Этнонимнар ни сөйли?

Милләт, халык, кабилә, ыру исемнәре – этнонимнар бик борыннан килә. Шуңа аларның этимологиясе – төп мәгънәсе дәгъвалы да була. «Йөз этнонимга берсе дәгъвасыз булганны табу да кыен», – ди тел галиме Никонов.

Бер үк халыкны төрлечә атап йөртәләр. Мәсәлән, урыслар башкортны башкир-башкирин дип атый. Казакъ – истәк, үзбәк – нугай, ди. Татар да төрлечә атала: урыс – татарин, ди, мари – суәс, удмурт – бигәр, чуваш – тудар, инглиз – тартар, таҗик нугай дип йөртә һ.б. Бу да тарихи мәгънәне табуны кыенлаштыра.

Ф.Энгельс, этнонимнарның күбрәге уйлап, аңлап кушылмагандыр, очраклы рәвештә килеп чыккандыр, ди. Әмма күп халыкның үзен-үзе кушкан исеме «кеше» мәгънәсендә, имеш. Күрәсең, ул «чын кеше» дип әйтү булган. Хосусан, «ненец» дигән сүз һәм коми халкының элекке этнонимы «мурт» – кеше дигәнне белдерә, диләр галимнәр.

Шушы искәрмәләрдән соң, Татарстанда, Башкортстанда яшәүче халыкларның исемнәрен байкап чыгыйк.

«Ар» – башкорт, татар удмурт­ны шулай атый. Бу сүз дә «кеше» мәгънәсендә, ә «удмурт» ике кисәктән тора: «уд» (үсенте, шытым) һәм «мурт» – үрә әйткәнчә, кеше. Бергә, күрәсең, «үрчемле халык» яки «өлгергән халык» дигән сүз була.

«Башкорт»ны төрлечә аңлатып карыйлар. Борынгы телдә бүре – «корт-корыт» аталган. «Йосыф вә Зөләйха» поэмасында да бүре гел «корт» дип атала. «Башкорт» сүзен икегә бүлеп, «баш» һәм «корт»ны «баш бүре» яки «бүре башы» дип аңлатучылар бар. Иллә мәгәр «баш төркем» – «баш кабилә» дип аңлау дөреслеккә якындыр. Корт (икенче төрле: кор) сүзенең бүтән мәгънәләре дә бар: өем, өер, төркем, гаскәри бүлек һәм башкалар.

Элек авылның гомуми йомышларын башкарган авыл картларын «ирләр коры» дигәннәр, кораллы төркем башлыгы «корбашы» аталган. Замандаш яки бер полкта, бер походта булган кеше мәгънәсендәге «кордаш» та шул ук «корт-кор» сүзеннән. Соңгы вакытта урыстан кергән «гурт» та шушы тамырдан. Монда «корт» сүзе чит телдә күп йөреп, аз гына үзгәреп, кире кайтты. Хәзер терлек-туар көтүләрен «беренче гурт», «икенче гурт» дип тә әйтәләр.

Башкортлар хакында тәүге мәгълү­матны Әхмәд ибне Фазлан (гарәп пат­ша­сының Идел буендагы Болгар дәүләтенә килгән илчесенең сәркатибе) 922 нче елда язып калдырган. Башкортларны ул Иделгә якын җирдә, Кинәле су төбәгендә очраткан һәм «башкорд» дип язып алган. Фазлан (Фадлан. – Ред.) күргән башкортлар баш (ягъни зур, өлкән, баш, дәү…) «корт-кор» (ягъни ыру, йорт, яисә аймак, ил, кабилә, ара, түбә…) булгандыр. Соңыннан бу сүз гомум атамага әйләнгән.

«Мари» сүзе борынгы сармат халкы теленнән калганга охшый. Безнең эрадан 6-7 гасыр элек Идел-Урал арасында сарматлар мариларның ерак әби-бабаларына күрше булып яшәгәннәр. Бу этнонимны, күрәсең, алар биргән. Шушы рәвешчә, халыкка күрше ил биргән исем тарихта еш очрый. Мәсәлән, «татар» этнонимы да читтән килгән.

Сарматлар беренче гасырда көньякка күченәләр һәм «Роксалан Алан» исемен алалар. Аларның калдык нәселе – бүгенге осетиннар. Алар телендә «мари» сүзе булмаса да, аларга кардәш көрд телендә әле дә «мари» сүзе «кеше» дигәнгә тиң. Бу сүз «бәлүжи» (белуджки) халкы телендә дә бар.

Башкортстанда «төмән» дигән халык та бар. Алар – татарлар. Алтын Урдада ил төмәннәргә («ун меңнәр»гә) бүленгән. Бер төмән ун меңлек гаскәр бирергә тиеш булган. Бүздәк, Каргалы, Шанлыкул һ.б. як төмәннәре әнә шундый идарә бүлеме кешеләре, мөгаен.

«Мукшы» ыруы – мордва халкының бер өлеше («Мокша»). Башкортстанга шул ыру вәкилләре килгән. Шуңа бөтен мордвага мукшы диләр. Бу атама Мордовиядәге елга исеменнән алынган. Мондый хәлләр дә бар: Танып буенда (Башкортстанда) Танып ыруы оешкан. Уфа суы буенда «Үпә» ыруы яшәгән.

«Урыс»ларның этнонимын рус-русый (сарый) сүзеннән, диләр галимнәр. Мондый «төсле этноним»нар бер урыста гына түгел. Сары уйгыр, кара кыргыз һ.б. бар. Борынгы кыпчаклар да «коман» аталган, ягъни «сары», чөнки алар сары чәчле, зәңгәр күзле булган. Урыслар аларны шуңа половцы дип атаган, чөнки «половый» – сары дигән сүз.

«Татар» этнонимын Европага 1223 нче елда монголларның алдынгы отряды китерә. Ул отряд «татар» дигән кабиләдән торган. 1240 нчы елларда Алтын Урда дәүләте төзелгәч, аның кул астындагы төрки халыклар (болгар, башкорт, кыпчак, алтайлар, мангыт, баймаклы һәм элекке хазар, печәнәк, авар, угызуз, гунн-һунн калдыклары – барысы да хаким халык исеме белән татар дип аталган. Революциягә чаклы азәрбайҗаннар да татар дип атала иде.

«Татар сүзе» ерак Шәрыкънең кайбер аз санлы халыклары телендә «оста укчы» дигән төшенчәне бирә, ди. Кытайлар монголларның татар кабиләсен «тата» дип йөрткәннәр. Чөнки Кытай телендә «р» авазы юк. Ә бу сүз, имеш, «ят телле халык» мәгънәсендә. Бер этнонимның ике мәгънәдә булуы да һич тә гаҗәп түгел.

«Типтәр» – милләт исеме түгел. Башкорт ырулары белән килешеп, килеп утырган кеше, «буш җирне эшкәртүче» – колонист дигәне булыр бу сүз. Аны «дәфтәр», «типчү» сүзләре белән бәй­ләргә теләүчеләр дә бар. Әмма аңа һич нигез юк.

«Типтәр» сүзен борынгы иран теленнән табалар галимнәр. Шулай булгач, бәлки, ул сармат сүзедер. Сарматлар бит иранча сөйләшкәннәр.

«Украинец» – окрайна – бер читтәге җир дигән сүздән туган. Инкыйлабка кадәр Украина – Малороссия, украинлылар «малорус», дип аталалар иде. Инкыйлабтан соң бу терминнарны фән кулланмый.

00441

Комментарий язарга