Журнал «Безнең мирас»

Яшәсен хатын-кызлар!

Хатын-кызлар турында мин бик күп акыллы сүзләр әйтеп шигырь язган шагыйрь. «Хатын-кыз ул – һәрвакыт хатын-кыз!» - дип шигърияттә иң беренче сүзне мин әйттем. Хәзер дә әйтер идем, тик соңгы вакытта шигырь язарга вакытым юк. Шуңа күрә дөньяның данлыклы акыл ияләренең хатын-кызлар турында әйткән кайбер искиткеч зирәк сүзләрен генә кабатлап чикләнәм.


Гораций: Desinit in piscet mulier pormosa superһe.
Ямаш Игәнәй: Ачуланма, яме?!
Сенека: Viri a diis reqentes.
М.Хөсәен: Янар Везувий ул – хатын-кыз.
Судзуки: …
Н.Әхмәдиев: Мин – мин кебек,
син – син кебек.
Плавт: Mulier tum bene olet ubi niһie olet.
Р.Низамиев: Син Зөһрә төслерәк.
Зирәк сүзләр эзләгәндә үзебезнең татар шагыйрьләренең хатын-кыз турында әйткән гүзәл сүзләреннән җырлап йөрер өчен шигырь дә төзеп булуы ачыкланды. Игътибар белән укуыгызны үтенәм.
И.Юзеев: Исемеңне дә белмим,
Төсеңне дә белмим,
М.Шабай: Җуйган инде күптән
исен дә;
Г.Афзал: Кем хатыны дип беләсез –
Минем хатын,
Ш.Галиев: Ә син һаман, һаман исемдә.
Г.Рәхим: Бас каршыма.
Р.Мингалим: Каптыр изү
төймәләрең…
Р.Фәйзуллин: Нинди матур ялган!
Р.Харис: Ике шәраб берсен-берсе
Айныта алмый…
Р.Гатауллин: Син китсәң – еламам.
М.Галиев: Әй!
Ф.Сафин: Ник уйнамый күрше кызы
Гел минем белән генә?
Зөлфәт: Калды утлар, син дә калдың…
М.Әгъләмов: Булдыра алсаң – сөймә.
Кушымта өчен:
Р.Миңнуллин: Шулай шул,
Шулай шул.
Искәрмә! Цитаталарда бернинди фальсификация юк. Иптәш Судзуки мәсьләсендә генә шигем бар.

Туфан Миңнуллин


1987


Фото: pixabay

Теги: Туфан Миңнуллин Яңалыклар Шаян мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру