Югалмасын җирдә эзләре…

1942 елның гыйнвар аенда безнең Айтугановлар гаиләсе соңгы тапкыр бергә җыелды. Әткәй белән кече абыебыз Ягъсуб әле фронтка алынмаган. Олы абыебыз Нәкыйп, артиллерия училищесын тәмамлагач, Башкортстанга, үзе командир булачак частькә сугышчылар мобилизацияләргә җибә­релгән, юл уңаенда өч-дүрт көнгә авылга керергә җай тапкан.

Көннәр бик салкын – 35-40 градус торды. Ә без ул салкыннарны сизмәдек тә шикелле, чөнки җидебез дә бергә: әткәебез Мөхәммәткәрам, әнкәебез Әминә, ике абый, мин – 13 яшьлек Әрибә, 11 яшьлек сеңелем Әдилә, 7 яшьлек энем Ләбиб. Җидебез дә исән-сау…

Шул елның апрель башында – Ягъсуб абый, май азагында әткәй фронтка алынды. Әткәй киткәндә: «Сугыш тиз генә бетмәс, берәребез булса да кайтыр әле», – диде. Август азагында ук – Ягъсуб абыйның, декабрь азагында әткәйнең һәлак булуы турында хәбәр алдык. Шулай да, әйткәне хак булды: өчесеннән берсе кайтты.

Ягъсуб абый – Орёл өлкәсендә, әткәй Смоленск өлкәсендә баш салган. Икесенең дә кайда күмелгәннәре язылган иде. Сугыш беткәнче «бәлки, кайтырлар әле» дигән өмет белән яшәдек. Аннан соң каберләрен табу, ятып калган җирләрен яд итү теләге туды. Эзләвем озын-озак елларга сузылды… Бу турыда тәфсилләп язуымның мәгънәсе шунда: сугышта һәлак булган якыннарының эзен, каберен эзләүчеләр хәзергәчә бик күп, өметләре өзелмәсен, димен. Иртәме-соңмы хәбәрләре килер. Минем әлеге хикәятем – шуның бер мисалы…

Әйткәнемчә, безнең әткәй – Айтуганов Кәрам Хафиз улы (1896 елгы) – сугышка 1942 елның 26 маенда китте. Ул чакта сугышка китүчеләрне бөтен авыл халкы амбар янына чыгып, юл янында озатып кала иде. Әткәй исә безгә анда барып йөрергә кушмады. Ишегалдында гына хушлашты. Капка төбенә җигүле ат килеп туктады. Әткәй юл капчыгын алып атка утырды, без капка төбендә басып калдык. Ул авылдан берүзе китте.

Әткәйдән беренче хат 9 июньдә Ижау шәһәрендәге лагерьдан килде. Күршедәге Үтәгән авылыннан укытучы Мирзаһит Айдаров, Исәнбай авылыннан Салих Сабитовлар белән бер частьта хәрби һөнәргә өйрәнәләр икән. Бер атнадан соң икенче хат алдык. Мирзаһит абыйның хатыны Ижауга килә икән, шуның аша оекбаш, бияләй һәм башка вак-төякләр җибәрүебезне сораган. Айдаров та хатынына бу турыда язган. Июнь урталарында Гыйльмиҗамал апа безнең әйберләрне алырга килде. Шулчакта: «Минем дә әткәй янына барасым килә», – дип бик каты ялындым. Аптырагач, барысы да: «Бар, алайса», – диде. Гыйльмиҗамал апа юлга тагын ике авылдаш хатыны белән берсекөнгә чыгачагын әйтте. Аннары: «Тик барганда сине ияртә алмыйбыз, атка авыр булыр, кайтканда алып кайтырбыз», – дип өстәде. Шулай килешендек. Ләкин Ижау кадәр Ижауга ничек барырга соң? 130 чакрымлык ара бит! Иртәгәсе көнне колхоз Ижауга ат җибәрә икән. Тәгәрмәч маена. Әнкәй белешкән. Алар мине дә алып барырга ризалашты.

Шулай итеп, иртәгәсен көндез кузгалдык, икенче көнне кичкә Ижауга җиттек. Әгерҗе ягыннан кергән якта урнашкан Татар бистәсенә килдек. Анда безнең авылдан киткән Мөхәммәтгали һәм аның хатыны Хәмидәләргә барып кердек. Иртән торгач, Хәмидә апа мине әйберләрем белән Актаныш районының Бикчәнтәй авылы (әткәйнең туган авылы) кешесе Заһитларга илтеп куйды. Әткәйләр лагерьдан аларга килеп йөри икән. Көндез бирегә Айдаров абый килде дә, мине лагерь артындагы хәрби өйрәнү урынына алып китте. Мирзаһит абый, хәрби эшкә өйрәтүче командирга әкрен генә дәште. Безнең янга бер кулын бәйләп аскан, шадра йөзле, яшь кенә өлкән лейтенант Сәгыйтов килде. Мирзаһит абый аңа «күчтәнәч» бирде. Сәгыйтов әткәйне безнең янга чакырып китерде. Әткәй гимнастёркадан, башында – пилотка. Ул мине күреп шаккатты: «Ничек килдең? Мин бит килеп йөрмәскә кушкан идем». «Сине күрәсем килде, әткәй», – диюдән узмадым. Әткәй Сәгыйтовка: «Менә, минем дөнья көтәргә калган кызым – шушы», – дип таныштырды, шул мизгелдә аның күзләреннән яшь саркып чыкты. Аннары алар өчәүләп Мирзаһит абыйның папиросын кабыздылар. Безнең әткәй гомер тартмый иде. Ә монда кабызды. Әллә биредә тартырга өйрәнгән, әллә иптәшләре тартканга гына?.. Анысын аңламадым, сорарга да кыенсындым. Шуннан соң командирлары әткәй белән Мирзаһит абыйны иртәнгә кадәр «иреккә җибәрде». Лагерьга якын гына, тау төшкәч, авыл өйләре тезелеп тора. Берсенә кайтып кердек. Әткәй белән өйалдында төне буе сөйләшеп чыктык. Ул үзебезнең, авылдашларның хәлен сорашты, нык торырга кушты, киңәшләр бирде. Шул рәвешле мине юатырга, күңелемне күтәрергә тырышты сыман. Иртән иртүк, яктыргач ук, чәй эчтек тә әткәй белән Мирзаһит абыйның икесен озаттык. Лагерь якын, урамнан бераз баргач, тау гына менәсе, менгәч үк сирәк кенә агачлар, шунда – лагерь. Без капка төбендә басып калдык. Алар бераз киткәч, хатыннарның берсе: «Озак карап тормаек, озак торып кайтырлар», – дип безне алып кереп китте. Әткәй белән Мирзаһит абый, без китергән күчтәнәчле капчыкларын асып, икәүләп тауга менеп калдылар.

Әткәйләрне озаткач, өй хуҗалары – эшкә, Үтәгән хатыннары өчесе дә базарга китте. Миңа ишегалдыннан беркая да чыкмыйча аларны көтәргә куштылар. Үзем генә калып бераз торгач, башыма әткәйне тагын бер күреп кайту уе килде. Әткәйләр киткән юлдан барып, таудан менеп, хәрби лагерьга юнәлдем. Капка төбендәге сакчы сорагач: «Әткәйне эзлим», – дидем. Ул: «Хәзер лагерьда кеше юк, барысы да хәрби өйрәнүләргә киттеләр», – диде. Мин кичә әткәй белән күрешкән җиргә йөгердем. Тик анда бүген беркем дә юк иде. Кире фатирыбызга кайттым. Кайту белән күрше Үтәгән авылы хатыннары мине ачулана башладылар. Мин аларга: «Әткәйне тагын бер күрим, дип барган идем, тапмадым», – дидем дә елап җибәрдем. Шуннан алар үзләре дә елый башлады. Чөнки әлеге хатыннарның икесе ирләрен очрата алмады. Аларны элеккеге көнне генә фронтка җибәргәннәр икән.

Юлга кузгалдык. Төнгә авылга кайтып җиттек. Сәяхәтем тәмам.

Әткәйне соңгы тапкыр күрүем шулай булды. Һаман күз алдымда тора: дөньяга балкып кояш чыгып килә, ә ул тауга менеп бара. Адымнары салмак, йөзе моңсу…

Әткәйнең иптәшләре Мирзаһит белән Салих икесе дә сугыштан исән-сау әйләнеп кайтты. Кайткач ук икесе дә безгә хәл белергә килде. Ижауда ничек хезмәт иткәннәрен, әткәйдән кайда аерылганнарын сөйләделәр.

Әткәйләр Ижаудан фронтка 3 июль­дә киткәннәр. Бу турыда ул Муром станциясеннән язып җибәргән иде. Мирзаһит Айдаров та аның белән бергә булган. Хатында: «Үзәк шәһәргә таба алып баралар, берәр җирдә хәрби кием киендерер өчен туктатырлар, дип уйлыйбыз», – дигән иде. Үзәк шәһәрне Мәскәү дип аңладык. Хатта 6 июль датасы тора. 8 июльдә Иваново өлкәсе, Юрьев-Польский шәһәреннән язган иде. «Монда бераз торырбыздыр, хатны алу белән язсагыз, бәлки хатыгыз килеп тә җитәр», – дигән иде. – Айдаров белән бергә әле…» 27 сентябрьдә: «Хәрби полосада торабыз, әле үзгәрешләр юк», – дигән хат килде. Әле сугышка кермәгәннәр, дип аңладык. «Полевая почтовая ст. 1622938, ст. полк, 3 батальон, 7 рота адресына язып торыгыз», – дигән иде. 16 ноябрьдә кыска гына хәбәр салган: «Сугыш кызу, әлегә исән-сау…» Соңгы хәбәре шул булды.

Әткәй турындагы кара кәгазьне яттан беләм: «Ваш красноармеец Айтуганов Карам Хафизович, уроженец Тат. АССР, Красноборский район, дер. Сосново, в бою за социалистическую родину, верный воинской присяге, проявив геройство и мужество был ранен и умер от ран 5 декабря 1942 года. Похоронен в братской могиле в Смоленской области, Слободского района, Аносинского сельсовета, дер. Джунда, на северо-восточной окраине, в 500 м от деревни»*. Бу – хәрби комиссариаттан килгән күчермә, шуңа күрә авыл-район исемнәренең дөрес язылмавы да ихтимал иде.

Сугыштан соңгы тормышлар бераз рәтләнгәч, мин китапханәдә эшли башлагач, шул адрес буенча хат язып, әткәйнең каберен эзләргә керештем. 1980 елның август аенда, ниһаять, җавап килде. Анда болай дип язылган: «В Слободском районе Смоленской области есть деревня, называется она Джица, это вы неправильно прочитали в похоронке или кто в извещении неразборчиво написал. Деревня Джица Аносинского сельсовета. В дни войны там располагался медсанбат, потом госпиталь. Если кто умирал от ран – его там же и хоронили. Сейчас недалеко от этой деревни есть братская могила, стоит над ней обелиск со звездой, но фамилии пока ничьи не указаны. Ведь это был 1942 год, у нас все тут горело и гремело, шли жестокие бои, хоронить не всех успевали, не то что фамилии писать. Ваш отец и похоронен в этой могиле вместе с другими воинами. Если имеете возможность – приезжайте. С уважением, Евгения Павловна Гавриленкова, заведующий музеем поселка Пржевальское».

Шушы хатны алгач, әткәйнең ка­бе­ре­нә бару теләге белән берничә ел янып йөрдем. Җае да, мөмкинлеге дә, вакыты да чыкмады. Ниһаять, 1985 елда барырга тәвәккәлләдек: мин, сеңелем Әдилә, энем Ләбибнең кызы Миләүшә, кече кызым Нурсөя.

Евгения Гавриленкова белән очраштык. Әткәйнең һәлак булуы турындагы хәбәрне һәм әткәйнең 1942 елның 16 ноябрендә язган соңгы хатын бирдем. Ул, үзендәге документлар белән чагыштыргач, дөрестән дә, әткәйләрнең частьлары шушы тирәдәге сугышларда катнашканлыгын раслады һәм сугыш көннәре турында сөйләде. Евгения безне әткәй күмелгән урынга баруны оештырды. Автобус йөртүчесе безне кирәкле җирдә төшерде, юлны күрсәтте. 200 метрлап читкә киткәч, уңга борыласы, түбәнгә төшәсе. Анда чокырдан сай гына су агып тора. Күпере дә, басмасы да юк. Ташларга басып аркылы чыктык та тауга күтәрелдек. Калкулыкка менеп җитүгә үк сул якта, юл буенда ук, зәңгәргә буялган агач рәшәткә белән бүлеп алынган зур гына мәйдан. Тирә-юнь – урман. Куе, гел яфраклы агачлар гына. Бездәге кебек ылыслылары юк. Мәйданның көнбатыш читендә биек мәрмәр обелиск, өстендә кызыл йолдыз, астарак бик зур алтын хәрефләр белән «Вечная слава героям войны!» сүзләре язылган. Көньягына кеше йө­рер­дәй генә рәшәткә капка куелган. Шул капкадан обелискка кадәр асфальт сукмак. Ул сукмак буйлап ике яклап агач эскәмияләр куелган. Обелискның төбенә өч яклап тар гына түтәлләр ясалган. Алардагы гөлләр үсеп кенә килә иде әле. Обелискка исемлек куяр өчен урыннар уелган, әмма исемлек үзе юк. Е.П.Гавриленкова безгә: «Музей карамагында шушындый ун обелиск бар (бусы 10 нчы номерлысы икән), берсендә дә исемнәр язылмаган, без хәзер исемлек булдыру эшенә керештек», – дигән иде.

Обелиск янына килдек, башта тыштан карап тордык, аннан капкадан эчкә үттек. Мәйдан чиста, ямь-яшел үлән үскән. Эскәмияләрдә ярты сәгатьләп утырдык. Аннары юлдан 400-500 метр ераклыкта күренеп торган өйләргә таба киттек. Безне ике хатын-кыз күзәтеп торган икән. Ачык чырай белән каршы алдылар, өйләренә чакырдылар. Кунакка кергәнче, өй буенда утырып, алардан сугыш вакытындагы хәлләрне сораштык.

Бик күп еллар элек бу авылның исем­е Пустые Лжецы булган. Соңрак югары өлешен Джица, түбән өлешен Дятлово дип йөрткәннәр. Сугыш вакытында мәктәптә медсанбат, аннан соң госпиталь оештырылган. Яралыларның мәктәпкә сыймаганнарын өйләргә таратып та дәвалаганнар. Табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар – барысы да хәрбиләр. Хуҗалык эшләрендә авыл халкы булышкан.

Ярадан үлгәннәрне өс киеме белән мәктәп чоланына чыгарып куя барганнар. Күпләп җыелгач кына шушы урында зур чокыр казып, барысын да күмгәннәр. Кабат җыелгач, тагын шунда ук күмгәннәр. Безнең әткәй дә күмгәннәрен көтеп чоланда шулай яткандыр инде, дигән уй йөрәкләрне чәнчеп үтте. Бу каберлектә бары тик госпитальдә үлгәннәр генә җирләнгән. Обелиск янындагы чәчәк түтәлләрен күрше Гончарово авылындагы мәктәп балалары ясаган. Тугызынчы майда һәйкәл янына мәктәп балалары һәм авылдагы барлык халык чыга, митинг була, кешеләр һәм балалар чәчәк куеп китә икән.

Бу ике хатын сугыш вакытында биредә булган хәлләрне елый-елый сөйләде: «Безнең өйгә яралыларны кертеп салдылар. Араларында авыр яралы япь-яшь солдат бер тәүлек буе әнисен чакырып ыңгырашып ятты да, көндез үлде. Ул үлгәч үк почта килде, шул солдатка әнисе язган унлап хат бар иде. Ичмасам, хатларны да күрми үлде, дип барыбыз да еладык». Сугыш вакытындагы авыр тормышларын, мондагы хәлләрне искә алу аларга да бик кыен иде шул. Китешли, туганнар каберлегенә кабат кердек, әткәй белән хушлаштык, авылдан алып килгән бер уч тафракны шунда салып калдырдык.

Үзебездәге, музейдагы рәсми документларны карап-тикшереп, сугыш вакытында анда яшәгән, сугыш афәтен үз күзләре белән күргән кешеләр белән сөйләшкәннән соң, без әткәйнең шушы каберлектә җирләнүенә ышанып кайттык. Әткәйнең соңгы эзләре калган җир – Смоленск өлкәсе, Демидов райо­ны, Гончарово авыл советы, Дятловщина авылы. Әткәй каберенә баруыбызга 30 ел вакыт узса да, ул җирләр һаман күз алдымда тора.

Хәзер интернет заманы бит, ул авыл әлегәчә бар микән, дип быел тикшереп карадык. Бар икән. Шул Дятловщина авылы янындагы туганнар каберлегендә 84 сугышчы күмелгән, дигән мәгълүмат таптык. Музей белән элемтәгә кердек, әтиегезнең исеме обелискка язылган, диделәр. Димәк, аның эзе югалмады. Чынлыкта анда ничә милләттән, күпме сугышчы ятуын беркем дә төгәл белми һәм белмәс…

Ред.: Мәкаләнең авторы Әрибә Кәрам кызы Айтуганова — тыл ветераны, Әгерҗе районы Нарат авылында яши.

* Монда һәм моннан соң хатларның, документларның орфографиясе, пунктуациясе һәм стилистикасы оригиналдагыча бирелә.

Ахыры 6 нчы санда.

Комментарий язарга