9) Ул хәзер алган «Сабах»тан
бер Кәләмулла сатып.

10) Г.Тукай».

Арткы ягы:

1) «Кадир Зәйнулла улы

2) Рәсулев

3) 1891-1960».

Күргәнебезчә, әлеге кабер ташы З.Мәүлүдовага гына түгел, ә ике кешегә – аңа һәм аның иренә куелган. Күпләр, ташбилгенең алгы ягын гына күреп, арткы ягына игътибар итмиләр һәм бу кабер ташы фәкать Зәйтүнәнеке дип уйлап нык ялгышалар. «Очраган юлда…» шигырен күренекле шагыйребез Габдулла Тукай әлеге кабер иясенә багышлап язган булган, шуңа күрә ташбилгене куйдыручылар З.Мәүлүдованың ташына әлеге сүзләрне яздырганнар. Гадәттә, татар кабер ташларының язуларында хаталар очрый, бу ташбилгенең текстында да аларны табарга мөмкин. Мәсәлән, «Коръәндәге» сүзе «Коръандагы» дип, «мәдхияңи» сүзе «мәдхияни» дип, «Кәлямулла» сүзе «Кәләмулла» дип язылган.

Шигырьне аңлавы кыен, чөнки гарәп алынмалары, ислам терминнары очрый, шуңа күрә аны хәзерге татар теленә күчерик:

«Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул (Тукай үзе турында сөйли) бүген;
Ул (автор үзе) шуңа да шатлана бит, чын юләр түгел диген!
Күргәнең бармы әле Коръәндәге сине (Зәйтүнәне) мактау сүзен?
Ул (Коръән) сине (Зәйтүнәне) сыйфатлаганда: «Көнчыгышныкы да, көнбатышныкы да түгел», — ди!
Күк китабының (Коръәннең) сине белгәнлегенә шаккатып,
Ул (автор) хәзер алган «Сабах»тан («Сабах» китапханәсеннән) бер Кәләмулла (Коръән китабын) сатып».

Бу шигырьдә шагыйрь «Нур» сүрәсенең 35 нче аятенә ишарә иткән:

Аятьнең мәгънәсе:

«Аллаһ күкләрне һәм җирне яктырта. Аллаһ нуры эчендә шәм янып торган өйнең тәрәзәсе кебек, ул шәм пыяла эчендә, пыяла энҗе кебек бер йолдыз. Ул ут яндырылыр зәйтүн агачының мае белән, ул агач көнчыгышта да түгел, көнбатышта да түгел. Аның мае, ут ирешмәсә дә, яктырырга әзер. Нур өстенә нур! Аллаһ теләгән кешесен нурына ирештерә. Аллаһ кешеләр өчен мисаллар китерә. Аллаһ – һәрнәрсәне белүче».

Коръәндә очраган шушы «зәйтүнә» («зәйтүн») сүзен Г.Тукай, шаяртып булса кирәк, үзенең яраткан кызы Зәйтүнәгә бәйләп күрсәтә. Чынлыкта, аятьтә сүз зәйтүн агачы һәм мае хакында бара. Шул агач маен Аллаһы Тәгалә, «ут кагылмаса да, яктырырга әзер», дип мактаган. Изге китапта «зәйтүн» сүзе биш урында очрый, ә менә шул ук мәгънәне аңлаткан, тик берлек санда торган «зәйтүнә» сүзе фәкать бер җирдә – «Нур» сүрәсендә генә китерелә.

Шулай итеп, Коръән китабында кызның исеме телгә алына дип шаккатып, шигырьдәге лирик герой бертуган Әхмәдуллиннар китапханәсеннән Изге китап сатып алган.

З.Мәүлүдованың кабер ташы инде бераз тузган, шуңа күрә аны яңартырга кирәк, дигән сүзләр дә ишетелә. Тик бу эш эшләнсә дә, аның бу иске ташын зират кырыена алып чыгып атмасыннар, ул якты бер истәлек булып берәр музейда урын алсын иде. Чөнки байтак шәхесләргә куелган иске ташлар зират кырыенда әвәләнеп яталар. Хәтта Тукайның иске ташы да беркемгә кирәк булмады (бәлки, ул һаман шунда ятадыр әле). Андый хәлгә барып җиткәнче, ташны бөтенләй алыштырмаулары күпкә хәерлерәк.

 

Айдар Гайнетдинов

Безнең мирас. — 2021. — №7. — 48-49 б. 

 

Комментарий язарга