Японнарда төнге тормыш юк!

Японнарның бар нәрсәләре дә шулай: театрлары да көндез эшли. Аврупадагы төнге тормыш Япониядә юк. Төнлә бар да йоклый, иртән иртүк торалар, кичке сәгать унда, иң соң унбердә урамнарда беркем дә калмый. Бары тик кулларына фонарь тоткан почта һәм телеграф хезмәткәрләре генә арлы-бирле йөренәләр.

Японнарның бу сыйфатларын искиткеч дип санап, ошаттым. Болар, чынлап та, бик матур әхлак күрсәткечләре булып тора.

Япониядә яшәгән вакытта бертуктамый сәяхәт иттем. Шәһәрләрдә, авылларда, тауларда кайда гына булсам да, бервакытта да японнарның әхлак үзенчәлекләрен күз уңынан ычкындырмадым. Японнарда тәрбия һәм әхлак шулкадәр югары иде ки, бары тик безнең мөселманнарга лаек дәрәҗәдә иде. Бервакыт иртән, бер авылдан үтеп барганда, бер чәйханәгә кереп чәй эчтем. Китәргә кирәк булганда, чәйханә хуҗасы күренмәде. Мин дә, чынаягым янына бер сен акча куеп, китеп бардым. Ул көнне көн буе йөрдем, гиздем һәм кичкә таба Токиога кайтырга чыктым. Иртән чәй эчкән чәйханәнең яныннан үтеп бара идем, чәй ясап бирүче хатын мина эндәшә икән, борылдым. Миңа таба йөгерә-йөгерә килә. Мин шунда ук: «Ах, чәй ике сен булган, ахры», — дип, кесәмнән янчыгымны чыгардым, акча бирергә әзерләндем. Хатын миңа үзе вак акчалар суза: чәй 4 рин тора икән дә минем алты риным калган. Карагыз сез шул дөреслеккә, төгәллеккә, шул әхлакка! 1 сен акчаның кыйммәте дә әллә нәрсә түгел, безнең акча белән биш акча. Биш акча алар акчасы белән бер сен дә 10 рин була. Безнең алты рин, ягъни 3 акчабыз аларда калган да, хатын йөгерә-йөгерә ул акчаны миңа китереп бирде. Бу әхлакны Аврупaдa эзләп тә маташмагыз, чөнки таба алмаячаксыз!

 

Безнең мирас. — 2019. — №12. — 56-57 б. 

Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе

Фото: pixabay

 

Комментарий язарга