Ёлка

Дүрт яшемдә, өйдәгеләргә әйтеп тормыйча гына, кичен авыл клубына – Яңа ел бәйрәменә барганмын. Әни шулай дип сөйли торган иде. Баруын барганмын, ләкин мине клубка кертмәгәннәр. “Зәкәл (Зәкәр абый) тәле келтмәде!” дип, өйгә җылап кайтып кергәнмен. Яңа ел тамашасын бик күрәсем килгән булгандыр инде. Дүрт яшь чагымда тамаша кыла алмасам да, аннары соң булган ёлка бәйрәмнәрендә бик күп катнаштым. Төрле җәнлек-җанвар булып киенгәнем, “Светофор” ролендә чыршы тирәли әйләнгәнем истә. Кыш бабайның бүләк өләшкәнен түземсезләнеп көтеп ала идек. Унынчы сыйныфта укыган чакта, мәктәп ёлкасында хәтта үзем Кыш бабай булдым! Бәйрәмнең фишкасы, ягъни иң күңелле өлеше, әлбәттә, латарай (лоторея) уйнату булгандыр, мөгаен. Сыбызгы, каләм-карандаш, дәфтәр, бозгыч, өч тиенлек төсле кабарткыч (шар) отсак, баш түбәбез түшәмгә тигәндәй була иде. Хәзер ничек микән? Менә “Президент ёлкасы”, дип сөйлиләр. Анда эләгә алмаган балалар бихисап. Ул балалар, безнең замандагы кебек, юктан да ямь-тәм табып, сөенә микән? Авылларда ничектер, хәзер шәһәр мәктәпләрендә чыршы бәйрәме үткәрмиләр дип беләм. Янгын чыгудан, төрле бәла-казалардан шулай сакланалар. Мәктәп җитәкчелеге бәйрәмне үз белдеклелеге белән үткәрсә, әлеге мәктәпкә янгычылар надзоры зур штраф салырга мөмкин. Хуш, ярар, тышта, ягъни анда-санда кукраеп баскан чыршылар бар бит әле. Балалар, бәлкем, шулар тирәсендә кайнашып, күңелләренә юаныч табар. Һәрхәлдә, шулай дип ышанасы килә.

Бүген кибетләрдә ризык-тәгам хәттин ашкан. Муллыкка чумып яшибез, шөкер. Ләкин шулай да, Кыш бабай бүләге мәктәп балаларының күбесенә тәтеми (әти-әнисе яисә әби-бабасы сатып алган бүләк-пакетлар хакында сүз бармый) хәзер. Ул Кыш бабай барлык балаларны да сөендерсен өчен нишләргә кирәк микән соң? Аларның барысын да шатландыруның нүжәли бер юлы да юк?

Кыш бабай бүләге дигәннән… Ул бүләкләрнең “эчтәлеген” яхшыртсаң начар булмас иде. Чөнки аларның ни-нәрсәләрдән гыйбарәт икәнен бик әйбәт беләбез (быел гына үзгәртмәсәләр?!): матур-матур рәсемнәр белән бизәлгән төрледән-төрле картон капларның, кәгазь савытларның һәммәсенә дә диярлек чәнти бармак зурлыгындагы берничә данә вафли, дүрт-бишләп баллы-татлы печенье, затлы кәгазьләргә төрелгән “разносуртный” кәнфитләр, берәр кечкенә шоколад-мазар белән чупа-чупс һәм твикс, киндерсюрприз ише тәм-томнар салынган. Бу уңайдан, шикәр чире белән интегүчеләрнең көннән-көн артуына әлеге күчтәнәч-мүчтәнәчләр күркәм дәрәҗәдә роль уйнамый микән әле, дигән шигем бар. Юклык заманында безгә бирелгән пакетларда алма белән әфлисун-мандарин кебек нәрсәләр дә була торган иде. Белүемчә, хәзер аларны гигиена таләпләреннән чыгып, пакет-капларга махсус салмыйлар икән.

Их, заманалар, диген… Әле кайчан гына, кулга-кул тотышып, “Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе. Син тагын да матур булып, бизәлгәнсең бу юлы…” дип җырлый-җырлый, ёлка тирәли әйлән-бәйлән килә идек. Еллар уза. Иншалла, еллар тагы узар. Хәзерге балалар үсеп җитәр. Олыгаерлар. Алар да бала вакытларындагы чыршы бәйрәмен сагынып искә алырлар. Бәлки. Һәрхәлдә “Президент ёлкасы”на эләккәннәрнең хәтерендә ул аеруча күңелле, истәлекле бәйрәм булып калыр…

Комментарий язарга