Журнал «Безнең мирас»

Япониядә Хонҗи мәктәбе

Бу – башлангыч мәктәп икән. Ачылуына нәкъ 25 ел тулган. Шул вакыт эчендә милләтенә күрсәткән хезмәте белән таныштырдылар. Тагын бер кат искәртәм: бу – башлангыч мәктәп. 25 ел эчендә мәктәптә 12314 укучы белем һәм тәрбия алган. Боларның 7086сы мәктәпнең таныкнамәсен алып чыккан.


Игътибарымны җәлеп иткән нәрсә шул булды: башлангыч мәктәп 25 ел хезмәт күрсәткән, нәрсә эшләгәне мәгълүм. Уйлавымча, безнең урта мәктәпләребезнең дә хәтта нинди хезмәт күрсәткәннәре билгеле түгел. Бар да укыган да киткән, хисабын Аллаһ белә.


Мин биредә кичәдә булдым. Башта мәктәп мөдире мәктәпнең төзелүе, ачылуы турында сөйләде, аннары шактый гына кеше чыгыш ясап, кыскача гына мактап котладылар. Сүз чираты миңа килде һәм мин болай чыгыш ясадым:


«Япон телен бик яхшы белмим, сезнең башыгызны авырттырасым да килми, ләкин шулай да, миңа күрсәткән илтифатыгыз мине берничә сүз әйтергә мәҗбүр итә.


Хезмәтләрнең иң олысы – белем һәм мәгарифкә хезмәт итү, көч-куәтнең дә иң зуры – белем һәм мәгариф. Тик милләтләрнең мәңге яшәве өчен белем генә җитми. Моның өчен әле тагын милли әхлакның һәм милли рухның саклануы кирәк. Бүген французларда белем бар, бар нәрсә бар. Тик әхлаклары булмаганга, болар – чүгәргә хөкем ителгән бер милләт. Иртәме-соңмы, французлар таркалачак. Япон милләтенә булган көчле мәхәббәтем сәбәпле, күңелемнең бөтен самимилеге белән шуны киңәш итәм: сез мәгариф өчен күп көч куйган кебек, зур тырышлык куеп, «йамата тамаши» милли әхлакны саклауга да көч куегыз. Милли рухы булмаган халык озак яши алмый. Японнарның руслар белән булган сугышта җиңеп чыгулары да милли рух аркасында мөмкин булды. Шуның белән сүземне тәмамлыйм».


Иртәгесе көнне Йамамотаның өендә кунакта идем. Почтачы безгә хат китерде, хаттан башка, бер зур конверт эчендә җеп белән бәйләнгән тагын бер төргәк бар иде.


Карадым, Конт Окома (элеккеге чит илләр эшләре министры) миңа хат язган, үзенең фоторәсемен һәм принц Ито исеменә тәкъдим хатын җибәргән.


Конт Окоманың үз кулы белән язган хатын биредә хөрмәтле укучыларым игътибарына
тәкъдим итәм. Әлеге хатның эчтәлеге:


«Олы кунагыбыз Габдерәшит Ибраһим!


Ерак илләрдән шулкадәр зур мәшәкатьләр чигеп килгән хөрмәтле кунагым, олы ихтирам белдереп, кичерүегезне үтенеп сорыйм. Үзем Сезнең белән күрешергә килә алмадым, шул сәбәпле, рәсемемне җибәрәм. Сүз биргәнчә, Сезгә адресны һәм принц Итога тәкъдим хатымны яздым. Кабул итеп алыгыз, Сезнең белән тагын күрешүне өмет итәм.


10 март, Окомасики Нубу».


Шулай итеп, 11 март көнне мин принц Ито җәнаплары белән күрешергә киттем.



Төрекчәдән
Асия Рәхимова тәрҗемәсе


Безнең мирас. - 2020. - №4. - 62-63 б. 

Теги: Габдерәшит Ибраһимов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру