Юраулар

Юраулар өчен бик күптөрле билге-галәмәтләр нигез булып тора. Язын аҗаган күргән кешене гомере буена ачы язмыш, зур афәтләр, көтелмәгән газап-михнәтләр, фаҗигале хәлләр эзәрлекләр, тормышы тоташтан бәла-казалы, зар-интизарлы булыр, диләр. Өй янына каен агачы утыртырга ярамый, кайгыдан башың чыкмый. Миләш агачы күз тиюдән саклый. Артыш агачы булган йортка җеннәр, шайтаннар керә алмаган. Тәнендә миңе күп кеше бәхетле була, диләр. Миңнәре үзе күрә алмый торган җирендә, әйтик, аркасында булса, андый кеше бигрәк тә бәхетле, имеш.

Борын очы кычытса – мәет. Козгын карылдаса – мәет. Ашагач, өстәл өстен кәгазь белән сөртсәң – талаш. Күп еласаң – мәеткә яки хәсрәткә. Гөлләр корый башласа – йортта тынычлык, тигезлек бетә. Үрмәкүч оясын кич белән кузгатмыйлар – бәрәкәт бетә. Кояш баегач, өй җыештырсаң, кер юсаң – йорттан бәрәкәт китә, игелек күрмәссең. Баз капкачы өстендә йокларга ярамый – чирлисең. Күп талашу, кычкырышу – бәхетсезлеккә, йортта игелек бетә. Ике кеше берьюлы сөлгегә кул сөртсә – талашып китәрләр.

 

 Сөйләүче: Искәндәрова Наҗия Нәкыйп кызы. Мамадыш шәһәре.

Безнең мирас. — 2020. — №7.

Фото: pixabay

Комментарий язарга