Журнал «Безнең мирас»

Габдерәшит Ибраһимов япон телен ничек өйрәнгән?

Хәзерге заманда дәүләт җитәкчеләре дә дәүләт телен белмәгәндә, ХХ йөз башы татар имамының чит телне өйрәнү тәҗрибәсе күпләр өчен кызык булыр дип уйлыйбыз. Мәкаләдә Япониядә беренче мәчет төзеткән, ислам динен тараткан мәгърифәтче, журналист Габдерәшит Ибраһимовның сәяхәт вакытында япон телен өйрәнүе һәм Токиога барып җиткәндә инде телне белүе бәян ителә. Тексны тулысынча "Безнең мирас" журнылының 9 саныннан уку мөмкин булачак.


_____


Мин, тел белмәгәнемә күрә, башта берара Йокохама шәһәрендә яшәп, япон милләтенеӊ гореф-гадәтен күзәтергә, телен өйрәнергә, дигән фикердә идем. Шул сәбәпле, берничә көн Япониянеӊ башкаласы Токиога да хәтта бармадым. Гел Йокохамада һәм әйләнә-тирәсендә йөрдем, өйрәнергә, мәгълүмат тупларга тырыштым. Бик күп кеше күрдем, холыкларын, табигатьләрен өйрәнә алмасам да, үзләрен таныдым. Иртә дә, кич тә күрешә-күрешә, алар белән бер-ике генә булса да сүз алышырга тырышам. Турыдан-туры язып укый торган тел булмаганга, япончаны мин өйрәнер өчен гаять авыр тел, дип уйлый идем. Тик сөйләшүдәге җиӊеллек һәм сүз төзелеше ягыннан безнеӊ төрки телгә якын булуы миӊа бик нык өмет бирә һәм мин бик тырышып өйрәнә идем. Мәсәлән, япон телендә бер җөмлә әйтеп, шуны төрки теленә әйләндереп әйтергә теләсәк, сүзләре бер үк тәртиптә тәрҗемә ителә:
Ниһон-ну кутунә вәһ муҗкәси-нәй. «Япон теле авыр түгел».
Ниһон-ну – Япония, япон
Кутунә-вәһ – теле
Муҗкәси – авыр
Нәй – түгел
Шулай итеп, мин бик тырышып япон телен өйрәнәм. Ник дигәндә, кая гына барсаӊ да, тел кирәк. Авылларга һәм кечкенә шәһәрчекләргә җәяү генә барам, кайтам. Каршыма очраган һәр япон кешесеннән диярлек ни дә булса сорарга туры килә. Шулай тырыша торгач, атна-ун көн дигәндә, Токиога барып кайтырлык тел өйрәндем.
Ул көннәрдә Япониядә халык бәйрәмгә хәзерләнә иде. Шәһәрләрдә дә, бөтен авылларда да бәйрәм алды сөенече, күтәренкелек, ыгы-зыгы булганга, япон кешеләренә дә бераз туктап сөйләшеп торырга мөмкинлек туа иде. Бу нинди хәзерлек, нинди бәйрәм була – болар турында японнарныӊ үзләреннән ишетеп белергә тели идем.
Японнарда реклама юлы белән танытуга искиткеч зур әһәмият бирелә. Бигрәк тә менә мондый зур бәйрәмнәр ваытында, һәркем үз сәнәгатен һәм сәүдәсен танытырга тырыша. Беркөнне иртән иртүк, авылларга юл тоту теләге белән Йокохамадан чыктым. Шуны күрәм: Йокохама шәһәре байраклар эчендә калган, сөйләп аӊлата торган түгел. Шәһәр читенә чыктым. Башта бер автомобиль очрады: эчендә музыка уйный, бөтен як-ягына игъланнар, рекламалар асылган. Моны күреп, әлбәттә: «Бу нәрсә?» - дип сорамый калып булмый. Шулкадәр гаҗәеп нәрсәләр бар: ишен бик сирәк очратырсыӊ.
Бер ун минут үттеме, юкмы икән, бер кешене очраттым: буе телеграф баганасы кадәр иде. Кыска гына буйлы бер япон кешесе ике озын колгага баскан, киеменеӊ җиргә кадәр асылынып торган ак итәгенә рекламалар беркеткән, шулай йөри. Болар, әлбәттә, кешене сөйләшергә, сорашырга мәҗбүр итә торган нәрсәләр.
Мин ул көнне якынча утыз километр юл йөргәнмендер, шактый авыл күрдем. Японнарныӊ авыллары һич кенә дә безнеӊ авылларга охшамаган. Шундый авыллар бар: шәһәрләргә караганда да төзегрәк. Кайберләре исә, анда-монда сибелешкән берничә генә йорттан гыйбарәт, бер тигезлектә берничә йөз йорт булыр һәм боларныӊ нәкъ уртасында гаять зур мәктәп тора. Авыллар буйлап йөргән саен, бар нәрсә турында да сорашып белешергә мәҗбүр булам, ә бу исә минем тел өйрәнүемә сәбәп була иде. Шул рәвешле, авыллар буйлап сәяхәт иткәндә, тел мәсьәләсенеӊ бераз булса да чишелүенә ирешә башладым. Бигрәк тә кыш көннәрендә япон авылларында эш азая икән, шуӊа алар минем кебек кешеләр белән аралашуны бик теләп кабул итәләр.
28 ноябрьдә Токиога барырга карар кылдым. 28 ноябрь көнне иртән иртүк тордым, аяк табаннарыма көч насыйп булсын, Токиога юлга чыктым. Йокохамадан Токиога ярты сәгать саен поезд, биш минут саен трамвай китә. Мин тизрәк тә барырмын дип, авыллар аша үтә торган шоссе автомобиль юлына чыктым. Һава да бик матур. Якынча 35 километр ераклыкта урнашкан башкалага мин җәяү киттем һәм сигез сәгать дигәндә барып та җиттем.
Юлда барганда авылларда күргән хәлләрне, вакыты җиткәч, тәртибе белән язарман. Биредә кыскача гына шуны әйтәм: япон авыллары, нигездә, безнеӊ татар авылларыннан бик аерылмый. Бер катлы кечерәк кенә өйләр. Тик шунысы бар: япон авыллары бик төзек һәм авыллар арасында шоссе юллар салынган. Бу юллар буйлап баручы матур, ару рикшалар очрый. Ике-өч авыл үтүгә, гаять зур мәктәп күренә.
Мин нәкъ өйлә җиткәндә, Токио шәһәренә килеп җиттем. Шәһәр читендә, Шинакава станциясе янында урнашкан чәйханәгә кердем, анда бер сәгать тирәсе ял иттем.


Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе

Теги: Габдерәшит Ибраһимов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру