Журнал «Безнең мирас»

Эшмәкәрлек илдәге бөтен татар авылларын алга этәрүче көч булыр дип ышанам – Ринат Закиров

Республика өчен авылларны яшәтү азык-төлек җитештерү белән генә чикләнми, бүген авыл милләт яшәешенең нигезе булып тора. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Казанның “Корстон” комплексында VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында ясаган чыгышында шулай дип белдерде.



Ул форумда Россиянең 41 төбәгеннән 748 татар авылыннан эшмәкәрләр катнашуын әйтте. Кичә аларның, Татарстанның Арча, Балтач районнарына барып, авыл хуҗалыгы тармагы белән танышуларын билгеләп үтте.


Ринат Закиров эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп: "Сез бик кирәкле эш белән шөгыльләнәсез. Сез җитештерә торган продукция ассортименты елдан-ел киңәя. Димәк, ихтыяҗ зур, үзегез дә эшмәкәрлекнең серләренә елдан-ел тирәнрәк төшенә барасыз. Бүген татар авыллары сезнең кебек шәхесләргә бик мохтаҗ", - дип белдерде.


“Татарстан Республикасы инде күп еллар дәвамында авылларга ярдәм күрсәтә. Республика өчен авылларны яшәтү азык-төлек җитештерү белән генә чикләнми, бүген авыл милләт яшәешенең нигезе булып тора”, - дип, ул республикада авыл көнкүрешенә кагылышлы күпсанлы дәүләт программалары тормышка ашырылуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, ил икътисадында шактый гына кыенлыклар булуга карамастан, Татарстанда быел да бу программалар кыскартылмады. “Күрәбез, Татарстан Президенты республикабызның мәнфәгатьләрен федераль хакимиятләр алдында һәрдаим яклап килә. Чөнки татар авылы киләчәге – ул милләтебез киләчәге. Дөнья нинди якка гына үзгәрмәсен, татар авылы яшәргә тиеш. Бу безнең төп максат”, - ди Ринат Закиров.


Конгресс рәисе бүген авылларда шактый уңай үзгәрешләр күренүен әйтеп: “Татарстанда авыл эшмәкәрлегенә игътибар арта бара. Ләкин тынычланырга иртәрәк, бу әле эшнең башы гына”, - диде. Алга таба ул бер проблемага тукталып: “Кызганыч, кайбер авыл, муниципалитет, хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан халыкның рухи-мәдәни тормышына тиешле игътибар җитми. Бу уңайдан барыбызны да борчыган бер мәсьәлә турында әйтмичә булмый. Нишләп бүген бик күп авылларда балалар аз, булган яшьләр дә үзләренең киләчәген туган нигезләре белән бәйләп карамый? Авылда төпләнгәннәре дә гаилә кормыйча гомер кичерә. Югыйсә барлык проектлар да авыл тормышын җанландыруга юнәлтелгән. Әйтик, Татарстан авылларында бик күп инфраструктура булдырылды: авыллар 100 процент ут, су, газ белән тәэмин ителде, күпме юллар салынды, заманча мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, медпункт биналары төзелде. Инде кабат-кабат әйтелде, бүген авылның һәр теләгән кешесенә үз эшен ачарга, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру шартларын булдырырга кирәк. Әгәр авыл кешесенең, бигрәк тә яшьләрнең, үз эше, үз хуҗалыгы яшәү чыганагына әверелә алмый икән, ул, әлбәттә, авылдан китү ягын караячак”, - диде.


Ринат Закиров 5 ел элек Татарстан Президентының авылларда 1 мең гаилә фермасын булдыру турында күрсәтмәсе булганын искәртте. “Әлеге проект, әлбәттә, кече эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Шулай булгач, һәр авылда дистәләгән гаилә фермалары корылырга тиеш иде кебек. Ә чынбарлыкта районнарда башта 50–70-әр, аннары 100-әр баш терлеккә исәпләнгән шәхси фермалар барлыкка килде. Алар, алдан уйланганча, һәр авылда түгел, һәр районда 20–30 ферма булып чыкты. Болары инде берничек тә гаилә фермасы була алмый, чөнки андый хуҗалыкларда эшчеләрне яллану нигезендә тупларга туры килә. Нәтиҗәдә, без шул ук иске система тагарагына килеп терәлдек”, - диде ул. Әмма соңгы вакытта Президент ярдәме белән 5-8 баш терлеккә исәпләнгән гаилә фермалары корыла башлаганын билгеләп үтте. “Бу эш субсидияләр бирү юлы белән тагын да киңәйде. Кайбер районнарда бүген гаилә фермасы оештыру өчен субсидия алырга теләүчеләрнең чираты барлыкка килде. Бу, әлбәттә, уңай үзгәреш. Соңгы вакытларда сөтне сатып алу бәяләре дә бераз күтәрелү ягында. Болар, һичшиксез, авыл җирендәге ишле гаиләләргә үз көчләренә таянып эшләргә һәм яшәргә киң мөмкинлекләр ача”, - ди Ринат Закиров.


Алга таба ул чыгышында Россиядәге уңай тәҗрибәгә тукталды. “Әйтик, Самара өлкәсенең Гали авылында, Чувашстан Республикасының Шыгырдан, Урмай авылларында халыкның 50-60 проценты эшмәкәрлек белән көн күрә. Аларда гаилә фермалары, үз авылларында ук продукция эшкәртү белән шөгыльләнә торган цехлар белән тыгыз элемтәдә эшли. Шулай булгач, җитештергән малны сатуда бернинди тоткарлык юк. Һәр җирдә сатып алу үзләре килешенгән бәяләр буенча оештырылган. Бу очракта бәяләрне монополияләр билгели алмый. Чын-чынлап базар мөнәсәбәтләре урнаша, менә ул – конкуренция. Мондый мисаллар бүген җитәрлек, аларның тәҗрибәсен киңрәк таратырга гына кирәк”, - дип саный Ринат Закиров. Аның сүзләренә караганда, шушы авыллардагы эшмәкәрләр белән сөйләшә башласаң, бер нәрсә ачыклана: аларда эшмәкәрләргә административ басым аз булуы аңлашыла. “Бу авылларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә беркем комачауламый, булган административ чикләүләр бары тик закон нигезендә каралган, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең капризлары белән бәйләнмәгән. Кызганыч, әлегә кайбер министрлыкларда, район администрацияләрендә, аның урыннарындагы оешмаларында “эшмәкәрлек нәрсәгә кирәк ул?” дигән фикердән чыгып эш алып баручы җитәкчеләр байтак. Мондый фикер белән яшәсәк, безнең авылга күрсәткән бөтен тырышлыгыбыз бушка китәчәк, - ди Ринат Закиров. – Безнең эшчәнлек, нигездә, күмәк хуҗалыклар белән җитәкчелек итүгә корылган. Без, әлбәттә, моңа күнеккәнбез, ә замана бит бүген бүтән карашларга күчүне таләп итә”.


Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Балтач районының Борбаш авылын үрнәк итеп күрсәтте. “Бу авылда яшьләр төпләнеп кала, балалар күп туа, яшьләр арасында ишле гаиләләр арта. Елдан-ел яңа йортлар калкып чыга, мәктәптә укучылар саны арта бара. Моның төп сәбәбен авыл тормышының дингә кайтуында күрәбез. Әлбәттә, бу уңышларның төп сәбәпчесе - татар дөньясында исеме киң танылган дин әһеле Җәлил хәзрәт Фазлыев. Безнең күз алдыбызда бер көчле шәхеснең халыкны әйдәп баручы лидеры булып китү мисалы бу. Без дини яңарыш дип еш сөйләшәбез. Ә Борбаш авылы мисалы яңа чорда Ислам диненең халкыбыз тормышына уңай тәэсирен раслый”, - ди ул.


Ринат Закиров бүген авылның рухи тормышында яңа күренешләр барлыкка килүен билгеләп үтте. “Бик күп җирләрдә төбәк тарихчылары татар авыллары тарихын җентекләп өйрәнә башладылар, моңа багышланган шактый күләмдә китаплар чыгардылар. Кайбер җирләрдә авыл зыялылары балаларны, яшьләрне үз гаиләләре шаҗәрәләрен өйрәнү белән мавыктыра алды. Әлеге гамәлләрнең тәрбияви әһәмияте, әлбәттә, искиткеч зур. Мондый уңай тәҗрибә һәр татар авылында киң яклау табар, бу эшкә иярүчеләр күп булыр дип ышанам”, - диде .


Ринат Закиров эшмәкәрлекнең кешегә мөстәкыйльлек бирүен ассызыклады һәм моны мисаллар белән раслады. “Күпме милләттәшебез үз акчаларына туган авылларында мәчетләр корды. Инде араларында халкыбыз өчен мөһим булган башка проектларга алынучылар да күренә башлады. Әйтик, Пенза өлкәсеннән чыккан Ринат Әбүзәров үзенең туган авылында мәктәп, балалар бакчасы төзетте. Мондый мисаллар күбрәк булса, милләтебезнең яшәү көче артыр иде. Хатын-кызларыбыз да сынатмый. Әйтик, Уфадагы эшмәкәр Люция Вафина үз акчасына 6 катлы “Татар-бизнес үзәге” төзеп куйды. Хәзер ул биредә милли тормыш кору белән мәшгуль. Ә чыгышы белән Самара өлкәсенең данлыклы Гали авылыннан булган Дания Тулова берничә татар авылының үсешенә саллы өлешен кертте. Санкт-Петербург каласындагы милләттәшебез Габделбәр Әлимов андагы татар тормышын җайга салу йөзеннән 1000 кв. метр мәйданлы милли-мәдәни үзәк төзеде”, - ди ул.


Ринат Закиров быелгы җыен эшендә катнашырга 7 мең эшмәкәр теләк белдергәнен әйтеп: “Халкыбыз белән бергә булганыгыз, авылларда татар милли тормышын җанландыруга өлеш керткәнегез өчен рәхмәт сезгә. Эшмәкәрлек күренеше аерым авылларда гына түгел, илдәге бөтен татар авылларын хәрәкәткә, үсешкә китерүче көчкә әверелер дип ышанам. Барыгызга да бу юлда уңышлар телим”, - диде.


“Татар-информ”

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру