Заһир Бигиев вафаты (1870-1902)

Күренекле мәгърифәтче, татар укучысына «Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә», «Зур гөнаһлар» романнары аша таныш каләм иясе Мөхәммәтзаһир Ярулла улы Бигиевнең биографиясенә турыдан-туры бәйле рәсми документлар юк диярлек. Бөтен булган кадәресе – «Мавәраэннәһердә сәяхәт» әсәрендә автор үзе телгә алып киткән берничә факт һәм шул ук китапка бертуган энесе Муса Бигиев (1873-1949) язган кереш сүздәге биографик белешмә генә.

Бигиевләр нәселе асыл чыгышлары белән Пенза губернасының Чембар өязе Кикин исемле авылдан була. Әдип үзе Ростов-Донда туа, 1891 елда Казанда Күл буе мәдрәсәсен тәмамлый, шуннан соң туган шәһәренә кайтып, гомеренең азагына кадәр биредә имам-хатыйп вазыйфасын башкара. 1893 елның 11 июлендә Заһир Бигиев Мавәраэннәһергә (Урта Азиягә) юл тота. Беренче максаты Бохарада газета ачу һәм, күңеленә ята калса, берәр мәдрәсәдә укырга калу булса да, бу максатларның һәрберсе тормыш чынбарлыгына бәрелеп челпәрәмә килгәч, сәяхәтен фәкать гади мосафир-турист сыйфатында гына дәвам итә. Кайчандыр мәгърур дәүләтләр тоткан бердәм төрки халыкның бүгенге хәле – гамьсезлеге, наданлыгы, артта калганлыгы, яшәгән урыннарының җимереклеге, пычраклыгы, шапшаклыгы аның күңелендә гаять авыр хисләр уята. Милләт тормышындагы тискәре күренешләрне әдип гомум мәдәни дәрәҗәнең түбәнәю нәтиҗәсе итеп карый, боларның сәбәпләрен милли горурлык, ватандарлык хисе сүрелүе, тарихны, үткәндәге рухи мирасны белмәү, ул мирасны тудырган шәхесләрне санга сукмау – кыскасы, кешеләрдә гыйлем-мәгърифәткә омтылыш кимү, иҗтимагый аң, әхлак принциплары тупаслану белән аңлата.

Язучы, күңеле тәмам сүрелгән хәлдә, 1893 елның 23 сентябрендә туган шәһәре Ростов-Донга кайтып җитә. Ләкин кайткач та тирә-ягындагы тормыштан юаныч тапмый. Төшенкелектән чыга алмыйча, юлъязмаларын рәткә китереп, үзенең соңгы әсәрен – «Мавәраэннәһердә сәяхәт»ен («Транс-Оксаниягә сәфәр») китап итеп эшли. Аннары сигез елдан артыгракка сузылган газаплы, рухи бушлык белән өртүле гомеренең ахыргы әйләнеше башлана. «Гаять көчле авырулы бер хәлгә төштем, – дип язып куя ул сәяхәтнамәсенең соңгы битендә. – Башлануы кайгыдан юану өчен бер кәеф-сафа кору сымаграк булып күренсә дә, ахыры соң дәрәҗәдә һәлакәтле булды. Кулыма каләм тотмас хәлгә килдем. Тормыш ләззәтләреннән өмет өздем. Моннан соң яшәвемдә файда булмас, дидем дә әҗәл сәгатен, Газраилнең визитен көтә башладым…»

Заһир Бигиевнең тәгаен ничек мәрхүм булуы турында анык фикер юк. Соңгы елларында әдип «күкрәк чире»ннән интеккән, шуның аркасында күп вакытын Түбән Стеблевка авылында уздырырга мәҗбүр булган. Ләкин кабергә керткән сәбәп шулмы – билгесез. Арада «хатыны агулаган» (бу фикерне Мөхәммәт Гайнуллин инкяр итә; галим 1950 нче елларда Ростов-Дон шәһәренә бара, анда әдипнең җәмәгатен һәм ул вакытта әле имин сакланган каберен күрә), «шәһәрдә купкан фетнә вакытында карагруһлар тарафыннан кыйналып үтерелгән» (галим Мәхмүт Гайнетдинов версиясе) кебек фаразлар да бар. «Зур гөнаһлар» китабында урын алган ахыр сүздә Рәис Даутов исә болай дип яза: «Күрәсең, әдипнең авыруы торган саен көчәя барып, ахырда аны фаҗигале финалга китереп җиткерә – 1902 елның башында Заһир Бигиев, үз-үзенә кул салып, күптәннән бирле күңеле тарткан «мәңгелек йортка» китеп бара…» Тарихчы-галим Азат Ахунов мондый фикер белән килешми: аныңча, имам-хатыйп, тирән дини гыйлемле кеше, Аллаһ тарафыннан иңдерелгән гомерне үз куллары белән өзәргә базмас иде.

Безгә шушы фаразларның берсенә иярергә генә кала. Чөнки әлеге үлемгә кагылышлы асыл хакыйкать беркайчан да ачылмас инде, мөгаен.

Журналга Рүзәл Мөхәммәтша әзерләде.

 

Әдәбият:

1. Ахунов Азат. Известный и неизвестный Загир Бигиев // Гасырлар авазы – Эхо веков, 2006. – №1.
2. Бигиев Заһир. Зур гөнаһлар. Романнар һәм сәяхәтнамә. Төзүчесе, төп текстның транскрипциясен һәм хәзерге әдәби телгә тәрҗемәсен эшләүче, искәрмәләр һәм ахыр сүз авторы Р.Даутов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – Б.360 – 279.

Комментарий язарга