Язучы-шагыйрь арасындагы гадәт

Җитмешенче елларда язучы-шагыйрь арасында шундый бер гадәт бар иде. Иҗат кичәсе уздырганда игъланнарга атаклы җырчыларның, мәшһүр ансамбльләрнең исемнәрен язалар иде. Янәсе, шулай иткәч, халыкны күбрәк җыеп була.

Бервакыт: «Сибгат Хәким кичәсендә Илһам Шакир катнаша», — дип язалар. Кичәгә халык күп килә. Басып торырга урын калмый. Сибгат ага горурлык илә Шәйхи Маннурга әйтә:

— Шигырьне анлый халык! — ди.

Моңа каршы Маннур тәмәкесен әвәли-әвәли болай ди:

— Иe шул, Илһамны ярата инде халык!

 

(Мөхәммәт Мәһди авызыннан. 1985, 11 февраль)

Рабит Батулла

Комментарий язарга