Журнал «Безнең мирас»

Японнарда өйләнү хәле һәм ир-хатын хокукы

Японнарда тормыш күп ягы белән гади һәм, Көнчыгыш милләтләренең гадәтләренә һәм ысулларына туры килгәнчә, өйләнү дә бик гади: ике як ата-ананың ризалыгына бәйле. Әйе, японнарда хиҗаб юк, хатын-кыз шактый ачык киенә. Тик ирләр белән хатыннар Көнбатыш халыкларындагы дәрәҗәдә ачылып чәчелмәгән, тугарылмаган. Хатын-кыз карашында ир-атның билгеле бер урыны бар, хатыннар ирләргә һәрвакыт хөрмәт белән карарга мәҗбүрләр. Хатын өй эчендәге эш-хәрәкәтендә һәм яшәү рәвешендә беркадәр ирекле, ләкин ире рөхсәт итмәсә, ата-анасы йортына да бара алмый. Үз өендә дә хәтта кунаклар белән бергә утыра алмый. Ире рөхсәт итсә, утыра ала, тик тагын да шул ук әдәп киртәләре эчендә калырга тиеш.


Өйдә бөтен эшне хатын-кыз башкара. Ни кирәк булса, шуны базарга барып алучы да – хатын. Кер юу, идән юу – һәр хатынның вазыйфасы. Кыз атасы-анасы ризалыгыннан башка, үз теләге белән генә кияүгә чыга алмый.


Мин Япониядә яшәгән вакытта илнең иң зур миллионеры Йуасатиның улы Хедийе бик чибәр, бик кыю, 28 яшьлек егет иде.


Бу егет Итанкати Тайски исемле бер фәкыйрьнең кызына өйләнергә теләгән. Тикава исемле бу кыз 17 яшендәге бик чибәр кыз иде. Кыз үзе дә, барлык туган-тумачасы да риза икән, тик кызның атасы ризалык бирмәгән дә, никах булмады.


Бу хәлне ишетеп, «Хоти Шимбон» газетасы мөхәррире үзе барып, кызның атасын күреп сөйләшкән һәм: «Ни өчен кызыгызны фәлән улы фәләнгә бирмисез? Сәбәбе нәрсәдә?» – дип сораган.


Кызның атасы: «Мин баламны акчага сатмыйм, үз капкабызга ярашлы кеше булырга тиеш», – дип җавап биргән. Менә бу хәлдән дә аңлашылганча, ата-ананың ризалыгы булмаса, никах та булмый.


Бу вакыйга турында газеталарда укыганнан соң, мин дә бу кеше янына, аның белән күрешеп сөйләшергә киттем. Чыннан да, фәкыйрь кеше иде, ләкин табигате белән затлы булуы, эчке зыялылыгы йөз-кыяфәтеннән аңлашылып тора иде.


Японнарда никахка охшаш йола бар. Менә шуны укыту бары тик ата-ана ризалыгы белән генә башкарыла. Бу яктан безнең йолабызга охшап тора. Тик японнарда никах өчен кызның яше 15 белән 20 яшь арасында булуы шарт. 15 яшеннән кечерәк кыз бала өчен никах рөхсәт ителми. 20 яшеннән олырак кыз өчен, ише чыкса, ата-ана ризалыгы шарт булып тормый.


Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе


Безнең мирас. - 2020. - №11. - 57-58 б. 


Фото: pixabay

Теги: Габдерәшит Ибраһимов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру