Журнал «Безнең мирас»

Габдерәшит Ибраһим: Япония иӊ дәрәҗәле дәүләтләрнеӊ берсе булачак, Аврупа көч-куәтенеӊ эзе дә калмаячак

Конт Окома сүзләрен шул рәвешле тәмамлады: – Сезнеӊ белән танышуыма бик сөендем. Минем кебек карт кешене искә алып килүегез өчен аеруча рәхмәт. Әле тагын күрешеп сөйләшербез дип өмет итәм. Тик, гафу итүегезне үтенәм: бу арада гына Сезне күрергә килә алмаячакмын, аякларымныӊ авыртуы көчәеп тора. Минем исемнән Сезнеӊ хәлегезне белергә киявем килер. Ә инде менә бу күрешүебезнеӊ истәлеге итеп хәзер, әйдәгез, бергә рәсемгә төшик, безнеӊ бакчабызны да күрерсез, рәхим итегез!


Шулай диде дә, Конт Окома ишеккә таба атлады. Мин дә аӊа иярдем. Озын коридордан үтеп, пыяла бина эчендәге гөл бакчасына чыктык. Шунда ук фотоаппарат та тора икән. Рәсемгә төштек, фотоаппарат рәсемне дә шул минутында ук чыгарды. Бер рәсемне миӊа бирделәр. Бу минем өчен бик зур истәлек иде. Ләкин бик кызганыч, бу рәсем дә Русия почтаханәләрендә югалган яки алынган булып чыкты.


Шушы урында Конт Окома җәнапларыныӊ тормыш юлы хакында да бераз мәгълүмат бирергә телим.


Конт Окома – японнар элек самурай дип атап йөрткән аристократ сыйныфтан чыккан олпат ир. Япониядә алпавытлык бетерелеп, мөстәкыйль дәүләт оешкан вакытта, самурайлык та юкка чыккан. Ул вакытларда Конт Окома халкы өчен хезмәт итүче бөек шәхесләрнеӊ берсе булып саналган. Дәүләтнеӊ идарә эшләре җайга салынып, чит илләр белән бәйләнешләр корыла башлагач, Конт Окома чит илләр эшләре министры итеп куела. Шул көннән башлап, ул япон халкында иӊ могтабәр һәм иӊ эшлекле дәүләт кешеләренеӊ берсе, милләтенеӊ киләчәге өчен көн-төн хезмәт куюы белән горурланучы шәхес булып таныла. Халкыныӊ киләчәген уйлап, Конт Окома Васэда университетын ача. Югарыда телгә алынганча, башта 150 студентка белем биргән университетта бүген 8000 студент укый. Моны милләт өчен эшләнгән бик зур фидакарьлек дип атарга кирәк. Милләтенеӊ киләчәген уйлап, Аврупа белән Япония хөкүмәте арасында сәяси һәм икътисади бәйләнешләр турында бер килешү дә төзи. Ул вакытларда японнарныӊ кайберләре, бу хәлгә ризасызлык белдереп: «Безне аврупалылар әсир алачак!» – дип куркуга калалар, нәтиҗәдә, Конт Окомага һөҗүм итеп, өстенә бомба аталар. Менә шулвакыт аныӊ уӊ аягы бик нык яраланган, тик үзе исән кала алган. (Бүгенге көндә уӊ аягы – протез аяк. – Габдерәшит Ибраһимов искәрмәсе.) Шул вакыйгадан соӊ, Конт Окома министрлыктан киткән, ләкин милләте өчен ул бүген дә иӊ могтабәр, иӊ абруйлы кеше.


Конт Окоманыӊ бик сәер ышанулары бар: үзе бүген 70 яшьлек карт.120 яшенә кадәр яшәп, милләтенә шул вакытка кадәр армый-талмый хезмәт итәчәк. Япония киләчәктә иӊ зур, иӊ дәрәҗәле дәүләтләрнеӊ берсе булачак һәм шул вакыт дөньяда сугыш коралы, кораллану дигән нәрсә бетәчәк. Аврупада тоташ инкыйраз булачак, хәтта Аврупаныӊ бүгенге көч-куәтенеӊ эзе дә калмаячак.


Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе
Текстны тулаем "Безнең мирас"ның 10 нчы саныннан укырга мөмкин

Теги: Габдерәшит Ибраһим Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру