Журнал «Безнең мирас»

Әдипләрнең Болгарда күргәннәре... (ФОТОЛАР)

Кичә бер төркем татар язучы һәм шагыйрьләре Спас районына - Абдулла Алишның туган авылы Көеккә һәм шәһре Болгарга сәфәр кылды. Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкләгән төркемне район җитәкчеләре каршы алды. Фотолар Көек авылы китапханәсендә А.Алиш мемориал почмагында, әдипнең бюсты янындагы очрашу мәрәсимендә, Болгардагы А.Алиш музее һәм Болгар цивилизациясе музеенда төшерелде.
Абдулла Алиш бюсты янында

Берлек рәисе Данил Салихов сөйли
Марат Закир һәм Әхәт Гаффар

Әдипнең бронза сыны янында истәлеккә фото

Әдипләр Алиш раухына Коръән укыды
Көек авылында Абдулла Алиш турындагы истәлекләрне саклау, нәсел-нәсәбен барлау юнәлешендә зур эшләр башкарыла икән
Язучылар берлегенә яңа гына кабул ителгән әдип Зиннур Тимергали

Көек китапханәсендә Абдулла Алишка багышланган мемориал почмак


Әдипләр китапханәдә үз китапларын эзли...
Алмаз Хәмзин белән Хәбир Ибраһим

"Безнең мирас" журналы да бар... Битләре таушалганын күреп: "Укыйлар икән!" - дидек.

Сертотмас үрдәк менә шушы күлдә йөзгән, диләр. А.Алишның туган авылы Көек
Әдипләр бильярд уйнап карарга булды...
Профессор Фоат Галимуллин авыл клубы сәхнәсенә менеп, җырлап җибәрде


Әдипләр төркемен Спас районы хакимияте башлыгы НУГАЕВ КАМИЛ ӘСГӘТ УЛЫ каршы алды. Моның өчен аңа зур рәхмәт
Әлбәттә, чәкчәк һәм ипи-тоз белән

Идел бит ул, киң бит ул...
"Болгар цивилизациясе" музее каршында фотога төштек

Янә Идел елгасы. Уртада утраулар күренә
Идел яры һәм дөньяда иң зур Коръән саклана торган "Истәлек билгесе" бинасы
Район хакимияте башлыгы Камил Әсгат улы әдипләрне Изге Болгар җирендә күрүгә шат икәнен белдерә
Менә ул Абдулла Алиш музее. Болгарда XIX гасырда салынган йортта урнашкан


Әхәт Гаффарга "шишкалы" чыршы ошады




Абдулла Алиш үзен: "Мин болгар нәсленнән!" -дип әйткән икән һәм моның өчен чак техникумнан куылмый калган







Хатларны тетрәнмичә укып булмый...

А.Алиш музеендагы утарда умартачылык буенча мастер-класслар да уза икән
Музей буенда көнбагышлар үсә
Болгар цивилизациясе музеена күчтек. Бу китапка игътибар иткән юк иде...


Татар халкының киемнәре
Алтын әйберләрнең күчерелмәләре саклана. Оригиналлар "Мирасханә"дә
Керамика әйберләре.... Зур чүлмәк һәм ислемай савыты
Хан мәчетенең макет-реконструкциясе янында
Кәрван сарайның макеты янында
Су менә шундый торбалар аша аккан
Болгар музей-тыюлыгы макеты

"Ак мәчет" каршында
Болгар ислам академиясе
Газинур Морат Ак мәчет янында төшер, ди...
Марат Закир мине дә, ди...

Марат Закир: "Син алай шаярма!!!" - ди...
Җитди сөйләшү
Үзегез аңлагыз...
Профессор Хатыйп Миңнегулов белән журналыбызның баш мөхәррире Ләбиб Лерон
Кайтабыз... Ленар Гобәйдуллин белән Әхәт Гаффар

Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру