Яшәү мәгънәсе

DSC_0023

(Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон әңгәмәсе)

«Кешене өмет-омтылыш яшәтә»

– Минтимер Шәрипович, шундый төшенчә бар: яшәү мәгънәсе. Бу хакта философлар, әдипләр, дин әһелләре тарафыннан күпме трактат, шигъри әсәр һәм тәгълимат язылгандыр – моны бер Ходай гына белә. Сезнең дә бу хакта уйланганыгыз бардыр: чыннан да, яшәү мәгънәсе нидә? Без ни өчен яшибез?

– Сез миңа соравыгыз белән бергә җавап та бирдегез инде: аны бер Ходай гына белә, диеп. Чынлап та, барысын да бер Ходай үзе генә белә. Миңа калса, кеше үз язмышын, нигездә, үзе хәл итә: үзенең эшчәнлеге, үз-үзен тотышы белән, җәмгыятьтә тоткан урыны, җирдә яшәү рәвеше белән.

Яшәү мәгънәсе, дигәндә… Әйтәләр бит: кеше үзенә охшаган, үзе кебек нәсел калдырыр, дип. Әгәр дә шулай булмаса, кешелек дөньясы яшәмәс тә иде. Бездән генә тора торган нәрсә түгел бу, чыннан да, Аллаһы Тәгалә эше. Ходай шулай биргән кешегә. Аны парлы иткән. Кеше парсыз булса, тормыш дәвам итмәс иде, кешелек дөньясы алга бармас иде. Кешелек кенә түгел, гомумән, бөтен тереклек. Нинди генә җанварны, кош-кортны алма – барысы да нәсел калдыру өчен туа. Шуның өчен азык эзлиләр, гөрләшеп яшәргә, көн күрергә тырышалар. Шул ук вакытта, үзенә ошаган пар өчен җан-фәрманга көрәшәләр.

Сүз дә юк, ул шулай булырга тиеш тә. Югыйсә, тереклек дөньясы үз-үзен юкка чыгарыр иде. Ә бит табигать кануны буенча көчлеләр яшәргә, көчлеләр нәсел калдырырга тиеш. Без, кешеләр, яшәр өчен, әйткәнемчә, үзебезгә лаеклы нәсел-ыру калдырыр өчен дөньяга килгән. Аны бурыч дип тә аңларга була, язмыш дип тә атарга була. Әгәр дә шушы бурычын үтәмәсә, тереклек дөньясы да, кешелек дөньясы да тулы булмас иде. Менә шунда инде аның мәгънәсе. Икенче мәсьәлә: балаң туган икән, аны ничек иттереп тәрбияләргә, ничек тормышка яраклаштырырга – болары инде көндәлек эшләр.

Белеп-күреп торабыз: кемнеңдер баласы туа, ә ул аны ташлап китә. Моны берничек тә кабул итеп булмый. Хайван да болай кыланмый, дип әйтәләр бит әле. Дөрестән дә, хайваннар моны эшләми. Ни кызганыч, кешеләр арасында андый хәлләр бар. Әле бүген генә телевизордан, радиодан сөйләп торалар: балаларын ташлап киткән аталардан ничек алимент алырга дип баш ваталар – башка чаралар белән беррәттән, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк, дип тә тәкъдим итәләр. Закон нигезендә. Кешене үз баласын карарга ничек мәҗбүр итәргә белмиләр. Ничек инде үз балаңнан, үзеңнән яралган нарасыйдан баш тартырга мөмкин? Ничек кенә аңлатырга теләмәсеннәр моны, бу – бернинди табигать кануннарына да, әхлак кануннарына да туры килми торган гамәл. Әйе, ир затының берничә хатын-кызы булырга мөмкин. Бу күренеш ир-ат сугышчыларның күпләп сугыш корбаны булган чорлардан килә. Бу хәл тол хатын-кызларның үзләрен һәм балаларын тәрбия итү белән бәйләнгән. Ә менә тудырган баласын карамау – монысы табигатьтә юк нәрсә, моны берничек тә аңлатып булмый. Дөньяга килүнең төп сәбәбе тормышка ашмаган, синең тарафтан берни эшләнмәгән икән, бу инде – бәхетсезлек.

Берничә ел элек Америка галим­нәренә Нобель премиясе бир­деләр. Фәнни хезмәтләренең темасы – кешенең барлыкка килүе турында. Кем ул – кеше? Ничек итеп дөньяга килә? Алар моны ихтималлык теориясенә (теория вероятности) кайтарып калдырды. Мин, гомумән, Нобель премиясе бирелгән эшләрне карап барырга, азмы-күпме дәрәҗәдә хәбәрдар булырга тырышам. Бу – бик фәлсәфи мәсьәлә. Менә сез бар, мин бар, бүтәннәр бар. Якты дөньяга килгәнбез. Ә бит минем кебек, сезнең кебек миллионнарга, миллиардларга ул бәхет ирешмәгән. Хак булса, спермада сперматозоидлар саны миллионнар белән санала. Миллионлаган сперматозоид хатын-кызның җенесе аша үтә. Әмма фәкать берсе генә кабул итеп алына, шуннан кеше барлыкка килә. Бар сперматозоид та бертигез хокуклы, ләкин берсенә генә шулай кушылу тәти. Шул сәбәпле без дөньяга килгәнбез. Уйлап карасаң, кешенең барлыкка килүе – ул иң зур бәхет. Моны аңлау да, аңлату да җиңел түгел. Моның өчен син Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга тиеш. Дога кыласыңмы, корбан чаласыңмы, гомереңне дингә багышлыйсыңмы… Кайсы җирдә-илдә яшәвеңә, кайсы расадан булуыңа карамастан, бер Аллага табынырга тиеш. Башкача була алмый. Инде дин ягыннан карасаң…

Дин, минем фикеремчә, кешеләр өстеннән хакимлек итәр өчен барлыкка килгән. Юкса, бер генә дин булыр иде, ә алар берничә бит?! Башкача уйласаң, бу шул ук фәнни ихтималлык теориясе ләбаса! Һәм киресенчә: ихтималлык теориясе белән килешмибез икән, бу Аллаһы Тәгаләгә табынуны, аны зурлауны тагын да көчәйтә. Башка җавап юк.

Минем үземә гомерем буенча тынычлык бирми торган сораулар бар: мәсәлән, югары математикада чиксез кечкенә һәм чиксез олы зурлыклар бар. Фән көннән-көн алга бара. Без укыганда әүвәл молекула, молекуладан атомнар китә иде. Ә хәзер атомның өлешләрен өйрәнәләр: һәрбер өлеш бүленә дә бүленә, бүленә дә бүленә. Һәр бүленгәненең үз орбитасы, үз энергиясе бар, бүленеш процессы чиксез бара. Моның чиге бар, дип бүген беркем дә әйтә алмый. Биниһая нәни чиксезлек нольгә омтыла, әмма ул барыбер ноль түгел. Менә шуннан соң инде уйлана башлыйсың. Моның чиге булмагач, фән аны танып бетерә алырмы, юкмы? Кеше үзеннән-үзе җавап эзли. Ә җавап табылмый, бары тик ышанырга гына кала.

– Бу уңайдан Станислав Лем дигән поляк язучысының мондый гыйбарәсе бар: «Хакыйкатьнең төбенә төшеп җиттем дигән идем, анда да йозаклы ишек тора».

– Дөрес әйтә. Ни өчен шулай әйтә? Чынлап та, фән өлкәсендә тикшеренү алып бара торган бик зур галимнәр дә шушы тупикка килеп терәлә. Галимнәр арасында дуализм дигән фәлсәфи төшенчә бар. Гомер буе эзләнәләр, һаман барып терәләләр шул чиксезлеккә. Шул ук вакытта, биниһая зур чиксезлек төшенчәсе бар. Йөзәр мең галактиканы күз алдына китерегез сез. Әле үзебезнең галактиканы гына да күзаллап бетерә алмыйбыз. Менә – чиксезлек. Ничек аңа җавап табып бетерергә кирәк? Шуңа күрә, бу дөньяга килүебезгә без рәхмәтле булырга тиеш, тормышның табигатьтән килгән, вакыт үзе биргән төшенчәләре нигезендә уйлап карасаң, бу – өлешеңә тигән көмешең. Көмеш кенә булса инде. Кешелекнең дөньяда ничә миллиард еллар яшәвенә карамастан, күп сорауларга әле дә җавап таба алганы юк.

Тормыш ул – бер мизгел генә. Кеше күпме яшәсә дә, Аллага шөкер, инде вакыт җитте, дисә дә, күңелендә һәрвакыт яшәү өмете белән яши. Кеше нинди генә картлыкка җитмәсен, ничә яшькә кадәр яшәмәсен, аның тормышы барыбер бер мизгел генә ул. Ун ел яшәсә дә, йөз ел яшәсә дә – бары бер мизгел. Ә чыннан да, уйлап карасаң, галәм, вакыт дигән төшенчәләр бар бит фәндә. Чыннан да, алар белән янәшә кеше гомере – мизгел генә. Шуңа күрә, безнең тууның мәгънәсе бар. Һәркем уйланып, үз фикере җитмәсә, башкалардан өйрәнеп, аңлап, яшәүнең мәгънәсенә инанырга тиештер. Кем һәм нәрсә белән шөгыльләнмәсен, бу якты дөньяга килүенең мәгънәсе, аны аңлату рәвеше шушылайрак, дип саныйм мин. Ихтимал, аның башка җаваплары да бардыр, белмим. Әмма уйлана башласаң… Нәкъ менә шушы уй яшәтә дә кешене. Әйтәләр бит: әгәр кеше бу дөньядан китәсе көнен алдан ук белеп торса, ул яши алмас иде. Өмет-омтылыш яшәтә кешене. Менә шуннан уйлыйсың: ничек корылган бу дөнья, аны нинди көч яшәтә?! Кешеләр генә кормаган бит дөньяны. Калган барысы да – аңларга тырышу. Зур галимнәрме ул, кечкенә галимнәрме, гап-гади кешеләрме – барысында да шуны аңларга омтылыш бар.

«Максат куеп кына талантлы булып булмый»

– Атаклы шагыйребез Хәсән Туфанның «Талантлы син, Кеше туганым» дигән канатлы сүзләрен искә төшерик әле. Әдипнең бу сүзләрен бераз үзгәртеп, «Талантлы син, Татар кардәшем!» дисәм, Сездә нинди хис-тойгылар, уй-фикерләр уяныр икән?

– Кем генә әйтсә дә, иң мөһиме – яхшы мәгънәле сүзгә колак салу, игътибарлы булу кирәк. Әлбәттә, бөтен кеше дә акыллы сүзләрнең мәгънәсенә аңлап бетермәскә мөмкин. Гомумән, хәзерге заманда шигырьләр, чәчмә әсәрләр, әйтемнәр аша күп мәгълүмат, бик күп тирән фикерләр җиткереп була кешегә. Җиткерергә кирәк тә. Ни өчен әйтәм? Чөнки инде байтактан ук мин, телевизордан шигырьләр, күләмле язмалардан өзекләр укырга кирәк, дип әйтә килдем. Ул экраннан бөтен бер поэманы уку дигән сүз түгел. Яхшы сүз, мәгънәле сүз барыбер үзенә җәлеп итә. Безнең телевидение тәкъдимне ишетте, кабул итеп алды. Төпле фикерне, мәгънәле, акыллы сүзләрне кешегә җиткерүдә, минемчә, шигырьнең роле, әһәмияте искиткеч зур. Кайчак уйлап куясың: дөнья, тормыш турында әниләр нәрсә әйтә иде, әтиләр нәрсә әйтә иде? Авырлыкка юлыксаң, нәрсәдер көтәсең, көткәнең акланмый. Шул мизгелләрдә барыбер дә кешене тынычландыра торган сүзләр табыла. Бар андый сүзләр, бар. Ә бит ул сүзләр гасырдан-гасырга килгән…

«Талантлы син, Татар кардәшем!..» Моңа җавап бирү җиңелләрдән түгел. Чөнки һәр кешенең – үз язмышы, үз дөньясы. Һәркем үзенчә талантлы. Күп кешенең таланты ачылмыйча кала, дип дөрес әйтәләр. Андыйлар өчен шартлар туып җитмиме? Билгесез. Әгәр дә һәр кешенең таланты ачыла торган булса, дөнья да башкачарак булыр иде.

Әйтик, кем нәрсәгә дә булса сәләтле һәм тормышында аңа нәкъ шуның белән шөгыльләнергә туры килә икән – табигатьтән килгән сәләте ачыла. Әлбәттә, әгәр дә тырыш булса, көч куйса. Руслар әйтә бит: «Талант – это труд», – дип. Дөрестән дә, талант – зур хезмәт бит! Мич башында ятып кына, мин талантлы, дип әйтеп кенә әллә ни эш кырып булмый. Дөрес, мич башында ятып, горурлыгыңнан шартларга мөмкин. «Бүрәнә аркылы бүре куу» дигән гыйбарә бар бит әле. Тик торганнан гына әйтелгән сүз түгел бу, ул сүздә бик тирән мәгънә ята. Эшне «кулыңа тотып», тырышып эшләп карамыйча, үзеңнең нәрсәгә сәләтле икәнеңне ачыклау мөмкин түгел. Шунысы да бар: талантның ачылып бетә алмавы күп кешеләрнең язмышына кире йогынты ясый. Чөнки ул һаман үзен эзләргә-җәберләргә мәҗбүр.

«Бәхет ул – күңел халәте»

– Бар шундый кешеләр, чыннан да, без андыйларны укыганда ук сизә идек: йөздән артык бала – студентлар, укыйбыз, кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен күрәбез, бу бигрәк тә бер-берең белән аралашканда сизелә – кемгә нинди фән җиңелрәк бирелә. Бик катлаулы фәннәрне дә бик җиңел үзләштерә торган егетләр бар, кемгәдер кайсыдыр фән бик авыр бирелә иде. Ул баланың бу тармакка дөрес эләкмәгәнен күрәсең. Табигатьтән нәрсәгә сәләтле, уй-фикере ничек корылган кешенең – шуны белү мөһим. Кемдәдер математик акыл югары, кемдер гуманитар фәннәргә һәвәс. Мисалга музыкантларны алыйк. Көй язмыйча булдыра алмый ул. Әле ярый язып, җиренә җиткерергә мөмкинлекләре булса, ә каядыр барып терәлә торган булса, тупик килеп чыкса? Кая куеп бетерергә кирәк ул табигатьтән килгән талантны, мөмкинлекне? Талант хезмәт аша гына күренә ул. Шуңа күрә, менә мин шундый идем, менә мин шундый булдым, дип әйтү бәхәссез фикер түгел. Язмышы шулай килеп чыккан. Мәсәлән, минем бертуган абыем көндәлек эшне ныграк сөючән, бар яктан булган, акыллы, кешелекле иде. Авыл җирендә эш җитәрлек, тавык чүпләп бетерә торган түгел. Ул гел эшләде, шуның белән миңа күбрәк укырга мөмкинлек бирде. Бу бала укуга бирелеп китте, диләр. Укый алмаганының да сәләте аз дигән сүз түгел.

Миннән еш кына сорыйлар: «Әйтегез әле: нәрсә ул бәхет?» Минем моңа үз карашым, үз фикерем бар. Бар кешедә дә бертөрле бәхет була алмый. Мин бәхетне кешенең күңел халәте дип саныйм. Әгәр дә ул аны канәгатьләндерә икән – бәхет шул. Бүгенге көндә яраткан эшем бар, гаиләмдә барысы да әйбәт, тормышым мине канәгатьләндерә, дип саныйм икән – бәхет шул. Нәрсәдер борчый икән, үзеңне таба алмагансың икән, моны, киресенчә, бәхетсезлек дип санарга була. Әгәр дә үзем хакында әйтсәм: миңа бу төшенчә турында уйларга һич туры килмәде. Институт тәмамлаганнан соң эшли башлаган идем… Һаман эш тә эш, эш тә эш. Әйе, яраткан гаиләң – яныңда, эшең бара, сине күреп торалар, каядыр тагын күтәрәләр, тагын күтәрәләр… Тормышымда, эшемдә минем бер мәртәбә дә түбән төшкәнем булмады. Тормышның, яшәүнең мәгънәсе хакында олыгая төшкәч күбрәк уйлый башлыйсың икән.

«Тел булмаса, халык юк»

Хәзерге мультимедиа, нанотехнология заманында Минтимер Шәрип улының өстәлендә һәрдаим укый-карый торган нинди китап бар икән? Гомумән, китап, татар китабы, классик әдипләребез хакында Минтимер Шәрип улы ни уйлый?

– Ярый әле Болгарны, Зөя-утрауны торгызырга алындым дип еш кына куанып куям. Бу – минем күптәнге хыялым иде. Хәзер минем эш бүлмәсенә кереп карасак, анда тау-тау өелгән китаплар күрербез. Беркая куя алмыйм. Яхшы китап килеп эләгә, шуны карап чыкмыйча, китапханәгә бирергә ихтыяр көчем җитми. Галим хезмәте булсынмы ул, матур әдәбиятмы… Элек бернәрсәгә вакыт юк иде. Шушы акыллы, тарихи китапларны укырга мөмкинлек тууына шатланып бетә алмыйм. Нинди генә акыллы фикерләр тумаган кешелек дөньясында! Ярый әле аларны кешегә җиткерү ысуллары бар. Элек язып калдырганнар. Хәзер инде башка технологияләр бар. Мирас, дибез. Мирасны калдыра да белергә кирәк!

Үзе бер бәхет бит ул – уку! Шуңа канатланып йөрисең. Олыгаеп беткәнсең, ә канатланып йөрисең. Чынлап әйтәм: шул яшәтә кешене. Ходай күпме биргәндер яшәргә… Күпме генә бирмәсен, күңелгә хуш килә торган эш яшәргә хозурлык бирә. Ярый әле бу эш белән шөгыльләнгәнмен дип шатланып куясың.

Китап уку дигәннән… Тормыш ничек кенә авыр булмасын, без яшь чакта, татар авылында, татар булып туу-үсү, ун ел буе татар мәктәбендә уку – туган телгә, татар китабына гомерлек мәхәббәт уятты. Мин моны олы бәхет дип саныйм. Аның авырлыклары да булды. Чөнки 10 нчы классны татарча тәмамлап, Казанга килеп, имтиханнарны рус телендә тапшырырга кирәк иде. Монда тагын язмыш төшенчәсе килеп баса… Нинди яхшы укыган егетләр бар иде! Күбесе, институтка керә алмыйча, кире кайтып китте. Чи татарча укып, башкалага килеп, рус теленнән имтихан бирдек, изложение яздык. Менә нинди дискриминацияләр аша уздык. Татар телен, ана телен онытырга тырышу омтылышы интеллигенция арасында да бар иде. Мин моны институтка керү имтиханнарын биргәндә күзәттем. Татар милләтеннән булган кайбер уктытучылар безнең белемебез барлыгын күрә торып, рус телен начар белгән өчен газаплыйлар иде. Менә шундый язмыш. Халкыбыз язмышы иде. Яшь чакларда укыганнар хәтердән дә, күңелдән дә китми. Ә элек бик күп укыла иде. Мин үзем укырга бик ярата идем. Иң четереклесе: өйдәгеләрнең, керосинны бетерәсең дип тиргәүләре иде. Укыр өчен мин башка әйбер уйлап таптым. Яңа барлыкка килә башлаган радиоалгычлар зур батареялар белән эшли иде. Мин аларны өч ваттлы лампочкага тоташтырдым да, укыр өчен яктылык булдырдым үземә. Әнкәй мәрхүмә сөенә иде: «И булдырасың, улым, керосинны саклыйсың», – диеп. Төне буе укыйм да, иртән батареяларны үз урынына куям. Берникадәр вакыттан узгач, әткәй аптырады: нигә бу радио сөйләми башлады соң? Әле күптән түгел генә, шатлана-шатлана алып кайткан иде, югыйсә. Мин дәшмәдем инде…

Район үзәге китапханәсендә булган әдәби китапларның барысын да укып бетердем. Бәлкем безнең китапханә ул кадәр зур да булмагандыр. Китапны алганда ук кайчан китерергә кирәклеген язып куялар. Шул көнне бу китапны башка укучы килеп алып китәргә тиеш. Менә омтылыш ничек иде китапка! Буранмы, түгелме, син китапны вакытында тапшырырга тиешле. Безнең авыл райүзәккә – Пучыга якын иде. Ара чакрым ярым булгандыр. Һава торышына карап тормыйсың, китапны куеныңа кыстырасың да яңгыр, кар тимәсен, дип чыгып китәсең. Алып барып тапшырасың. Кави Нәҗминең, Габдрахман Әпсәләмовның, Гомәр Бәшировның бөтен әсәрләрен, Галиәсгар Камалның, Шәриф Камалның, Таҗи Гыйззәтнең һәм башка драматургларның бөтен пьесаларын укыган малай мин. Без Тукайның, Такташның күп шигырьләрен яттан сөйли идек. Ул Мокамайларны… Әле кем уздыра, әле кем күбрәк ятлаган, дип узыша-узыша сөйлибез. Әти-әниләрне мәктәпкә чакырабыз. Алар балаларының чыгыш ясавына, нәрсәгәдер сәләтле булуына шатлана иде, бу – ата-ана өчен чиксез куаныч иде. Ятлау – әдәбиятны өйрәнүнең бер ысулы. Әле ятларга еш кына китаплары җитми иде. Бер-беребезгә биреп, язып алып ятлый торган идек. Ул чакларда имтиханнар да күп иде бит. Җиденче сыйныфтан башлап, ел саен алтышар, җидешәр имтихан! Шуннан соң ничек белем кермәсен ди!

Яшьлектә укыган әсәрләр сине гомер буе озата бара. Тирән фикерле тарихи әсәрләр ул чагында безнең кулга килеп эләкми иде. Мин аларны хәзер укыйм. Хәзер, нигездә, тарихи китаплар укыйм. Болгар белән Зөя калалары истәлекләренә ныклап тотындык. Үзебезнең татар галимнәренең язган әсәрләрен бик кызыксынып укыйм. Дөрес, кайчагында кабатланулар да була. Анысы инде галимнең нинди фәнни мәктәпкә каравына мөнәсәбәтле. Фаяз Хуҗинның татарча язылган тикшеренүләре бар. Шуларны бик яратып укыдым. ТӘһСИнең хезмәтләре бик күп. Борынгы әсәрләрне дә тәрҗемә итәләр, аларга яңа тормыш өрәләр. Бу – искиткеч мәгънәле, файдалы эш, дип саныйм. Тарих институтыбыз, Аллага шөкер, үзебезнең Фәннәр Академиябез бар. Академияне оештырганда, анда физика-химия өлкәсендә фундаменталь ачышлар булыр дип артык зур максат та куймаган идек. Иң мөһиме: үзебезнең тарихыбызны, әдәбиятыбызны өйрәнү, үзебезнең галимнәргә, зыялыларга мөмкинлекләр тудыру иде. Шул ук вакытта без бит Декларация кабул иттек, вәкаләтләребезне бөтен дөнья, Рәсәй алдында игълан иттек. Шуңа күрә Фәннәр Академиясе – дәүләтчелегебезне раслап торучы бер дәлил ул. Хәзерге вакытта күрәбез: дөрес эшләнгән эшләр алар. Ул чакта андый мәсьәләләрне кызу тоту кирәк иде.

Хәзер дә китаплар гел укылмый дип әйтмәс идем. Еш кына истәлекләр чыга. Русча язылганнары, татарчалары… Бергә эшләгән кешеләр турында. Аларны сагынасың да, юксынасың да… Андый китапларны язуда еш кына үзем дә катнашам. Белгән кешеләр хакында сөйләп-язып бирәм. Халкыбыз өчен зур хезмәт куйган шәхесләр белән бергә эшләргә туры килде. Алар турында укыйм. Барысына вакыт кирәк… Шигырьләр, әйтемнәр, Шәүкәт Галиевнең юмористик гыйбарәләре бик ошый.

Мин «Чаян» журналын бик яратып укый идем. Яшьрәк чакта, министр булып эшләгәндә һәр санын яздырып алып бара идем. Алгач, карыйсы, тапкыр, мәгънәле мәзәк укыйсы килә. Безнең язучыларны гына түгел, гомумән, дөнья язучыларының китапларын да карап, укып барырга тырыштым. Ни кызганыч, хәзер күләмле әсәрләр укырга вакыт юк. Шулай да, китаплар белән танышып бару ысулларын табарга кирәк. «Син укы!» дип әйтеп кенә китап укытып булмый балага. Баланы китап укырга мәктәптә үк өйрәтергә кирәк.

Яшь чакта дүрт-биш тел өйрәнү – олыгайгач бер тел өйрәнүгә караганда җиңелрәк. Баланың мөмкинлеге чиксез аның. Ана карынында ук компьютерга өйрәнеп туа бит алар хәзер. Мәгълүматны губка кебек үзенә сеңде­реп бара. Безнең әле кечкенә баланың мөмкинлекләрен тулысынча файдалана алганыбыз юк. Ә бит нәкъ менә кечкенә чагын файдаланырга кирәк. Әгәр бала нәни чактан ук татар телен яхшылап өйрәнсә, ул аның үз гомеренә җитә, аннан соң ни генә укыса да, кечкенәдән сеңгән тел онытылмый. Татар теле – дәүләт теле бит.

– Бу мәсьәләдә гаилә дә җавап­лы­дыр, дип уйлыйм мин.

– Гаиләнең дә төрлесе бар. Дөнья мәшәкатьләре күп. Барлык сабыйлар да балалар бакчаларында тәрбияләнсен өчен, бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырышабыз бит. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов та моны контрольдә тота: күпме балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә. Болар – шушы ихтыяҗдан чыгып эшләнә торган эшләр. Аның барыбер дә уңай нәтиҗәсе була.

Мисал өчен, «Башваткыч» тапшыруы. Әгәр төптән уйлап карасаң, экран каршына беркем беркемне көчләп утыртмый, ә мин аны гел карап барам. Шул ук вакытта уйлыйм: тапшыру үзенә җәлеп итә бит! Менә шундый ысуллар кирәк. Сүз дә юк, сабыйларга балалар бакчасында, мәктәпләрдә татар телен укытып була, укытырга кирәк тә! Күпме тырыштык! Көрәш һаман бара бит бу мәсьәләдә. Акрынлап үз эшебезне эшлибез. Бу эшләр халкыбызның мәнфәгатеннән чыгып эшләнә. Хәрәкәт кирәк. Хәрәкәтсез булмый. Дөрес, ата-анадан күп нәрсә тора. Ләкин ата-аналарның да телне юньләп үзләштерә алмый калганнары күп, катнаш гаиләләр бихисап. «Башваткыч» тапшыруы шикелле, барлык ысулларны кулланырга кирәк. Нинди генә адым ясасак та, зур адыммы ул, кечкенә адыммы – барысы да файдага булачак. Соңгы акытта ТНВ телеканалында кызыклы тапшырулар барлыка килде. Хәзер сабыйлар өчен бик матур дәреслекләр чыга. Балалар бакчаларында тәрбияләнә торганнары өчен дә рәсемле китаплар бар.

Ничек кенә авыр булмасын, бу юнәлештә хәрәкәт итәбез икән, алга атлаган саен мөмкинлек тә арта бара. Үзгәртеп кору чорында комачаулыклар искиткеч көчле иде бит. Аның барысын да сөйләп бетереп булмый. Рәсәй министрлары белән кискен ачуланышуга чаклы барып җиткән вакытлар булды. Үз эшебезне үзебезгә эшләргә кирәк безгә. Тел булмаса, халык юк.

«Мин беркемне дә гаепләмим»

– Татар халкы «Дөнья – куласа, әйләнә дә бер баса» ди. Сезнең тормышта шушы әйтемне искә төшергән хәл-вакыйгалар булдымы?

– Әйтеме матур аның. Мин турыдан-туры алай дип әйтмәс идем. Мөгаен, балачакта күргәннәрем шушы «әйләнә дә бер баса»га туры киләдер. Безнекеләр хәлле тормышта яшәгән. Аларны «раскулачивать» та иткәннәр. Ләкин сөрмәгәннәр. Шул вакытта йортларын, бөтен милекләрен тартып алу сәбәпле, чит кешеләрдә яшәргә мәҗбүр иткәннәр. Авылдашларның бабайга карата хөрмәте зур булган. Кемдер яшәргә урын биргән, арада, тынычлана алмыйча, барып әләкләп йөреп, безнекеләргә тагын да начаррак булсын дип йөрүче кешеләре дә очраган. Кайчагында әти «кулыннан эш килмәгән шушы гаилә һаман шулай кеше өстеннән әләкләп йөрүдән туктый алмый» дип әйткәләп алгалый иде. Бу нәселдән-нәселгә бара. Бераздан, тормыш үзгәреп китеп, әтине колхоз рәисе итеп сайлап куялар. «Әйләнә дә бер баса» шушы була инде. Күз алдына китереп булмаслык хәл: кулак малае – колхоз рәисе! Ул бит яшь чакта күпме таланган бала! Минем әни мулла нәселеннән. Әни «мәчет манарасын кискән, аны аударган кешеләрнең язмышлары матур тәмамланмады», – дип әйтә торган иде.

«Дөнья – куласа…»лар көндәлек тормышта еш булгалады инде ул. Мин беркемне дә гаепләмим. Минем ул яктан күңел киң, дип әйтимме… Кеше кабахәт булмаса, аның кылган ялгышларын кичерергә кирәк. Нәфрәт, ачу саклау җитәкче кешегә бигрәк тә килешми.

– Сезнең Лев Овруцкий белән булган әңгәмәгездә дә бу фикер сизелә иде.

– Сизеләдер. Чыннан да шулай ул. Ул шулай булырга тиеш, дип саныйм мин. Әгәр дә зур эштә икәнсең, кешеләр язмышы синнән тора икән, кара эчле булып, кеше язмышын хәл итәсең икән – бу җинаятькә тиң. Андый нәрсә булырга тиеш түгел.

– Сез, таш атканга аш ат, дип җавап бирәсез инде…

– Бик дөрес. Чынлап та, кеше­ләрнең язмышын син хәл иткәндә, ачу тоту, нәфрәтләнү булырга тиеш түгел. Әти дә гел җитәкче эшләрдә эшләде, бик кешелекле иде. Авыл халкына рәхмәтле дә булгандыр инде. Себергә сөрелмәгәннәре өчен.

«Безнең үз юлыбыз бар»

– Татарстаныбызда – кыска гына вакыт арасында – күпме хыялланып та гомер булмастай тоелган нәрсәләргә ирешелде. Безгә Татарстан, Казан турында ишетеп кенә белгән кунаклар еш килә. Элек булып киткәннәр исә, Казан нык үзгәргән, Казан танырлык түгел, диләр…

– Казанны гына түгел, башка шәһәрләребезне күргәч, мин үзем дә гаҗәпләнеп куям. Зур булмаган район үзәкләрен карагыз: мәсәлән, Әтнәне, Кама Тамагын, Чирмешәнне, Әлкине, Болгарны… Мин бик еш вертолетта очам. Элек салам түбә шиферга алышынганын күреп шатлана идек, аннары алар калайга алыштырылды, калайдан соң профнастилга күчелде. Кирпеч йортларның барлыкка килгәнен күреп торабыз. Әйе, бер кеше гомерендә тормыш нык үзгәрде. Мин Аллага шөкер, дип әйтер идем. Безнең үзгәрешләр бик зур. Иң зур казанышыбыз: үзгәртеп кору елларында мөстәкыйльлек турында Декларация кабул иткәч, халыкның үзаңы нык үсте, без үзебезнең милләтебезне нык күтәрдек. Татар халкына караш үзгәрде. Нигездә үзгәрде. Көндәлек тормышта аңа бәһа биреп бетереп булмый. Үзгәртеп кору чорында узган юлыбыз халкыбызның дәрәҗәсен күтәрде. Мин моны хәлиткеч тарихи чор, дип атар идем. Шушы чорда үзебезнең хокукларыбызны яклап, авыз тутырып әйттек. Республикабыз сәясәте, икътисады башкаларга үрнәк булып тора. Ул башкаларга комачаулый торган юл түгел. Без демократик җәмгыять төзергә телибез. Безнең әле андый җәмгыять төзегәнебез, андый җәмгыятьтә яшәгәнебез булмады. Бигрәк тә Рәсәй кебек иң катлаулы федераль дәүләт кысаларында. Шулар турында әйткәч, Мәскәүдә дә аңлый башлаганнар иде. Шуңа күрә, кайчагында безгә гаеп ташлаганда, шикләнүләр булган вакытта, саллы дәлилләр китереп, уртак тел табып киләбез. Без дә әйтмәсәк, кем әйтергә тиеш, дип әйтәбез. Беркемгә дә бернинди дә кагыйдәләр язып куелмаган. Сүз дә юк, бар шундый егетләр – татар җанлы егетләр, язмышыбыз, халкыбыз турында уйлап җан аткан егетләр. Бу һәр милләткә хас.

Болгарга тотыну, Болгар истәлек­ләрен торгызу – изге җиребезне күтәрү, халыкка кайтару ул. Исламны бит безнең борынгы бабалар, дәүләт дине буларак, руслар православие динен алганчы ук кабул иткәннәр. Болгарны төзекләндерү – тирәнтен уйланган эш ул. Әгәр дә ул эшне үзебез эшләмәсәк, үз хәтеребезне яңартмасак, үз мирасыбызны аякка бастырмасак, дөньяга күрсәтмәсәк, бу эшләрне читләр килеп эшләмәс.

«Зөянең тарихы фаҗигале»

– Изге Болгар… Минтимер ага, Сезнең соңгы елларда кылган эш-гамәлләрегезнең күркәм нәтиҗәсен күргәч, һәркемнең «үз Болгары» булырга тиеш, дигән фикергә киләсең… Әйтик, кемдер туган авылын яңартырга тели: иске йортларны, каралты-кураларны сүтә, яңаларын төзи, утлар, сулар керттерә, юлларга асфальт түшәтә… Мин моны да ул кешенең үз Болгары, дип атар идем.

– Үз Болгары? Дөрес әйтәсез. Үз кыйбласы… Кыйбла, бәлкем, бердер, әмма үз Болгары дип дөрес әйтәсез.

Хәер, Болгар, бер яктан караганда, безнең кыйбла да бит әле ул. Беренче мәртәбә ислам дине шунда кабул ителгән. Аннан гасырлар аркылы –Алтын Урда, Казан, Әстерхан, Себер ханлыклары аша хәзерге Рәсәй территориясенә ислам таралган. Бу – безнең тарих, безнең ата-бабаларыбыз эшләгән эш, безнең зур мирасыбыз. Биредә кемнән кем килеп чыкканын тикшерү максат түгел. Болар – бәхәсле әйберләр. Алты ай буе кар ята торган җирләрдә ислам диненең таралуы – уникаль күренеш. Ислам динен тотучылар Рәсәйдә дә, СССР киңлекләрендә дә күп. Менә шушы дәрәҗәдә бер халык та аны күтәреп чыга алмады. Аның мәгънәсе тирән дип әйтер идем. Без бит Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә ирештек. Болгар – бөтендөнья хәзинәсе, бу ЮНЕСКО тарфыннан танылган, расланган факт. Болгарны ЮНЕСКОга кертү зур тарихи гамәл булды.

Без ике проектны алып барабыз: Болгарны һәм Зөяне. Һәр халыкның үз язмышы, үз тарихы. Кан да коелган, нәрсә генә булмаган, дәүләтчелекне югалтулар да булган. Бу – безнең тарих. Хәзерге вакытта Зөя-утрауда да зур эшләр бара. Бөтендөнья мирасы күзлегеннән караганда, без төп игътибарны Успенье соборына юнәлттек. Троица агач чиркәве буенча да тикшеренүләр бара. Баштагы мәгълүматлардан күренгәнчә, ул Идел буенда сакланып калган бердәнбер агач чиркәү дип санала иде. Хәзер башка чиркәүләр дә булуы мөмкин, дигән фаразлар бар. Хәзерге вакытта ул эшләрнең юнәлеше түбәндәгеләрдән гыйбарәт: ул чорларда нинди соборлар ничек төзелгән, нинди иконалар ничек эшләнгән, рәсемнәр ничек ясалган, кемнәр ясаган, нинди технология белән ясалган, бүгенге көнгә кадәр ничек сакланып калган – шуларны ачыклау. Менә шушыларга игътибар бирелә. Һәм, әйткәнемчә, төп игътибар менә шушы ике тарихи истәлеккә төшә.

Зөя утравының тарихын карасак, ул совет чорында нинди генә кабахәтлек күрмәгән. Анда бит ГУЛАГ булган! Безнең Хәсән Туфаныбыз да сөргенгә кадәр анда утырган. Биредә нинди генә зыялыларыбыз газап чикмәгән. Руслар да, чит ил кешеләре дә интеккән. Күпмесе шунда корбан булган. Без, бер фикергә килеп, Зөя-утрауда репрессия корбаннарына һәйкәл куйдык. Һич онытасым юк: бер хатын-кыз чыгыш ясады. Ул шунда туган бала. Төрмәдә туган. Әнисенең сөйләвенә караганда, төрмә начальнигы мәрхәмәтлерәк кеше булып, баланы анага имезергә биргәннәр. Шулай итеп бала исән калган. Анда бик күп кеше атып үтерелгән. Троцкий килеп, Казанны ак чехларга биргән өчен, кызылармеецларны сафка бастырып, һәр ун кешенең берсен аттырып үтерткән. Зөя-утрауда юләрләр хастаханәсе эшләгән, караучысыз, тәртипсез балалар да шушында тәрбияләнгән. Социализм чорында кылынган барлык тискәре эшләрнең Зөядә тирән эзе калган. Аның тарихы фаҗигале. Шундый тарих бар икән, без бит аны күрсәтмичә кала алмыйбыз. Бу тарихны халык белергә тиеш.

Сүз уңаеннан, археологлар Зөядә борынгы Татар бистәсен казып таптылар. Татар бистәсенә бәйле гаҗәп күренешләргә тап булдык: утрауны су баскач, андагы агач корылмалар, аларның нигезләре – барысы да исән калган. Агач исән, чөнки, су астында булгач, аңа кислород керми. Агач археологиясе дигән төшенчә бар. Агач дүртәр-бишәр йөз ел тирән катламда сакланган. Хәзер анда шундый музей ачабыз. Казан федераль университеты анда Тикшерү үзәге оештыра.

Җыеп кына әйткәндә, утрауда яшәгән, анда эшләгән халык юньле тормыш күрмәгән. Көн саен шунда эшләп кара әле! Төрмәләрдәге тоткыннарга хезмәт күрсәтеп, психик авыруларны карап, нәрсә күргәннәр алар? Алар бит соңгы елларга кадәр монах хөҗрәләрендә, туганнар корпусындаа яшәгән халык. Шуңа күрә, фатирлар төзеп, кешеләрне куандырдык. Дөрес, алар анда күп тә түгел – 200гә якын кеше.

– Мин дә монда тудым, дип кемнәрдер килергә дә мөмкиндер бит?!

– Анысы да гадәти хәл инде. Без шулай буласын белеп тордык. Анда җир бәясе дә Боровое Матюшинодагы кебек булачак, кыйммәтрәк тә булмаса әле, дигән идем. Утраудагы рус халкы, православныйлар – барысы да безнең гражданнар, безнең кешеләр. Без шулай итеп кешеләргә тигез караш, үзара килешеп яшәү үрнәген күрсәттек. Болгар да, Зөя дә – федераль истәлекләр. Аларның икесе дә Идел ярында, иң матур урыннарда урнашкан. Аларны без бөтен дөньяга күрсәтергә тиеш. Чит ил туристлары Идел буйлап теплоходларда йөреп тора. Киләсе көзләргә, Алла боерса, теләсә нинди теплоход килеп туктый торган итәчәкбез. Иделнең төбен тирәнәйтү юнәләшендә дә эшләр бара. Бу да бер казаныш. Ул, һичшиксез, кирәк иде. Бу үзебезнең халыкның йөзен, дәрәҗәсен күрсәтүдә кирәкле адым. Монда яши торган башка милләт вәкилләре өчен дә Татарстан – туган җир. Биредә аларның ничәмә-ничә буыны яши. Татарстан – аларның язмышы. Әгәр без моны күрмәсәк, нинди халык булыр идек?!

Һәркемнең үз Болгары бар дип әйттегез… Уйланып алдым. Дөресен генә әйткәндә, тузган торакны бетерү программасы булмаса, бүгенге Казанны күз алдына да китереп булмас иде. Яңа йортлар төзеп, кешеләрне искеләреннән чыгардык. Бушка бит ул! Мондый масштаблы эшне хәзергәчә бездән гайре беркем эшләмәде. Гомумән, Рәсәй буенча бер өлкә-республика да эшли алмады. Дөрес, тырышып карадылар. Рәхимов тырышып карады. Аларга нәрсәдер җитмәде. Аларны зур оешмалары тыңламады. Ә без тыңлата алдык. Без үзләре җитештергән продукциянең 1%ын салым итеп түләттердек. Моның өчен миңа карата «эшләр» дә кузгатырга тырышып карадылар. Мин әйттем: ярар, ләкин суд ачык булырга тиеш: «За ликвидацию ветхого жилья». Шуннан соң туктадылар. Әллә ниләр кичерергә туры килде инде, язмышың, эшең шул булгач. Аннан каһарманлык та ясарга кирәкми. Аллага шөкер, бар да уңышлы килеп чыкты. Уйлап карагыз: бартер заманында, Рәсәйдә беренче булып, бөтен йортларга газ керттек. Әле дә Рәсәйдә 100% газлаштырылган бер төбәк тә юк. Бу – безнең халык өчен оҗмахка керү кебек булды. Без бит кизәктән ягулык ясап үскән балалар.

Тәрәзәне, кыш көне җылы чыкмасын дип, кечкенә итеп ясыйлар иде. Авылда бер кеше мунча якса, күрше-тирә, чират торып, шул бер мунчага керә иде. Бер ягылган мунчаның җылысы беткәнче, дип. Аннан икенче кеше яга иде. Ишекне озаклап ачып керсәң, безне ачуланалар иде. Син ишекне тиз генә ачып, тиз генә керергә тиешсең. Газ кертү безнең халыкның тормыш дәрәҗәсен бик нык күтәреп җибәрде. Йортларны ничек зур итеп сала башладылар! Без инде утынны оныттык, дияргә була. Программаның төгәлләнүенә дә 10 ел тулды инде. Тоташ газлаштыруны 2003 елның августында тәмам иттек. Гомумән, бу катлаулы елларда үзебезнең халык, үзебезнең республика мәнфәгатьләре өчен байтак изге гамәл кыла алдык.

Авыл хуҗалыгын саклап калу да зур эш булды. Авыл хуҗалыгы икътисад кына түгел. Авыл хуҗалыгы ул – әхлакый-икътисади төшенчә! Ул – җир эшкәртү генә түгел, ул – халыкның тормышы, язмышы, халыкның мәдәниятен саклап калу дигән сүз.

Спортны үстереп, спорт корылмалары төзеп, шулар нигезендә Универсиада үткәрдек – булдыклы, сәләтле халык икәнебезне бөтен дөньяга күрсәтеп тагын бер баскычка күтәрелдек. Хәзерге кискен конкурентлык шартларында инвестицияләр җәлеп итү буенча Татарстан алдынгы сафларда. IT-технологияләр үстерү, информатизация кебек тирән фәнни гыйлем таләп итүче үтә заманча юнәлешләрдә дә уңышка беренчеләрдән булып ирешеп барабыз. Нәкъ менә шундый казанышлар этәргеч була да инде. Кеше ниндидер зур эшкә катнашып, аны булдырып чыга икән, аның үзенә ышанчы бермә-бер арта, ул алга омтыла һәм «үз Болгарын» таба.

– Эчтәлекле, кызыклы әңгәмәгез өчен Сезгә бик зур рәхмәт!

– «Безнең мирас»ны бик матур чыгарасыз. Ихлас күңелдән әйтәм. Бигрәк тә соңгы айларда чыккан жур­нал­ларыгызның эчтәлеге һәм бизәлеше шатландыра.

30 гыйнвар, 2015 ел

Комментарий язарга